Роман

22.05.2018 5 (май), 2018

Каһәр (V-VI бүлекләр)


V

Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кая соң ишек? Утны кабызып булмый…»

Таня Альфредка аңлатып бирде: киоскта сыра сатучы Айша шулай төн уртасында исереп кайта. Ә малае йокыдан уяна алмый, әнә шулай йокылы- уяулы ишекне таба алмый изалана мескен. Авыру малай. Һәрчак астын юешли. Шуның өчен әнисе аны бик каты кыйный. Миңгерәүләтеп бетергән, ахрысы. Көн саен диярлек шундый хәл.

– Бала елаган тавыш җанга тия, – дип куйды Альфред, өстәл яныннан кечкенә диванга күчеп утырып.

– Мин дә бала елавын күтәрә алмыйм… – Таня торып басты, ачылган изүен рәтләде. – Мин ул Айша белән әллә ничә кычкырыштым, шул малайны яклап. Дарулар алып кайтып бирдем. Эчермәгән, чүплеккә аткан.

Таня өстәл лампасын кабызды, түшәмдәгесен сүндерде һәм Альфред янына килеп утырды. Егет аны кочып алырга тиеш иде. Кызның бар төс-рәвеше шуны көтеп тора. Әмма эчтә дәрт юк шул. Акыл эшчәнлеге белән туган омтылыш ясалма һәм салкын килеп чыга. Хикмәт – хисләрдә генә. Шунсыз адәм баласы исәп-хисаплы бүкәнгә әйләнә. Альфред, ихтыярын җигеп, кызны кочагына алды. Кыз аңа туп шикелле атылды һәм кайнар беләкләре белән муеныннан кысып алды да үбәргә кереште. Куллары муенны пешерерлек кайнар, иреннәре исә тагын да утлырак тоелды. Ләкин егеттә җавап хисе уянмады, шуңа ул тәмам каушап төште. Кызның тәненнән чыккан чаткылар егеткә килә дә сүнә, килә дә сүнә кебек иде. Күпме чаткылар җибәрергә һәм аларны күпме сүндерергә мөмкин соң? Моны Таня сизсә, бик хәтәр бит. Коточкыч рәнҗер. Гәрчә ул Альфредның хәлен аңласа да, бөтенләй белеп җиткерми… Альфред, эчтән каушаганын белгертмәс өчен, кулларын эшкә җиккән була. Куллар да аны «сата» шикелле – дәртсезләр, салкыннар. Кызның ялкыннарына су сибәләр, су чәчрәтәләр кебек. Кыз исә моңа әһәмият итми, ялкынланганнан-ялкынлана бара. Әллә ул да акыл көчен җигәме? Юк, бик ихлас ялкынлана. Менә кызның тәне тоташ ялкын кебек булып кызды: «Альфред, җаным, Альфред, бәгърем», – дия-дия, үзенә буйсындыра торган ниндидер бер дәрт ирегенә бирелде. Кыз егеттән һаман җавап – дәрт өмет итә, үз ялкынына егет ялкыны да килеп кушылыр дип көтә. Кайнар иреннәре, күкрәкләре, куллары ач сусын белән тулган, сусынны бетерер өчен берни белән санашып тормас шикелле. Альфред кыздагы вулкан кебек дәрт ташкынына эчтән генә гаҗәпләнде. Шушы чаклы ихласлык, шушы тиклем бирелгәнлек. Моны ничек аңларга?

– Син мине яратмыйсың, Альфред, – диде Таня, тыны беткәч, егетнең иңенә башын куеп. Аның чәчләреннән килә торган хуш ис ничектер күңел кайтаргыч төче сыман тоелды.

– Ярату турында сөйләмә, – дип шаяртты егет һәм бер шигырь әйтеп бирде: «Ярату турында сөйләмә син, Хис теләген чынга ашырыйк. Бар гаделлек шунда, үзебезне Хисләр ирегенә тапшырыйк…»

– Син шаяртасың, Альфред, мин чынлап…

– Яратуны аңламыйм мин, Таня.

– Синең хатын-кызларың булгандыр, мөгаен, ә? – Кызның көнче сүзләре хисләренең җитди булуын белгертә иде.

– Юк, юк, Таня, – дип ялганлады егет һәм уйлап куйды: нигә хатын-кызлар янында дөресен әйтмәскә туры килә икән? Аңа тиз ышанганга күрәме, әллә ялганны ярата төшкәнгәме?

– Хатын-кызлар сиңа үзләре сыланадыр?

– Минем тарафтан реакция булмагач, тиз таялар, – дип куйды егет. Таня соравын астарлы итеп биргән иде, үзенең егеткә бик хисләнеп ябышуына ничек карый икән, гаеп итәме, әллә аңа әһәмият бирмиме, дип. Беләсе килеп. Әмма кыз берни дә белә алмады.

