Роман

08.05.2018 5 (май), 2018

Каһәр (I бүлек)


I

Динә Әхәтовна иң элек эш урыны турында белешергә тотынды:
– Альфредның кәефе ничек? – Ул дикъкать белән шәфкать туташы Таняның йөзенә төбәлде.
Таня көрәнсу битле, төз борынлы, бантик иренле, коңгырт күзле кыз иде. Һәр ир-атның карашы иярә аңарга. Ләкин Таняның тыйнак йөзе, хәрәкәтләре, бераз төксерәк мимикасы ул карашларга бик тиз чик куя, өметләрен сузмаска кисәтә кебек иде.
– Кулында һаман китап… – диде Таня, ничек дип әйтергә белмичә.
– Синең белән сөйләштеме?
– Юк.
– Ә син сүз куертып маташасыңмы инде? Горурлыгыма көч килер дип курыктың инде, ә? Их, горурлык, безне бәхеттән мәхрүм итә торган нәрсә…
– Кешегә көчләп ничек тагылырга мөмкин, Динә Әхәтовна? Ул үзе дә бик горур зат бит! Әгәр «агрессиямне» сизсә, миннән тәмам йөз чөерер.
– Ничектер аның белән уртак тел табарга иде. Күңеленә керергә иде, ә? Таня, моңа бары синең генә әгъваң җитәр.
– Ул эш көчләп эшләнми, үзегез дә беләсез.
– Син аны сөйләштер, укыган китаплары турында сораштыр, кызыксын. Кайсы язучыларны ярата икән ул? – Завхоз Ваня абый аша Сорочидан алдыра, диләр.
– Алайса, бик кызыклы китаплардыр инде?
– Ул миңа бераз кырын карый төсле. Уңайсызлана да шикелле. Без аның «секретларын» белгәнгә ачуы килә, ахрысы. Үзенең начар хәлдә калуын белгән шаһитларны кеше яратмый. Табигый хәл…
– Нишләргә инде, ә? – дип, Динә Әхәтовна тәрәзәгә таба башын борды да тынып калды. Ул уйлана иде. Матур төз маңгаенда, чүмечкә алган суда нечкә дулкыннар барлыкка килгән төсле, җыерчыклар пәйда булды. Ханымның мөлаем йөзе җитдиләнде, анда читен хәлдән чыга алмаудан гаҗизлек төсмере шәйләнә иде.
Тәрәзәдән каршы яктагы госпиталь һәм аның бакчасы күренә. Бакчада – яралылар. Кайсылары – кәстилдән, кайсыларының сыңар кулы юк, кайсыларының иякләре башына ак бинт белән бәйләнгән – болары «челюстник»лар, теш казналары яраланган кешеләр. Мең тугыз йөз кырык алтынчы елның көзе җитүгә карамастан, сугышта яраланганнар бик күп әле. Һаман төзәлеп бетә алмыйлар. Каты яра алганнар шул. Әмма кайберләренең ярасы гомергә төзәлмәс. Алар еллар буе госпитальләрдә, больницаларда ятачак. Әйе, сугыш бар адәм балаларын яралап бетерде. Сугышта булганнарын да, булмаганнарын да! Нишләмәк кирәк, без врачларның эше дәвалау да дәвалау инде. Әйтерсең, адәм балалары яралану һәм дәвалану өчен генә дөньяга килә.
Моннан ай ярым чамасы элек шул госпитальдән лейтенант Альфред Бачуринны ГИДУВка күчерделәр. Динә Әхәтовна аңа операция ясады. Таня ассистентлык итте. Альфредның ярасы нечкә җирдә иде. Бу – инде икенче операция. Динә Әхәтовна аңа сигез ай элек, госпитальгә барып, беренче операция ясаган иде. Өметләндерә торган нәтиҗәләр беленде. Шуңа күрә Альфредны бирегә, Динә Әхәтовна карамагына күчерделәр. Моңа гаҗәпләнеп тә булмый. Альфредның әтисе – генерал, Германиядәге безнең гаскәрләр башлыгы. Өлкә комитетына гына шалтырата. Генералның хатыны – врач-терапевт, беренче операция ясалганчы ук, Динә белән элемтәгә керде. Хат аша да, телефон белән дә. Яшереп торасы юк, Динәгә посылка белән бик күп әйберләр җибәрде алар. Динә баш тартып карады, әмма генерал аның авызын тиз япты: без андагы хәлне беләбез, зинһар, тыйнак булып маташмагыз, диде. Яхшы врачка бүләк бирү – элеккедән калган халык гадәте, аның бернинди мораль дә, политик та гаебе юк, янәсе. Беренче операция өмет уятырлык билгеләр күрсәткәч, генерал аңа контейнер белән үк әйберләр җибәрде. Берничә зур-зур ковёр, көзгеләр… Альфред аларга сөенечле хат язгандыр, мөгаен. Терелүгә барам, дигәндер. Ләкин егет үзенең сиземләүләрендә, өметләнүләрендә алданмады микән? Динә Әхәтовна курка калды, үз кулларына үзе ышанмаган халәттә нык борчуга төште. Операцияләре көткән нәтиҗәне бирмәсә, нишләр ул? Оятын ничек күтәрер? Бу бүләкләр аны тәмам кыен хәлгә куйды. Мондый нәрсәләрне күрмәгән, хуплауларга өйрәнмәгән ул. Телефон аша бик нык карышып та маташты, әмма генералның үз сүзе сүз иде. Беркөнне Динә Әхәтовна исеменә язу килде. Станциядә сезгә контейнер бар, тизрәк алуыгыз сорала, диелгән иде анда. Шулай итеп, Динә Әхәтовна ике ут арасында калды. Ничек аңардан баш тартасың?.. Бүтән берәү булса, моны шулай тиеш дип кабул итәр иде, әмма Динә Әхәтовна курыкты. Альфредка тагын берничә операция ясалырга тиеш иде әле. Операцияләр рәтле булып чыкмаса, ул аларга ни йөз белән күренер? Кыскасы, бер бәлагә әйләнде бу бүләкләр. Җанны кимереп, бимазалап тора башлады. Хәзер инде аңа ничек тә Альфредны сәламәтләндерерлек, нормаль кеше итәрлек операцияләр ясарга кирәк иде. Ә бит ул, шундый зур бүләкләр бирмәсәләр дә, операция уңышлы чыксын өчен, бар көчен куя иде. Хәзер исә әллә ничегрәк. Операция, гомумән, дәвалауда арттырып җибәрү бар эшне харап итә. Биредә артык тырышлык еш кына уңыш китерми, киресенчә, кире нәтиҗә бирә… Менә ул нәрсәдән курка… Динә, уйларының җебен теше белән өзгән кебек итеп, бүленде дә Таняга таба борылды.
