Бәян

04.05.2018 №7(июль), 2016

Бер уч борчак


Дәвамы

Мин – мин микән?..

– Малай, тор! Имтихан бирәсеңне оныттың мәллә, ай-яй, соң кайттың!
Зариф бүлмәдәшенең сукрануын колагына да элмәде. Ияләнгән инде. Башын
бәрә-бәрә укый торган егет ул, «биш»ле эләкмәсә, кабат-кабат барып тапшыра.
Ничек туймый, диген! Ә Зарифка «өч»ле дә җитә. Анысын болай да куялар.
Куймый карасыннар! Армый-талмый факультет данын яклап йөри бит ул.
Деканатта күтәреп кенә йөртмиләр, бәйрәм-фәлән җитә башласа, олысы-
кечесе бер артына, бер алдына төшеп мәш килә. «Троечник» дип тормыйлар,
стипендиясен дә юллап бирәләр.
Әнисенең «тамак туйдыра торган үнәр түгел» дигәне вакыт-вакыт исенә
төшеп куя аның. И, әни, ничек кенә туйдыра әле! Шул булмаса, ул стипендия
акчасына ничек яшәмәк кирәк! Сездән бер тиен дә таммый бит! Гармунны
яшергән булган иде, монда кулына елкылдап торган өр-яңа баян тоттырдылар.
Анысына да тиз өйрәнде Зариф. Шәйдулла абзый әйтмешли, талантны күмеп
куеп булмый, әллә каян тишеп чыга ул!
Кичә группадашы Рәсим туганнарының гаилә бәйрәменә чакырган иде.
Рәхәтләнеп сыйландылар. Зариф баянын кулыннан төшермәде. Кем әйтмешли,
«от души» уйнады. Яхшы кешеләр өчен хезмәтен кызганмый ул. Җитмәсә,
хуҗабикәнең үсмер сеңлесе – авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен
алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп
җырлаганда, комач кебек кызарынды, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар
көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте.
Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә, «сине бик сораша, гашыйк булып
куймагае», ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең
сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми.
«Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның…» дип юкка җырламыйлардыр
инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар.
Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп
чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә
– сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән
калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса,
сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшергә тотыналар.
Бүген «Фәнни коммунизм»ны бирәсе. Имтихан алучы – деканатның
профком рәисе Хәниф Хатыйпович. «Җырлап» тапшырачак ул аны. Кеше
янында рәис аңа «Зариф Закирович» дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп
эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның…
…Август ахыры. Зарифның, авылда ял итеп килгәч, тулай торакка урнашып
йөргән мәле иде. Вакыт уза – быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе җай
чыккан саен: «Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә», – дип тукып тора. И,
әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул.
Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады.
Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты.
«Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!» – дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар
бик яратты үзен, өлкән класс кызлары – бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга,
тып-тын булалар. Сүз осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин – мин микән,
мин кем икән, дигәндәй… Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар…
Тулай торак ишегеннән уйланып кына чыгып бара иде, үзеннән зур чемодан
сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде… Бәрәч, бу теге чакны
кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде.
– Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент
булдыңмыни?
– Ә-ә! Зариф… абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме?
Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде.
– Кемгә – абый, кемгә – җаный… Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине
кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны
буташтырмыйм тагын.
Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әлләни чибәрләрдән
булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы
сүз саен кызара торган сабый түгел инде…
«Монда килгән кеше китми…»
…Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады,
ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт!
Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән.
– Абау, Зариф, җаным, тормадыңмыни әле? Нинди көн икәнен оныттың
мәллә?
Зариф, кашын-күзен җимереп, бераз басып торды. Нинди көн? Ә-ә-ә…
Диплом тапшыралар ич бүген.
– Онытмадым. Кичә егетләр белән вагон бушатырга бардык. Дипломны
юарга акча кирәк булыр бит? Арыткан…