– Күңелгә ошаганнары очрамыймы?

– Бу хакта уйлаган булмады. Ярату юктыр ла ул. Уйлап чыгарылган нәрсәдер. Энгельс яза, капиталистлар мәхәббәтне үзләренең кереме өчен файдалана, ди. Димәк, мәхәббәт тә баланста.

– Аңлап җиткермим, ничек баланста?

– Менә, әйтик, ир белән хатын-кыз бер-берсен тигез яратышып яшәсә, алар җитештерүдә дә әйбәт нәтиҗә бирә. Нормаларын арттырып үти. Хатыны белән талашып, нервланып эшкә килгән ир, әлбәттә, начар эшли.

– Ягъни без дә баланста инде, ә? Ә син баланска керергә телисеңме соң?

– Баланска цифр булыр өчен генәме?

– Без бит кайдадыр барыбер цифрлар. Соңгы чутта мәхәббәт балансына цифр булып керергә…

– Юк, минем цифр буласым килми…

– Телисеңме-юкмы, барыбер цифр буласың. Син – «А», димәк, «1»ле цифры. Мин – «Т», димәк, «20»ле.

– Кара, 1 + 20 = очко була икән!

Альфред көлеп җибәрде, бусы Таняга да кызык тоелды, ул да:

– Кешеләрне плюс белән генә кушып булмый, – дип, күңеле булып, тыенкы гына көлеп куйды.

– Була, нигә булмасын? – диде Альфред. – Кешеләр белән ниләр генә эшләмиләр…

– Күңелгә ошау гына кешеләрне бергә кушарга тиеш.

– Кайберәүләр очраклы кушыла, аннары гына бер-берсенә ошый башлый.

– Юк, мин бер-береңә карата хис булса гына кушылу ягында.

– Хис бит соңыннан да килә. Күпме андыйлар! Ә кайвакыт бер-берсен кайнар яратып кушылганнар бергә тора алмыйча аерылыша. Менә сиңа хис. Элек әнә татар кызларын бөтенләй күрмәгән-белмәгән кешегә биргәннәр. Кая анда ярату дигән нәрсә…

– Ул чагында хатын-кыз үз дәрәҗәсе хакына көрәшә алмаган, ирексез булган…

– Иреккә ирешү белән, тойгы-хисләре күбәйгәндер дисеңме? Табигать бирмәгән булса…

– Ну, хәзер хатын-кызлар үзләрен яклый һәм ирне сайлый ала. Бу бик мөһим. Чөнки яраткан ирдән генә яхшы балалар туа, ди.

– Монысы инде аның философлар сүзедер. Ярату-яратмау балада чагыла микәнни? Сез, медиклар, бу мәсьәләдә, бәлки, күбрәк беләсездер? Ләкин мин тормышта башкачарак күрдем. Әйтик, мосафир ир бер хатын янында бары бер төн кунып чыкты. Кичтән килде, иртән китте. Шуннан бер малай туды. Ул малайның яхшылыгына, акыллылыгына исең китәр иде. Яратудан туган баламы ул? Юк, билгеле.

– Шул мәлдә, бәлки, алар бер-берсен яратканнардыр. Ә нигә, шулай булуы мөмкин түгелмени?

– Ярату хисе ул кыска арада гына туа алмый.

– Нишләп туа алмасын? Туа, ничек кенә туа әле!

– Хатын-кыз ул якны, бәлки, нечкәрәк беләдер. Минемчә, бер-береңне белмәгән көе хисләр тумый. Адәм баласы хайван түгел лә…

– Ә үзең бая «ярату уйлап чыгарылган нәрсә бугай», дидең.

– Мин тормышта күргән-белгәнемнән чыгып әйттем. Ә монысын – үземнән…

– Кешедә дә хайвани сыйфатлар бар ич.

– Билгеле, кешегә карата кулланганда, исемнәре генә башка…

– Кайбер кешеләр тышкы кыяфәтләре белән дә җәнлек-хайваннарга охшап тора. Мин үзем төлке чырайлы кешене беләм.

– Тычканга охшаган йөзле бер кеше безнең палатада да ятты. Холык- фигылендә нәрсәдер бар иде: көндез йоклый, кич булгач җанлана, астан гына эш йөртә башлый.

– Йә, әйт әле, менә мин нинди җәнлеккә охшаган? – дип көлеп куйды Таня.

