Повесть

11.05.2018 5 (май), 2018

Сугыш күләгәсендә


Дәвамы
Баланда

Туклану урыны ачык һавада икән. Иртән тревога буенча уятылган курсантлар, землянкаларыннан чыгып, сафка тезелергә ашыкты.

– Кайда соң монда юынгычлар? – дип сорады Кашшаф янәшәсендәге иптәштән, беркемнең дә юынырга бармавын күреп:

– Юынгыч?
– дип, сорауга каршы сорау бирде күршесе, шулай да ачыклык кертте, – туйганчы эчәрлек су эләксә, рәхмәт әйтерсең, юыныр өчен болганчык инеш суын ерактан махсус чаннарда ике-өч көнгә бер генә китерәләр.

Командирлар аннан-моннан барлау уздыргач, таралырга рөхсәт бирде. Һәр взвод аерым урында өстәлләр рәвешендә укмаштырылган урынга җыела. Иртәнге ашка бер кружка ком катыш кое суы белән шырпы кабыннан чак кына зуррак чиле-пешле ипи кисәге икән. Аны кабып йотканнан соң, сугыш «уены» серләренә өйрәнү башлана. Рота саен кырык биш миллиметрлы өч туп билгеләнгән. Аны җиде-сигез кеше төрле яклап эләктерәләр дә ярты сәгать дәвамында ары-бире йөгерәләр. Взвод командирлары вакыт интервалын сәгать буенча күзәтә. Телләрен аркылы тешләрдәй булып арыган-йончыган курсантлар, «тукталырга!» дигән әмер яңгырауга, кырыйга чыгып, бушрак урынга ава, аларны икенче төркем алыштыра.

Ярты сәгать ял иткәннән соң, беренче төркемне строевойда атлап йөрергә куалыйлар. «Пичәтле» адымнар белән гадәти йөрү генә түгел, ике кешегә бер ПТР (танкка каршы ата торган мылтык) тоттыралар. Аны иңнәргә салган килеш ярты сәгать дәвамында җиңелчә генә йөгерергә кирәк. Болай да көчсез, ач курсантларның хәлсезлектән тез буыннары калтырый. Чираттагы ялга тукталганда, кайберәүләр инде җайлап утырудан узган – билгеләнгән җиргә килеп ава. Алай гына хәл керсә икән ул, ни арада узган диген ял дигәннәре – баш очында «Подъём!» боерыгы яңгырый. Тагын «кырык бишле»не ары-бире эткәләп йөрүләр башлана. Кашшаф әлеге төр процедураларның һәркайсын төшке ашка кадәр өч мәртәбә үтүләрен санады. Ул – гәүдәле, таза егет, колхозда эшләгәндә, биш потлы капчыкларны да бер ыргымда җирдән җиңел генә җилкәсенә алып салганлыктан, үзендә нык талчыгу сизмәде. Ә менә гаиләле, икешәр бала атасы Котдус һәм Вәгыйз абыйлары, сулышлары кысылып, еш- еш сулый:

– Болай дәвам итсә, бер-ике айга да түзеп булмас, – диләр, кызганыч елмаеп. Хәер, елмаюга түгел, еламсырауга охшаган иде аларның кыяфәте.

Төшке ашка бер сәгать бирелә икән. Взводтан ике курсантка (курсант димәсәң, хәтере калыр: ике хәрбинең берсе өстендә өеннән киеп килгән кием) олы тас белән ярты чакрым чамасы арырак урнашкан батальон ашханәсеннән аш алып кайтырга куштылар. Берсенә Кашшаф алынды. Кулдашы да аның яшьләрендә. Алар савытларын күтәреп барып җиткәндә, башка роталардан да хәтсез генә аш-суга килүче җыелган, кечкенә чират хасил булган. Ике пар, күрәсең, нәкъ бер вакытта чиратка баскан – араларында тарткалаш та булып алды. Аларны тиз сүрелдерделәр, аш бүлеп торучыларның лейтенант погоннары такканы (хәер, аш бүлми, тәртип ягын гына күзәтә бугай), кухня ягы белән коридор арасындагы такта стена уемыннан башын тыгып:

– Хватит вам, гололобые, а то сейчас как врежу по морде! – дип бер генә акырды, «без алдарак, сез арттарак», дип чират бүлешүчеләр дәррәү тынып калды. Кашшаф ашханә хезмәткәрләренең, гади курсантлардан аермалы буларак, тук чырайлы, чиртсәң каны чыгарлык, бурлаттай кызарынган булуларына игътибар итте. Ризык әзерләү блогына ит исе дә таралган. Тик ул «учлаг» (учебный лагерь) курсантларына эләкми торгандыр, эләксә, элеп киптергән балык кебек булмаслар иде. Күрәсең, командный состав өчен аерым пешерәләр, бер уңайдан пешекчеләр дә шул ук казаннан туена булыр. Кашшаф лагерьдагы батальон һәм полкларга дип, тылдагылар авызыннан өзеп җибәрелгән төрле азык-төлек һәм итләрнең, курсантлар өстәленә куелмыйча, күбесен якындагы Мочалище авылына һәм Суслонгер базарына илтеп сатканнарын белми иде әле. Ул хәзергә иптәше белән алып килгән дәү тасларына баланда салып биргәннәрен көтә. Көл төсендәге сыекчада сыңар бәрәңге кисәкчеге дә йөзеп йөрмәгәнен күргәч, аның гаҗәпләнүенә чик-чама юк.

