«Хәзинә» әдәби конкурсы

07.05.2018 5 (май), 2018

Факел


Хикәя
Ахыры

– Керергә ярыймы? – дигән калын, карлыккан тавышка Минис сискәнеп китте. Смена беткәндә кем йөри инде дигән уй йөгерде аның башыннан. Ризалык та алып тормыйча, агач сәкенең кырыена килеп утырган таныш булмаган ир-ат, дәшми-нитми, чепи күзләре белән будка эчен айкады. Әйткән иде аңа Мөнирәсе, кырыеңда пычак булса да тот, япан кырда кем йөрмәс, дип. Юк шул, курка белмибез шул ир-ат халкы, дип үзен битәрләп алды Минис, эчтән генә. Алай да, кыюланып:

– Ни йомыш, знакум? – дип соравына сорау белән сүз катты.

– Төнлә шикле кешеләр күзеңә чалынмадымы?

– Юк шул, беркемне дә күрмәдем. Бер-бер хәл бармы әллә?

– Юк, юк, берни дә юк. Борчыган өчен ачуланма!

Ничек кисәк кергән булса, шулай ук чыгып та китте. Минис будка тәрәзәсеннән караганда, көтмәгән кунакның уйсулыкка таба атлаган шәүләсе инде югалып бара иде. Бераздан, кояш күтәрелә башлагач, тынчу будкасыннан һавага чыкты. Кайтып киткәнче, җәяүләп кенә чираттагы обходны ясарга кирәк. Калкулыкта урнашкан качалкага якынайганда, еракта бүрәнәләр төягән ике дәү йөк машинасының әкрен генә районга чыгучы юлдан китеп барганын шәйләп алды. Электр баганаларын күчерүчеләрдер, дигән уй белән, ашыкмый гына чыклы үлән өстеннән атлады ул.

Кояш шактый җылыта ук башлады. Аның яктысында факел ялкыны югалыбрак калган. Дим өстеннән күтәрелгән зәңгәрсу томан инде елгадан аерылган, рәхәт салкынлык биреп һавага таралган. Сменаны тапшыру – эшнең иң рәхәт чагы. Алда ике көн ял көтә. Районга барып, буралык делянка белешәсе булыр бүген, дип план корып куйды Минис, мотоциклын кабызганда.

Өенә кайтып, юынып, ашарга гына утырган иде, ишектән папкасын култык астына кыстырган участковый Латыйп килеп керде. Нинди йомыш белән йөрүен дә әйтмәс борын, Миниснең дә, Мөнирәнең дә эчләрен ут басты.

– Кемнәргә сатып җибәрдең яңа электр баганаларын? – дип, төксе генә сүз башлады участковый.

Шушы сорау белән ике ай буе үзен тинтерәтәчәкләрен белми иде әле Минис. Тау башына электр линиясе сузар өчен китерелгән яңа баганалар турында сүз барганын аңлады ул. Ләкин үзен кайчан, кемгә, ничек итеп шул баганаларны сатуда гаепләүләрен аңлый алмады. Соңгы арада булган вакыйгаларны берәм- берәм күз алдыннан кичерде, изоляторның каты сәкесендә төннәр уздырганда. Бергә эшләүче егетләрнең: «Өй саласың бар, чумара баганалар кирәкмиме?» – дигән тәкъдимнәреннән башка, бер генә нәрсә өзеп ала алмады Минис көннәр бәйләменнән. Авыл башында урнашкан төп йортларының бәрәңге бакчасы буена өч айлап элек китереп аударылган өч иске баганадан башка, бер генә үзен гаепләрлек кырын эш тапмады ул. Әле аларын да аласы килмәгән иде, әнисе бик үгетләгәч, агачлары әйбәт, дигәч кенә, кеше күзенә ташланып тормасын, дип, кычыткан арасына бушаттырган иде.

«Яхшы ниятле» хезмәттәшләренең инде күптән, электр линияләре  сузучыларның башлыклары белән бер булып, яңа баганаларны искергәннәр дип астан гына сатып ятулары да; көтелмәгән кунакның шул хезмәттәшләренә акча бирергә дип килүе дә; таң белән районга таба китүче ике машинаның, калган бүрәнәләрне райпо рәисенең биек коймалы ишегалды уртасына илтеп аударулары да аңа караңгы иде. Тотыла-нитә калсалар, гаеп эчкерсез Минискә төшсен дип, аңа ике-өч багана төртергә аларга «зуррак» абыйлары кушкан иде. Хезмәттәшләре дә, таң алдыннан будкага кереп чыккан көтелмәгән кунак та Минискә каршы сөйләде судта.

Сорау алган саен, шаһитләр бар, диделәр, гаебен танып, кул куярга куштылар, ул һаман юк, диде. Ике ай буе җелеген суырдылар Миниснең. Үзен – җир итеп, тикшерүчене нефть суыручы качалка итеп хис итте ул. Үзе, хатыны, балаларының киләчәге өчен курку хисе, факел ялкыны кебек, бөтен эчен биләп алып, сүнмәс булды. Менә кызганып утыр син таш кыялы тауларны, чишмәләрне. Нәрсәләр күрергә язган икән аның газиз башкаена, бер гаепсезгә!

Ниһаять, суд көнен билгеләделәр. Судья Минискә ике генә сорау бирде: «Гражданка Әхмәтова Мәрфуга сезнең әниегезме? Аның бакча буендагы баганаларны сез үзегезгә дип алдыгызмы?»

«Әйе», – димичә, нәрсә дисен инде Минис. «Кара эшләре» өчен Минис биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Суд залыннан иренең кулларына богау салып алып чыгып киткәндә, Мөнирә түзмәде:

– Кеше үтерүче түгел бит ул! Аның бер гаебе дә ю-юк! Мунча булса да кереп китсен инде, – дип ачыргаланып кычкырып елап җибәрде…

Аерылу ачысына чыдый алмыйча, нахакка гомерлеккә рәнҗетелгән Минисен, үзен, балаларын, чәлпәрәмә килгән бәхетле көннәрен кызганып, үртәлеп, юл буе елады да елады Мөнирә. Кылган явызлыклары өчен җәзага тартсалар бер хәл, бер гаепсезгә яшь гомерен төрмәдә әрәмгә уздырырга язган Минисенә. Бигрәк нечкә күңелле, явызлыкның нәрсә икәнлеген дә белми торган кеше бит ул.

Авылларына кайтып җиткәндә, тирә-якка караңгылык иңә башлагангамы, Мөнирәнең туктаусыз елаудан шешенгән күзләре, ирексездән, бер файдасызга көне-төне янып утырган калкулыктагы факелга төште. Минисенең акча табам дип, өй салам, дип, янып-көеп эшләп йөрүләрен, тырышуларын шушы факелга охшатып куйды ул. Әрәмгә булды, Гөлбостаннан кайтулары да, мотоцикл алулары да… Барысы да, әйтерсең, бер мизгелдә янып юкка чыкты. Рәнҗү катыш ачу уты гына җанны каралтып көйдерә, әйтерсең лә факел, әйтерсең лә сүнми торган факел…

Лаеш районы
Имәнкискә авылы


Хикәянең башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=44070

Фото: travelinfo.su