Альфред та кушылып көлде, чөнки бу шаян сорауга җавап биреп булмый иде. Таняда тегенди-мондый ят чалымнар беленмәгәнгә генә түгел, кызга бик матур сүз әйтәсе килгәнгә, шул сүзне таба алмаганга. Шуңа, икесе бергә көлеп, бу сорауны йомдылар. Альфред торды, өстәлдәге шешәдән әз генә эчемлек салып эчте, кызга да тәкъдим иткән иде, ул баш кына селекте.

Таня иске генә шифоньердан ак җәймәләр, мендәр алып, диванга урын җәяргә кереште. Инде вакыт соң иде, Альфред кайтып йөреп булмаслыгын аңлады. Госпитальдә ул врачтан рөхсәт алып китте (операциядән соң аны тагын госпитальгә күчерделәр. ГИДУВка исә врачларга каралырга гына чакырып алалар иде. Бу хәл Альфредка Таня белән ныграк якынаерга да ярдәм итте. Таня үз караватыннан бер одеял алып, аңа ак тыш кидерде, диванга куйды. Альфред ишекле-түрле йөренә иде. Нидер уйлана, ә уйлары күңелсез шикелле – йөзенә үк чыккан. Таня өстәлне җыйгалады, газеталар белән каплаштырды. Ә үзенең төсендә, хәрәкәтләрендә киеренкелек сизелә, әмма ул сер бирмәскә тырыша иде.

– Утны сүндер, – диде Таня өстәл янында басып торган Альфредка һәм, күз караңгыга ияләнеп өлгергәнче, тиз генә күлмәген салды да юрган астына чумды. Альфред күзе караңгыга ияләнгәнче басып торды, аннары диван янына килеп чишенде. Таняның уңган, зиһенле кыз булуы урынны ике җиргә җәюендә дә күренә иде. Барысына да риза булуын белгертте бит. Әллә егеткә ышанып бетмәдеме? Юк, бу гамәле белән ул үзенең саф булуын әйтергә теләде, ахрысы. Бер бүлмәдә ир-ат белән хатын-кыз аерым-аерым ята аламы? Ир-ат, ни генә булса да, хәтта үз-үзенә каршы килеп, хатын-кыз янына үрмәли инде. Табигать тарафыннан ир-ат хатын-кыз тозагында итеп яратылган. Берни эшләр хәл дә юк. Ләкин фронтта алган яра Альфредны шул тозак хисеннән мәхрүм итте. Үзең теләп керә торган рәхәт тозак хисеннән. Ә тозактан башка яшәү мөмкин түгел, диләр. Нигә? Менә ул яши түгелме соң? Әмма мондый «тозаксыз» яшәүне яшәүгә санамыйлар, тереклек итү генә, диләр. Кыскасы, тозак ул – яшәүнең бик кирәкле бер компоненты.

Альфред тиз генә йокыга китә алмады. Аңа үзен ничек тә сынап карарга кирәк дигән уй килде. Үзенең вөҗүден тыңлап торды, әмма кыз янына барырга чакыру ишетмәде. Әмма эчке өндәүне, омтылышны көтеп ятарга кирәкме икән? Таня да әнә ятагында боргалана-сыргалана, йоклап китә алмый ята ич. Альфред вөҗүдендәге каршы тору көче белән көрәшә-көрәшә торып утырды да тәвәккәл генә бер адым атлады. Кыз аны көтеп кенә торган икән, ул шунда ук юрганын ачып урын бирде. Шул мәлдә үк ут кебек кайнар Таня егет кочагына кереп бетә язган иде. Ә егеттә бернинди дәрт уянмады, ул үлгән шикелле ята бирде. Ихтыяр көче белән генә кызны үпкән, кочкан булды. Ә каны кызмый, тамырларында кан түгел, боз ага кебек. Нишләп болай? Операциянең бернинди нәтиҗәсе булмады микәнни? Нинди зур «светило» дигәннәр иде ул профессорны. Нәрсә инде бу?! Ул бит әлеге операциягә бик зур өметләр баглаган иде. Дөрес, операцияне алдан төгәл гөман итеп булмый, нәтиҗәсе йә плюс, йә минус булуы ихтимал, дигәннәр иде. Билгеле, сукыр эчәккә ясаган гап-гади операция дә ике төрле була. Ә бу – нечкә, нейрохирургик операция… Кара инде, Таняның утлы тимер мич шикелле кайнар тәне канны әз генә дә җылыта алмый. Әйе, нервылар тәмам беткән икән, хәерсез. Нишләргә соң?

