«Ак җилкән»

27.04.2018

Бәләкәй Әзһәр


Ахыры

Сталин үлгән!

Беркөнне иртән-иртүк, укырга барганчы, безгә Раиф килеп керде. «Әйдә минем белән, мин сиңа бер әйбер әйтәм», – ди бу. «Нәрсә әйтәсең, әйт». Үзе нәрсә икәнен әйтми, йөзе ап-ак, бик нык курыккан. Авылда Раифларның шырпы кабы хәтле генә радиоалгычлары бар. «Мә, тыңла, үзең аңларсың».
Колакка радионы куеп тыңлый башладым, бик ямансу музыка уйный. Берзаман русча: «Говорит Москва. Сегодня 5 марта 1953 года скончался товарищ Сталин», – диделәр. Авылдан Буралы мәктәбенә чыгып чаптык. Аз гына буранлап тора. Буралы авылы безгә өч-дүрт чакрым. Мәктәпкә бик тиз килеп җиттек. Мәктәп ишегалдында балалар кар атышып, куышып, берсенберсе карга батырып уйныйлар. Мин ишегалдына килеп керүгә үк: «Малайлар, ишеттегезме, Сталин үлгән!» —дип кычкырдым. Берсе дә миңа борылып карамый, уеннарын дәвам итәләр. Түзмәдем, мәктәп баскычына менеп: «Сталин үлгән, Сталин үлгән!» – дип бар көчемә кычкыра башладым. Бөтенесе тып-тын калды. Шулвакыт укытучы Сәлихов абый, ул директор да иде, мине карга алып атты, борыным белән бозлы карга кадалдым. Борыннан кан ага, үзем җылый-җылый: «Сталин үлгән, Сталин үлгән, радиодан ишеттем. Нишләп миңа ышанмыйсыз, ышанмасагыз, Раифтан сорагыз!»— дидем. Сәлихов абый мәктәпкә кереп китте. Малайлар мине сырып алды: «Йә, сөйлә, кайчан ишеттең?» «Әле яңа гына радиодан сөйләделәр». – «Нәрсә диләр? Ничек үлгән, кем үтергән? Бәлкем, ялгыш ишеткәнсеңдер?» «Юк ла инде, Сталин үлгән!» Берсе дә миңа ышанмый. Ничек инде Сталин үлсен, ул үлсә без нишләрбез, ничек яшәрбез дип уйлыйлар инде. Берсе: «Беләсеңме, сине моның өчен нишләтәләр, мәктәптән куалар, ялган хәбәр таратканың өчен җаныңны алачаклар», — дип тә әйтте әле хәтта. Борыннан кан ага, үзем калтырыйм: «Нишләп миңа ышанмыйсыз, үлгән инде, үлгән». Шунда мәктәптән укытучым Нәзирә апа килеп чыкты: «Балалар, классларыгызга керегез». Минем кыяфәтне күреп: «Әзһәр, син дә класска кер», – диде. Бераздан линейкага тезделәр. Шунда Сәлихов абый Сталинның үлгәнен әйтте. Барсы да елый, бигрәк тә укытучылар, бер мин герой кебек басып торам. Күрдегезме, янәсе, миңа ышанмаган идегез, хәзер елагыз инде барыгыз да. Еламый кара, Сталин үлгәндә дә еламады дип утыртып куюлары да бар. Шул кадәре бөтен күңелем, җаным белән рәнҗедем, ник шунда елап үлмиләр. Күрәсең, бу хисләрем бөтен кыяфәтемә чыккан булгандыр. Укытучым Нәзирә апа минем янга килде дә: «Сине директор Сәлихов абыең үз янына чакыра», – диде. Минем әле директор кабинетына кергәнем юк иде, чөнки гел «5»кә генә укыйм. Сәлихов абый яныма утырды да, болай диде: «Әзһәр, энем, Сталинның үлгәнен кычкырып йөрмиләр. Бу бит шатлык түгел, бик зур кайгы. Син Сталинның үлгәненә сөенәсең дип уйлаулары бар. Бу безнең ил өчен иң зур кайгы. Үзеңә сабак алгансыңдыр дип ышанам, хәзер сиңа тагы да яхшырак укырга кирәк. Бар, безнең ни турыда сөйләшкәнне беркемгә дә әйтмә». Мин, җиденче класста укый торган малай, директор Сәлихов абый әйткән мәгънәне каян белим. Ничек инде мин Сталин үлгәненә сөеним ди. Минем бары тик үземне генә күрсәтәсе килде, сез берни дә белмисез, ә мин беләм, шул гына. Сәлихов абыйның сүзен тоттым, бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем булмады.

