Хикәя

10.05.2018 №1(гыйнвар),2017

Исәр


Ахыры

Беркөнне Сабит елга буена төшеп, көне буе шунда качып утырды. Куркуы бушка булмаган икән, төш алдыннан авылга бер төркем хәрбиләр килеп, өйдән-өйгә кереп, барча йортны тентеп чыктылар. Чакырылмаган кунакларга амалап чыккан берничә этне атып ектылар. Яраланган этләрнең чинашып елашкан тавышына башка этләр, койрыкларын бот арасына кысып, дәшми генә шыңшып, кайсысы кая качып бетте. Авылны тентеп йөрүчеләр Сабитлар өенә дә кереп чыкты. Үзләренең командирларына бер чирле карчыкның тора да, юньләп сөйләшә дә алмый түшәктә авырып ятканын хәбәр иттеләр. Тегесе кереп карап, тикшереп чыкты да ярдәмчесенә әбинең чигәсенә пуля җибәрергә кушты. Анысы:

– Иван Васильевич, нигә шул тере сөлдәгә пуля әрәм итәргә? Үзе дә дөмегәчәк. Кулны пычратасы килми. Әле генә чишмә суы белән юынган идем. Әйдәгез, әнә солдатлар бер йортның кар базыннан берничә дистә ел сакланган бик яхшы шәраб тапканнар. Авыз итик шуннан. Җитмәсә, төшке ашка каз, сарык ите пешергәннәр. Шәп! – диде.

Чынлап та, тегесенең карыны ачкан иде. Һәм ул, ярдәмчесенең сүзен тыңлап, солдатлары урнашкан бер бай гына йортка таба атлады.

Качып калучылар юк микән диеп авылны тентегән солдатлар китте. Сабит кача-поса кире өйләренә кайтып кергәч, картәнисе, туранын аптыратып, яткан җиреннән торып утырды. Һәм егетне бераз шелтәләп тә алды:

– Кайда йөрисең, улым? Чәй куяр идең.

– Хәзер чәй кайнатам. Мин теге җаһилләрдән качып яттым. Югыйсә, мине дә куып алып китәләр иде. Мин китсәм, сине кем карар? Юк, мин китмим, – дип сөйләнде.

Әби тураны сөйләгәннәрдән бернәрсә дә аңламады шикелле. Әзрәк дәшми торгач:

– Чәй куйдыңмы? – дип сорады.

– Әйе, куям.

– Бар, алайса абыстайны – мулла әбисен алып кил. Шуннан Сәгыйдә әбиеңне, Сабира апаң белән Тәнзилә апаңны чакыр, – диде.

Сабит картәнисенә бераз гына аптыраулы карап торды да:

– Алар берсе дә юк. Барысын да алып киттеләр, – диде. Үзе самавыр морҗасына күмер тутырып, чыра белән ут куеп булаша иде. Картәнисе тагы:

– Нәрсә сөйлисең, улым? Кая китсеннәр алар?! Миңа үләргә вакыт җитте. Җаным тәнемдә чакта берәрсе «Ясин» чыксын. Үлемтеккә дип әзерләгән әйберләрем сандыкта. Шул-шул як мөештә. Шуннан алырлар. Хәергә әллә нәрсә юк инде. – Туктап хәл алгандай итте. – Булган әйберләрне сандык төбеннән үзләре хәстәрләп алырлар. Мин үлгәч, әллә кая китмә. Көтү көтә беләсең. Авыл көтүен көтәрсең. Сугыш беткәч, туган-тумачаны Казан артындагы шул-шул авылдан эзләп табарсың. Мин барсын да язып, Коръән эченә куйдым. Хәтереңә сеңдереп куй! Барча язылган адрес-кәгазьләр Коръән эчендә, – дип һаман үзенекен сөйләде.

