Хикәя

14.05.2018 5 (май), 2018

Татар әреме


Яшь әремнәр, уйдык-уйдык булып,
Ызан буйларына тезелгән.
Сәлам биреп кенә китим, дисәм,
Кочып алды алар теземнән.
И әремнәр – туган нигез гаме!
Тыйнак та сез, әрсез, ярсу да…
Елыйсылар килә үкси-үкси,
Тезләнепләр сезнең каршыда.

Сания Әхмәтҗанова

Кояш нурларын юксындырган, көзге күңелсез көннәрнең берсе иде.
Иртәдән кеше гомеренең ифрат кыскалыгын, безнең белән киңәшеп тә тормыйча, тиз узып китүен искә-ятькә төшергәндәй, туктаусыз вак пыскак яңгыр сибәли. Каударланып, абына-сөртенә ашыгып барыр җирем, зарыгып, ямансулап көтеп торган кешем булмаса да, автобус тукталышына титаклыйсы килми. Җиңел машинада, ян тәрәзәдән терсәкне чыгарып йөрүгә мөкиббән китүе белән яшь, көнче, шаян каләмдәшләренең теленә эләккән дустым Мөхәммәт Мәһдиевнең, «форсат чыкканда, мөмкинлегең булганда, хатыныңның «юк акчаны әрәм- шәрәм итеп, бушка туздырып йөрисең, дип фырылдавына да исең китмичә, борыныңны тиешле югарылыкта тотып, таксида гына йөрергә тырыш», дигән васыятен үтәү өчен генә түгел иде машина чакыруым. Аның башка җитди сәбәбе дә бар иде. Хикмәт шунда: улларым үсеп җитте, оныкларым тупылдатып җиргә басып йөриләр, кешенекеннән кайтыш җире булмаган хәләл җефетем янымда, пинсәмне вакытында китерәләр, дөньям түгәрәк, дип, сөенеп, авызны җыя алмыйчарак йөргән бер мәлдә, «туктале, син, кем малай, артыгын сикерәсең, бәхет ул, ташбака кебек, акрын гына, сиздермичә генә яшәүне ярата», дигәндәй, Ходай Тәгалә яраткан пәйгамбәрләре Әюб белән Ибраһимга җитди сынаулар җибәргән мисле, миңа да бер-бер артлы диярлек, гавам телендә паралич, тыйб фәнендә инсульт дигән зәхмәтен җибәрмәсенме?

Үземнең танырга «кыюлыгым» җитмәсә дә, гөнаһларым җыелган булгандыр инде күрәсең. Мин үтәсе язмыш булгандыр. Дөрес, ошбу хәтәр авыру төп яшәү чыганагыма – телемә кыңгырау салмады, кырау төшермәде кебек. Мәгәр чакырган җиргә чыгып йөгерүләрне киметергә туры килеп, хөкүмәтнең юл йөртү чараларына керү-чыгулары кыенрак була башлагач, машиналы якыннарым кәҗәләнгәндә, такси белән йөри башладым.

Янтавына шакмаклар ясалган, түбәсенә чакыру саннары язылган дүрт көпчәкле араба хуҗалары белән аралашу үзе бер дөнья икән. Беришесе акча ягын гына каера, барыр юлыңны белмәсәң, 500 метр араны 10 чакрымга сузарга мөмкин, артык комсызлыкка бирелмәгәннәре, үзе, гаиләсе турында гәп корырга ярата, өченчеләре олы сәясәткә кереп китеп, президентларга, патшаларга бәя биреп алырга да күп сорамый…

Түләүле машина чакыруның күңелне нурландырган ягы шул: телефон трүбкәңне куярга өлгермисең, аргы яктан, күптәнге яхшы танышыңны хәтерләткән тавышлы хатынмы, кызмы сиңа, «фәлән-фәлән нумерлы машина сезне баскыч төбегездә көтеп тора. Хәерле юл сезгә! Сау-сәламәт булыгыз!» – дигән теләкләрен дә юллый.

Шундый итагатьле мөнәсәбәттән җылыга тарган балавыз кебек эреми калуың да җиңел түгел. Ә бит тышына «Ашыгыч ярдәм», дип, ат тешләре кебек эре хәрефләр белән язылган тыйб машинасын сәгатьләр буена көткән вакытлар да булгалады.