– Альфред сиңа ошыймы? Кеше буларак, дим? – Аның йөзенә кызыклы сөйләшүгә ишарәли торган нурлар тибеп чыкты.
– Сәер, нигә шулай сорыйсыз? – Таняның каратут йөзендә шулай ук кызыксынучан төсмер чагылып китте.
– Ә син сорауга җавап бир.
– Белмим, ничектер, уйлаганым булмады.
– Яшермә, ул синең уйларыңа күп мәртәбәләр кереп чыкты, – дип, Динә елмаеп куйды. Таня да бераз кызарып киткән төсле булды да көләргә үк кереште.
Динә дә аңа кушылды. Үзенең гөманы дөрескә чыгуына күңеле булды аның.
– Син Альфред белән шаяра башларга тиешсең, – дип, көлүен дәвам итте Динә. Бу хакта көлеп сөйләшү килешеп тә бетми, әмма һәр шаян сүздә бер чын мәгънә була бит. Таня сүз сөрешен аңлар, бик сизгер күңелле кыз ул.
– Тычканмы, мәчеме? – дип, Таня да һаман көлде. Ләкин үзен очсызлый торган көлү түгел бу. Кайбер кызлар, үзләренең күңел ишекләреннән тиз үтеп булганын белгерткәндәй, көчәнүсез генә көлә торган була. Әрсез егетләр бу ишарәне бик тиз аңлап ала. Таняның көлүендә күңел ишекләре ябык, һәм үтеп булмаслык чытырманлыклар шәйләнә. Егетләр бик сизгер, алар Таняга елыша алмый, чигенергә туры киләчәген алдан ук чамалый.
– Әллә уйныйсың килмиме? – диде Динә, җитдиләнеп. – Синең борчуларыңны аңлыйм, әти-әниеңнең язмышы һаман билгесез. Ә сиңа Елгавага кайтырга рөхсәт итмиләр әле. Ләкин, Таня, әз генә сабыр итик, мин кайбер начальниклар белән сөйләштем. Латвиядә хәзер хәлләр катлаулы икән. Көтәргә куштылар… Ә безгә иң элек Альфредны аякка бастырырга кирәк. Аның әтиәнисе хәлне аңлый. Мин синең хакта яздым аларга, телефоннан сөйләшеп торабыз. Хуплыйлар, үз кызыбыз кебек булыр, диләр, бары Альфред кына ошатсын, дип, авыз суларын корыталар. Альфредның кылын тартып карадым, син аның күңеленә кергәнсең шикелле. Син, Таня, теләсә нинди таш йөрәкне эретә ала торган…
– Фу, мактаганны яратмыйм. Мактау – ялганлау ул, французча «комплимент» – ялганлау дигән сүз, – дип, Таня Динәнең сүзен бүлдерде.
– Ә күпләр ялганны ярата, – диде Динә. – Юк, мин ялганламыйм, Таня, сиңа чынын әйтәм.
– Нигә әйтәсез, менә хәзер шик төште…
– Синең тормышыңны җайламакчы булам, Таня, калганын теләсә ничек аңла, – дип, Динә җитдиләнеп калды.
– Тычканмы, мәчеме, дидегез бит, – диде Таня, көлеп. Аның Динә сүзләренә тамчы да каршы килмәве күренә иде.
– Әйе, уен зарури синең ише кызга! «Серкәләнү» кирәк. Ә уйнамыйча «серкәләнеп» булмый. Һәр чәчәк серкәләнергә ашыга…
– Сез философ та икән! – Таня тагын тыенкы гына көлеп алды.
– Альфредның холык-фигыле болай ипле булырга охшаган… – Динә үз фикерен ныгытырга тели иде.
– Юк, биредә белеп булмый аны, чын холык-фигыль гаиләдә генә беленә, диләр бит… – Таня эшлекле һәм кызыксынучан сөйли иде.
– Чамаларга була инде, – диде Динә. – Гаиләдә бердәнбер малай, варис…
– Бер булганга шыр булган, диләр.