– Кайда соң моның ите, ярмасы? – дип сорады ул, аптырап.

– Ә син ничек уйлыйсың? – дип сорауга сорау белән җавап бирде кулдашы. – Учлаг ристаннары (әйе, ул нәкъ шулай диде) белән ашханә күселәре арасындагы аерманы күрмисеңмени?

Кашшафка гаҗизләнеп башын селкүдән башка чара калмады. Взводтагы солдатлар аларның кайтуын түземсезләнеп көткән. Һәркайсы кулына кашыгын тоткан. Олы бер түшкә сарыкны пешереп алларына куйсаң, пычак белән кискәләп тормаслар, «ә» дигәнче, шул килеш умырырлар иде, мөгаен. Янә алтышар кешегә тәгаенләнгән табак сыман савытлар бар икән. Олы таста алып кайткан баланданы шул табакларга бүлделәр. Беравык калакларның табакка шакы-шокы бәрелеп, курсантларның кысыр шулпа чөмергәннәре генә ишетелеп торды.

– Фу, авызга алышлы түгел ич моны, – диде Кашшаф, беренче кашыгын кабу белән чыраен сытып. – Әллә әрем салып пешергәннәр тагын? – Арада хәрби хезмәткә алданрак чакырылганнар да бар. Шулардан берсе:

– Әрем түгел ул, энекәем, бәрәңге кабыгының әчесе. Тәм кертү өчен чак кына сохари оны кушалар, ул күбесенчә күгәргән була. Әнә шуларның тәме күңел кайтаргыч булып тоела да инде. Ачлыктан интекмәгән кеше боларны берничек ашый алмый. «Голод – не тётка», – ди урыс. Җан тәслим кыласың килмәсә, чөмерәсең инде.

Төшкелеккә бирелгән икмәк ике шырпы кабы зурлыгында иде. Ләчтек массаны хәтерләткән ул хикмәтне өч каптылар, ике йоттылар бугай – тиз арада бетеп тә китте.

Бәла

– Подъём! На валку леса! – Взвод командирлары, талчыккан тәннәргә рәт кергәнче, әллә җир астыннан калкып чыктылар тагын, акыра-бакыра үз буйсынуындагыларны утырган урыннарыннан эткәләп-төрткәләп торгыза башладылар. Курсантларның буйсынмый чарасы юк, сугыш вакыты законнары буенча трибуналга бирүләре бар, физик каршылык күрсәтте, дигән сылтау белән атып үтерүләре дә ихтимал. Андый очраклар бар, диләр. Төштән соң кабат ерактагы делянкага «аркылы пычкы» белән ябалдашларын күккә терәгән агачларны аударырга киттеләр. Кемнәрдер чыршы-наратларны төптән кисеп аударса, кемнәрдер аларны ботакларыннан балта уйнатып арындыра. Алардан соң озын буйны биш-алты метрлы бүрәнәләргә тураклаучы өченче партия эшкә керешә. Кирәк кадәр запас тупланганнан соң, бераз ялга тукталалар. Аннары – кайтыр юлга. Моннан да җәфалы, бәгырьләрне суыра торган дөньяда тагын нинди шөгыль бар икән? Биредәге контингентның күпчелеге авылдан чыгып, урысчалары такы-токы булса да, алган белемнәре өч-дүрт (сирәк кенә – җиде) сыйныф белән чикләнүгә карамастан, алар бу кабахәт гамәлләрнең адәм балаларын мыскыллауга, ничек тә түбәнсетергә юнәлтелгәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде. Лагерьга терәлеп диярлек шундый ук чыршы һәм наратлар, каен һәм имәннәр шаулап үсә. Аларга кагылдырмыйлар да. Әнә шул нәрсә җаннарны изә, чарасызлык акылдан шаштырыр чиккә җиткерә. Кырык беренче елны бу лагерьга эләккәннәргә тагын да кыенрак булган, диләр. Биш- алты чакрымнан иңнәрендә агач ташып кына калмаганнар, төннәрен аларны бүрәнәләр юнып, йорт-бараклар төзергә мәҗбүр иткәннәр, землянкалар казытканнар. Кайчагында, командирларның кәефенә карап, икенче көнне кәкре бүрәнәләрне, төзелеш өчен яраксыз, дип, кире элекке делянкаларына илттергәннәр. Кәкре булса да, утынга ярый югыйсә.