Ул көнне кай тарафларга барганымны, күкрәккә кулымны куеп, өздереп әйтә алмыйм. Иң еш һәм теләп барган җирем Язучылар берлеге булганга, Мөштәри хәзрәт исемен йөрткән урамны «бәхетле» иткәнмендер дигән җитди шигем бар. Чакырган арабамның бик тиз килеп сылануын тәгаен хәтерлим. Гадәттә, мин ярдәмче дустым – кул таягымны урнаштырырга җайлырак, дип, икенче рәткә өстенлек биргәнгә, бу юлы да шул арткы утыргычка кереп урнашкач, йөртүче белән әүвәл татарча исәнләшәм. Җавапны үзгә телдә алсам, монда хәлләр шул тирәдәрәк икән, дип, барыр ноктамны кабатлыйм да шыпырт кына тәрәзәдән карап утырам. Бу юлы сәламемә, исемен соравыма «исәнмесез» һәм «Адель» дигән җавапны алу күңелемне эретеп җибәргәндәй булды. Укытучы кауме, ягъни мәсәлән, мин, белемен күрсәтмичә түзәме соң инде? Адель түгел, Гаделдер инде дөресе, «Тапшырылмаган хатлар» авторы Гадел Кутуй турында ишеткәнегез бардыр, шәт? Йөртүчем, минем якка борылып:

– Может, дөресе Гаделдер. Мин Адельга күнеккән инде. Сез әйткән китапны укыганым юк, адашның язганы белән, Аллаһ кушса, танышырмын әле, Ул исән түгелдер инде…

– Ул – соңгы сугыш батыры. Җиңүгә бик аз көннәр калгач һәлак була.

Шул кыска гына аралашу мизгелендә йөртүчемә, мишәрең әйтмешли, дикъкать беләнрәк бактым. Сырган коңгырт куртка кигән, симез күренмәсә дә, тулы гәүдәле, кыска киселгән кара чәчле, ияккә таба очланыбрак киткән түгәрәк битле ир-егетнең минем белән килешүе, бәхәскә кереп тормавы аркасындамы шунда, үзенә нисбәтән, әйткәнемчә, җылы мөнәсәбәт уятты. Җитмәсә, сүзчән ир-егеттән икән үзе. Рус, татар, тагын башка бер лөгать кәлимәләрен аралаштырып өстәп куйды.

– Абый, минем телемнән көлмәгез инде. Мин бит ярым татар, ярым үзбәк.

– Соң, без бит бер уртак – төрки тамырдан чыккан халык балалары, телләребез якын. Күтәренке рух, пафос белән өстәп тә куйдым:

– Төркиләр, якут-саха белән чувашлардан башкалар, һәммәсе мөселманнар.

– Әтием үзбәк булып, яшьлегем шунда узгач, миңа үзбәк теле якынрак.

Миңа Адель-Гаделнең ошбу искәртүе җитә калды. Сүз ташкынын ерып ук җибәрде.

– Үзбәкләр – күптәнге, мәдәниятле халык. Сез беләсезме икән, Американы Колумб түгел, ә үзбәк сәяхәтчесе Әмир әкә дигән кеше ачкан.

Йөртүчем, ак, тигез тешләрен алдындагы көзгедә ялтыратып:

– Ишеткәнем юк, – дип куйды, битараф кына. Аның, урыс әйтмешли, миңа «до лампочки», дип, сиздерүе кебек аңладым минем мәзәккә мөнәсәбәтен.

Ул юк-бар сүзем өчен төрттерепме, әллә мине «яктыга» чыгару нияте беләнме:

– Сез укыган кеше күренәсез, үзбәкчә берәр сүз беләсезме соң?

– «Нан», «Һоп мәйле» кебек бар төрки дөнья белгәннәрне хәтерлим һәм бөек шагыйрегез Алишер Нәвои иҗаты белән бераз танышлыгым бар.

Бохарада фәнни очрашулардан соң, чәй-мәй мәҗлесендә үзбәк галимнәре үзләре үк сөйләгән бер-ике мәзәк хәтердә калган. Шуларның берсе – Бохара ханлыгы чоры белән бәйле. Кайсыдыр хөкемдарның сарае алдындагы мәйданчыкка көннәрдән бер көнне бик күп гади халык җыелган имди. Аларның кычкыруына, гөр килеп шаулашуына уянган, тынгы бирмәгән өчен җене чыккан хан, чуар халатын кия-кия, ачулы тавыш белән вәзиреннән сорый икән: «Ниткән тавыш, халык ник шаулый, нәрсә җитми тагын аларга»? Үзе дә югалып калган вәзир, гаепле кешедәй, күз карашын паласка төшереп:

– Нан сорыйлар, бөегем, – дип аңлата.

– Әмир, ач халыкка ипи бирергә боерган дип уйласаң, бик нык ялгышасың, егетем. Ул чуалышларга, кан коешлы инкыйлабларга алып килгән мәсьәләне бик «җиңел» хәл итә.

– Менә ахмаклар. Нан кирәк аларга. Нигә пылау йә мантый гына ашамыйлар, – дигән ачыкламыш килеп ирешә вәзирнең оялудан кызыл төскә кергән колагына.

