Повесть

17.05.2018 5 (май), 2018

Сугыш күләгәсендә


Дәвамы
Җәза

Сентябрь ахырының кояшы урман артына тәгәрәүгә, землянкаларына кайтып җиттеләр. Тик Кашшафка, эчкәре үтеп, нардагы урынына сузылып ятарга язмаган булып чыкты, аны кулына винтовка тоткан солдат каршы алды.

– Тебя велено сопроводить на внеочередной наряд, – диде ул, ачусыз тавыш белән. Күрәсең, моның ише шөгыльне беренче генә башкаруы түгел. Тагын нидер әйтмәкче иде, яннарына взвод командиры лейтенант Иванов килеп басканны күреп, шып туктады.

– Пошли! – диде лейтенант, төксе генә. – Поработаешь малость на досуге, есть там такие же строптивые, как ты. Мигом собьём спесь.

Кашшафның буйсынмыйча чарасы юк. Лагерь аланлыгы янәшәсендәге тар ешкынлыкны үтеп, кечерәк аланлыкка чыктылар. Бер читтә ай яктысында кешеләр басып торганы шәйләнә. Аның кебек үк ниндидер гаепләре табылып, чираттан тыш нарядка эләгүчеләр икән. Кашшаф хезмәт иткән батальоннан гына түгел, башка батальоннардан да курсантлар бар булып чыкты. Моны алар бер-берсеннән кайсы частьтан икәнлекләрен сорашып белделәр.

– Разговорчики! – дип кычкырды капитан чинындагы офицер, – вас сюда привели камни таскать, а не болтать между собой.

Бу капитан кечерәк чиндагы берничә офицер белән бергәләп «киртәдән чыкканнар»ны җәзага тартуны үтәтү белән җитәкчелек итә икән. Башкалардан аермалы буларак, тавышында тимер чыңы сизелми – хәтта йомшак дип әйтерлек. Офицерлар арасында да төрле кеше бар, күрәсең, дип уйлады Кашшаф. Күп тә үтмәс, егет ялгышканын аңлар әле. Ә хәзергә алар өеп куелган уртача зурлыктагы ташлар таучыгына килеп орынды. Һәркайсы берәр таш күтәреп, бер-бер артлы күрсәтелгән тарафка юнәлделәр. Бер лейтенант озата бара, икенче читтән кораллы сакчы атлый. Ерак та түгел, йөз илле метрлар үтүгә, тиешле урынга килеп тә җиттеләр. Җәзага тартылучыларның беркадәр кәефләре күтәрелеп китте, болай булса, озакка китмәс, ташларны ташып бетерәбез дип шатланды алар. Тик бер нәрсә сәерсендерде – каршыларына алар шикелле үк ташлар күтәреп, нәкъ алар санындагыча алты кеше очрады. Аларны да бер офицер һәм кораллы сакчы озата бара. Кирегә буш кул белән барышлы түгел икән,читтәрәк яткан өемнән янә таш күтәреп илтешле. Аны ниндидер өченче өемгә алып барып салгач, иң беренче башлаган өем янына китерделәр. Гаҗәп хәл, ул никтер бер дә кимемәгән шикелле тоелды. Алты курсант алты таш күтәреп әүвәлге маршрутны кабатладылар – күтәргән йөкләрен аланның каршы ягындагы өемгә чыгарып салдылар. Өченче өемнән таш алгач – кабат кире маршрут, дүртенче өемне тулыландыру. Әйләнчек сарык хәрәкәтләренә охшаган шундый берничә ары-бире тугланудан соң, Кашшаф үзләре белән «җүләр» уены уйнауларын инде төшенгән иде. Җүләрләр йортында да шулай икән дип кемнәндер ишеткәне бар, аларны да, тик тотмас өчен, бер урыннан икенчесенә таш ташыталар ди. Аерма бары шунда: тегесе – бичара җаннарның дәвалану урыны, монда – курсантларны укыту-өйрәтү үзәге. Коточкыч хәл бит бу, югары командование белми микәнни соң? Иптәш Сталиннан да яшерәләрдер инде. Башкалар да эшнең нидә икәнен сизенде, күрәсең, арада чыш-пыш китте.

– Отставить! Пятнадцать минут привал, – дип әмер ирештерде һаман әле беренче өем янында басып торган капитан, тәмәке кабызып. – Уловили, голубчики, – җәзачылар башлыгы «голубчики»ны йомшак итеп әйтсә дә, бу сүзгә мыскыллы мәгънә салган иде, – каждого, кто оказывает мало-мальское неповиновение командирам-инструкторам, ждёт суровое наказание. А теперь за работу!

Кашшаф хөр рухлы булып үсте. Кемнең кем булуына карамастан, әйтәсе сүзен кистереп алдында әйтә, кеше артыннан сөйләп йөрми. Монда, бәлки, әтисенең дә алар кечкенә чакта зимагурлыкта йөреп, шахтёр булып эшләве, авылына кайткач, балаларына тулы ирек бирүенең дә файдасы тигәндер. Менә хәзер ризасызлыгын белдерергә талпынып авызын ачты, шулай да соңгы мәлдә тыелып калды. Ахыры хәерле бетмәсен чамалады.

Аларны юкны бушка аударудан төнге икеләр тулып киткәч кенә туктаттылар. Иртәнге подъёмга башкалар белән бергә торырга тиешлекләрен искәртеп, землянкаларына һәм баракларына таралырга куштылар. Вәгыйз һәм Котдус абыйлары аның кайтуын әллә йокламыйча көткәннәр, урынына кереп ятуга, сораулар белән күмеп ташладылар. Җәелеп ачыласы килмәсә дә, өзек-төтек җавап бирде егет. Өлкәннәрне санламау була югыйсә.

– Энем, берүк сак була күр. Мондагы мәлгуньнәр башыңа җитәргә дә күп сорамас, – диде Вәгыйз абыйсы, чын күңелдән кайгырып. Авыр чакта үзенә ярдәм кулы сузган өчен аеруча якын итә ул аны хәзер. Киләчәктә Кашшафтан башка лагерь шартларында исән калуның икеле булуын авылдашлар яхшы чамалыйлар. Котдус абыйсы да үгет-нәсихәтен бирде. Әңгәмәгә шул урында янәшә нарда ятучы чуваш егете нокта куйды:

– Зиттеме инде цезгә, иртәгә тан былан торасы пар пит, йокларга пирмисез, – диде ул, татарчалатып. Кашшаф караңгыда үзалдына елмаеп куйды. Ул күп кенә чуваш һәм мариларның аның ана телендә сөйләшкәнен белә һәм акцент белән кәмәлен китереп сүз катуларына күңеле хушлана иде. Менә бу юлы да сизелерлек кырылган кәефе ачылып китте. Уң ягына борылып ятты да, бет дигән кечкенә хәшәрәтләрнең талавына карамастан, яшьлектә генә була торган тирән йокыга талды.

Өч-дүрт сәгать йоклау җитте, иртәнге тревога ишетелүгә, гәүдәсендә бернинди авырлык сизмичә сикереп торды.

<…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=44252 
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44326
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay