Бәян

22.05.2018 5 (май), 2018

Сугыш күләгәсендә


дәвамы

Лейтенант каныгуы

Тиешле порция икмәкне кабып куеп, бер кружка суны икегә бүлгәч, Вәгыйз абыйсыннан кичә ясап биргән кашыкның исәнме-түгелме икәнлеге белән кызыксынды.

– Үзең белән ал син аны, – диде ул. Хәзер алар калакларын землянкада калдырмыйлар иде. Запаслары кими башласа да, әлегә бар һәм аны ара-тирә капкалап куйгач, хәл кереп киткәндәй була. Үткән төндә «йокларга пирмисез пит», дип тузынып алган чуваш егете, «кырык бишле» тупны этәргә җыенганда, Кашшаф яныннан ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Алтынны-артынны карап йөр, взводный полай гына калтырмас, – дип кисәтеп узды. Соңыннан ишетүенчә, ротада гына түгел, батальонда иң кешелексез взвод командирларының берсе икән ул. Аның каныгуына чыдый алмыйча, берничә курсант үзенә кул салган, кемнәрдер качып киткән һәм юкка чыккан. Лагерь җитәкчелеге үлем-китем күрсәткечләре буенча бу батальондагы взводның барсыннан уздыруына мөнәсәбәтле бернинди нәтиҗә ясамый микәнни соң, дип уйлады Кашшаф. Үзе чыгарган нәтиҗәдән аңа эсселе-суыклы булып китте: димәк, адәм баласын һәм физик, һәм психик юкка чыгаруга юнәлтелгән әлеге төр алымнар биредә хуплана. Кичәге «җүләр» уены шуның бер чагылышы түгелмени? Бүген дә тупны эткәләп йөрүләр «ПТР» күтәреп йөгерүләр белән чиратлашты, өйлә туры җитте. Баланда алып кайтырга бүген бармаска булыр, буыннарга азрак ял бирергә кирәк», – дип уйлады Кашшаф, землянка янәшәсендә җайлап урнашкач күзләрен йомып. Минут та үтмәгәндер, баш түбәсендә лейтенант Ивановның тавышы ишетелде:

– За супом идти нет желания? – дия әнә.

– Нет. Сегодня пускай другие пойдут, – дип җавап бирде егет. – «Я один что ли?» – дигән сорау өстәмәкче иде, тагын тирәнгә китмәгәе дигән уйдан тыелып калды. Баландага чират буенча баралар икән, тиешле кешеләр үзләре китте. Ә болай, теләге булганнарны тыючы юк, хет көн саен ташы. Суслонгерда ничә ай тотасылары билгесез, көчне сакларга кирәк. Яңа килгәннәрдән генә түгел, элгәрерәк хәрби хезмәткә чакырылганнардан присяга алырга ашыкмаулары аңлашылмый иде. Дошман илнең үзәгенә ыргыла, Совинформбюро хәбәрләренә караганда, фронтларда хәлләр бер дә куанырлык түгел. Ә монда атарга өйрәтү түгел, кулга винтовка да тоттырганнары юк. ПТР бирәләр, ансы да патронсыз, мишень-макетлар да күзгә чалынмый. Иңнәргә таш төясәң ни дә, танкка каршы мылтык күтәреп йөгерсәң ни – аерма нуль.

Тупчылар әзерлибез диюләре нәрсә инде? Аны ары-бире эткәләп йөрүдән берни үзгәрми. Бер ай алданрак бирегә эләккәннәр дә, атып карарга туры килгәне юк, диләр. Коралны сүтеп-җыю, чистарту һәм майлау эшләренә өйрәтәләр ансы, түземлегең генә җитсен, дип фикер йөртте Кашшаф, эче пошып. Баланданы кайтарып җиткерделәр. Курсантлар дәррәү ияләнгән урыннарына утырыштылар. Һәркем калагын алып, түземсезлек белән алларына куелган савытларга өлеш салуларын көтә. Котдус, Вәгыйз, Кашшаф, чуваш егете һәм ике курсант бер өстәл артында. Вәгыйз кулында дәү агач кашык. Менә инде биш калак һәм бер кашык җамаяк белән алты авыз арасында кызу- кызу йөри башлады.

– Такое недопустимо! – дигән оран Вәгыйз агай кулындагы кашыкның читкә атылуы белән бер вакытка туры килде. Тагын шул Иванов! – Ложку не следовало потерять, теперь перебивайся как хочешь. Агач кашыктан да мәхрүм ителгән ир уртасы берни дәшмичә башын аска иде. Лейтенантның йөзендәге бер мускулы селкенми. Ул, кашыкны Вәгыйз кулыннан бәреп төшерсә дә, Кашшафка текәлгән, аның ризасызлык белдерүен көтә. «Түзәргә, ничек тә түзәргә!» – дип кабатлый эченнән Кашшаф. Ни ач булсалар да, башкалар да баланда чөмерүдән туктап, вакыйганың нинди юнәлеш алуын көтә, сагаеп әле взводныйга, әле үзсүзле татар егетенә карыйлар. Әүвәл күршедә тәгам җыючы «алтылык», аннары взводның башка курсантлары ашау темпын акрынайтты. Инде кашыкларның калай савытка бәрелеп шакылдаулары тынып ук калды бугай. Нидер булачак! Взвод командиры һәрвакыттагыча җиңүче булып калачакмы, әллә Кашшаф, кабат үзешчәнлек күрсәтеп, бу юлы катырак җәзага тартылачакмы?

– Вәгыйз абый, исең китмәсен, икебезгә бер калак җитәр, – диде Кашшаф, берни булмагандай. Лейтенантның үҗәт егетне ничек тә каршы әйттерергә теләп үрсәләнүен барсы да аңлый. Тик әлегә ул киртәгә сыймаслык бер сүз әйтмәде, ике кешегә бер калактан ашауны беркем тыя алмый. Иванов бу очракта ни кылыр икән – взвод һаман көтә.

– Говорите понятным языком, хватит каля-баля, – диде ахырда бәйләнчек командир. Аңа ачуыннан иреннәрен чәйнәп читкә китүдән башка чара калмады. Барсы да җиңел сулап куйды. Авылдашы рәхмәт тулы карашы белән Кашшафка карый, күзеннән яше дә сытылып чыккан әнә. Башкалар да, хуплауларны белдереп, җиңелчә гүелдәшеп алды. Кемдер: «молодец, егет!» дип куйды, янәшәдә утыручы кайсыдыр якын итеп иңенә кагылды. Рәхәт булып китте Кашшафка, егермедән артык кеше арасында коллективта чак кына булса да җылылык атмосферасы тудыра алуы өчен. Һәркем ачтан үлмичә, җанын саклап калырга дип тырышкан кара урманнар арасындагы каһәрле урында золымга каршы бары бергәләп көрәшкәндә генә кеше булып калырга мөмкиндер, югыйсә аерым-аерым таптыйлар. Кечкенә өмет-сөенечләрне яралгы хәлендә үк юкка чыгарырга сәләтле лейтенант Ивановның тере өрәге торуын һәрдаим истә тотарга тиеш алар. Баланданы өч авылдаш – Кашшаф, Вәгыйз, Котдус – ике калак белән чиратлап ашадылар.

<…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=44252 
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44326
  3. http://kazanutlary.ru/?p=44495
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото «mywebs.su» сайтыннан алынды