«Ак җилкән»

24.05.2018

Мизгел


Хикәя

…Мин инде үзем өлкән кеше. Тирә-ягымда бөтерелеп йөргән оныкларыма карыйм да гомернең үтүенә шаккатам. Үземнең дә шундый сабый чакларым әле генә иде бит… Кыш та шундый ук, карлар да мамыктай, тавыбыз да, безнең бала чактагыдай, аклыкка күмелеп тора, тик бүген инде нәрсәдер башкача, нидер үзгә…

…Чаңгы эзе сузылып киткән тар юлны сикереп үттем дә, чанамның бавын кулыма урап, өйгә юнәлдем. Артта, биек тау башында, яшьтәшләрем буран туздырып калды. Кала инде, җилдән җитез җилдергән озын чаңгылары бар шул аларның. Таяклары белән бер генә этәләр – шунда ук түбәнгә, күз иярмәс тизлек белән тау итәгенә кадәр төшеп җитәләр бит. Кире күтәрелгәндә дә, ак карда чыршы эзләре калдырып, оста гына өскә үрмәлиләр.

Еракта калган дусларыма карадым, аннан карашым арттан “ияргән” кызыл чанама күчте. Их, минем дә чаңгым булса иде! Бу елны, аркама букча асып, мәктәпкә йөри башладым бит югыйсә. Ә кулымда – келәт өстендә ятып искереп беткән чана бавы… Күңелемне кытыклаган көнчелектән һәм гарьләнүдән башымны түбән иеп, тыкрыктан борылганда, чанам, бармас булып, кинәт кенә төртелеп калды. Борылып карасам, астына кечкенә төргәк кергән. Аптырау катыш кызыксыну белән, аны сак кына иелеп алдым да, төйнәлгән авызын ачсам, ни күрим?! Тимер акчалар! Әйе, нәкъ шулай! Чыңлап торган тәңкәләр иде. Тирә-юньдә беркем күренми, кемнеке булырга мөмкин, дип, бермәлгә аптырап калдым. Кая алып барырга, кемгә тапшырырга? Шулчак каршымдагы кечкенә тәрәзәле йортлар гүя ак кар төсе белән кушылды, томан эченә кереп югалды да, күз алдыма, ап-ачык булып, өр-яңа, сары ялтыравык чаңгы килеп басты. Татлы хыял, аңымны томалап, күңелемдә үземә дә әйтергә курыккан теләк тудырды. Чыннан да, төргәкнең иясе юк, күренми дә, кемгә бирим аны? Хуҗасының кем булуы билгеле түгел ич… Үзем дә сизмәстән, акрын гына кибеткә таба юнәлдем. Нәрсәдер мине эчемнән корт кебек кимерсә дә, ниятем нык иде. Кинәт ишелеп төшкән табыш минем башымны әйләндереп җибәрде. Адымнарымны икенче якка борырга кирәклеген аңладым да кебек. Әмма ниндидер бер көч мине нәкъ менә кибеткә таба тартты. Ишеген ышанычсыз гына ачып керсәм дә, кулыма шыңгырдап торган агач чаңгылар тигәч, түбәм күккә тиде инде. Күзләремне йома төшеп, агачның хуш исен тоюдан тәм табып, берникадәр онытылып тордым. Сыйныфташлар бүтән көлмәсләр, тау шуганда “эх” дигәнче узып китәрмен әле үзләрен! Урамда салмак кына ява башлаган кар да, яңа пешкән икмәк өстенә ягылган бал кебек, бәхет өстенә бәхет өстәде. Мондый уйларымнан минем тизрәк өйгә кайтасым, мичтә пешкән ипи белән тамак ялгап алганнан соң, яңа табышымны тауга алып чыгасым килә иде. Шундый ымсындыргыч уйлардан күңелемә шатлык тулды, аякларым өйгә таба элдертте. Чана өстенә яткырып салынган чаңгыма әледән-әле борылып карап, аның төш кенә түгел, ә чынбарлык икәнен кат-кат тикшердем. Салкын кар өстеннән үпкәле бер сызгыру белән шуып барган чана тавышы гына, бәхетемнең бер читен китеп, минем күңелемә шом сала иде. Алай да тукталмадым, чаңгыларның хәзерге мизгелдә үк аягымда булуын күз алдына китереп, алга таба, үзебезнең өйгә йөгердем…

Чаңгыларны ишек төбендәге кар көртенә кадап куйдым да атылып диярлек өй эченә үттем. Әмма… Ишекне ачкач ук, күңелем әллә нишләп китте. Өйдәгеләрне алыштырып куйганнар диярсең: әти йомшак урындыкта гәҗит укып утыра, тик йөзендә ниндидер борчу бар. Гадәттә, ул һәрчак елмаеп йөри. Мондый халәт аңа бөтенләй хас түгел. Әнинең өстәл янында яңа пешкән ипине кисәргә азаплануында да ниндидер чарасызлык сизелә…

Алинә Хәбибуллина,

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы


Хикәянең дәвамы сайтыбызда урын алачак. Күзәтеп барыгыз.