Сабит картәнисенең авылдагы хәлләрне белмәвенә гаҗәпсенебрәк:

– Картәни, авылдагы барча халыкны стансага куып алып киттеләр. Без икәү генә калдык, – диюенә, картәнисе эчтән генә, бу бала тагы алышынырга әйтә микәнни? – дип уйлап куйды һәм, нәрсәдер исенә төшереп:

– Бар, бар, әбиләргә хәбәр ит. Җаным авызыма килеп терәлгән инде минем. Теге таулар арасындагы апаңнарга да әйтергә кирәк. Тиз килеп җитсеннәр, – диде.

Сабит картәнисенә барча хәлне ипләп аңлатып та бирә алмады. Үзенең аңы белән, картәнисе дә аны ялгыз калдырып китәргә җыена ахры, диеп уйлап шөбһәләнде. Шулай да картәнисе әйткәч, таулар арасындагы авылда яшәгән апаларына хәбәр бирергә булып өйдән чыгып китте. Әби дә аңа башкача сүз сөйләп торырлык хәлдә түгел иде. Озак сөйләшүдән арып, кире урынына ятты.

Сабит кыш көне барып кунак булган апалары яшәгән авылга чыгып йөгерде. Юлны белә. Гомумән, ул, берәр кая барырга булса, гел йөгереп йөри иде. Әле дә шулай итте. Тик ул әле апалары яшәгән авылдагы кешеләрне дә куып алып киткәннәрен белми иде. Менә Исәр авылга барып керде. Тик авыл урамында тотрыксыз искән җилгә ияреп ертылган дәфтәр битләре һәм гәзит кисәкләре генә очып йөри. Анда-санда очраган этләр дә тизрәк берәр кая качып китү җаен карадылар. Тау буендагы сыерлар һәм башка маллар гына кайда керергә, кемгә барып бәрелергә белмичә кешеләрне эзләп йөргән Исәрне мөгрәшеп каршы алдылар. Бу авылда да кот очырырлык тынлык иде. Тик бар дөньяга битараф булган әтәч кенә, тавыкларын дәртләндереп, киртәгә басып кычкыруын белде. Бу авылда да һичбер адәмне очратырмын димә. Исәр, апаларын тапмагач һәм бу кешесез авылдагы шомлы тынлыктан, үзенең барча галәмгә ялгыз калачагын аңлады. Коты алынып, елый-елый кире авылларына торып чапты. Барча дөньяда Сабит һәм кайда барып бәрелергә белмәгән йорт хайваннары гына. Җитмәсә, хуҗаларын югалткан хайваннарның берничәсе Сабитка иярергә чамалады. Егет, бар көченә кайтыр якка торып йөгергәч, артыннан кычкырышып озатып калдылар.

Сабит үзенә төбәлгән карашны әллә кайдан сизеп алды һәм, туктап, тирә-ягына каранды. Алда, ерактагы юл борылышында, өч-дүрт атлыны күреп калды һәм тизрәк читкә, елгага таба торып йөгерде. Исәбе: ничек булса да елга буенда үскән таллар арасына тизрәк кереп яшеренү иде. Тик җайдаклар да аны күптән шәйләгән булганнар, ахры, атларын чаптырып, артыннан куа төштеләр. Бу үсмер егет менә-менә таллар артына кереп яшеренәчәк. Куып җитә алмаячакларын аңлап, туктадылар да аркаларындагы карабиннарын алып,

Исәрнең артыннан ата башладылар. Сабит, инде таллар арасына яшерендем дигәндә генә, гөрселдәп җиргә барып төште.

Атлы хәрбиләр дә атуларыннан туктап: «Кемнең пулясы бу кырагай сатлыкҗан татар баласын аяктан екты», диеп бәхәсләшергә тотындылар. Берсе:

– Мин барыгыздан да төз атам. Минеке тиде, – диде.

– Юк, минеке тиде, мин – Ворошилов укчысы, – диеп, икенчесе күкрәгендәге калай билгегә төртеп күрсәтте. Бер-берсе белән кычкырышып, сүзгә килделәр.