Таняда бик булдыклы кызлар сизгерлеге бар. Ул үзен тулысынча егет иркенә куйды. Моңа үзен әзерләгән, алдын да, артын да уйлаган, күрәсең. Бернинди таләп-дәгъва куймый. Бары егеткә сәламәтлек кенә кайтсын. Ул аның хакына үзен корбан итәргә дә әзер. Яратмаса, бәйләнеп-тагылып йөрмәячәк. Альфредны тулы канлы тормышка кайтару өчен, кызлык дәрәҗәсе дә, үзенең исеме дә жәл түгел. Егет кенә терелсен, бәхетле тормыш өчен аңа мөмкинлек тусын. Әгәр сафка кайтып, бәхетен Таня белән бүлешә икән, бик хуп, әгәр бүлешми икән, аның аңа һич кенә дә хәтере калмаячак. Димәк, язмыш үзенә шундый өлеш чыгарган дияр дә тынычланыр. Кешене мәҗбүр итеп яраттырып булмый. Үзен яратмаган кешедән мәхәббәт теләнүне Таняның күңеле кабул итә алмый. Мәхәббәт теләнчесе булып яшәү… Фу! Ә бит яши кайберәүләр… Бәгъзеләрнең холык-фигылендә теләнчелек психологиясе була. Алар өчен ул нормаль хәл санала. Кешеләр холык-фигыльләре ягыннан төрле дәрәҗәдә. Бер ишләре югарыда, бер ишләре түбәндә тора. Чокырда. Үз чокырларыннан чыгарга куркалар. Таня гына качып яши торган әкәм-төкәм кебек. Әмма нәсел дәвам итүнең бөек чакыруы аларны чокырдан чыгарга мәҗбүр итә. Шул чакта югары һәм түбән баскычтагы холык-фигыльлеләр бергә очраша. Ниндидер парлар югары күтәрелә, ниндиләредер түбәнгә китә.

Егетнең берни дә эшли алмаудан гасабилануын Таня сизде. Аны әкрен генә юатты, табибларча тынычландырды.

– Альфред, син бер дә борчылма, барысы да әйбәт булыр, – диде, аны үбә- үбә. – Яле, киеренкелегеңне бетер…

– Ничек итеп? – дип пышылдады маңгае манма су булган егет.

– Ихтыяр көчеңне эшкә җик, паникага бирелмә, үзеңне үзең ышандыр…

– Булмаган нәрсәгә ничек үз-үземне ышандырыйм соң?

– Әйтәм бит, барысы да үз урынына кайтыр. Син бу хакта алдан артык күп уйлагансың, артык күп кичергәнсең һәм өмет баглагансың. Кинәт шуның киресе килеп тугач, синдә шок барлыкка килгән. Тынычлан, кара, нинди паникёр икәнсең…

– Син миңа, Таня, үз бәлам белән килешергә кушма!

– Соң, без бит әле бер-беребезгә бөтенләй ияләнмәгән. Сизәсеңме? Без бер- беребезне белмибез. Тора-бара әкренләп ияләнү, аңлашу килер. Ансат кына булмый ул. Син, Альфред, катлаулы шәхес. Катлаулы шәхесләр белән шулай була. Аптырама… яме. Мин кичә дежурда идем, бер дә баш төртеп булмады. Йоклыйм әле, үпкәләмә…

– Йокла, Таня, йокла, – диде Альфред.

Кыз егетнең кочагыннан чыкты да борылып ятты, тәмам изрәп, берни белмәс, сизмәс булды.

Альфредка йокы кермәде. Шайтан алгыры! Бар өметләре чәлпәрәмә килде бит. Киләчәктә бернинди яктылык әсәре шәйләнми. Ичмаса, бер чаткысы гына беленсен иде! Юк бит, бөтенләй үлгән-беткән, дөм караңгылык. Тукта, нигә ул моңа шултиклем борчыла соң? Юләр, кайбер кешеләр бар әгъзалары таза килеш тә хатын-кызсыз яши. Хатын-кыз дигән тозакка керми генә. Ул да тора алмасмыни? Иң мөһиме – бу яраны бүтәннәрдән яшерергә кирәк. Бер дә серне ачмаска. Таза дип белсеннәр. Ә хатын-кызлардан качу гайре табигый хәл, кешеләрдә төрле халәтләр уятыр, гөманнар тудырыр. Кешеләргә гайбәт кенә булсын. Чүпрә сала-сала чәйниләр. Ә гайбәтләрдән үзеңне ничек араларга? Ышыклану өчен өйләнергәме? Ул шәп ышык, капкын булыр иде, билгеле. Кызыксыну уятмыйсың – барысы «шито-крыто». Чынлап та! Ә менә авыру кеше репутациясе белән гомер кичерү бик кыен. Ул аны күтәрә алмас. Шуның өчен пәрдә артына керми булмас. Мөмкинме шул хәл? Моңа нинди хатын-кыз риза булыр икән? Башта ризалашыр да ди. Ә тора-бара? Кеше дигәнең көн саен диярлек үзгәреп тора. Кем аның өчен үзенең яшь гомерен әрәм итәр? Шуңа бәрабәр ул аңа нәрсә бирә ала? Җитешле матди тормышмы? Әти-әнисе ярдәмендә анысы да булыр. Әмма мондый тормыш барыбер уңайсызлык китереп чыгарыр.