– Альфредны алай дип әйтә алмыйсың, юк!
– Ул минем кайдан, кемнәр баласы икәнемне белсә, үзе үк йөз чөерер. Әтисе дә шулай кушар. Алар политиканнардыр, мөгаен.
– Син катлауландырма, Таня. Ул мәсьәлә алга килеп басса, үзем рәтләрмен.
– Барча нәрсә дә политика бит хәзер. Беләсез. Ир белән хатын арасында да – политика, хәтта ятакларында да шул ук нәрсә! Баш җитәрлек кенә түгел. – Әнә үзең дә аңлыйсың икән. Әйбәт. Адәм баласыннан нәрсә таләп ителә? Шул шартларга җайлашу таләп ителә. Телисеңме, теләмисеңме, шартларны атлап узып булмый. Без генә түгел, беркем дә уза алмый, Таня! Минемчә, Альфред белән борчак пешерә алсаң, ким-хур булмассың…
– Кем белгән аны, алдагы язмыш – суга сәнәк белән язылган.
– Алай димә, Таня, читкә чәчелмә! Туктале, әллә берәрсе үзеңә кармак салдымы? Ә? Җим бик тәмлеме әллә? Юк, мин болай, хатын-кыз буларак кына кызыксынам. – Ул кызга сынап карап торды.
– Күлгә кармак салмый тормыйлар инде, Динә Әхәтовна, – диде Таня һәм тамак төбе белән генә кет-кет көлеп алды.
– Мин әйткәнне тыңла, Таня. Минем сиңа яхшылык кына теләгәнемне аңлыйсыңдыр… – Динә җитдиләнеп китте. Ул чын күңеленнән яхшылык эшлисе килеп тырыша иде. Таня бусын инде яхшы белә һәм шуңа күрә күңеленнән Динә әйткәннәрне ничек тормышка ашырырга дип, хисләре үлчәвенә бер салып, бер алып карый. Җаен, чамасын табарга итә. Альфредның генерал улы икәнен белгәч, ул башта сузылган нәфес хисләрен таяклап дигәндәй кире үз урынына куып җибәрде һәм шуның белән үзендә читләшү иммунитеты эшләп чыгаргандай булды. Ул хисләр кысрыклавына кабат колак салмаска, әйләнеп кайтмаска дип фикер төйнәде. Белә ул андый югары дәрәҗәдәге кешеләрне. Әз генә башка төрле политикага бирешү дә бик куркыта. Чөнки шул политиканы башка нәрсәдән өстен куеп, бары политикача яши алганга күрә генә, алар югары дәрәҗәгә ирешкән. Политиканың тылсымлы көче белән шул югарылыкта торалар. Бер карыш читкә тайпылырга кан калтырыйлар, чөнки чак кына, бер генә адым кырыйга авыштыңмы – беттең, упкынга төшәсең дә югаласың… Шуңа аларның кешечә тормышлары да юк. Колларча буйсынып, гел шул нәрсәгә генә бирелеп яшәргә мәҗбүрләр. Аның каравы алар матди яктан яхшы тәэмин ителә. Алар һәр төштә өстен… Адәм баласын, гадәттә, әнә шул ягы кызыксындыра. Таня хәзер кемне үз, кемне үги итүләрен бик яхшы белә. Үзе татып, үзе кичереп…
Алар аулаграк бүлмәдә утыра иде. Бер шәфкать туташы килеп керде. Ниндидер эш буенча Динә Әхәтовнага хаҗәте төшкән. Туташ татарча сөйләшә, авылдан килгән булса кирәк. Динә исә аңа русча гына җавап кайтара. Таня гаҗәпкә калыбрак торды. Нигә үз телләрендә генә сөйләшмиләр? Уйлагач, төшенде. Биредә дә шул ук политика. Татарча сөйләшкәнне русларның кайберләре өнәп бетерми, кырын карый башлый. Динә Әхәтовна шуңардан сагая, ышанычын югалтасы килми. Гел үз телеңдә генә сөйләшсәң, билгеле, ышаныч кими. Табигый хәл. Моны гаеп итеп буламыни? Әгәр рус кешесе янында бүтән телдә сөйләшсәң, аны кимсетү шикелле килеп чыга. Бу – гади этика, биредә бернинди сәясәт дигән нәрсә юк икән.
Шәфкать туташы киткәч, Динә үзенең төп фикерен урау юллар аша Таняга аңлатырга тырышты. Альфредка ясалган операция нинди нәтиҗә биргәнен сынап карарга кирәк. Моны бары хатын-кыз аркылы, хатын-кыз белән генә эшләргә мөмкин. Дөрес, Альфредка операция уңышлы үтте, хәтта көлә башладым, дип язган әти-әнисенә. Динәгә генерал Бресттан шалтыратты. Германиядән шунда командировкага кайткан булган. Ләкин ул бар нечкәлекләрне, катлаулылыкларны белеп бетерми. Бәлки, гөманы белән аңлыйдыр, шулай да ул хакта сөйләшү мөмкин түгел. Төгәл сүзләре дә юк аның. Альфред та әти-әнисенә барысын да әйтеп бирә алмый. Теләсә дә, белгертә, аңлата алмас иде. Альфредның чын хәлен, авыруын бары врач Динә Әхәтовна, тагын бер-ике невропатолог һәм Таня гына белә. Белергә тиешлесен генә белә. Аның әле тиешле булмаганы һәм мөмкин түгеле күпме! Альфредның үзеннән дәвалаучы врач та турыдан-туры сорый алмый. Дөрес, психология ярдәмендә күп нәрсәләрне белеп була. Ә биредә эш тоташ психологиядән тора. Альфредның кәефен һәр көнне күзәтеп барырга һәм, истә тотар өчен, язып алырга туры килә. Динә Әхәтовна моны бик теләп эшли, чөнки киләчәктә диссертация әзерләргә хыяллана ул. Һәр авыру турында көндәлек алып бара, күзәтүләрен теркәп куя.
