Бәян

10.05.2018 №7(июль), 2016

Бер уч борчак


Ахыры
«Әле син алаймы?!.»

– Озакка килгәнме соң ул безгә?
Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр
сулап куя да икенче якка чыгып китә.
Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер
иткән ире. Өметсез – шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән
әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә.
– Соң, атаң бит ул синең! – диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән
туеп. – Элек әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да
ярамый. Аптыраш…
– Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч, килеп егылды. Хурланмыйсың дамы?
– Жәллим… Торып карыйк, аннан күз күрер…
Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде.
Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның?
Ул сүзендә торды – хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту
гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. «Арткы як койма ишелергә тора,
кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк», – дип тә сөйләнә башлады. Беренче
хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде.
Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә
ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген – Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган.
Кочаклашып күрештеләр.
– Вәт мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның
үзенә килеп бит!
– А как же! Чияле – дөньяның кендеге түгел лә ул!
– Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле, дидем.
– Сәлам әйт бөтенесенә дә!
– И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип
көткәннәрдер инде.
Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү
колакка рәхәт.
– Ни… Өйгә чакырыр идем… – Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде,
Әхияр үзе бүлдерде.
– Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен.
Вакытың булса, әйдә, озат, алайса…
Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал
ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе
булмаячак…
Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) – менә
монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми.
Айныткыч эскәмиясендә җилкәсен ду китереп селкетүдән уянып китте.
– Тор! Хатының килеп җитте, әнә, топай өеңә!
Хатының килде, диме? Ник килгән? Кем чакырган аны?
Өстерәлеп кенә торып басты, ишеккә таба юнәлде. Анда, дөрестән дә,
Җәмилә басып тора иде.
– Ай-яй, әтәчләнеп тә карады! Сез минем кем икәнемне беләсезме, дип
янады. Кем соң ул?
Җәмилә айныткыч хуҗасына җавап биреп тормады, кулын гына селтәде.
Зариф бер карышусыз хатыны чакырткан таксига чыгып утырды. Юл буе
бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Кайткач, Зариф акланмакчы булып авызын ачкан
иде, Җәмилә туктатты:
– Аннары. Юын, ял ит, айны…
Иртән сүз каты булды. Җәмилә элекке елак хатын түгел иде инде.
– Соңгы сынау сиңа. Торыр урыныңны алдан әзерләп куй. Тагын бер генә
тапкыр кабатласаң да, бу йортка юлыңны ябык дип бел.
Ә-ә, әле син алаймы?! Зариф айнып җитмәгән иде, башында ботка әйләнә
иде. Җилфердәп торып басты – чак әйләнеп барып төшмәде.
– Тукта, тукта… Син үз теләгең белән керттең түгелме мине монда? Керттең.
Чөнки икебезнең дә паспортта пичәт бар. Бармы? Дөрес түгел диген… Димәк,
син – минем хатын, мине карарга тиеш. Бу йортта пропискада тораммы? Торам.
Анысын да үзең яздырдың, мин мәҗбүр итмәдем. Шулай булгач, хакың бармы
синең минем белән алай сөйләшергә?!
Кара син аны, кеше булган бу хатын! Чияледә ничә ел буе аңа дип бирелгән
фатирда яшәп ятты, Зариф хакына дип эшен дә таптылар. Ә хәзер Зариф хәтле
Зариф белән, күр, ничек сөйләшә! «Ирсез хатын – йөгәнсез ат» диюләре хак! Күптән
кулга алырга кирәк иде моны, килеп-китеп кенә йөргәч, артык иреккә чыккан бу!
Хатын, кулын селтәп, күптән аның яныннан чыгып киткән иде инде. Зариф
кулларын болгый-болгый тагын бераз йөренде дә караватына йөзтүбән килеп
төште.

Кем гаепле?