Кашшафлар арып-талып землянкаларына кайтып кергәндә, эңгер төшкән иде инде. Аларны алда зур бәла көткән икән – Вәгыйз абыйның биштәре юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, авылдашларының юл капчыгын тапмадылар. Сораштыруларның да файдасы тимәде. Элеккерәк килгәннәрдән берәү әйтеп куйды шунда. Мондый хәл сирәк күренеш түгел, әледән-әле булгалап тора икән. Ачлыкка чыдый алмыйча, бәндә дигәнең урлаша, теләсә нинди адымга бара ди. Дус дигәнең дә сине авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Вәгыйз агай:

– Сораган булсалар, сохариларымны үзем дә бирер идем, калагым белән калай кружкамны гына кайтарсыннар, – дип такмаклап елады. Алар калак һәм кружкасыз калуның мондагы шартларда ач үлемгә тиң икәнен инде аңлаганнар иде. Чөнки беркемгә аш өчен аерым тәлинкәләр каралмаган – алты кешегә бер табак. Ә кружка белән калакны өйдән алып килергә повесткада әйтелгән иде. Кашшаф якташ абыйсына ярдәм итә алмаудан өзгәләнде.

– Вәгыйз абый, бик бетерешмә син, ничек тә җаена чыгарбыз, – диде аннары, әлегә ничек җаена чыгасын күз алдына китерә алмыйча. Йокылары йокы булмады, өстәвенә бет талап җәфа чиктерә. Иртәнге подъёмга тиешенчә ял итмәүдән башлары чуен кебек. Тезелергә чыкканда, Вәгыйз абыйсы Кашшафка эндәште:

– Энем, хәлләр болай булса, хөрти бит әле, – диде ул, күзләрен сәер елтыратып. Егетнең «кабатлап әйтмәсәң дә беләм ич», дигән мәгънәдә каравын искәреп, – юк, мин биштәремне урлауларыннан гына әйтмим, – дип акланырга ашыкты. – Төнлә аз гына онытылып торган чагымда төш күрдем. Имештер, мин авылга кайтканмын. Өйгә кермәкче булам, өйалды эчтән бикле. Тартам, тартам, эндәшеп тә карыйм, һичкем чыгып ачмый. Аптырагач, абзар ягындагы тәрәзәгә барып капландым. Эчкә күз салсам, әти карт сукыр лампа яктысында итеккә олтан салып утыра. «Әти», дип кычкырам, бөтенләй ишетми, эшләвен белә. Тәки өебезгә керә алмыйча, караңгы япан кырга чыгып киттем. Шуннан салкын тиргә батып уяндым. Юньлегә түгел бу, Кашшаф энем, һай юньлегә түгел. Кашшаф мондый хорафатларга ышанмый иде, шулай да ишеткәннәреннән эченә салкын йөгерде.

– Куй әле, Вәгыйз абый, төш кенә ич бу, – дип, авылдашын тынычландырырга тырышты. – Шайтан белсен, һәр юк-барга игътибар итеп төшенкелеккә бирелсәң, тиз аягыңны сузарсың монда! – Вазгыятьне аз булса да уңай якка үзгәртергә көчсезлегеннән үзенә ачуы чыкты. Иртәнге бер кружка су һәм шырпы кисәге зурлыгындагы ипи кисәген алырга барганда, взвод командирыннан Вәгыйз абыйсы өчен кружка белән калак сорап карарга дигән уйга килде. Халыкта: «Уйланган эш – беткән эш», дисәләр дә, еш кына ул чынбарлыкка ярашмый. Кашшаф авылдашын кайгыртып калагын да, кружкасын да сорады анысы, тик взводныйдан ишеткән җавап кына артына утырырлык булды.

– Ты, чаплашка, что о себе возомнил? – дип җикерде лейтенант погоннары таккан кемсә. – Здесь вам не детский сад, а «у-ч-л-а-г!» – дип, һәр хәрефенә аерым басым ясап, каршысына ук килеп басты. Әнә күзләре белән ашардай булып Кашшафка текәлгән, ул аннан бер башка тәбәнәгрәк, астан өскә карый. Кулларын йодрыклап инде кизәнергә дә итенә бугай. «Сугып кына карасын, хөкемгә тартсалар тартырлар, берне чыраена манчыйм түлке, дип уйлады колхоз хезмәтендә чыныгып үскән егет. Аның урысчасы ярыйсы, юкка гына җиде ел укып йөрмәгән.

