Каләм тибрәтүчеләр

09.05.2018

***


73 нче язны каршылыйбыз,
Иң зур Бәйрәм, Җиңү Бәйрәмен!
Баш иябез тынсыз һәйкәлләргә,
Бүләк итеп чәчәк бәйләмен!

Ветераннар! Рәхмәт әйтәм Сезгә,
Йөрәгемнең иң-иң түреннән!
Безгә тыныч тормыш бирер өчен
Һәммәгезнең каны түгелгән!

Һәр ел саен шушы Бәйрәм көнне
Сыкрап-сыкрап куя йөрәкләр.
Сезнең рәтләр сирәгәя бара,
Ә сауларга — изге теләкләр!

Рәхмәт Сезгә тыныч тормыш өчен,
Рәхмәт Сезгә, якты кояшка!
Бүләк итәр идем гөл-чәчәкләр,
Сыялмаслык хәтта кочакка!

Шул көннәрне искә аласыз да,
Күзегездә яшьләр ялтырый…
Ә яшь буын, аңлап бетермичә,
Сезгә карап, бераз аптырый…

Күк йөзләре һәрчак тыныч булсын,
Килмәсен һич сугыш ялкыны.
Үткәннәргә кире кайтасыздыр,
Шушы көнне… еллар аркылы…

Халидә Асхадуллина. Арча


Фото: severpost.ru