Арзанлы туны эченә башын яшерә төшеп, таеп егылудан курка-курка гына, бозлы
сукмактан Җәмилә атлый. Өйләре турысына килеп җиткәч, туктап, хәл алды. Күзләре
белән капка янындагы аяк эзләрен тикшерде. Кайтмаган булса кирәк – эзләр күп, капка
төбе чуарланып беткән, электән калгандыр. Ярар, ул юкта ятып, ял итеп алыр, ичмасам.
Хастаханәдә врачка керү өчен чират иде, ярты көне бер мәгънәсезгә шунда үтте.
Соңгы арада кан басымы күтәрелеп, йөрәге кысып азаплый. Врач язган
дару төймәләренең дә бер файдасын күрми.
– Ничек файдасы булсын, гел өстәлеп торгач! – дип тирги аны Гәүһәрия.
– Гомерең шул алкашның көен көйләп үтте. Гарип-гораба түгел бит ул!
Самолюбиең бер дә юк инде, әни, абау! Ничек туймыйсыңдыр!
Туймаган кая! Тик нишләтсен соң инде ул аны?! Авылдан килеп тора
башлаган мәлендә: «Гаилә җылысы күргәнем юк минем», – дип зарлана иде.
Миннән калмасын, дип, кадер-хасияттә яшәтергә тырышты Җәмилә. Булмады,
барыбер ычкынды. Башта сирәк-мирәк кенә эчкәли иде, торган саен ешайта
барды. Бөтен Чияле яшьләрен институтка кертеп бетерде бугай инде. Алар
бит буш кул белән килми, әрҗәләп шәраб ташыйлар!
Аптырагач, чыгарып җибәрергә дә маташып карады. «Ә-ә-ә! Кумакчы
буласыңмы? Бер көн дә тормыйм, үзем китәм! Яшә шунда үзең генә, артымнан
эзләп йөрисе булма! Чияледә любой хатын колач җәеп каршы ала мине!» –
дип җикеренә иде дә ике көннән, берни дә булмагандай, янә кайтып утыра
иде. Читенсенүнең әсәре дә юк! Җәмилә түзә инде, ул шулай яратылгандыр,
күрәсең. Менә институтында ничек түзәләр икән?
– Әни, неужели һаман яратасың син аны? – дип гаҗәпләнә Гәүһәрия. Үзенең
кияүгә чыгуына да хәйран булды инде, терекөмеш шикелле малае үсеп килә. –
Мин иремә үземнең яратуымны сиздермим, әти шикелле муенга менеп утырыр
аннары, – дип акыл да өйрәтеп куя.
И кызыкаем, нинди ярату ди ул! Мәхәббәте күптән янып көлгә әйләнгән
инде. Аның урынында нәфрәттән башка берни юк. Тагын… кызгану бар.
Чыгарып җибәрсә, сукбай шикелле тегендә кунып, монда теләнеп йөриячәк
бит ул. «Дуслары» күп, әле дә «тегендә аунап ята иде», «монда эчеп утырганын
күрдек», дип, гел ирештереп торалар.
Беркөнне Зарифның балачак дусты кереп чыкты. Җәймәгә төреп, гармун
күтәреп килгән. «Моны миңа әниең сакларга биргән иде, – ди. – Мин үлгәч,
үзенә тапшырырсың, дигән иде. Аннан соң да илтергә җай чыкмады. Тиз генә
барып җитә алмадым, гафу». И сөенгәннәре инде Зарифның, салмыш кайткан
чагы иде, гармунын үбә-үбә елады. Бер дә кулыннан төшергәне юк хәзер.
Шуның тавышын ишетмәс өчен Җәмилә еш кына кызларына китеп котыла.
Шуларны уйлый-уйлый, хатын озак кына кесәсеннән ачкычын эзләде.
Тапкач, йозак тишегенә туры китерә алмый азапланды – куллары тыңламый,
тора-торса гел калтырана башлыйлар шул. Ул арада ишек үзеннән-үзе ачылып
китте – бикләми китте микәнни? Шулай үз-үзен битәрли генә башлаган иде,
эчтән шаулашкан тавышлар ишетеп, тынып калды. И, Ходаем! Тагын…
Керде дә, чит йортка эләккәндәй, тукталып калды. Өстәлгә күз ташлады
– аракы, сыра шешәләре, ачылган консерв банкалары… Табасы белән
кыздырылган күкәй менеп кунаклаган… Ә кунаклар кем? Зарифның үзеннән
башкалары – яшьләр: бер егет, ике кыз.
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Бәрәч! Синең… онык карарга бара торган көнең түгел идемени бүген?
Кунып кайтам, дигән идең…
Зариф хәйран «оешкан» иде, сүзләрен әвәләп кенә сөйләште. Кызларына
бара торган көне иде шул – исерек булса да, анысын хәтерли тагын. План
үзгәрде, Җәмиләгә врачка барырга туры килде – менә анысы хакында сине
кисәтергә оныттым шул, җаным…
Хатын агарынды, җилпенеп, өстәлгә турылап китте. Аның хәрәкәтеннән
шикләнеп калган Зариф аркылы басты:
– Чү, чү, сиңа артыгын кызуларга ярамый… Нервыланырга да… Менә,
студентларым зачёт бирергә килде. Монда минем ни гаебем бар?
«Гомер буе бер гаебең дә булмады синең, Зарифкаем. Бөтен гаеп – минем үземдә.
Сине үземнән артык яратуымда. Гафу, барыбер кеше итә алмадым…» Җәмиләнең
башына килгән соңгы уе шул булгандыр, мөгаен. Ул җан ачысы белән эскәтерне
йомарлап тотты да үзенә таба сөйрәде. Савыт-саба, шалтырап, аның өстенә ишелде…

