«Хәзинә» әдәби конкурсы

07.05.2018

Кара алтын — табигать байлыгы


Мин – табигать баласы.
Уйландыра барчасы,
Җирнең йөзен тырмый-тырмый
Нефть казып аласы.

Тормышыбыз алга бара,
Уйла, тап, төзе, яса.
Нефтьтән башка тормышны
Күзаллау кыен ласа.

Ясала аннан барсы да:
Парафины, пластмассы,
Бензинсыз йөрми машина…
Кирәк нефть ятмасы!

Табигать-Ана ялвара:
— Ил киләчәккә бара…
Җир байлыгы чиксез түгел,
Тукталып уйлап кара!

Ләйсән Гарәфиева,
Саба муниципаль районы
ДГБББУ «Байкиев К.С. улы исемендәге Икшермә кадет мәктәп – интернаты»ның
8 нче сыйныф укучысы


Фото: mignews.com