– А ты зачем орёшь? Ложку ведь только просил, – диде ул, явызны тынычландырырга теләп.

Әллә Кашшафның ишкәк зурлыгындагы кулларыннан шикләнде, әллә башка сәбәп, соңгы мизгелдә лейтенант, йодрыкка төйнәлгән бармакларын язып, читкәрәк китте һәм егеткә ярымборылган хәлдә: – Сегодня вместо сна в землянке, ночью пойдёшь на наряд вне очереди, – дию белән чикләнде.

Көн артык вакыйгаларсыз: иртәдән төшкә кадәр туп сөйрәп, өйләдән соң ерак делянкага барып агач кисү һәм алып кайту белән үтте. Төшке баландага да Кашшаф, өлкәнрәк яшьтәгеләрне кызганып, бер иптәше белән үзе китте. «Әлегә кружкасы булмаса да берни түгел, ничек итеп Вәгыйз абыйны калаклы итәргә соң әле?» – дип баш ватты ул, ашханәгә барышлый. Ахырда пешекчеләрдән сорап карарга дигән фикергә килде. Безнең шикелле үк адәм балалары ич, ярдәм кулы сузмыйча калмаслар, дип тынычланырга тырышты. Мондагылардан юньле сүз ишетмәде егет, карап торышка ипле генә күренгән яшьрәгеннән ник соравына үкенде.

– Уйди отсюда, салага, и без тебя тошно. Дам я тебе сейчас ложку, врежу вот этим черпаком по лбу! – дип, кулындагы чүмечне уйнатып, яшелле-зәңгәрле тавыш белән ысылдады.

– А если я этим кулаком тебе по морде дам, – дип, йодрыгын сузарга өлгермәде, маңгае турысыннан выжылдап узган чүмечтән чак читкә тайпылып калды. Монда сүз озайтып торуның файдасыз икәнен төшенде ул, кухня ягында тыз-быз килгән унлап кешенең ике-өчләбе, эшләреннән бүленеп, аларны күзәтә башлады. Үзара бер-берсенә дә мәгънәле караш ташлап алдылар бугай. Болар җыйнаулап чыгып тәпәләп ташларга да күп сорамас. Ник болай таркау соң безнең халык, авыр чакта ярдәмгә килүне дә белмибез, дип ачынды Кашшаф. Шунда чиратта аның артында торганнардан берәү:

– Энекәш, баландаңны ал да, тизрәк моннан китү ягын кара, үзләренә аз гына каршы әйткәнне дә өнәмиләр алар, көтүләре белән чыгып «гаепле»не төя. Андый очраклар бер генә булмады инде.

Бәхете бар икән әле: Кашшафны ямьсез сүзләр белән күмеп ташлаган мәлгуньне шулчак начальниклары – кече лейтенант – ниндидер йомыш белән чакырып алды; бүре карашлы, халат җиңнәрен сызгана башлаган иптәшләре дә, ничектер, тукталып каласы итте. Шулай да арадагы берсе, таска баланда бүлгәндә:

– Мы это ещё тебе припомним, – дип, теш арасыннан сыгып чыгарды.

Вәгыйз абыйсына тиешле порция ипи кисәге куелган булса да, калагы юк. Димәк, ул баланда чөмерүдән мәхрүм калачак.

Кашшаф аңа үзенең калагын тоттырды.

– Вәгыйз абый, ал минем калакны, ал, никтер ашыйсым килми. Әче суны ашказаным да күтәрми бугай, – дигән булды, хәйләгә керешеп. Авылдашы моны гына аңламаслык түгел, карышып маташты. Шулай да бик кыстагач, ризалашты тагын. Үзара тарткалашып утырсалар, башкалар көтеп тормый – ашыга-ашыга авызларына калак арты калак озатуларын белә. Чиратлашып бер калак белән ашадылар инде. «Тамак тәмугка кертә», – дип әүвәлгеләр белмичә әйтмәгән шул, лагерьда адәм балалары тыныч тормыштагы миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларын җуеп бетерә язганнар иде. Шулай булмаса, алар үзара киңәшеп, коточкыч бәлагә тарыган иптәшләренә ярдәм кулы сузар, аңа өлеш калдырыр иде. Кызганыч, мондый нәрсәнең эзе дә юк. Делянкага баргач, Кашшаф командирлардан һәм сакчылардан яшереп, авылдашы өчен агач кашык әмәлләргә булды. Тупас чыкса да, рәвешен китерде тәки. Нәфисрәк итәргә мөмкин иде, взвод командирларының, кайчагында ротныйның, йөренеп торулары комачаулый. Алар якынлашканны күрү белән, янәшәсендәге кулдашы тамак кыргалый һәм Кашшаф, кашык юнудан аерылып, ботак чабарга керешә. <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=44252 
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: voenspez.ru