Соңдыр шул, соңдыр…

Базар кайный иде. Шагыйрь әйтмешли, кемдер алдый, кемдер алдана…
Зарифның боларның берсендә дә эше юк. Фанер әрҗәсен җайлап урнаштырып,
гармунын ачты. Утырды, шыңгырдатып алды. Тавышы бозылган дип
әйтимме… Бүген салкынча шул. Үзенең дә тамагы әчетеп тора. Гармуны белән
икәүләшеп чирләп китмәгәйләре.
Гадәтенчә, «Сарман» көеннән башлады. Җырлап та җибәрмәкче иде,
төртелеп калды. Юк, бусы булмый. Көннән-көн авырлаша бара анысы. Тавышы
ыңгырашып чыга. Берәү үзенә үк килеп әйтте: «Абзый, уйнасаң уйна, түлке
җырлама гына», – диде. Әйтсә әйтер, тамагын туйдырырга ярап куя әле ул.
Шул урында аның исенә кабат әнисе килеп төште. Тамак туйдыра торган
үнәр түгел, дигән идеме әле? И әни, менә шуның көненә калды бит инде улың.
Гармун булмаса, нишләр иде хәзер?
Бераздан аның янына сәләмәгә төренгән тагын берәү килеп төртелде. Көн
саен шулай. Зариф аның исемен белми, бер-берсенә «яшьти» дип кенә дәшәләр.
«Яшьти» аның янына бүтәннәрне якын җибәрми, сатучылар тиргәнә башласа
да, күкрәген киереп, аны якларга торып баса. «Тән сакчың мин синең», – дип,
тешсез авызы белән кетер-кетер көлә. Зарифка кайнар чәй дә алып килә.
Пластик стаканда җыелган тиеннәрне дә ул санап бара. Кичен шуларны тотып,
базар артындагы арзанлы кафега тамак чылатырга кереп китәләр…
Бүген салкынча. Зарифның бармаклары туңа башлады. Ул гармунын
шыгырдатып япты да торып басты. Аякларны язып алырга кирәк…
Бусы кем тагын? Нәрсә дип аңа текәлеп каткан? Булса, акчаңны сал да,
торма монда ачу китереп…
Уйлап кына калмыйча, сүзләрен кычкырып әйтмәкче иде, теге кеше аңа
тагын да якынрак килде.
– Син дә кебек, син түгел дә… Ялгышсам, ачуланма берүк…
Зариф аңа күзләрен кысыбрак карады. Бә-әрәч! Әхияр бит бу!
– Каян килеп чыктың әле син?!
– Чыктым менә! Баядан бирле тыңлап торам… Безнекеләр күреп кайткан
булган сине. Әйткәч, ышанасым килмәде. Булмас, аңа охшаган гынадыр, дим.
Зариф тураеп басты. Һе, ышанмаган, имеш! Аның кебек тагын кем шулай
уйный алсын инде!
«Яшьти» тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы
яныннан читкә алып китәргә маташты.
– Туктале син! – Әхияр аңа ачуланып дәште. – Торма әле күз көеге булып!
– Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны
чыштырдатып тегенең кесәсенә бушатты.
«Яшьти» күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде.
Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак.
– Болай итәбез… Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып
буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да…
«Тегесе-монысы» арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан
кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да «яшьти»дә китте.
– Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары
үзеңә карарсың.
Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйни-
чәйни карап торды.
– Менә, кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда.
Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды.
Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
– Үзең ничек?
– Ник, күрдең бит инде ничек икәнне… Хатын вафат, бишенче елга китте.
Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын
санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште
Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?!
Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән
булсамы?! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый
көнгә төшмәгән булыр иде…
Әхияр аны күрмәмешкә салышты.
– Авылда мәчет салдырдык, – дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. – Үземне
мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем.
Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әлләни!
Син дә булдыңмы мулла!
– Мин сине махсус эзләп килдем. – Әхияр аның мыскыллы карашын
күрмәмешкә салышты. – Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм
була бит, мин әйтәм.
Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде.
– Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем – монда мәчет ике
йорт аша гына икән. Барып килик.
Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның
салпы ягына салам кыстырырга тотынды.
– Теләсәң, булдыра торган кеше син. – Монысында Зариф тураеп ук утырды.
– Мин булып мин эшли алганны. Син бит укымышлы кеше, зерә әрәм булып
йөрисең. Менә бер генә кереп кара әле…
…Ап-ак карны шыгырдатып, урам сукмагыннан Зариф атлый. Мәчеттән кайтып
килеше. Теге көнне Әхиярның бер алып керүе җитте – күңеле йомшарды, җанына
тынычлык иңде. Базарга йөргән чакларын хәзер чирканып искә ала. Шул шыксыз
вакытларны хәтерләтеп тормасын дип, гармунын да ераккарак яшереп куйды.
Йортка хәмер кермәгәнгә дә байтак. Сәрхуш дуслары да кайсы кая таралып бетте.
Ул айныды. Ләкин югалтасын югалтып бетергән иде инде…


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=2499
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44105
  3. http://kazanutlary.ru/?p=44189

Фото: chastnyj-dom-prestarelyh.ru