Хикәя

09.05.2018 5 (май), 2018

Генерал


1

Аның генерал дәрәҗәсенә ирешү юлы озак булды. Бу юл исә биш яшь чагында ике үпкәсенә дә салкын тиюдән башланды. Фашизмны җиңеп, галәмгә кеше очырып, дөньядагы иң зур армия тотарга куәте җиткән СССР империясенең үз эчендәге иксез-чиксез киңлекләрне яуларга, юллар салып, газ кертеп, халкының тормышын җиңеләйтергә әллә көче җитмәде, әллә теләге булмады. Шунлыктан, биш яшьлек Гамир авыл советы өстәлендә үлем белән көрәшеп ятты. Ашыгыч ярдәм машинасы язгы көпшәк карны һәм җебегән җирне үтә алмыйча туктап калды. Аңа каршы малайны кочаклаган әнисен утыртып, бозлы су тулган чокыр-чакырдан сикергәләп, җиргә тиярдәй булып агылган кургаш болытларга кара төтен ата-ата, «Беларусь» тракторы кузгалды.
Стена акшарлары кубып төшкән, тәрәзә ярыкларыннан җил өргән район больницасында алар айдан артык яттылар. Өйгә озатканда, врач ханым сакланырга, җылы киенергә, вакытында килеп тикшеренеп торырга дигән таләпләрнең бик озын исемлеген бирде. Алар гаять төгәл үтәлделәр: өч кат ыштан гадәти күренешкә әйләнде, эчкән дару һәм алган уколларның исәбе-хисабы юк иде. Малай физкультурага йөрмәде, чак кына төчкерсә дә, укырга җибәрмәделәр, урамга чыкмады. Китаплар – авыл китапханәсе мөмкинлек бирә алган кадәр китаплар – аның төп юанычына әйләнде. Менә шул китаплар һәм күпне күргән, тәрбияле һәм авыл фельдшеры булган акыллы хатынның әтисенә биргән киңәшләре олы юлның башлангычы булды бугай. «Яңа сауган сөткә бал болгатып эчегез көн саен, – диде фельдшер, – һәм спорт белән шөгыльләнсен».
Гамир үсештә иптәшләреннән бик калыша иде. Мәктәптә һәм сирәк-мирәк урамда уйнау бәхете тәтегәндә дә, ул иптәшләренең кыерсыту объектына әверелде. Елап кайткач, абыйлы малайларга кызыга, нишләргә, болардан ничек үч алырга дип озак уйлана, хыялында үзен көчле, берсеннән дә курыкмаучы итеп күрә иде.
Рус мәкале ничек ди: «Сәламәт тәндә, сәламәт рух» диме? Ә менә кытайлар: «Сәламәт рух сәламәт тән тудыра», – диләр. Гамир кытайларның бу сүзен белми иде әле, әмма фельдшерның «спорт» дигән сүзенә теше-тырнагы белән ябышты. Әйе, менә ул юл – шөгыльләнергә һәм көчле булырга. Ләкин нидән башларга! Бу мәсьәләдә авылда мәгълүмати ачлык. Спортзал юк, спорт түгәрәкләре турында сүз дә юк, әмма бөтен малайларның кумиры булган, озын буйлы, киң җилкәле, педучилище тәмамлап кайтып физкультура укытучы абыйлары бар. Ул көн саен чаңгыда йөри. Димәк, чаңгыдан башларга.
Ничек итсә итте, ләкин ботинкалы чаңгы алдырды. Көн саен шуды. Башта авыл тирәсендә, аннары кырларга чыкты, биш чакрым ераклыктагы урманга ук тәвәккәлләде. Кара тиргә батып, тыны кысылудан күз аллары караңгыланганчы, алдында торган көчле кеше образын куып җитәм дип чапты.
Җәй көне турник ясады, тимер-томырлар җыеп, күтәрә торган штанга оештырды, киндер капчыкка тыгызлап салам тутырды да боксёр грушасы элеп куйды. Спорт белән шөгыльләнүендә эзлеклелек тә, методика да, система да юк иде – ул бары чапты, күтәрелде, салам тутырган капчыкны төйде. Ләкин хәрәкәт һәм, мөгаен, әтисе тарафыннан кырыс контрольгә алынган, көн саен яңа сауган сөткә бер кашык бал болгатып эчү үзенекен итте: сигезенчедә укыганда, ул бөтен сыйныфташ малайларын да бәргәләп чыкты. Шул вакыттан катгый бер фикерне үзләштерде: нәрсәгә дә булса ирешәсең килә икән, эшләргә, үзең тырышырга, хәрәкәт итәргә кирәк.
Физик үсеш белән янәшә рухы да чарланды, ул максатчан, үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә кырыс һәм таләпчән булып формалашты. Иптәшләрен куып җитү түгел, инде узып китсә дә, үзен камилләштерүдә, торган саен яңа биеклекләргә омтылуда ул туктый алмады, камилләшүнең яңадан-яңа юлларын эзләде. «Физкультура и Спорт», «Спортивная жизнь России» кебек журналлар яздырып ала башлады. Күнекмәләр даими һәм юнәлешле төс алды, ул хәзер бокс һәм самбо, дзюдо кебек көрәш төрләренең техникасын, аларны дөрес куллана белүгә басым ясады. Элеккеге елак һәм һәркемгә куркып карый торган ямьсез үрдәк бәбкәсе урынына, гәүдәгә зур булмаса да, нык бәдәнле, какча, әмма тире астында тимердәй мускуллар тырпылдап торган егет үсеп чыкты. Күз карашы бәяләүчән, төбәп, сөзеп карый, кичке якларда әтәчләнә башлаган егетләр, каршыларына Гамир килеп басуга, һәр мизгелдә каршылык күрсәтергә, йодрыкларын эшкә җигәргә әзер торган сугышчы күреп, шунда ук тынычланалар иде.
Армияне көтеп алды. Повестка килгәндә, яңа гына төзелгән авыл мәктәбенең спортзалында яшьләрне волейболга өйрәтә иде.
Гаҗәп, армиянең мәгънәсез, әмма тәртипле тормышы аңа ошады. Ул бер әйберне ныгытып аңлады: монда буйсынырга һәм буйсындырырга кирәк икән.
Төрле милләт вәкилләре очрады. Чечен һәм ингушлар белән, яшәр өчен дус булсаң да, аларның кызып китүчән-импульсив холыклары сагайтты. Белорусларның үз йөзләрен саклап калыр өчен күп кенә чигенешләргә баруы, украиннарның сержант лычкосын алыр өчен дә җан бирергә әзер торулары ят иде аңа. Гамир үзенекен бирмәде, кешенекенә кызыкмады, шуңа күрә замполит аны үз итте, чеченнар «Гамирҗан» дип йөрттеләр.
Монда бер кагыйдә катгый – армиядә гражданкадагы кебек ошый-ошамый дип тормыйлар, кирәк – кирәк түгелдән чыгалар.
Ул офицер булырга карар кылды. Әтисенең куркытуларына, әнисенең күз яшьләренә бирешмичә, хәрби училищега гариза язды.

