Роман

17.05.2018 5 (май), 2018

Каһәр (III-IV бүлекләр)


III

Урамга чыккач, Альфред үзенең нык кына мәлҗерәгәнен тойды. Шактый булынган икән, шайтан алгыры!

Бераздан ул үзен үзе тыңлап бара башлады. Элек, фронтта чакта, ядрә кыйпылчыгы эләккәнче, авызга әзрәк эчемлек керсә, төрле инстинктлар кузгала, тәнне кайнарлата иде.
Сөйләшәсе килә, хатын-кыз кочагына керәсе килә. Бер уңышлы операциядән соң аларга шактый эчемлек тәтегән иде. Альфредны көчләп эчерделәр. Ир кешеме син, әллә ирлегеңне төшереп калдырган мәхлукмы, дия-дия, мин-минлегенә тиеп беттеләр. Эчми кара шуннан соң. Эчеп куйгач, рәхәт булып китте. Башына акыллы фикерләр килә, теленә матур сүзләр өелә башлады. Тойгылар урыныннан кузгалды һәм тышка ыргылырга тотынды. Ул Ленаны эзләп китте. Аның эштән чыкканын озак көтеп утырды. Тәнендә сызып, йөгереп тизләнеш алган тойгылар бары тик Ленада гына тынычлык табар иде шикелле. Көтеп утырганда, ул хисләренең үзен ничек газаплавын, теңкәсенә тиюен аңлады. Ир-атка хатын-кыздан башка бик авыр һәм начар икәнен белде. Озак көтте. Тойгылар кыставы шундый көчле иде, хәтта күз аллары караңгылангандай булды. Ленаны ул көчкә көтеп алды. Кыз киреләнмәде, чәүчәләкләнмәде. Шунда Альфред аңа эчтән генә мең рәхмәтләр укыган иде…

Ә хәзер ул хисләр бөтенләй юк. Кая китте шул рәхәт тетрәндерә торган тойгылар? Юк, тойгысыз адәм тулы канлы була алмый. Тойгысыз бик яман. Бәлки, берәр хатын-кыз аның тойгыларын уята алыр? Мәскәү институтыннан килгән профессор да шул хакта ишарә ясады бит. Хатын-кыз белән ныклап якынаерга кирәк, диде. Альфред бераз уңайсызланды, ләкин берни эшләр хәл юк. Бу – аның өчен тормыш мәсьәләсе. Хатын-кыз белән танышу өчен, әрсезлек һәм кыюлык кирәк, ә аңарда ул юк. Шуңа күрә бераз хәмер кулланырга өйрәнмичә дә булмас. Ул тартыну хисен җиңәргә ярдәм итә. Сәламәт кешеләр аракыны кыюлык өчен махсус та эчә. Димәк, аңа, яралы кешегә, ул гел дә зарури. Дару шикелле. Әмма хәмергә ияләнеп китүең дә бар, ә бу һәлакәткә тиң. Әллә аңа врач белән киңәшеп караргамы? Ул, билгеле, ярамый, дияр. Бик әз генә кулланып кара, дип әйтүе дә бар. Альфред та бит, бераз гына, ди. Әллә ул хәмернең бик яман нәрсә икәнен белмиме, аңламыймы? Аңардан да әшәке әйбер юк, ул теге әкияттәге шешәдән чыккан гыйфрит белән бер. Аның тозагына бер эләксәң, ычкына алмыйсың инде, юк! Стаканга батып, күпме әйбәт кешеләр харап була! Альфред алай бетәргә теләми. Аракыга бер күнексәң, ул бар ихтыярыңны сындыра, ди. Кыскасы, уңга китсәң дә, баш бетә, сулга таба китсәң дә – чоңгыл! Сират күпереннән ничек барырга?

Егет сизә: бу яра аның бар вөҗүден үзгәрткән, ахрысы. Таза чакта ул болай түгел иде. Эченә әз генә эчемлек керсә, күңеле шундук хатын-кызга тартыла, яратасы килә башлый иде. Хәзер исә берни юк, хатын-кызның матурлыгы да күзенә күренми. Аларда бернинди сер, вәсвәсә калмады. Ә ничек соң алар Лена белән бер-берсенә йөрәкләрен ачты? Ни этәрде? Нинди көч, кодрәт? Хәзер ул көч кая киткән? Гомергә югалганмы? Каһәр суккан яра! Ә яшәүнең мәгънәсе фәкать шуңарда гынамы? Моны ничек аңларга? Адәм баласының двигателе әллә шул микән? Тукта, кайчандыр укыды бит ул: борынгы Римның бер скульпторы, бар энергиясен эшкә генә бирү өчен, үзен печтергән, имеш. Әйе, әйе, бу – чын, булган хәл. Димәк, яшәүнең мәгънәсе аңарда гына түгел икән. Яшәү мәгънәсен сынчы эштә, хезмәттә генә тапкан, билгеле. Иң начар очракта аңа да әнә шундый мөмкинлек бар икән бит…

Ә хәзергә үзенә массаж ясаучы шәфкать туташы Аняның кылын тартып караргамы әллә? Әмма ул бик фәкыйрь күренә. Артык фәкыйрьлек аңа кире тәэсир итә. Бервакыт алар Латвиядә ярлы гына утарга тукталды. Хуҗалары – бетерешкән, алама-салама кигән карт белән карчык иде. Бәрәңге пешергән булдылар, чикләвек зурлыгындагы вак кына бәрәңгеләр. Ике яклап ярылган агач коштабакка салып, өстәлгә куйдылар. Иптәшләре ашагандай итте, ә аның тамагыннан үтмәс кебек иде, шуны сизеп, ул табынга утырырга да базмады. Үзенә эш тапкан булып, тышка чыгып китте. Ничек шул ярлыларның ризыгын ашарга мөмкин?! Хәерчене талаган кебегрәк килеп чыга ич бу. Шуңа күрә Аня белән дә шулай килеп чыгар дип курка. Юк, ул үзеннән дә фәкыйрьрәкләрдән берни дә ала алмый. Сәбәбен генә белми. Хәер, кеше үзенең бик күп нәрсәләрен белми әле.

Юк, Аняны алдарга ярамый. Ул болай да язмыш тарафыннан рәнҗетелгән кебек күренә. Үзе бик аз сүзле, күңеле төшенке. Ачлы-туклы яшиләр, ахрысы. Аның янына ни йөрәгең җитеп бармак кирәк? Хәтта барысына риза булган очракта да. Юк, мондый киртәне атлап чыга алмый ул. Үзеңә тиңне табарга кирәк. Аняның киемнәре дә искедән сүтеп тегелгән… Альфредның ярлылыкка йөз чытып каравы һич тә аристократ психологиясеннән түгел, ә шул ярлылык өчен үзен гаепле итеп санавыннан. Әйе, үзенең ниндидер гаделсез эшләре аркасында алар шулай ярлы булган шикелле тоела аңа. Моның абсурд икәнен ул җаны-тәне белән аңлый, әмма ярлыларны күрсә, шундый авыр хис кичерә. Үзен гаепле санаган кебек була. Һәркем кемдер алдында булса да гаепле, диләр. Моны ул матур сүзләр генә дип уйлап йөри иде. Түгел икән. Әллә бу яра аның күңелен артык нечкәрттеме? Нечкәрү артыкка китсә дә әйбәт түгел бит. Ялгыш тарафка алып китүе бар. Реальлекне югалту тарафына…

IV

Динә Әхәтовна белән Таня Свияжскига килде. Биредәге психбольницада Динәнең ире Нәсих ята иде. Ул сугышның беренче көннәрендә үк утка кергән. Киев тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләккән. Польшаның кайсыдыр шәһәрендә, концлагерьда аны бик нык җәзалаганнар, башын төйгәннәр. Баш сөяге берничә төштән чатнап, эчкә батып кергән. Маңгаеның уң ягында сөяк бөтенләй юк, чокыр. Эчкә баткан яра эзе йөрәк тибеше ритмында селкенеп тора.

