Юмор-сатира

29.04.2018 4 (апрель), 2018

Вакыт белән бәһа


Радио дикторы Камал ханым Саттар, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләре белән базар бәһаләре турында сөйләшеп тора икән. Карбызның килосы утыз тиен, итнең килосы биш сум, йөзем ике сум илле тиен, диләр. Ул арада эфирга чыгар вакыт та җитә.Камал ханым иртәнге тапшыруларны болай башлап җибәрә:

– Казан сөйли. Иртәнге радиотапшыруларыбызны башлыйбыз. Мәскәү вакыты белән җиде сум кырык биш тиен!

Рәшит ӘХМӘТҖАН авызыннан.

1983. 3 октябрь.


Фото: radiotatarstana.ru