Гадел, кулыннан машина рулен ычкындырмыйча гына, рәхәтләнеп көлде дә үзе дә шул ук ханлык турында бер сөйләкне исенә төшереп алды.

– Мин ишеткәне дә соңгы Бохара ханы белән бәйле. Бераз оятсызрактыр да инде шунда, – дип төртелеп калды. Сүзнең ни-нәрсә турында барганын чамалап, егеткә ярдәм иткәндәй:

– Әйдә, сөйлә, күңелеңдә калмасын. Татарлар «А» хәрефен әйтсәң, «Б»сын да рәнҗетмә, диләр. «Монда ят кеше, бигрәк тә хатын-кыз юк, без икәү генә», дип тә өстәүне мәгъкуль күрдем.

– Ярый алайса. Кыскача гына болай («короче», диелде). Өйләнә торгач, ханның хатыннары бишкә җитә. Шәригать кануннары буенча, ир-ат ничә хатын алса да, аларның берсен дә матди яктан рәнҗетмәскә, тигез күрергә тиеш. Хан үз сараенда һәркайсына аерым-аерым затлы бүлмәләр эшләтә, шымчыларын куярга да онытмый.

– Соң ул аларның һәммәсенең күңелләрен күрергә ничек өлгергән, каян көч алган, әле бит хөкүмәт мәшәкатьләре дә җитәрлек, – дим, үземчә ханның «авыр хәленә» теләктәшлек белдереп.

– Күп хатынлы булуның да уңай ягын тапкан хан. Юкка гына яшьрәк чакта чит илләрдә белем эстәп йөрмәгәндер.

– Соң, уңай ягы, маңгайдагы мөгез кебек, алга чыгып, ерактан күренеп тора. Оҗмахта яши. Бер көнне берсе янында куна, икенче көнне икенчесе кырында пәйда була…

– Юк шул, бу четерекле төенне ул башкачарак чишә. Биш хатыны да «бүген хуҗа теге себеркесе түшәгендә эреп ята», дип, бәхетлене каһәрләп, ялгызлыкларына зарланып, төнбоеклар кебек, күз йоммыйча, үз сәгатьләрен көтеп яталар. Ә хан үз бүлмәсенә кичке ашны китертеп, сөяк кимереп, бикләнеп, җәелеп ятып, йокы симертә. Тик аны, ара-тирә, пылау ашамыйча, нан сорап, «аңсыз» халык кына уята.

Без шулай мәзәкләр сөйләп, үзебезне юаткан көннәрдә татар теле олы тарихында иң авыр, кысынкы, аянычлы мизгелләрен кичерә иде. Тел гелән авырткан тешне кармалап торган шикелле, бу мәүзугны әйләнеп үтеп булмады. Ярым үзбәк-татар егетеннән берәр нәрсә торган шикелле, «телебез белән дуслыгыгыз ни дәрәҗәдә», дип сорап куйдым.

– Үзбәкстаннан Казанга күчеп килүебезгә шактый вакыт үткән булса да, татар теле мине кочагына алырга бик ашыкмый әле. Сүз байлыгым бик чамалы, ипи-тозлык кына дисәң дә ярый. Үзбәк, татар лөгатьләрен бутыйм-бутыйм да, боткадан тозлы кәбестәгә – русчага күчәм.

Еш яңгырый торган җырдагыча, әйтергәме икән, әйтмәскәме икән, дип, икеләнебрәк торды да, чамалавымча, милләттәшләремә, шул исәптән миңа да төрттеребрәк аңлатмасын бирде.

– Миңа утырып йөргән татарларның бик сирәге сезнең кебек татарча сөйләшерлек иделәр. Күбесе телегезне, гафу, телебезне әллә белмиләр, әллә куркалармы инде. Татарча ватып-җимереп сөйләшүемнән үзем оялам. Ул бит минем икенче, яһүдиләр күзлегеннән караганда, беренче туган телем.

Ни өчен икәнен чамаласам да, түбәндәге фикерен үз авызыннан ишетәсем килде.

– Хикмәт нәрсәдә?

– Әнием – килеп чыгышы, нәсел-нәсәбе ягыннан Кукмара төбәге баласы. Әтием үзбәк иде, – диде.

Шул мәлдә Урта Азиядә дә, башка кыйтгаларда да үз дәрәҗәләрен югары тота белгән Кукмара кызлары белән, бер хакым булмаса да, масаеп аласым килде. Сүз кая да ким-хур булып калмау турында бармый. Әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә ничаклы затлы шәхесләрне тудырып, үстереп биргәннәр шул төбәк чибәрләре. Тел очында торган мисаллары да саллы. Дөнья әдәбиятына Чыңгыз Айтматовны бүләк иткән Нәгыймә апабыз да шул яктан. Атаклы җырчыбыз Ринат Ибраһимовның әнисе Асыл апа да шул төбәктән. Бүген дә атаклы милли итекләре белән генә дан тотмый икән Кукмара. Агымдагы сүз сәнгатебезгә дә Фоат Галимуллин, Газинур Морат, Рифә Рахман кебек талантларын җибәреп тора. Белүемчә, алар, туган яклары белән горурланып, хәлдин килгәнчә, хәерһак кылып яшиләр.