– Безгә Альфредны сынап карарга кирәк, – диде Динә Әхәтовна Таняга. – Ирлеге кайтканмы әле, әллә юкмы? Аңлыйсыңмы? Моны бит аның үзеннән сорап булмый. Үзенең дә белмәве мөмкин. Төшенәсеңме?
– Ә ничек сыныйсың аны?
– Бар кыенлыгы да шунда, Таня, – дип, тавышын әкренәйтте Динә Әхәтовна, гүя алар бик зур сер бүлешә, моны беркем дә белмәскә тиеш иде… Ул бераз тын торды да әйтте: – Син Альфредны үзеңә кунакка дәш… – диде. Аның сүзләреннән Таня аптырап китте һәм, гаҗәпләнеп, рәнҗеп, Динәгә карады. Юньле-рәтле киемнәре дә юк бит ичмасам…
– Барысы да бар: табынга куя торган нәрсәләрне, кәләшкә, ягъни сиңа дигән эчке һәм тышкы киемнәрне генерал контейнер белән җибәрде. Гаҗәпләнмә, мин синең хакта аларга яздым, фотоңны да җибәргән идем. Бик ошатканнар. Әйтәм бит, сиңа да бик вакыт… Шулай түгелмени?..
– Нишлисең, мин сезне тыңларга күнектем инде, – дип, көлгәндәй итте Таня. Кич булган, күз бәйләнгән иде. Киенеп тышка чыктылар. Комлев урамы буйлап атладылар. Динә Әхәтовна үзе Гоголь урамында яши иде.
– Ашап-эчеп, күңел ачып утырырсыз, – дип сүзне ялгады Динә Әхәтовна. – Ә аннары… Үзең беләсең инде…
– Аның белән йокларгамы? Юк, булмый, Динә Әхәтовна, – дип кырт кисте Таня.
– Юләр, әгәр йокларга теләсә, бу бик зур уңыш, Таня! Медицина ягыннан карап әйтәм. Җиңү! Димәк, безнең операция дөрес ясалган. Аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм да соң, шуның өчен мине корбан итмәкчесезме? – диде Таня, үпкәләгән кебек.
– Туктале, әллә үпкәли үк башладыңмы? Таня, күгәрченкәем, Альфредны тик шулай гына сынап була. Безнең операцияләрнең нәтиҗәсен шул юл белән генә тикшерергә мөмкин. Бу – безгә йөкләнгән бурыч. Әйе, задание.
– Ул теләсә, мин бөтенләй дә каршы килергә тиеш түгелмени? Задание, дисез… Мин бит кыз кеше… – Ничек инде кыз кеше, юкны сөйләмә…
– Шулай, кыз кеше, әйе, үземне сакладым… Бик зәһәр бәйләнүчеләр булды, билгеле…
Таняның бу сүзләренә Динә ышанырга да, ышанмаска да белмәде, телсез калды. Өч ел буе бергә эшләсәләр дә, ул Таняның эчке дөньясына кермәде. Дөрес, аларның якынаеп китүенә ел ярым чамасы гына. Таня Эдуард Хәлимович кул астында эшләде. Бервакыт алар арасында ниндидер интим бәйләнешләр турында да сүз йөрде. Әллә гайбәт, кеше сүзе генә булдымы? Эдуардның хатыны килеп җәнҗал кубарып йөргәч, Таняны Динә группасына күчергәннәр иде. Андый бәйләнешләргә Динә үзе чагыштырмача җиңел карый. Медицина күзлегеннән фикер йөртә. Ир белән хатын-кызның бер-берсенә күңелләре, җаннары туры килеп, алар үзара уртак тел таба ала икән, моның әллә ни гөнаһы булмаска тиеш. Җаннарның бер-берсенә туры килүе бик сирәк була бит ул…Таняның гыйффәтле кыз булуы мәсьәләне катлауландыра, билгеле. Әмма Динәнең моңа һич тә ышанасы килми. Таня үзенең бәясен, абруен күтәрү өчен генә шулай әйтә торгандыр. Әллә таныйсы килмиме? Андый хатын-кызлар да була бит. Әллә ничә ир-ат кочагында булган, ә үзен һаман кыз кеше дип йөри. Юк, Таня андый булмас, чөнки медицина кешесе бу мәсьәләне артык катлауландырмый. Физиологик, табигый күренеш итеп карый. Аңа артык зур әһәмият бирми, аңардан һич тә фаҗига ясамый инде. Юк, бу – әхлаксызлык түгел, йөгәнсезлек дип тә әйтеп булмый моны. Бу – бары кеше табигатен аңлау һәм ул күренешне табигатьчә бәяләү генә. Артык та түгел, ким дә түгел.