2

Бу бригадага командир итеп ул полковник дәрәҗәсендә билгеләнде. Аның кандидатурасын караган комиссиядә утырган генерал-полковник уңга борылды:
– Татардан башка кеше юкмыни?
– Юк шул! – Ярдәмче катгый иде. – Куеп карадык, тыныч, тынчу җир, барысы да запойга китә. Именно татар кирәк.
Кушияк уңга борылды:
– Протоколга кертегез, Абдуллинны часть командиры итеп, – бераз паузадан соң өстәде, – генерал дәрәҗәсе бирмичә генә билгеләргә.
– Генералсыз булмый. – Ярдәмче сүзгә кушылмакчы иде…
– Була! – Генерал-полковник авыр сулап урыныннан кузгалды. – Татар бит ул, алар генералсыз да үзләренекен эшлиләр…
Килеп төшкәч тә хәлләрнең начар гына түгел, коточкыч икәнен аңлады. Мондый шартларда гаиләңне үзең белән йөртү күз алдына китергесез нужа булыр иде. Бәләкәй уллары Әмир һәм Камилне җитәкләп авыл капкасында басып калган хәләлкәе Халисә белән аралары көннән-көн, елдан-ел ерагая барды.
Илнең нәкъ үзәгендә булганлыктан, бригада чит илләргә әледән-әле мускуллар күрсәтеп алу максатыннан үткәрелгән өйрәнүләрдә катнашмый, конкрет максат һәм бурычлар өчен түгел, гомум гаскәр саны өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа башкала игътибар итми. Бармы – бар! Кирәге чыкса, эндәшербез. Шуңа күрә офицерлар эчә, солдат үз ирегенә куелган, аның бар максаты бүген нидер урлап сатып, тамак туйдыру. «Дедовщина» чәчәк ата. Әмма гаҗәп, барлы-юклы тәртип, көндәлек тормышның агымы әнә шул дедовщина аркасында. Чөнки офицер килеп күрсәтмә бирә дә югала, үтәлешен яшьләрне мәҗбүр итеп һәм эшләтеп, өлкән чакырылыштагы солдатлар тәэмин итә.
Урнашып алуга, Гамир өлкән офицерлар белән бер атна эчте. Моны махсус эшләде, шул вакыт эчендә кемнең кем булуын, нәрсәгә сәләтле икәнлеген ачыклады. Нәкъ бер атнадан, иртәнге киңәшмәдә, штаб начальнигын, тыл һәм строевой хезмәт, автомобиль хезмәте командирларын аек, астан сөзеп караучы, һәр каршылыкны кичекмәстән сындырырга әзер Гамир каршылады. Шешенгән, авызларыннан үлгән мәче исләре килеп торган хәрбиләр, башларын да күтәрергә иренеп, кирәк булганга һәм нидер хәл итәргә түгел, ә болай, гадәт буенча гына, түгәрәк өстәл артына кереп урнашуга, Гамир кискен торып басты:
– Офицер иптәшләр! – Тавышы бугаздан, кыргый дуамаллык белән яңгырады, гаскәриләр кинәт айнып, үзләре дә сизмичә, торып бастылар, – Офицер иптәшләр, бүгеннән эшли башлыйбыз һәм Ватанга хезмәт итәбез!!!
Бригада берьюлы тузгытылган умарта күченә дә, таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына да охшаган иде. Иң кирәкле документларын таба алмаган штаб начальнигына төбәлгән пистолетлы кулын вакытында тотып калдылар. Автоколонна начальнигы, төн йокысын онытып, машиналар янында кунды. Батальон һәм рота командирлары казармада яши башлады. Солдатларны хәрби осталыкка өйрәтү программасының үтәлеше Гамирның шәхси контроле астында башкарылды.