Шулай да малайның үлеме, тереме икәнен белешергә була, җай гына атларын атлатып, Сабит егылган җиргә бардылар. Тик яшел үләндә аның хәтсез генә агарга өлгергән кан эзләреннән башка берни тапмадылар. Чөнки Исәр, егылган көе шуышып, кырда гына аккан тау елгасына тәгәрәп төште. Каршы ярга инде менеп җиттем дигәндә – тагы суга тәгәрәде. Бу турыдан ярга менә алмасын аңлагач, суга төшеп, су оңгаена кайда агып, кайда тәгәрәп дигәндәй ары китте дә су өстенә үк ятып үскән бер тал ботагына тотынып, тал тамырлары астына кереп яшеренде. Хәрбиләрнең атлары текә генә ярлы, ташлар арасыннан шарлап аккан суга төшәргә теләмәде. Солдатлар да, үләнгә буялган һәм җиргә хәтсез генә аккан канны күреп:

– Кайда китсен ул. Җәрәхәте үлемечле. Качып киткән икән, аңа шул кирәк. Этләшеп, җәфаланып үләчәк. Кемгә хаҗәт бер сатлыкҗан татар баласы?!

– Беркем дә ярдәм итмәячәк. Бөтен Кырым адәми заттан азат. Без генә монда хуҗа.

– Очраса да, тик безнең солдатларга гына очрар.

– Ярар, бу турыда сүз куертмыйк. Без беркемне дә күрмәдек, безгә беркем дә очрамады, – дип сөйләнделәр дә ары киттеләр. Һәм малай турында инде онытып, икенче – үзләренә мөһимрәк бүтән нәрсәләр турында сөйләшә башладылар.

Кем кайда нинди көмеш беләзек эләктергән дә, кем акча, алтын йөзек һәм алкалар…

Сабит өйләренә төнлә генә чак, көч-хәл белән кайтып керде. Ул кайтканда әби күптән суынып беткән иде. Исәр үзенең яралы аягын һәм корсагын таза чүпрәк белән бәйләп куйды. Тик билдән кереп корсактан чыккан ядрә җәрәхәте генә үтереп авыртырга тотынды.

Икенче көнне Сабит, бернәрсәгә карамый, кара таңнан зиратка барып, картәнисенә кабер казыды. Хәле юк. Ничек итсә итте, шартына китереп анысын да казып куйды. Казылган кабер кырында хәтсез генә уйланып утырды. Хәл җыйды. Әзрәк елап та алды. Күзендә яшьләре күптән кибеп беткән. Ул тик сулкылдап, калтыранып, тирән итеп тын алып кына куя иде. Үзенең яраларын уйлап, әле яңа гына казылган каберне тагы да әзрәк зурайтты. Килештереп ләхетен дә алды. Аннан өйгә кайтып, бөтен нечкәлекләрен белмәсә дә, сандыктан картәнисе әйткән әйберләрне алып, мәетнең кырына тезеп әзерләп куйды.

Шуннан нәрсәдер исенә төшереп, авылдагы мулла йортына китте. Өйнең ишеге биксез иде. Гомумән, бу авылда өйне бикләп йөрү гадәте юк. Ишеккә берәр нәрсә сөяп кенә куялар. Ул өй эченә кереп каранып торды да чыгып бусагага утырып уйга калды. Бу йортка нәрсәгә килгәнен дә аерым гына әйтә алмас иде. Корсактагы ярасы түзеп торгысыз сызлый. Менә кайдандыр бер мәче баласы килеп чыкты һәм Исәрнең аягына сырпаланып мияуларга тотынды. Ачыккан, ахры…

Сабитның күзе әле язылырга өлгермәгән бер зур гына кабер ташына төште. Ул таш кырында торган бәләкәй кул арбасына ташны көчкә-көчкә күтәреп салды. Артык көчәнүдән, корсагындагы ярасыннан тагы кан саркырга тотынды. Хәле юк, бусагага утырып тагы хәл алды. Кырында сырпаланган мәче баласына өйдән инде ката башлаган күмәч кисәге чыгарып бирде. Мәченең мырылдый-мырылдый күмәчне кимерүен бераз карап утырды. Тагы тирә-ягына күз салды. Мулла абзый, күрәсең, кемгәдер таш язарга әзерләнгән булган. Шунда ук әрҗәсе белән эш кораллары да тора. Сабит, ташка яза торган коралларны да арбага урнаштырып, әкрен генә зиратка юл алды. Арбадагы әйберләрне әзер кабер кырына илтеп бушатты.

Хәзер инде өйгә кайтып, картәнисен соңгы юлга әзерлисе бар. Үзе күргән-белгәннәрен исенә төшереп, әбине күлмәкләре өстеннән кәфенләде. Мәетне бәләкәй арбага чыгарып салды. Аның өстенә Зәйнәпнең әнисе биргән иске генә кәүирне япты. Әби картлыктан һәм ничәмә көннәр ашамаудан бөтенләй кибеп, җиңеләеп калган. Тик Исәрнең генә хәле бөтенләй бетте. Җитмәсә, каберлек авылдан читтә урнашкан бер биек кенә калкулык өстендә. Кайда мүкәйләп, кайда шуышып дигәндәй, бәләкәй арбаны көчкә зиратка алып барып җиткерә алды. Көне шуның белән үтте.

Төнлә, картәнисен төргән кәүирнең бер кырына төренеп, уяулы-саташулы зиратта кунды. Элек зираттан һәм үлгән кешеләрдән бик курка торган иде. Курку күптән китте. Аңа тик кадерле картәнисен, бу галәмдә бердәнбер якын кешесен, ничек тә соңгы юлга кадерләп озатырга кирәк! Исәр шул турыда гына уйлады.

Икенче көнне иртән үк, шартына китереп, мәетне ләхеткә урнаштырды һәм ләхет авызын каплады. Тик каберне бөтенләй үк күммәде. Үзенә дә картәнисе кырыннан урын калдырды… Картәнисе көчләп дигәндәй өйрәткән «Әлхәм» белән тагы берничә доганы эчтән генә кабатлаган булды. Амин тотты. Шуннан, каберлектә мулланың көйләп укыганын исенә төшереп, догаларны көйләп укырга чамалап, ниндидер бер көйгә охшатып мөгрәргә тотынды. Укып беткәч, «әппәр» итеп куйды да тагы уйга калды.

Хәзер нишләргә? Хәзер нишләргә? дигән сорауны үзенә кат-кат биреп утырды да, кинәт кенә исенә төшеп, кичә алып килгән ташка барып тотынды. Таш эшкәртә торган кораллар белән яза башлады. Хәле бөтенләй бетеп, саташулы йокыга да киткәләде. Исенә килеп, тагы үзе булдыра алганча, ташка хәрефләр чокырга тотынды. Зират эчендә бүген көне буе тук-тук… тук-тук тукылдау тавышы ишетелеп торды. Ташка хәрефләр тезгән тавыш, күңелгә ниндидер шом салып, бөтенләй күз бәйләнеп караңгы куерганчы, авыл өстенә таралды. Тук-тук…тук-тук…

Бүген Зәйнәпләрнең эте дә Сабит кырында кунды. Исәр кичәге кебек, картәнисен төреп алып килгән кәүиргә уранып ятты. Ә эт аның аркасына терәлде. Шуңа да Исәргә бүген җылырак булды. Һәм ул эт белән, дусты белән гәпләшкән кебек, сөйләште. Аның белән киңәшләште.

Җәрәхәт тишеге бөтенләй каралып чыкты. Ярадан аккан кан туктамады. Җай гына саркыды. Хәзер инде аннан бөтенләй эренле сүл килә башлады. Исәр үзенең әҗәле менә-менә килеп җитәрен сизенә иде. Шуңа да ашыкты. Ташка язып бетергәч, картәнисенең баш очына бик әйбәтләп җиргә казып утыртты. Кабер эченә булдыра алган кадәр туфрак тутырып, ләхет кырын казып тирәнәйтте һәм үзе шунда кереп ятты. Җир суык иде. Өшүдән уянып китеп, көчкә кабердән чыкты да читтә генә яткан кәүир-паласны бөкләп астына салды. Бер ягын өстенә япты. Болай җылырак иде. Сабит хәлсез куллары белән үзенең аякларына туфрак өйде. Шуннан бөтенләй сузылып ятып, кәүир астыннан бер кулын гына чыгарып үзен туфрак белән күмә башлады. Хәле бөтенләй бетеп, туктап калды. Яңадан исенә килеп, тагы үз-үзен күмәргә чамалап, бертуктаусыз теге догаларны укый-укый, туфракны үз өстенә сыпырды. Аңын югалтып, чираттагы тирән йокыга талудан бүтән уянмады…

Бу эшләргә шаһит булып, кабер кырында яткан эте генә кичләтеп, буш авылны яңгыратып, сузып улап җибәрде дә тынып калды. Авылда этләр күп булмыйча, биш-алтысын теге кара таңда ук аттылар. Аннан берничәсен, хуҗаларын озатып иярә баргач, юлда үтереп калдырдылар. Калганнарын авылны тикшерергә килгәннәргә амалап каршы чыккан өчен аттылар. Шулай итеп, хәзер авылда теге урамнан бер-ике эт һәм бу «Сыңар балак» урамыннан Зәйнәпләрнең генә эте исән иде. Зәйнәпләрнең эте шулай улап, елый-елый Сабит күршесе белән хушлашты. Аңа кушылып, теге урамда исән калган тагы ике эт тә елады.

Сабит үлгәннән соң да әле күрше эте каберлекне саклап байтак төн кунды. Һавада мәет исен сизеп очып йөргән козгыннарны кабер янына якын китермәде.

Бер төнне бик каты итеп яшенләп яңгыр яуды. Яшен уклары чатыр-чотыр килеп барча һаваны кискәләде, дөбердәп күк күкрәде. Сабит яткан һәм күмелеп бетмәгән кабер кырындагы туфрак яңгыр суларына җебеп, кабергә ишелеп төште. Шулай итеп, табигать, соңлап булса да, үзе үк Сабитны җирләшергә ярдәм итте.

Яңгырдан соң икенче көнне Зәйнәпләрнең эте, ялгызлыкка түзә алмыйча, тагы кабер кырына килеп ятты. Ишелгән каберне карап, озак кына шыңшып торды. Менә кабер өстендәге туфрак аз гына селкенгәндәй булды. Эт сагайды! Аннан бер бөҗәкме, әллә коңгыз инде – килеп чыкты. Юк, бу бер кырмыска баласы иде. Бик этләшеп килеп чыкты, чөнки өстенә өелгән туфрак тавы бик авыр булып, ул чак өскә күтәрелә алды. Кара кабердән якты дөньяга килеп чыгуына шатланып, мыекларын селкетте. Күрәсең, яшенле яңгыр вакытында егылып төшкән кырмыска баласы булды. Юк, юк… Бу кырмыска баласы түгел, ә кырмыска баласы рәвешенә кергән ДӨРЕСЛЕК-ХАКЫЙКАТЬ, АЧЫ ХАКЫЙКАТЬ иде. Әлеге вакытта чын дөреслек өскә күтәрелеп чыга алмый. Аның көче дә юк, ул шушындый каберләргә күмелгән. Шуңа да дөреслек, кырмыска баласына әверелеп, өскә күтәрелде дә. Чөнки дөреслек, кырмыска баласы зурлык кына булса да, караңгылыкны ертып, өскә күтәрелергә, якты дөньяга күренергә тиеш!.. БУ БИТ – ДӨРЕСЛЕК!

Тик кырым татарлары өчен әле бүген, 1944 елның 18 маеннан, бу мөмкин түгел иде. Бу илдә борын заманнардан ук шулайрак булды. Килер заман, барча дөреслек өскә калкып, җир шарына таралып, бөтен халыкка билгеле булыр!!!

***

Менә, үткән гасырның кырык дүртенче елындагы май азакларындагы кебек, 2014 елның бик тә ямьле май аендагы бер көнендә иске каберстан кырына чит ил машинасы килеп туктады. Машинадан ике яшь кенә пар төште. Алар бик картайган бер әбигә дә төшәргә ярдәм иттеләр. Көмәнле яшь хатын әби туранының килене иде. Килен кеше, каберстанга кермичә, читтә, машина кырында калды. Әби белән тураны каберлеккә керделәр. Алар әкрен генә авылдашларының каберләрен карап йөрделәр. Карчык әрвахларга арнап догалар укыды. Иң кырдагы кабер кырында әби озак кына туктап торды. Кабер бик тә сәер иде. Чөнки җитмеш ел үткән булса да, яртылаш кына күмелгән икәне күзгә ташланып тора. Әби иелеп, инде кыйшая төшкән таштагы язуны укыды. Ташта болай дип язылган иде:

«Монда Хәдичә картәни белән мин – Сабит ята.

Мин – 1928-1944, 26 нчы май».

Ташның икенче ягында: «Зәйнәп, мин сине яратам. Зәйнәп + Сабит», дип язылган язуы да бар. Зәйнәп әби бу кабер кырында бигрәк тә озак басып торды. Аннан, хәле бетеп, таш кырына утырды да елый-елый яңадан дога укырга тотынды. Бу кабердә аның беренче мәхәббәте Сабит ята бит. Тәүге сөюе.

Тураны Айдар, картәнисенә комачауламас өчен, дәшми генә каберстаннан чыгып китте. Машина эргәсенә килеп утыргач, кәләшенә карамый гына:

– Картәни елый, – дип куйды.

Сүзсез калдылар. Бераздан каберстаннан әбиләре дә килеп чыкты. Әби ничектер яшәреп, кәефе яхшырып киткәндәй күренде. Азрак дәшми торгач, Зәйнәп әби, туранына карап:

– Балалар, читтәге кабердә бик яхшы кешеләр ята. Каберне әйбәтләп, җиренә җиткереп күмеп бетереп куярга кирәк. Улым, ишеттеңме? –диде.

– Әйе, эшләрбез, картәни.

Һәм әби тагы зират ягына күз ташлады да аннан, килененә борылып:

– Аллаһы боерса, ир бала туса, Сабит дип исем кушарбыз, – диеп куйды.

Шулай килештеләр. Бераз гына сүзсез утырганнан соң, Зәйнәп әби тагы:

– Кыз бала туса – Хәдичә дип исем кушарбыз, – диюенә, тураны Айдар:

– Иске исем бит. Хәзер кызларга андый исем кушмыйлар, – диде.

– Бүлдермә! Хәдичә – Пәйгамбәребезнең хатынының исеме. Ул исем беркайчан да искермәс! Коръән китабы кебек. Килен-балам, менә бусы миннән сиңа бүләк. Ә менә болары – кызың туса, кызыңа. Ир бала туса, булачак киленеңә үз кулларың белән бирерсең. Дөнья хәлен белеп булмый. Мин бик картайдым инде, – диеп, кулъяулыкка төенләнгән, кайчандыр Сабит бүләк иткән бик кыйммәтле йөзек белән алкаларны килененең учына салды.

…Бу йөзек-алкаларны Сабитның картәнисе, үләрен сизеп, туранына үзе биргән иде. «Кайсы кыз сиңа беренче булып үзенең яратуын белдерә, шул кызга өйләнеп, шушы алкаларны бүләк итәрсең», дигән иде.

Шулай итеп, Сабитның картәнисе Хәдичә әбинең бик матур алтын йөзеге белән алкалары яшь килен кулына тапшырылды. Зәйнәп әби, җилкәсеннән авыр йөк төшкән кебек, җиңел сулап куйды…

Алда аларны яңа тормыш, авылларын яңадан торгызыр өчен зур сынау, каты көрәшләр көтә. Ни дисәң дә, тормыш дәвам итә. Ә көрәшсез – җиңү юк!..

Автордан: 1951 елны Ташкент өлкәсендә сөргендә туган кырым татары Сайдалиев Куртимернең бик картайган әнисе Зәйнәп әби сөйләгән хатирәләргә таянып язылды. Әби Анапа шәһәренең Анапский бистәсендә, Лермонтов урамында улы белән килене тәрбиясендә яши.


Хикәяне башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=16678
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44114
  3. http://kazanutlary.ru/?p=44196

Фото: kazinform.kz