– Эдуард белән синең арада берни дә булмадымыни? – дип, уңайсыз булса да, сорарга кыйды Динә. – Сөйләгәннәр иде…
– Шул Лиза Маркова чакты инде, көнләшеп…
– Эдуардның бик ертлач икәнен яхшы беләм… – диде Динә һәм уйлап куйды: Эдуард үзенең хезмәте өчен бәхилләтү көткәндер, билгеле. Ул бер нәрсәне дә бушка эшли торган адәм түгел. Ә Таня ни белән түләсен? Хатын-кызның әлеге дә баягы шул тән инде, аның тагын нинди байлыгы булсын.
– Мин, ничектер, алай сизми идем. Ул миңа квартира мәсьәләсендә булышты… – Таня сүзен тагын әйтеп бетермәде.
Динә теге уен кабат дәвам итте: Эдуард – тиярен дә, тимәсен дә ала торган, иртәгәгә калдырмый торган кеше. Миннән дә алды ул, Лизадан да… Лизаның Танядан көнләшүе табигый.
Алар ярым караңгы тротуардан бераз сүзсез генә атлады. Аннары, трамвай юлын аркылы кисеп чыгып, аска таба төшеп киттеләр.
– Син бер карчыкта фатирда яши идең, әйе бит? Ул карчык үлде. Бүлмәне сиңа калдыру буенча Эдуард чабып йөрде. Шулай бит? Обкомда аның танышлары күп шул.
– Мине аның сөяркәсе дип, сүз тараттылар. Кайбер кешеләр бер-берсенә яра салудан рәхәт таба бит, Динә Әхәтовна, – дип, Таня акланган сыман әйтеп куйды.
Таня, дөресен әйткәндә, Динәнең сүзләрен бераз шаяру кебек кабул иткән һәм аңа ышанмаган иде. Ничек инде, Динә Әхәтовна сүзенә карап, заочный кәләшкә дип әйбер-кара җибәрсеннәр. Шултикле беркатлы, китапча кешеләрнең булуы мөмкин түгел. Дөрес, Альфредның ярасы бик җитди. Ата-анасына да бер генә малай. Генерал үзе зур урында эшли, әнисе – шулай ук абруйлы врач. Ире генерал булгач, аның хатыны да барыбер капитан дәрәҗәсеннән дә ким йөрми инде. Гәрчә үзе хәрби булмаса да. Ирнең абруе хатынының да дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Бу – бик билгеле хәл. Хатын-кызларда «йолдыз»га омтылу чире юкка түгел. Хатыннар ирләре белән мактана, алардагы дәрәҗәнең яртысын үзләренә ала, үзләренеке дип белә һәм шуңа ышанып яши. Хатын-кыз – бик сәер халык ул…
– Менә ачылмаган-тимәгән, шәхсән сиңа тәгаенләнгән, – дип, Динә Әхәтовна, караңгы бүлмәдән зур гына ике картон тартма чыгарып, аның алдына куйды. Таня исе китеп карап катты: чынмы бу, әллә ул төш күрәме? Төш дияр идең, Динә Әхәтовнаның тавышы бик ачык булып ишетелә.
– Ничек инде, белмәгән-күрмәгән кешегәме? Шаярту болай булмый, Динә Әхәтовна.
Таня өстәл янындагы урындыкка барып утырды. Динә иреннәрен кысты, аның инде ачуы килә башлаган төсле иде. Әмма ул – ачуын эчендә җиңә ала торган хатын. Юк, ачуланмаган икән, менә ханым матур, тактага яза торган акбурдай ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Хәлне ерактан башлап сөйләп, аңлатып бирергә кирәк иде. Динәнең әти-әниләре Альфредныкылар белән электән үк таныш. Арча кырындагы хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Динәнең әтисе – хәрби, әнисе – шулай ук врач. Динә үзе Альфредны малай чакта берике мәртәбә генә күреп калган. Аны әтисенең Мәскәүдә яши торган югары чиндагы бабалары үзләрендә тәрбияләгән. Сугыш алдыннан гына Альфредның әти-әнисе дә каядыр күчерелгән. Мәскәүдәге бабалары исә каһәргә юлыккан. Ул елларда бик күп хәрбиләрне кулга алдылар шул. Ә Альфредның әнисе бездәге Тарковскийларга чыбык очы тиешле икән.
– Бердәнбер малайлары хәл эчендә, үзең дә күреп торасың. Әти-әнисе моны яхшы аңлый һәм бернәрсәләрен дә кызганмый. Уллары белән чагыштырганда, бу чүпрәк-чапрак нәрсә инде?! – диде Динә Әхәтовна, ачыргаланып.
Таня хәзер аңлады инде: югарыдан Динә Әхәтовнага бик ныклап бурыч йөкләтелгән. Альфред Бачуринны ничек тә терелтергә, аякка бастырырга! Нинди генә әмәл белән булса да! Обкомнан ук әйттеләр микәнни? Шулай сизелә. Генералның анда да танышлары бардыр, ахрысы. Булмаса, Мәскәү аша эш йөртәдер. Казанга Мәскәү боерыгы күктән атылган яшен кебек тәэсир көченә ия. Казанда Мәскәүнең бер әмере дә үтәлмичә калмый. Казан ул күндәм, таш яуса да, авыз-борыныннан кан акса да, боерыкны барыбер үтәп чыга. Шулай итеп, Таня мәсьәләнең җитди икәнлегенә тәмам төшенде. Димәк, шундый катгый бурыч куелган. Ничек инде аңа каршы киләсең? Минминлегең, горурлыгың белән ничек санашып торасың?