Әйе, чынлыкта бер-береңә күнегергә, ияләшергә кирәктер. Таня белми әйтмәс. Нигә әле егет шултиклем югалып калды. Дөрестән дә, ул операциядән соң тәмам терелермен, нормаль хәлгә килермен дип нык өметләнгән иде. Артык нык ышанды, күрәсең. «Осечка» булу ихтималын башына да китермәде. Әтисе каршына да авыру кеше булып барасы килми. Ул аңардан күпне көткән иде. Хәзер җаны кыйналыр инде. Аларның нәселе артык горур, гадел шул. Курляндиягә эшкә билгеләнгәч, әтисе улына: «Син анда үсә алмассың, перспектива юк», – дип язган иде. Альфредны бүтән фронтка күчертергә дә уйлаган иде. Әмма кешеләрдән уңайсызланды, ул ниятеннән кире кайтты. Әнисе дә катнашкандыр, билгеле. Урыныңнан файдалангансың, дип әйтерләр, безнең әз генә җитешсезлекне дә сагалап кына торалар бит, дигәндер. Егет үзе дә, иптәшләрдән уңайсыз, кирәкмәс, дип язган иде. Кайда ничек, нәрсә килеп чыгасын алдан белеп булмый, әлбәттә. Шул сүз белән күңелне тынычландырасың, язмышка сылтыйсың. Әйе, язмыш чынлап та бар, ахрысы.

Менә бу кызны да аңа язмыш бүләге дип әйтергә була. Ул да егеттән күп нәрсәләр көтә. Альфред исә Таня өмет иткәнне бирә алмый. Ул алданыр, аны каһәрләр. Йөр аннары өстеңдә кеше каһәрен күтәреп. Нинди тормыш ул?! Сине кайдадыр бик ачы каһәрләсеннәр, ә син берни булмагандай тыныч кына яшә. Юк, ул алай булдыра алмый. Ә кемнәрдер шулай яши бирә.

Аны инвалидлыкка гына чыгара күрмәсеннәр. Менә нәрсәдән сакланырга кирәк. Тагын да авыр фаҗига булачак. Нерв авырулы дип табып, группа бирсәләр, беттең. Альфредка хәзер бер юл бар: мин төзәлдем, минем барысы да нормаль дип раслау. Ә Таня серне чишмәскә тиеш. Аңардан белешерләр, ә ул ялганлый алырмы? Шайтан алгыры, тагын ялганларга! Әмма бу ялган чын дөреслеккә бәрабәр булачак ич. Ялган да дөреслек урынына йөри ала. Шулай булгач, ялган тормышта ничек бетсен?! Дөреслек ала алмаган «крепость»ны ялган бик ансат кына алып та куя.

Альфред караваттан төшеп, бүлмәнең ишек катындарак торган, җыйнак кына эшләнгән мич янына килде. Үрелеп аның юшкәсен ачты. Кечкенә плитәсе янына утырды да тәмәке кабызды. Барыбер йокы алмый иде.

Бераздан өстәлдәге будильник шырыйлап шалтырарга тотынды. Таня, караватыннан сикереп төшеп, аның төймәсенә басты. Мич янында басып торган Альфредны күреп, бер дә гаҗәпләнмәде. Аңа плитәгә ягып җибәрергә кушты. Аралыкта өелгән утыннар пәрдә белән каплап куелган икән.

Чәй эчкәндә, Альфред Таняның кулыннан тотып алды.

– Таня, син ризамы? – дип сорады.

Кыз аңа томырылып карады, күз алмалары түгәрәкләнеп килде, караңгырак ут яктысында чаткылар сипкән кебек булды, ләкин сөенечен яшерергә тырышты.

– Син чынлапмы, Альфред? – диде ул. – Барысын да уйладыңмы? Ашыкмыйсыңмы? Юк, кабат уйла әле…

– Җиде кат үлчә, бер кат кис, әйеме?

– Мондый җитди адым атлаганда зыян итмәс.

– Күпме генә үлчәсәң дә, шул бернәрсә, Таня. Ә син?

– Һи-и, – дип көлде Таня. – Хатын-кыз таяк янында нуль булырга әзер инде ул.

– Мин чынлап әйтәм, Таня.

– Ми тартмаңда шул мәсьәләне тагын бер кайнат әле, ә?

