Шигърият

14.05.2018 5 (май), 2018

Солдат хатыны


Рядовой да түгел, генерал да,
Погонның да юктыр алтыны.
Җиңү, дибез икән, иң беренче,
Сиңа рәхмәт, солдат хатыны.

Итәк тулы бала белән калдың,
Сыңар валчык кайчак капмадың.
Ирең илгә тугры булган сыман,
Иргә тугрылылык сакладың.

Синең хатың дошман пулясыннан,
Ядрәләрдән, ышан, саклады.
Ватан, диеп, синең исем белән,
Дзотларны ярың каплады.

– Бездә бар да әйбәт! – дидең һәрчак.
Авыр, диеп, кем соң сөйләсен?!
Хат ташучы керсә, курка идең,
Кара кәгазь генә килмәсен.

Язалмадың, юкса сабыйларың
Ипекәйне төштә күрделәр.
Бер уч бодай өчен хатыннарны
Себерләргә азмы сөрделәр?!

Салкын мендәр генә сөйли ала
Яшәү кыенлыгын ир-атсыз.
«Әтисе!» – дип каршы алдың аны,
Атлый алмаса да таяксыз!

Кайберләре һаман көтә әле,
Тәрәз чиртер, диеп, бәгырен.
Бүгенгеләр, беләбезме икән,
Солдат хатынының кадерен!

Рядовой да түгел, генерал да,
Погонның да юктыр алтыны.
Җиңү, дибез икән, иң беренче,
Сиңа рәхмәт, солдат хатыны!


Картина авторы: Владимир Николаевич Костецкий; artchive.ru