– Менә, барысы да сиңа, әйдә, ач, кара, үлчә, – диде Динә Әхәтовна, елмаеп. – Мин ботканы пешердем, әмма ашатуы кыен…
Ул, мул күкрәкләре өстенә учын куеп, көлгәндәй итте. Динә Танядан үзен аңлавын һәм кире какмавын сорый төсле иде. Таняның башында һаман бер уй болгана: димәк, Тарковскийга өстән басым ясаганнар, Тарковский исә – сектор мөдиренә, сектор мөдире – Динә Әхәтовнага, Динә Әхәтовна үз чиратында – аңа. Бәлки, Таняга бәхет шулай кул сузадыр? Бәхетне сайлап алып булмый, диләр бит. Кешегә яман һәм әйбәт хәлләр үз чираты белән килә. Адәм баласы шуларның барысын да тигез күтәрергә тиеш. Начарын да, яхшысын да. Шул хәлләр аны сыный, имеш. Начар хәлләрне дә сыкранмыйча, шыңшымыйча үзең күтәрсәң, сеңдерсәң, гафил калмыйсың, имеш. Барыбер бәхетең сиңа бер елмая, ди.
Таня шундый юк-бар нәрсәләргә дә әһәмият итә һәм ышана иде. Моның мәгънәсез бер эш икәнен аңласа да, шул нәрсәләр иркенә бирелә. Тартмаларны ачтылар. Анда ефәк тә вискоза иде. Елык-елык итеп торалар. Болар – билгеле, Таняга бик тансык, кирәкле нәрсәләр. Ул комбинацияләр, ул үтә күренмәле оеклар дисеңме – бездә боларның берсе дә юк. Төшеңә дә керми торган әйберләр.
– Син, Таня, бер дә аптырама, алар моны акча түләп алган дисеңме? – диде Динә. – Анда, байлар ташлап киткән кибетләрдә, моның ише ганимәтләр тулып ята, ди. Вагонлап ал, имеш. Шуның өчен, күңелең тыныч булсын, бер дә борчылма. Альфредны караган, тәрбияләгән өчен бүләк бу. Миңа да җибәрделәр. Һич икеләнмичә кабул иттем. Врач-сестраларга бүләк бирүнең бернинди хилафлыгы юк аның. Электән килгән бер йола гына…
– Шулай да бүләкләр бик күп бит, мин аклый алырмынмы соң? – диде Таня, вискоза комбинацияне баш аркылы кия-кия.
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Минем киңәшне генә салып таптама…
Динә кызның шоколад төсле матур йомры иңнәреннән карашын шудырып узды. «Таняда теләсә нинди бирешмәс йөрәкне эретеп, үзенә кол итә торган гәүдә-сын икән ич… Их, миндә булса иде ул шундый яшь, җәлеп итә торган гүзәллек!»
– Сез Альфредка беренче кичне үк бирелергә кушасыз, Динә Әхәтовна, – диде Таня, шаяртулы тон белән. – Менә болар барысы да шуңа хәзерлекме инде?
– Беренчеме, икенче кичме – анысы барыбер, Таня.
– Әгәр миннән булмый, дисәм, Динә Әхәтовна? – диде Таня, көмеш кебек елык-елык килеп торган лифен чишә-чишә.
– И-и, Таня, син артта калган кеше икән. Хәзерге кызлар шуның белән санашып торамы инде? Үзләре ир-ат кочагына атылырга тора.
– Башта язылышыйк, Динә Әхәтовна, аннары…
– И-и, Таня, син нәрсә инде, ә? Шундый егеткә…
– Минем бит кияүгә чыгасым бар, Динә Әхәтовна.
– Юкка борчыласың икән, әгәр Альфредның ирлек сәләте кайтса, ул сине хатынлыкка алмас дисеңмени? Ала, билгеле! Синдәй гүзәлне ычкындыралармы соң? Бигрәк тә син әти-әнисенә бик ошагансың. Юк, ике дә уйлама, ала ул сине, ала!
– Кем белгән аны, Динә Әхәтовна. Беренче кичтә үк ул миннән бизсә? Мин аңа кайсы ягым беләндер ярамасам? Әнә иптәш кызым белән дә шулай булды. Танышып, бер-берсен яратышып өйләнештеләр һәм озак та үтми аерылыштылар. Иптәш кызым әйтте: беренче төндә үк безнең элеккеге мәхәббәт чәлпәрәмә килде, диде. Кыз сизгән: егет аны ошатмаган. Иртән йокыдан бер-берсеннән читләшеп торганнар. Егет, аска караган килеш, карават янына утырып тәмәке тарткан да тәмәке тарткан. Авыр көрсенгән. Кызга күтәрелеп карарга кыймаган. Салынып төшкән җилкәләре генә кыймылдап-селкенеп торган. Көндез чыгып киткән дә бүтән кайтмаган… Әгәр әнә шулай булса?
– Юк, алай булмас, Таня, менә әйткән иде, диярсең. Альфред – бик намуслы кеше. Андый нәрсәләргә сәләтсез ул.
– Динә Әхәтовна, әйтик, минем аңа кай ягым белән ярамавыма ул гаепле түгел бит, мин дә гаепле түгел. Менә хикмәт нәрсәдә…
– Ул мәсьәләдә артык нәзберек булырга ярамый, Таня, тирәнгә керергә дә кирәк түгел. Ну, син нәрсә югалтасың?