– Мин шундый карарга килдем, Таня, син миңа ярдәм ит. Хәлемне үзең күрдең, аңладың.

– Сиңа нык кына дәваланырга кирәк, Альфред. Биредә түгел, Мәскәүдә…

– Синнән башка дәвалана алмыйм мин. Инвалидлык бирмәгәйләре дип куркам. Син ничек уйлыйсың?

– Андый куркыныч бар.

– Аны ничек читләтеп үтәргә? Монда миңа син генә ярдәм итә аласың, Таня, – диде Альфред, тирән мәгънә аңлата торган тавыш белән.

– Динә Әхәтовна миңа болай уңай карый…

– Юк, андый мәгънәдә түгел… Әйдә, эшкә соңга каласың. Юлда аңлатып карармын. Үз сүзеңне аннан соң әйтерсең…

Альфред, учакта ут калдырмас өчен, вак кисәүләрне кәкре тимер белән суккалап сүндергәләп маташты. Шул арада Таня урыннарны җыйды, рәтләде. Ул һәр төштә пөхтәлекне ярата иде. Бер дә иренеп тормый.

Таня өстенә киенгәч, Альфред та шинелен, фуражкасын киде. Иртә иде әле, алар шыпырт кына адымнар белән гомуми коридор аша бардылар. Тышкы ишекне япкач кына сөйләшергә тотындылар.

VI

Динә Әхәтовна минем шикле биографиягә бер дә исе китмичә карады. Ул әллә үз өстенә тиешледән күбрәк алучылардан идеме? Кайберәүләрне шелтәләгәндә, каты бер дәлил итеп үз өстеңә күпне аласың, дип әйтәләр иде. Шул сүзләрдән кайберәүләр бик курка иде. Шул ук Эдуард Хәлимович та бервакыт әзрәк спирт капкан иде, ачылып китте: «Хатын миңа, соңга калып кайтсам, үз өстеңә күпне аласың, чамала, дип яный, куркыта. Ә кемне генә хатыны куркытмый икән? Таня, син дә иреңне газаплап яши торган җен хатыны булып китәрсеңме? Ә? Юк, әйт, китәрсеңме?..» – дип тукынды. Мин әйттем: «Әгәр иргә чыга калсам, мин аңа тулы ирек куячакмын», – дидем. Ул ышанмады, башын як-якка чайкап: «Син әле хосусый милек белән авызланмаган, син әле ул хисне белмисең, – диде. – Хатын бит иренә гомер буе имеп торырга тиешле шәхси милке итеп карый. Менә кем ул ир дигән зат. Хатынына гомере буе төшем биреп торучы, закладка салынган байлык. Кайбер хатыннар ирләрен фәкать шәхси милек итеп саный». «Ирләр дә бит хатыннарын шәхси милек итә, дидем мин, Эдуард Хәлимовичка каршы төшеп. – Ирләргә яраган хатыннарга ярамыймыни?» «Ярый, – диде Эдуард, – хатыннар – ирләренә, ирләр хатыннарына шәхси милек итеп карый. Шуңа күрә бездә ир белән хатын арасы гаять киеренке, катлаулы. Хатын, мәсәлән, мине теләсә нишләтә ала, ә мин хатынны берни дә эшләтә алмыйм. Бу хәл дә бик четерекле, күп кенә низагларны кискенләштерә һәм фаҗигале итә. Хатын белән ир арасы төрле богаулардан азат булырга тиеш, чөнки кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган әхлак нормалары бар: ир белән хатын арасында ирек булмаса, мәхәббәт тә булмый…» «Анысы тагын нәрсә, аңламыйм», – дидем мин. «Син әле аны аңламыйсың, – диде Эдуард Хәлимович. – Менә иргә чык, сине үзенең шәхси милке итеп караучы кешегә туры кил, шул чакта аңларсың…» «Андый ирләр сирәк буладыр, Эдуард Хәлимович». «Сирәк, но була. Биредә ир-атка вакчыл булырга ярамый. Менә мин хатыныма шәхси милек итеп карамыйм, һич тә!» «Ә ул сезгә карый…» «Бу – үзенә күрә ярату билгесе. Әмма хатыннарның бу хисенә күп кенә бүтән хисләр кушыла. Иргә чыгуны алар зур горурлык һәм уңыш саный. Үзең дә беләсең, хатыннар ирләре белән ничек кенә мактанмый, ә? Синдә дә шундый хис йоклыйдыр әле». «Юк, миндә андый хисләр, Эдуард Хәлимович». «Кияүгә генә чык, барысы да кинәт уяныр», – диде Эдуард һәм көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көләргә тотындым.