Җеннәр чолганышында

Инде минем тормышымда бик аянычлы фаҗига белән бетәчәк бер вакыйганы да искә төшерәсем килә. Миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр, без көне буе су керәбез. «Син бүген ничә мәртәбә кердең? Унике мәртәбә. Ә син? Унҗиде мәртәбә». Үзебез дер-дер киләбез, йөз ап-ак, күзләр генә утырып калган. Шунда Фазыл: «Әйдәгез минем белән, мин сезгә мәк орлыгыннан тәмлерәк бер әйбер ашатам», – ди. Ул яр буеннан бармак башы хәтле генә кипкән әйберләр җыеп алды да, учына салып уды да: «Менә, карагыз, бу чыннан да мәктән тәмлерәк», – дип ашый да башлады. Мин дә кабып карадым, орлыгы мәккә охшаган, үзе чыннан да тәмле. Яр буенда бернәрсә дә калдырмадык, ашап бетердек. «Әйдәгез, яңадан су керәбез!» Киттек су буена җыйнаулашып. Берзаман Фазыл бөтен тәнен кара ләмгә буяп, кешеләргә кызык күрсәтәм дип урамга менә башлады. Безгә җитә калды, Фазылдан калышасы килми, тәннәребезне кара ләмгә буядык та, кычкыра-кычкыра, урам буйлап кайтабыз. Кешеләр безгә шаккатып карап торалар. Безнең турыга килеп җиткәч, әни мине өйгә алып кереп китте. Аннан соң нәрсә булганын хәтерләмим.
Төнлә уянып киттем, кешегә охшаган, зур башлы, кызыл күзле, аяклары бәләкәй бер җен самавыр артыннан чыкты да миңа таба килә башлады. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. Әни: «Нәрсә булды, балакаем?» – дип, башымнан тотты. «Әни, әни, кара әле, самавыр артында нинди кеше басып тора?» Шулай дип әйтүем булды, ишектән икенчесе килеп керде. «Әни, әни, мине үтерәләр!» – дип кычкыра башладым. «Балакаем, монда бит беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Кызым, Зәйтелҗиһан, бар, әтиеңне алып кайт». (Ул төнге каравылда икмәк саклый иде). Әти кайтканчы тегеләр өйгә кереп тулдылар, минсиңайтим, мендәрләр белән тегеләргә ташланам, әнинең күлмәкләрен ертып бетердем. Әти нәрсә булды дип килеп кергәч, әни елый-елый минем хәлне аңлата. Җеннәр әтидән куркып, акрынакрын гына чыга башладылар. «Әти, әти, әнә тегендә, ишек янында берсе качып калды, ул мине үтерәчәк, коткарыгыз, коткарыгыз!» – дип кычкырам. Әти: «Улым, анда беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Яле, минем яныма кил, кара, монда беркем дә юк». Әти башымнан, әни кулларымнан тотып утыра. Әни нәрсәдер эчертте, сөтме, әйрәнме, хәтеремдә калмаган. Менә таң атты, ә мин косам да косам. «Үләм, үләм, ярдәм итегез», — дим. Тәмам хәлсезләнеп сәкегә аудым, шуннан нәрсә булганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, бу ниндидер саташу, төш сыман тоелды.
Хәзер генә аңладым, без бит тилебәрән орлыгы ашаганбыз. Шул безне харап иткән. Безне дип шуңа әйтүем, иптәшләрем дә нәкъ минем шикелле авырганнар. Ничек исән калганбыздыр акылдан язмыйча. Мин болай да төсле төшләр күрә идем, шуннан соң инде кайвакыт йокларга да куркып яткаладым. Бу вакыйганы нигә искә төшердең дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам. Бүгенге күзлектән караганда, без ниндидер наркотикка охшаган әйбер ашаганбыз, күрәсең. Юкса мондый коточкыч саташу булмас иде. Көне-төне эчкән кешеләрнең генә күз алдына җеннәр күренә дип сөйләгәннәре хәтеремдә калган.
Менә гомерем дә узып китте, яшьлек елларының бер өлеше шушы мизгелләрдә генә калды. Гомер узган саен, күп әйберләр онытыла, әле ярый бераз хәтердә бар икән. Минем туган авылым күптән юк инде, зираты гына калды. Язмышым белән кызыксынган кеше булса, китаплардан укып белерсез, бәлки, иң кызыгы шунда язылгандыр.

Әзһәр ШАКИРОВ,

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Шаржларның 

 


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=22832
  2. http://kazanutlary.ru/?p=43760

Фото: tatfolk.ru