Бу беренче килүләре генә түгел. Моннан алда да Динә Таняны үзе белән алып килгән иде. Шулай бер-берсенең кайгы-хәсрәтен уртаклашып, үзеннән- үзе якынаеп киттеләр. Динә кызны сынаган, аңардан сер яшерми, теге яки бу хәлләр хакында аның белән киңәш-табыш итә. Таняның төпле, реаль фикер йөртүче кыз икәнен аңлады ул. Аның үз иптәшләрен сатмавын, сөйләгән серләрне читкә чәчмәвен дә бәяләмичә мөмкин түгел иде.

Пароходтан төшеп, үргә шактый озак күтәрелделәр. Менә зур гына, әллә ничә гөмбәзле кызыл кирпеч чиркәү янына килеп җиттеләр. Ихатасы чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган. Динә сакчыга ниндидер кәгазь чыгарып күрсәтте дә, аларны эчкә үткәреп җибәрделәр.

Ярым җимерек ишектән керделәр. Шыксыз коридорның стеналарындагы штукатуркалар кубып-кубып төшкән. Кызыл кирпечләр ничектер чи яраны хәтерләтеп тора, һәм тәнгә каз тәнчекләре йөгерә иде. Динә, арырак китеп, ак халатлы, беләген сызганган, таза гәүдәле санитар белән исәнләште, иренең хәлен сорашты. Нәсихның хәле билгеле инде – ул «өметсезләр» исемлегендә иде.

Көтү бүлмәсе дә тәнне чымырдатырлык күңелсез иде. Анда идәнгә беркетелгән, каралып, киртләнеп, пычранып беткән озын өстәл дә берничә артсыз урындык кына бар иде.