Шома гына бармады. Гамир өстеннән башкалага жалобалар китте, прокуратура килде, янаулар да күренгәләде. Гамир кара көйде, ябыкты, ләкин күзләрендәге үҗәтлек, тавышындагы тимер чыңы артканнан-артты. Аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында автопаркта, ашханәдә, казармада күрергә мөмкин иде. Частьта дисциплина, тәртип урнашты, күрсәткечләр яхшырды. Ләкин иң яхшы күрсәткеч дигәндә: командирның хезмәтен танып – дембельләрнең аның белән саубуллашып китә башлавы һәм Гамирга генерал дәрәҗәсе бирелү булды.
Солдатлар аны үз итеп «батя» яки «Бату хан» дип йөрттеләр. Гамир очраклы рәвештә «батя» сүзенең Бату исеменнән яралган икәнен укып белгәч, бик гаҗәпләнгән иде. Димәк, тарих дәресләрендә язылганча, бернинди татар изүе булмаган, чөнки иң якын кешегә иң баш колонизатор исеме белән эндәшмәсләр иде. Димәк, Бату хан зур һәм дус гаиләнең хуҗасы – хөрмәт ителгән хуҗасы булган.
«Берәү үлми – берәү көн күрми», дигән кебек, берәүләр хезмәтне тәмамлый, икенчеләре башлый. Бүген яшь солдатларның ант итү тантанасы. Генерал, сәгатенә күз ташлады да, ярдәмчеләрен ияртеп, часть ишегалдындагы трибунага таба кузгалды. Солдатлар рота-рота булып тезелгән. Әлегә ирекле торалар, офицерлар тыз-быз чабыша. Кинәт шул тирәдә чуалган берничә хатын һәм ир-ат, яшүсмерләр күзенә чалынды. Аңлашыла, әти-әниләр, туган-тумача җыелган, ләкин иртәрәк бит әле, алар территориягә ант башланыр алдыннан гына кертелергә тиеш.
– Иптәш полковник, – дип, урынбасарына җикеренде Гамир, – нишләп ишегалдында чит кешеләр йөри? Ханым, – дип мөрәҗәгать итте ул плацка ашыгучы хатынга, – сез кая барасыз?
Хатын борылды, генералның кырыс тавышына исе китмичә, мөлаем елмайды.
– Халисә! – Генерал әүвәл югалып калудан, фуражкасын салды, аннан яңадан киде. – Син! Син ничек монда?
Хатын янә елмайды.
– Исәнме, Гамир. Улыбыз монда хезмәт итә, бүген присяга бирә.
– Кем? Әмирме? Ул монда! – Генерал хисләрендә буталды, ыкы-мыкы килде, нәрсә генә әйтсә дә, җавап гайре табигый булачак иде.
…Алар аерылышканда, Гамир олы улына өч тәгәрмәчле велосипед бүләк итеп калдырган иде. Шул малай хәзер солдатмы? Велосипеды кайда?..
Ә Халисә һаман елмайды:
– Әйе, монда. Әнә, кече улың, Камил белән килдек, Казаннан өч егет бу частьта…
Гамир хатыны күрсәткән тарафка борылды да имәнеп китте, анда аңа училищега кадәр булган яшьлеге карап тора иде.
– Исәнмесез?! – Камил генералга үзе кулын сузды. Шул ук бәяләүчән караш, шул ук физик ныклык, буйга гына калкурак. Гамир алгарак чыгып торган җилкәләргә, колак яфракларының имгәнгәнлегенә игътибар итте. Димәк, йә ирекле, йә классик көрәш белән шөгыльләнә. Исәнләшкәндә уң кулына, бармак төпләрендәге төзәлеп килүче характерлы яраларга күз төшереп өлгерде. Мондый эзләр сугышкан чакта көндәшенең тешенә бәрелүдән кала.
Кич белән ашханәнең «вип» залында дүртәү бик озак утырдылар. Хатыны белән улларын кунакханәгә урнаштырганнан соң, баскыч төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. <…>


Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: canstockphoto