Хикәя

07.05.2018 №1(гыйнвар),2017

Исәр


Дәвамы

Кич җитте. Халык бик тә нык шаулаша башлап, ашарга әзерләргә һәм җылыныр
өчен ут ягарга кирәклеген таләп итте. Сакчылар да үзара сөйләшеп киңәшләшкәч,
рөхсәт бирделәр. Чөнки ут яктысында качарга җыенучыларны алдан ук күреп
калырга мөмкинлек туачак. Кем белсен, караңгыда меңгә якын халык әллә
нәрсәләр эшләп ташларга мөмкин. Ул инде мондагы халык карт-коры, хатын-кыз
белән бала-чага гына булсалар да – барысы да сатлыкҗаннар. Хөкүмәт шулай
диеп карар чыгаргач, бу дөрес инде. Якындагы бер абзарны сүтеп, куылучы халык
утырган урынга көндез су ташыган ат белән утын китереп ташладылар. Абзар
хуҗасы үзенең абзарын сүткәнгә тавыш күтәрергә чамалаган иде дә, авылдашлары:
«Кире кайткан көе бөтен авыл белән таштан яңа абзар салып бирербез», – диеп
бердәм вәгъдә иткәч, тынып калды. Һәркем үзенең туган авылына озакламый кире
кайтырбыз әле дигән өметтә иде. Зәйнәп алып килгән казан белән, кулдан-кулга
дигәндәй йөртеп, бала-чагага булган кадәр һәм булдыралган чаклы ризык пешереп
ашаттылар. Тик, бүген көтүгә куылмаган сыер-кәҗәләр генә, хуҗаларын чакырып,
абзарда акырыштылар. Аларның шулай кычкырышуы кичке буш авыл өстеннән
үтеп, әллә кайларга чаклы яңгырап, тауларга таралды. Бу җан өшеткеч тавышлар
авыл халкының йөрәгенә утлы ук булып кадалды. Һәм ниндидер шомлы искәртү
кебек тоелды. Бүгеннән башлап халык ниндидер билгесез һәм коточкыч аянычлы
яңа тормыш белән яши башлады.
Кемдә нәрсә бар, балаларны шуның белән төреп, йокларга салдылар. Халык
төне буе керфек тә какмады. Аларның хәле йокларлык түгел иде. Таң атмастан
бу якларда май айларында еш була торган куе күкшел томан төште. Бүген ул
бигрәк тә куе, хәтта бит-күзләргә сылашып тора иде. Таң атып, яктыра башласа
да, кул сузымы җирдән бернәрсә дә чамаларлык түгел. Менә томан таралырга
итә башлады. Шул чакта авыл халкын таң калдырырлык бик тә гаҗәеп нәрсә
булып алды: халык кырында өсләренә чүпрәк капланган өч чиләк яңа сауган сөт
белән әпәй һәм яртышар итеп төрле-төрле ярмалар салынган ике капчык пәйда
булган. Сакчылар ничаклы уяу сакласалар да, беркем дә сизмәгән. Барысы да
аптырашта калды һәм нәрсә уйларга да, ни дип фаразларга да белмәделәр.
Тик Зәйнәп кенә әнисенә:
– Исәр китергән, – диде.
Әнисенең: «Кайдан беләсең?» – диюенә:
– Беләм инде. Сабит картинәсен саклый. Кичә казанны ул актарып алып
бирде. Минем көчем җитмәс иде. Ул безнең абзар башында качып ята, – дип
пышылдады, бер дә әһәмият бирмәгән төсле. Тик битенә генә сизелер-сизелмәс
кызыллык йөгерде.
Әнисе күрше йортта түшәктә яткан карчыкны уйлап, догалар укып,
Аллаһтан бу әбине үзенең рәхмәтеннән ташламавын үтенде. Менә әкренләп
томан тарала башлады. Катлы-катлы булып катланды һәм җай гына диңгез
ягына шуышты. Шул чакны каршы як тауга авыл көтүенең әкрен генә менеп
барганы да томан катламы аша күренеп-күренеп калды. Бик тә гаҗәеп күренеш
иде. Әйтерсең лә көтү томан өстеннән, җай гына йөзеп, кайдадыр китеп бара.
Мираж дисәң, мираж түгел, ниндидер бер бик сәер күренеш иде… Барча халык
тәүдә бу ни гыйльлә, әллә томан катламы аша күзебезгә генә күренә инде диеп
торганда, кайдадыр бик еракта, тын һаваны тибрәтеп, әкрен генә бик моңлы
итеп курай тавышы ишетелде. Шунда гына халык айнып китеп:
– Исәр бу! Исәр авыл көтүен көтәргә алып чыккан. И бахыркаем, ул,
күрәсең, качкан җиреннән авылга кайткан, – диешеп, үзара пышылдашты. Бик ерактан яңгыраган бу курай тавышын халыкны саклаган хәрбиләр дә ишетеп
алдылар һәм, таулар арасындагы томан өстеннән йөзеп барган көтүне күреп,
