«Ак җилкән»

03.05.2018

Төш


Мин төшемдә күрдем: имеш, минем
Яшьлек белән картлык очрашты.
Яшьлек балкып тора, сөйли-көйли,
Картлык тыныч кына сорашты:
«Беләсеңме кая барасыңны?
Бу дөньяда ниләр аласыңны?
Ни югалтып, ниләр табасыңны?
Эш башларга иртәрәкме, соңмы?
Сабый чагың инде үтеп киткән,
Җан сөярлек ярың кайда икән?
Һөнәреңне сайлар чак та җиткән,
Уйланырга вакыт инде күптән».
Яшьлек көлеп кенә җавап бирде:
«Бу дөньяда бәхет кирәк, – диде, –
Бәхетемне тапсам мин юлымда,
Саклар идем аны үз кулымда».

Картлык сорый: «Нәрсә соң ул бәхет?
Кирәкме соң сиңа биек тәхет?»
Яшьлек әйтә: «Хыялларым булсын,
Алар һәрчак чынга ашып торсын.
Яшәр өчен максатларым булсын,
Маяк сыман алга дәшеп торсын.
Дөнья киңлегендә очар өчен,
Пар канатым – сөйгән ярым булсын».
Картлык елмайды да җавап бирде:
«Синдә, миндә бер үк язмыш, – диде, –
Синең хыялларың, максатларың,
Тырышлыгың миңа бәхет бирде».

Лəйсəн САФИНА


Казан федераль университетының Алабуга институты татар филологиясе факультетында башлыча авыллардан килгән кызлар һәм егетләр белем ала. Алар арасында әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Лилия Сәлимҗанова, Ризәлә Сәйфетдинова, Резедә Сәетгәрәевалар «Татнефть» ААҖ һәм «Рухият» фонды тарафыннан булдырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия алуга ирештеләр.
Талантлы егет һәм кызларның шигырьләре, хикәяләре төрле район, республика басмаларында дөнья күрә, иҗат конкурсларында призлы урыннар яулый. «Казан утлары» белән дә алар күптәннән дус, язучы-шагыйрьләрне очрашуларга еш чакыралар. «Ак җилкән» белән танышканнан бирле, Алабуга студентлары әлеге сәхифәдә бик теләп катнаша. Бу санда да аларның кайбер шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Фото: pixabay.com