Каләм тибрәтүчеләр

07.05.2018

Өч почмаклы хатлар


Уч төпләрен пешерә
Фронттан килгән хатлар.
Хәбәрсез югалды,
Җәһит китте ир-атлар.

Кем гарип җир куенында,
Билгесезләре тагы…
Ятим йөрәкне телә
Хәбәр өчпочмактагы.

Музейларга ядкәр булсын
Истәлек хат-өчпочмак.
Җиңүне тантана итсен
Илебездә һәр почмак.

 

Сания Шәрипова. Башкортстан


Фото: kopilkaurokov.ru