Билгеле, Эдуардның гаиләле булуы күңелдә кузгалган тойгыларны да кире куа, салкын су сипкән кебек итә иде. Эдуард белән утырганда, мин гел шундый каршылыклы уйлар кичердем. Эдуард янәшә булмаганда, миндә акыл өстенлек итә, хисләрне уятырга ирек бирми иде. Озаграк очрашмый торылса, үзен бөтенләй оныта башлыйм. Берни дә булмаган кебек…

* * *

Алар Ирек мәйданы аша үткәндә, Альфред төзелеп ята торган театр бинасына ымлап әйтте. «Анда фрицларны эшләтәләр», – диде. «Күргәнем бар», – диде Таня. Альфред ничектер шуны сизде, аның фрицлар турында мыскыллы тонда әйтүен Таня бүлешкән шикелле булды. Икенче мәлдә Альфредка барып җитте: фрицларны биредә эшләтүдән канәгатьлек табу, болай уйлап караганда, обыватель эше, шактый сай нәрсә иде.

Бераз тын гына бардылар, аннан Альфред тагын сүз башлады.

– Таня, син дөресен әйтмә, – диде көлемсерәп. – Барысы да нормально, диген. Ә?

– Альфред, син нәрсә хакында әйтәсең, ә? – Таняның күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылып, түгәрәкләнеп китте.

Альфред аның кулын тотып, учында каты гына кысты.

– Таня, син минем белән уйнама! – диде ул, тавышын күтәреп.

Таня шунда ук тынды, каршы килмәде, тын гына бераз уйланып барды. Аннары:

– Альфред, дәвалану өчен зарар итәрбез бит, – диде. – Ә сиңа… бу очракта яшерү әйбәт булмас, чирен яшергән үләр, ди татарлар.

Шуны әйтергә кирәк, Таня татарча яхшы аңлый иде. Динә Әхәтовна аны үзе белгән бик чиста бер татар карчыгына фатирга урнаштырган иде. Карчыкның беркеме дә юк, холкы да күркәм иде, аналы-кызлы кебек яшәделәр. Карчык русчаны начар белә, ярым русча, ярым татарча сөйләшә иде. Күңеле нечкәреп киткән чакларда, бүлмәне сиңа калдырам, дигән сүзләр дә ычкындырды. Аны кайсыдыр ерак туганы, җылы яктан кайтып, үзләренә алып китәргә тиеш иде. Ул һаман шуны көтте, өметен өзмәде. Чөнки аңа бер дә җылы җитмәде, гел күшекте дә күшекте ул. Җылы көннәрне зур бәхет көткәндәй зарыгып көтеп ала иде. Җылы якны бик сагынды. Әмма аннан хәбәр килмәде дә килмәде.

Бер иртәне, Таня төнге сменадан кайтканда, карчык телдән калган, дөнья белән бәхилләшеп ята иде.

Әмма карчыкның коммуналкадагы бүлмәсен Таня исеменә күчерү бик мәшәкатьле булды. Эдуард Хәлимович ярдәм итмәгән булса, эш бөтенләй өметсез иде.

– Таня, минем сүзне аяк астына салмачы?! – диде Альфред, тагын да ныграк ялынып сораган кебек.

– Үзеңә генә начар эшлисең, Альфред, – дип, Таня үз дәлилләрен китерде. – Сиңа яңа дәвалар бирерләр иде, Мәскәүгә юллама алырга да нигез булыр…

– Алар бозып кына бетерәләр, – диде Альфред. – Организм үзе дәвасын, әмәлен табарга тиеш.

– Кем әйтте сиңа бу фикерне?

– Үзем шундый нәтиҗәгә килдем. Медицина гарипләгән кешеләр азмыни? Күргәнем бар…

Альфредның бу дәлиленә каршы Таня берни дә әйтә алмады. Мондый очракта кайбер врачлар «дело хозяйское» дип, җаваплылыкны өсләреннән төшереп, авыру җилкәсенә сала.

Таня, эшкә килгәч, врачлар күзенә чалынмаска тырышыбрак йөрде. Ничек дип әйтергә? Аңардан Динә Әхәтовна сораячак бит. Альфред кушканча эшләргәме, әллә дөресен әйтеп бирергәме? Бу Альфред нәрсә эшләмәкче була? Нигә шулай әйтергә куша? Ирлек горурлыгымы, әллә дәвалауга ышанычы беткәнме? Нишләргә? Таня Динә Әхәтовнага ялганлый алмый. Альфредны тыңламаска да хакы юк. Йә тегеләй, йә болай. Нишләп аңа шулай гел ике ут арасында калырга туры килә? Моңа әллә бәхетсез характеры гаеплеме?