– Язмышымны хәл итә торган нәрсәне югалтам, Динә Әхәтовна.
– Тагын катлауландырасың, Таня. Ни мәгънә? Әгәр син Альфредның дәрте кузгалганда киреләнсәң, аңа бик тирән яра ясыйсың һәм операцияне юкка чыгарасың. Аңлаттым бит, врач рецепты буенча Альфредка шулай тиеш. Син аңа – дару урынына…
– Сез аның турында гына кайгыртасыз, мине дару итеп…
– Табибларның язмышы шундый инде, Таня. Чын врач, авыруны терелтер өчен, бернәрсәсен дә кызганмый. Хәтта гомерен дә.
– Анысы әүвәлге заманнарда булган, хәзер башка…
– Альфред белән сөйләшәм дә сине аңа димлим, шулай бит. Ә? Бәлки, ул үзе дә язылышмыйча риза булмас. Ә? Психик яктан бик нечкәргән ул, көнетөне китап укый. Беркем белән сөйләшми. Синең белән сөйләшү аңа күңелле, ахрысы? Ә?
– Болай йөзендә нур кабынып киткәндәй була анысы. Сизүемчә, ул мине өнәмәс, Динә Әхәтовна. Ник дисәгез, мин аның кимчелекле ягын беләм бит, ә кеше андый затны өнәми. Менә шул яктан чыгып әйтүем. Сезнең тактика дөрес микән соң?
– Таня, син кушканны гына үтә. Бу мәсьәләдә без киңәштек, белештек, шундый фикергә килдек. Мин үзем генә карар кабул итмәдем…
Таняны өенә озата чыккач та, сүз һаман шул юнәлештә дәвам итте. Ахырда кыз Динә кушканнарны үтәргә риза булды. Табиблар, үз-үзләрен корбан итеп булса да, авыруларны терелтергә тырышкан. Элек шулай иткәннәр, ләкин хәзер дә намус дигән нәрсә гел үк бетеп җитмәгән ич әле. Таня кебек кызларда бар әле ул, калган икән. Әйе, ул үзенең сафлыгын корбан итәргә әзер, тик яралы лейтенант кына сафка бассын. Фашистларны җиңүдә аның да өлеше бар, йә, ничек аның хәленә кермисең ди?!
Ихтимал, ул Альфредны ярата алыр кебек. Тик менә аның Эдуардка булган хисләре дә сүнмәгән, сүрелмәгән. Бик яшерен рәвештә генә ир бер-ике мәртәбә Таня янына да килде. Кочты, үпте. Хатынын бер тамчы да яратмавын ачынып сөйләде. Әмма кечкенә кызы өчен үлеп тора икән, куен кесәсеннән фотосын алып күрсәтте. Менә шуның хакына гына шул убыр белән яшим, диде. Гадәттә, ир-ат, үзенекен алыр өчен, әллә нинди кыяфәтләргә керә. Йомшак куян кебек була, юмалана, ялагайлана, тирәңдә арты белән шуып йөри, матур сүзләр сөйли, чын артистка әйләнә. Шулай синең аңыңны томаламакчы була. Шунда син һаман бирешмисең, каты торасың, һәм теге кинәт ачулана, бүртенеп чыга һәм ерткычларча сиңа килеп ябыша… Таня андыйларны да күрде, кичерде. Ә Эдуард андый түгел, стенага китереп терәми, эчке культурасы бар. Кыз аңардан: «Нигә аерылмыйсың?» – дип сорады. Эдуардның битләре җыерылып килде, йөзе чытылды. Кулын өметсез селтәде. «Үзең беләсең, аерылу гаять катлаулы бит, – диде. – Бар законнар хатын-кыз ягында. Аерылсам, мине партиядән сөрәчәкләр, мөдирлектән алачаклар. Уф, син дә мине аңламыйсың», – диде. «Аңлыйм да соң, хатының бар бит», – диде Таня…
Эдуард үзенең кызга күрсәткән игелеге өчен бәхилләтү өмет иткәндер, билгеле. Берни дә бушка гына эшләнми, һәрнәрсә өчен түләргә туры килә. Ә Таня салкын канлылык саклый алды. Ир дә артык тукынмады, тик иңбашын борганда гына яңак сөякләре тартышып-тартышып куйганы шәйләнде.
Шул көннән соң ул Танядан тәмам ерагайды. Очрашканда да, элеккеге ерак таныш шикелле, ияк кагып кына исәнләште, икесе генә калган чакларда да сөйләшмәде, өзлексез тәмәке генә тарта иде. Аның кайгылы йөзеннән убыр белән яшәүнең никадәр авыр һәм үкенечле икәнен сизәргә була иде.
Ә менә Альфред белән ничек булыр? Акылы белән кыз аңа омтыла, акылы белән аны уйлый, чөнки күңелендә тормышны рәткә сала алмаммы дигән өмет уянды. Аннары, хисләргә караганда, акылны күбрәк тыңларга кирәк, диләр ич.