Менә теге таза санитар Нәсихны беләгеннән тотып бүлмәгә алып керде дә өстәл янына утыртты. Аннары аңа бармак янарга кереште, янады-янады да чыгып китте. Динә алып килгән ризыкларын иренең алдына куйды. Нәсих, хатынына карап та тормастан, аларны ашык-пошык ике куллап авызына тутырырга тотынды. Күзләре тәмам акайды, ак бильярд шарлары кебек, як-якка тәгәрәшә иде. Әйтерсең, азыгын алып китәрләр дип шикләнеп, кабаланып, тирә-ягына карана-карана, кемнәндер качып ашый иде. Ашавының да чик-чамасы булмады. Тәгамне туздырып, ваклап бетерде, валчыкларны җыеп авызына озата торды. Үзе, сыер кебек, бүлмәне тутырып мышный иде. Менә ризык бетте. Ул күзләрен алга төбәде, шунда Динәне, Таняны күрергә тиеш иде. Ләкин аның күргәнлеге һич сизелмәде. Нәсих капчык кебек кара киндер күлмәген күтәрде, бүксәсенә учы белән суккалап алды. Шул мәлдә күзләренә аң кергән сыман булды, хатын- кызларга текәлеп карап алды. Ләкин аңы шунда ук сүнде. Ул көрәк шикелле зур учы белән битен сыпыргалады, борыны, авызы һәм маңгае җыерылып килде. Аның куллары, аяклары симметрияне бозарлык дәрәҗәдә зур. Күрәсең, баш миендәге ниндидер үзәкләре дөрес эшләми иде. Ул кинәт торып басты, авыз эченнән нидер мыгырдый башлады: «Мин, – диде ул, быгыр-быгыр килеп һәм мышнап, – кичә Калинин белән сөйләштем. И-и-и, синең кызыңны коткарам… И-и-и…» – Нәсихның башы өстәлгә таба иелде, үзе еш-еш сулый, нәкъ чабып килеп туктаган ат кебек иде. Ул өстәл кырыена куллары белән ябышкан иде, өстәл тактасы шатыр-шотыр килеп кубып та чыкты. Юләрдә көч күп була шул. Нәсих елаганга охшаган нечкә тавыш чыгарырга тотынды. Зи-и-и, зи-и-и… Әллә нинди кыргый маймыл чыелдыймыни. Ул кинәт калкынып куйды, бер кулын югары күтәрде һәм тагын авыз эчендә ботка пешерә башлады: «Мин Калинин белән сөйләшеп утырдым!» Ул тагын нидер мыгырдады, ә төс-кыяфәтендә горурлык һәм эрелек галәмәте шәйләнә иде. Нинди хәлдә диген! Кешедә үзен башкалардан өстен итеп күрсәтү инстинкты һаман бетмәгән. Адәм баласының чын, битлексез йөзе әллә шушымы? Һәр кеше тормыш иткәндә битлек кия, менә без дә – битлек белән. «Калинин бабай үлде шул инде», – дип куйды Динә, кайгылы тон белән. Нәсих аның сүзләрен ишетмәде, аңы саңгырау булгач, колагына да берни керми иде, ахрысы. Динәнең йөзе тагын да караңгыланды, җилкәләре салынып төште. Кайчандыр йөрәккә якын кешесенең шулай беткәнен күреп тору чиксез авыр иде аңа. Ул инде аның терелә алмаячагына үзен, врач буларак, тәмам ышандырган, бу хәсрәтне күтәрергә күңелен әзерләгән. Ләкин аңа әле дә булса авыр. Таня Динәне болай йөрәккә якын ала дип белми иде. Тере, каны кайнап торган хатын ир-ат белән дә чуалгалый, аңардан кайгы да шуып кына үтәдер, дип уйлый иде. Баксаң, барын да эчендә саклап йөртә, ахрысы. Әллә ул бәлане, күзе белән күргәч, авыр кичерә дә, күз алдыннан киткәч, аны онытамы? Андый затлар да була. Әйтик, мәсәлән, Динәнең һәрчак шат күңелле булуын ничек аңлатырга? Врачның вазифа-бурычы дипме? Ә бит ясалма рәвештә күтәренке күңел белән йөрү кайчандыр барыбер фаш булыр иде. Юк, биредә нәрсәдер аңлашылып бетми. Алла бәндәсе Динәнең бәхетен тәмам җимергән, җанын тоташ газапка дучар иткән. Ә җаның, күңелең богауланган көе яшәү җиңел була аламы соң? Ходай күрсәтмәсен! Аның да бүтән хатын-кызлар кебек чәчәк атып яшәргә хакы юкмыни? Бар, билгеле. Ләкин башка хатын-кызлар да дошман кулы астында нинди генә газаплар кичермәде бит! Менә бу хәл Динәне үз бәласе, бәхетсезлеге белән килешергә, элеккеге ире булган затны кызганырга этәрәдер. Ул да шушы хәлгә үз ихтыяры белән төшмәгән ич. Фашистлар ерткычлыгы корбаны булган. Ничек аны исәпләмисең? Шул ук вакытта Нәсих Динәгә үз тормышын корырга комачау итеп тә тора. Хатын-кызны, гадәттә, итагать, әдәплелек кысалары бик нык тәртип-низамда тота. Аларга ул табигать тарафыннан бирелгән. Аннан болай гына котылып булмый. Җилкәңнән селкеп кенә төшерә алмыйсың. Шуңа хатын-кызның бәхете бары ирләрдән генә торуы өстәлә. Хатын-кыз – ирләр ихтыярында. Алар аны теләсә ни эшләтә ала. Табигать тә ир-атка күбрәк көч биргән. Кем көчле – шул властьлы.

Нәсих өстәл тактасын тагын кубарып ала башлады. Таня, куркып, ишеккә таба ыргылды, санитарны алып керергә итте. Ә ул үзе кереп килә икән. Нәсих аны күрми, тактаны кадаклардан каера бирә. Санитар аның каршына килеп баскач кына, ул һушына кайткан кебек булды, тактаны кинәт ычкындырды. Иләмсез зурайган сай күзләрендә идиотларга хас мәгънәсезлек, бушлык иде. Бөтен төс- кыяфәтендә өн беткән. Аңарда кеше йөзе юк. Йөзгә бик күп нәрсәләр языла бит. Ә моңарда сәламәтлеккә хас төсмер, «язулар» бетерелгән, сызып ташланган, эчтәлексез калдырылган. Ә гәүдәсе галәмәт таза күренә. Куллары зур, көчле. Нинди нык кадакланган тактаны бер талпынуда шартлатып суырып алды.

<…>


I бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44229
II бүлек: http://kazanutlary.ru/?p=44349
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: ukbeautyonline