Альфред тәкъдименә ышаныргамы? Ә ышанмаска нигез бармы? Ул моны уйлап эшләдеме, әллә уйнапмы? Әгәр чынлап икән, кыз Альфред сүзен тыңларга тиеш. Ул бит икесе генә белгән серне ачмаска кушты. Бер-берсенә физик яки рухи якын кешеләр арасында сер булырга тиеш. Сер булмаса, якынлык та булмый. Икенең берсе серне ачса, ул хыянәтче санала. Альфредка хыянәт итәргәме? Әгәр серне ачса, аның Танядан тәмам йөз чөерүе мөмкин. Чөнки бу хәл аның мин- минлеге, горурлыгы белән бәйләнгән. Кинәт ачудан бар мөнәсәбәтне өзеп куйса? Нервлары тәмам какшаган кешедән барын да көтәргә була. Әле холкындагы яшьлек кискенлеге дә чыгып бетмәгән, очлы почмаклары бик күп.

Хуш, Таня Динә Әхәтовнага дөресен дә сөйләсен, ләкин ул моны авыруга берничек тә сиздермәскә тиеш. Менә хәлдән чыгу юлы бар икән бит. Ләкин Динә Әхәтовнаның артык беркатлы булып ала торган чаклары да була. Шунда берәр сүз ычкындырмаса гына инде. Әгәр ычкындырса, Альфред сизеп алса, баш бетте дигән сүз инде. Уф! Нишләп ул шушындый икән? Гомер кыл өстендә генә тора… Кыз Альфред белән ара өзелүен теләми, чөнки аның хыяллары, өметләре шул егеткә бәйләнде, ул аңарда таяныч тапкандай булды…

Альфредның исә үз планы бар иде – Таняга өйләнергә һәм үзенең авыруын шуның артына яшерергә. Гаилә пәрдәсе белән капларга. Кемнең ни эше бар? Тату гына ирле-хатынлы кешеләр, берсе – хәрби, икенчесе – медицина хезмәткәре. Алар арасындагы серне кем белер? Юк, беркем дә белмәс. Ә Таня моңа риза булырмы соң? Булыр, һичшиксез булыр. Бунт күтәрсә дә, фәкать берничә ел үткәч кенә күтәрер. Ә ул чакта инде Альфредның, бәлки, бу ярасы төзәлгән булыр, бәлки, бүтән берәр хәл килеп чыгар. Анда күз күрер әле. Ә хәзер гаилә корырга да эшкә урнашырга кирәк. Тик менә врачлар, хәерсезләр, үзәк нерв системасы бик нык зарарланган, тузган, дип бара. Бу диагноз белән аны хәрби учёттан төшерүләре дә бик ихтимал бит! Шайтан алгыры! Менә чын бәла кайчан булачак. Гражданскида ул нишли ала? Юк дәрәҗәсенә төшә. Авызын корт чаккыры! Кая бара эшләр? Прәме ят та үл, җиргә башыңны ора- ора ела, бу бәладән беркая да кача алмыйсың.

Тукта, аның хәле шулай ук өметсез микәнни? Нәрсә тоя ул? Элеккедән аермалы буларак, бик тиз кабынып китә, ни әйткәнен һәм нинди хәрәкәт ясаганын контрольдә тота алмый. Тиз кабынып китә торган кешеләр бер бәла ул, әмма шул мәлдә нишләгәнеңне белмәү – бу инде бик җитди симптом булырга охшый. Барысы да шул үзенчәлекле яра аркасында килеп туганмы? Тик аңа бу авыру иркенә бирелергә ярамый. Гомумән, ул үзен нормаль тоя кебек. Әллә нидер аңлап җиткермимме? Шунысы кыен, баш миендә томан кебек нәрсә, ачыклык юк, тәгаенлек юк. Менә шул нәрсә эчен пошыра, сөлек кебек, җанны авырттырып, имеп тора. Хикмәт шунда: баш яхшы эшләсә, бар нәрсәне майтарып, булдырып була. Моңа ничек ирешергә? Элек тә Альфредның башы мактанырлык эшләми иде. Хәзер бөтенләй куе томан эчендә кебек. Ничек арынырга бу авыр, күңелне гел басып торган томаннан? Әллә ныклап дәваланып караргамы? Әтисенең элеккеге таныш профессоры әйтә: организмның үзенә ирек бирергә кирәк, ди. Ул бит үз-үзен дәвалый, аңа комачау итмәү яхшы, ди. Көн дә физкультура белән шөгыльләнергә куша.

<…>


I бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44229
II бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44349

III-IV бүлекләр: http://kazanutlary.ru/?p=44509

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: «melodrama-online.com» сайтыннан алынды