Альфред хәзер үз хәлен тәгаен аңлаган иде. Ләкин җаны бу хәлгә буйсынырга теләми, бунт күтәрә, ачулана, бәргәләнә. Бу тартышлар барысы да аның күңелендә бара, ул аларны тышка чыгармый иде. Шуңа күрә башында уйлары, умарта кортлары кебек, һәрчак гөжләп тора. Уйлардан беркая да качып булмый… Нүжәли ир-ат хатын-кыздан башка яши алмый, тормыш итә алмый икән? Дөрес, ул тәнендә дегенерация күренешләрен сизми дә шикелле. Әллә бу процесс сиздерми генә барамы? Юк, әз булса да сизелер иде ул. Беркөнне невропатолог аңардан шаяртып кына сорап та куйды: башыңа кызлар турында уйлар киләме, янәсе. Ул кызарып китте, битендә кайнарлык сизде. Һәм игътираф итәргә базмады. Хәер, врач көтелмәгән сораулары белән гел шаккатырып тора. Альфредның уенда гел кызлар гына булмаса да, ул хакта да еш уйландыра, билгеле. Врачка да шулай әйтте. Эчеңдә нәрсә бар, берсен дә яшермәскә кирәк. Врач шуны таләп итә. Бу – дәвалауны планлы һәм максатлы юнәлештә алып бару өчен мәҗбүри нәрсә, ди. Чынлап та, аның авырту-сызлауларын, эчке хаҗәтләрен кем белеп бетерсен соң? Белмәгәч, ничек итеп дәваласыннар? Врач хаклы. Ләкин аңа да барысын әйтеп бетереп булмый. Чөнки үз халәтен ул үзе дә аңлап, белеп бетерми. Бик сәер бу. Әмма, уйлап карасаң, адәм баласы үзен-үзе бик аз белә икән. Эчке тойгыларын аңлатырга сүзләр юк, тәгъбирләр җитми. Галимнәр берсен-берсе кабатлый. Практикадан чыгып язучылар бик аз. Күбесе, теориядән этәрелеп китеп, интуициягә бирелә. Үзенең версиясен тасвирлый. Ул, әлбәттә, үзеннән чыгып фикер йөртә. Ә һәр затның үз сыйфатлары, үз тойгы-сиземләүләре бар.
Ә бит гомер буе өйләнмичә яшәгән ирләр дә бар. Алар нинди хисләр кичерә? Нигә хатын-кызга якын бармыйлар? Әллә аның кебек авырыйлармы? Ә бит табигатьтән дә хатын-кызны чит күргән, аны күралмаган ирләр була, ди. Хатынкызга ул үзе ничек карый соң? Кызыксыныпмы, әллә салкын битарафлык беләнме? Әллә аңа бәла китерә торган зат дип, куркып-шүрләпме? Боларны үзең өчен тәгаенләргә кирәк. Әмма күп нәрсәләргә егетнең уй ихтыяры җитми. Уйлый башласа, башын томан сара, һәм уй җепләре шул томан эченә батып югала. Очларын табып булмый. Уйлар ерак китә алмый, сазлыкка эләккән юлчы кебек, кире борыла. Элек исә уйлары ерак-ерак китә, әллә кайларга барып җитә торган иде. Барысы да шушы каһәр суккан яра галәмәтедер инде.
Ярасы исә бик яман иде. Ике бот төбе дә яраланган, эчке яктан да, тышкы яктан да ядрә ярчыклары белән теткәләнгән, мунчалаланып беткән иде. Шунда ук бәвел каналы да зарарланган. Эче бик зур шар кебек күпкән булган, шул хәл аңын җуйдырган. Бәвел куыгы турысыннан тишеп, шланг-катетер куйганнар. Үзе җиде көн аңына килә алмаган, чөнки сидек канга үтеп керә башлаган.
Альфред ярты ел чамасы биленә шешә асып, сидек куыгыннан килә торган нечкә шлангны шуңа тоташтырган килеш йөрде. Боттагы яралар озак төзәлде. Тәненнән ит качып беткән иде. Сидекнең канга эләгүе бик тә хәтәр, организмны тәмам агулый икән.
Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Шул ярадан микән инде ул? Күңелне билгесезлек басып, изеп тора. Җан беркая да омтылмый, берни белән дә кызыксынмый. Юктан гына да ачу кабына, эчкә ут агыла. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмисең. Бу изә торган халәттән нәрсәдер эшлисе, котыласы килә. Нәкъ читлеккә бикләнгән җәнлек кебек сизәсең үзеңне. Әйе, аның тәне түгел, рухы яраланган булса кирәк. Таза вакытта егет һич тә мондый халәттә калганын хәтерләми. Ул һәр якты көнгә сөенә, эчендә шатлык уяна, куян кебек сикергәли, шаяра иде. Авыр, кискен вакытларда да күңеле төшми, кайгыны бик тиз үткәреп җибәрә иде. Ә хәзер ниндидер билгесезлек аны чыгырдан чыгара, зиһенен томалый, һәр теләген бетерә. Аңарда хәзер бернинди кызыксыну калмады. Китапларны да эч пошуны басу, вакыт үткәрү өчен генә укый. Нәрсә инде бу? Ни булды аңа? Шулай да рәткә керә алмас микәнни? Ичмаса, яраң бүтәннәрнеке кебек беленеп торса иде. Кешегә әйтергә оят. Бер врач та тәгаен генә берни белми. Ул үзе дә ачык кына әйтә алмый. Элек аның уйлары, ният-теләкләре ап-ачык иде. Хәзер теләк-омтылышлар сүнгән, беткән, көле генә калган кебек. Менә шул көлдә казынып ят инде. Шул көлләрне актарырга гына калды, әй, егетләр! Ничек килеп чыкты соң бу?
<…>


Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Картина: Автор Верещагин; livejournal.com