Җәмилә коридорда тәрәзә яңагына сөялеп басып калды, Зариф, сөлгесен
асып, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Бигрәк самими инде бу кызый. Нәрсә әйтсәң дә ышана. Мөгаен, гомерлек
яр итеп шуны сайлар да. Моңа кадәр йөргән кызлары гел үртәп тора үзен. «Кай
җирен ошатасың шул авыл гыйбадының? Синең кебек ут егетләргә чәчрәп
торган кыз кирәк. Ә моннан он суы да, тоз суы да юк», диләр. Менә шул ягы
ошый да инде Җәмиләнең! Чәчрәп торуы кирәкми аның, сезнең кебек һәр
адымын тикшереп торучы да кирәкми.
Баштарак Рәсим дә үзәгенә үтте:
– Ник өметләндерәсең баланы, беткәнме сиңа башка кызлар? Бәхетле
булмаячак ул синең белән. Җәмилә, ни әйтсәң дә, миңа туган тиешле, аңа
синең кебек артык шустрыйлар кирәкми, – дигән иде.
Өметләндерә дип… Зариф бит аңа алтын таулар вәгъдә итми, башын
югалтып гашыйк булып та йөрми. Җәмилә үзе ярата. Ташласа, егет аңа ялынып
йөрмәячәк. Ә болай… тормыш итәр өчен иң «удобный» вариант ул. Әле дә
«вагон бушаттым» дигәнне болай гына әйтте. Ә Җәмилә ышанды. Теләсә
нинди җавап теленә бик тиз килеп тора Зарифның. Күзен дә йоммый. Соң,
вагон бушатканга санап бирәләр, ә кичә акчаны ул уч тутырып алып кайтты.
Өстәвенә, ашаттылар, эчерттеләр. Йокларга калырга да кыстаганнар иде әле.
Иртәгә диплом аласы көн булганга гына кайтасы итте.
Җәмилә, Зарифка ияреп, эчкә үтте.
– Күлмәгең үтүкләнмәгәндер әле… Кая, китер, тиз генә үтүкләп бирим. Ә
галстугың? Андый җиргә галстуксыз барырга ярамый.
Ул гел шулай кайгыртырга ярата, аның өчен борчылып яши. Зариф моңа
ияләнгән инде, сүз әйтми.
– Йә, ничек, ярыймы?
Җәмилә «ялт» итеп киенеп куйган Зарифка сокланып карады. Чибә-әр!
Пиджагындагы чүпне сыпырып төшерим дип якынрак килгән иде, йөзе
сүрәнләнеп китте.
– Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер!
– Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра
каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә
ул, җилли…
Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды.
Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми
түгел. Ул «вагон бушатып» арып кайткан чакларында Җәмилә, жәлләп, аңа
гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты,
күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә,
моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы?
…Практика үткән мәктәп директорының «туры үзебезгә кил» дигән сүзләрен
бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел.
Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата
ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен тар булачак. Аннары, шәһәрнең үз
законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк.
Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул «Закир малае» түгел,
ә «Зариф Закирович» булып кайтып төшәчәк!
Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире
белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч
шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир
бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды.
– Болай итәбез, – диде, берникадәр пауза ясап. – Мәктәпләргә «тәрбия
эшләре буенча директор урынбасары» дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле
мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән.
Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш…
Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча
яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып
ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. «Мәктәп фатиры» дигәннәре
дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты.
«Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал.
Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар.
Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп,
башлы-күзле булып яши», – диде директор аның белән беренче танышканда.
Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә?
Аерылышканда елап калды…
– Соң, әйдә, бергә китәбез, – диде аңа Зариф. – Укуыңны читтән торып
та бетереп була аны. Аннары… отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат
әйләнеп тә кайтырбыз. – Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте,
алдагысы өчен бер планы да юк иде аның.
– Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит…
Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була, югыйсә.
Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр ди туганнары. Кызларын кем дип
белә торганнардыр? Рас күңеле Җәмиләгә яткан икән, Зарифка рәхмәт кенә
әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән
килеп басачак… <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=2499

Фото: pixabay