– Әниең ул якларга ничек барып чыккан соң, күптәннән Үзбәкстанда яшиме? – дигән сорауның тел очымнан «очып чыгып» китүе табигый иде.

– Әнием шунда туган. Аның әти-әнисе, 1917 елгы революциядән соң, 30нчы елларда хәлле кешеләрне кыерсыту башлангач, Себергә озатылудан качып, шул якның ерак бер кышлагына барып сыенганнар. Дөньялар бераз тынычлангач, Әндиҗанга күчкәннәр. Әнием шунда туып, сугыштан соң, пединститутны тәмамлап, бер үзбәк егетен – минем әтиемне бәхетле иткән.

Машинабыз кызыл утка туктау сәбәпле, минем якка борылып, елмаеп:

– Мин шул мәхәббәт җимеше, – дип куйды.

Ике тугандаш халыкның җан җылысын, яшәү дәртен алган, сүзчән ир-егет миңа ифрат ягымлы, кешелекле күренде. Ияккә очлана килгән бите татарныкы булса, өлгергән карлыгандай кара, елгыр, читләре кысыграк хәйләкәр күзләре үзбәкнеке иде.

– Сез Казанда күптәннән яшисезме инде?

Кемгәдер ачыласы килепме, әллә фани дөньяда шактый яшәгәнлегемне сатып торган чыраем ышаныч уяттымы, өздереп әйтә алмыйм, ул үз тормышларын бәйнә-бәйнә бәян итеп китте.

– Әтием үзбәк, дигән идем. Әниемне яратып кадерләгәнгәме, күбрәк аның аркасындадыр, «татарлар белемле, укыган халык», дип яшәде. Казанга күчеп килүебез дә әти аркасында булды.

– Ничек алай инде ул? Үзбәк карты сезне Казанга алып килсен ди. Әниең туганнарын барлап, әтиеңне дә үзе белән иярткәндер.

– Дөрес әйтәсез! Әнием сезнең, хәзер инде безнең Татарстаныбызга, берничә тапкыр кайтып килгәние. Бу юлы безне бу якка әти, ягъни Самат карт, алып кайтты.

– Кызык! – дип кенә әйтеп кала алдым, чөнки егетем, көттереп интектермичә, сүзен дәвам итте.

– Бу якларга безне әтинең авыр чире юллады.

– Әллә мине эзләп тапкан шикелле, аны да инсульт аяктан ектымы?

– Юк, хет анысыннан Аллам саклады. Үзбәкләрнең яраткан ризыклары шашлык, пылау, манты, гомумән, кыздырылган ит ише ашамлыкларга җылы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә әтием ашказанын имгәткән булып чыкты.

– Нәрсә дигән сүз була инде ул?

– Эчем авырта, тамактан ризык үтми, дип зарланып йөри башлагач, әни аны, җилтерәтеп, докторларга алып китте. Табиблар соңгы стадиядәге рак чирен таптылар әтинең ашказанында. Үзенә сиздермичә генә, әнинең колагына, дөньялыкта өч-дүрт айлык гомере калган, дигәннәр. Әни, аларга ышанмыйчарак, әтине Татарстан докторларына күрсәтергә булган.

Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:

– Сәер, медицина сездә дә берүк дәрәҗәдәдер инде ул. Совет чорында да игътибар сезгә күбрәк булды. Хәзер инде мөмкинлек офыкларыгыз бермә- бер киңәйде. Болытлы көнне елмаеп кояш чыккандай, язмыш көтмәгәндә, уйламаганда, үзләренә сугышсыз-корбансыз тулы мөстәкыйльлек бүләк иткәч, үзбәкләр, казахлар, гомумән, Урта Азия халкы һаваланып киттеләр, әлифбаны кул арбасы белән тартып килеп, «әлпи-тиси»гә өйрәткән, аң-белем алуда ярдәм иткән татарларга өстән-аска, биектән, тилгән чебешкә баккан мисле түбәнсетеп карый башладылар. Уртада кысылып калган татар халкы капкынга эләккән җанвар кебек тыпырчына, бер яктан да һич югында информацион ярдәм дә юк мөселман кардәшләрдән…


Хикәянең дәвамын «Казан утлары» журналының 5 нче санында (2018) укыгыз.