алар бөтенләй шөбһәләнеп күзәттеләр. Үзенең дулкынлануын баса алмыйча,
майор, тау буенда йөзеп барган көтүгә карап, пулемёттан ут сиптерергә боерды.
Курай тавышы берара тынып калды. Хәрби түзмичә, кичәге фельдъегерьләр
калдырган пакетны вакытыннан алда ачты һәм, ямьсез сүгенеп, өстәге
түрәләрне әрләде. Боерыкта машиналар юклыкка сылтап, куылучыларны
җәяүләп моннан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта үтә торган олы юлга
алып чыгарга кушылган. Тагы да карышучыларны һәм фетнә таратучыларны
кичектергесез, урында ук атарга боерылган иде.
Менә халыкка торып басарга кушылды. Авылда мулла исәпләнгән Сәлмән
карт азан әйтергә тотынды. Майор үзенең солдатларына бабайны тиз арада
туктатырга кушып, боерык бирде. Ярый әле араларында олы яшьтәге теге
солдат, түрәсе кырына килеп:
– Берүк бабайга тия күрмәгез. Алар авыллары белән шулай хушлашалар.
Җырласыннар әйдә. Югыйсә дөнья хәлен белеп булмый, барчасы берьюлы
безгә ташланырга мөмкиннәр. Аннан бу кыргый татарларны тотып тыярмын
димә. Үлгәннәрен дә белмәячәкләр. Берүк каршы булмагыз. Безгә аларны
исемлектә күпме бар, шул чаклысын исән-сау стансага тиклем алып барып
җиткерергә кушылган. Алла сакласын! Бу халык барсы берьюлы җенләнә
башласа, әллә кайда китә алмыйсың, – дигәч, хәрби түрә үзенең тәүдә биргән
боерыгын кире алды. Эчтән генә: «Картлач дөрес әйтә. Бу сатлыкҗан орда
калдыгын, дуласа, тотып тыярмын димә. Кырагай түмәрләр», дип уйлады. Бу
майор татарлар яшәмәгән урыс өлкәсендәге шәһәрдә үскән бер бәндә булып,
миһербанлылыкның ни икәнен белмәгән бер нәрсә. Кыскасы, органнарда
эшләп, карьера өчен, кушсалар, туган анасын да шушы татарлар арасына
кушып сөрергә әзер булган ерткыч иде. Юкка гынамыни, аның Совет
хөкүмәтенә тугрылыгын сынар өчен, 1937 елны ниндидер булмаган гаеп табып
кулга алынган апасы белән җизнәсен атарга кушканнар иде. Ике дә уйламый:
– Революция һәм халык дошманнарына, кем булуына карамастан, тик үлем
генә, – дип, бертуган апасы һәм җизнәсенә алтатырындагы пулялары беткәнче
лепкәләренә атты. Җитмәсә, үләр алдыннан апасы, энесенең битенә төкереп:
– Иблис калдыгы, – дигәч:
– Теге дөньяда да табып, бу сүзләрең өчен тагы бер тапкыр атачакмын, –
диеп тешен ыржайтты.
Кыскасы, бу бәндә, эт дисәң – йоны юк, кеше дисәң – юне юк, бер иблис
калдыгы иде.
Азаннан соң барча халык муллага ияреп тәкъбир әйтергә тотынды. Һәм шул
оңгайдан тәкъбир сүзләрен әйтә-әйтә юлга кузгалдылар. Халык елый иде. Һәм
тәкъбир авазы хәзер инде томаны бөтенләй таралган саф һавада әллә кайларга
ишетелде. Авыл күздән югалганда, таулар арасыннан яңадан курай тавышы
яңгырады. Бик тә моңлы, авыл халкы моңарчы ишетмәгән борынгы татар көе
үзәкләрне өзде. Сабит үзен сыендырган, хәзер кайдадыр билгесезлеккә куылып
китеп барган авылдашлары белән менә шулай саубуллашты.
Исәр авылда картәнисе белән генә калды. Барча хәлне үзенчә аңлап, көн дә сыер-
сарыкларны көтүгә алып чыкты. Берничә сыерны сауган булды. Барча авыл сыерын
савып бетерә алмаслыгын аңлап, саудырган сыерларга бозауларын кушты. Авылда
калган этләрнең барсын да бәйдән ычкындырып чыкты. Хуҗалары барда нинди генә
усал булып күренгән этләр дә аңа берсүзсез буйсындылар. Хәтта кулларын ялап,
койрыкларын болгап, аңа рәхмәтләрен үзләренчә – этчә җиткерәләр иде. Хуҗаларын
сагынып шыңшып, кайчагында улашып алган этләрдән башка авылда һичкем юк. <…>


Хикәянең ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Хикәяне башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=16678
  2. http://kazanutlary.ru/?p=44114

Фото: vedomir.info