Юмор-сатира

04.05.2018 5 (май), 2018

Яра


Туфан Миңнуллин ТНВдан сөйли: «Шагыйрьнең җанында, эчендә һәрвакыт яра булырга тиеш. Ул һәрвакыт авыртып торырга тиеш. Шул чагында гына ул әйбәт шагыйрь була ала…»
Шифаханәдә телевизор карап яткан Роберт Миңнуллин, бу сүзләрне ишеткәч, эченнән генә сөенеп куя. «Миндә дә ашказаны язвасы таптылар, минем дә эчем постоянно авыртып тора. Димәк, мин дә әйбәт шагыйрь булып чыгам», – ди ул, эчен уа-уа.


Фото: instagram