«Ак җилкән»

24.04.2018 №3 (март),2017

Бәләкәй Әзһәр


Зелпеләндек!

Мин инде алты-җиде яшьтә үк урман буена җиләк җыярга бара идем. Урман безгә ерак түгел, булса бер-ике чакрымдыр. Шуңа күрә һәрвакыт үзем генә җиләк җыярга яратам, бер кешене дә ияртмим. Иптәшләрем миңа үпкәлиләр, нишләп бездән качасың, диләр. Гадәтем шундый, кеше белән җиләк җыя алмыйм, хәзер дә шулай. Урманга барган саен матур, эре, кызарып пешкән җиләкләрне сабагы белән җыеп әнигә алып кайтам. Ул авыру булганга урманга җиләккә баралмагач, күрсен әле, нинди матур җиләкләр була, сабагыннан өзеп ашасын дип үземчә сөендермәкче идем. Әни шунда: «Рәхмәт, балакаем, җиләкләреңне әтиеңә бир, аның күңеле булыр», – дигәне әле дә хәтердә.
Беркөнне шулай әти белән зелпе тамыры җыярга барабыз. Ул зелпе тамырына нәрсәдер биргәннәр, күрәсең, акчамы, бүтән әйберме, анысын хәтерләмим. Күп кешеләр зелпе агачын белми, чөнки аның ашый торган җимеше юк. Бераз балан агачына охшаган, бик зур булып үсми. Чәчәк атар алдыннан тамырын кисеп алабыз, балта белән суккалагач, тамыры тиз кубып төшә, шуның каерысыннан каучук ясыйлар, янәсе. Ул сирәк-сирәк кенә үсә, аны эзләргә кирәк. Мин эзләп табам да әтигә кычкырам: «Әти, монда кил, мин таптым!» Әти килә дә эшен башлый, мин тагын эзләргә тотынам. Тагын берсе очрый, тагын кычкырам. Шулай көне буе эзли торгач, шактый күп җыелды зелпе тамыры. Мин инде кайтырбыз дип уйлап тора идем. Әти әйтә: «Килгән-килгән, тагын бераз җыйык әле, улым», – ди. Мин эзләп чокыр кырыеннан барам, монда юк, тукта әле, бераз өскәрәк менеп карыйм дип өскә күтәрелгәч, озак кына эзләгәч, зелпе очрады. «Әти, монда кил, мин таптым!» Әтине көтә-көтә хәл җыям, бераз вакыт үткәч, тагын кычкырам: «Әти, монда кил, мин таптым!» Бик матур зелпе бу. Нишләптер әти генә күренми. «Әти, мин монда, нишләп килмисең?!» – дип кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Нәрсә булды икән дип әти янына киттем. «Әти, син кайда? Нишләп дәшмисең?» Әтине эзләп теге калдырган зелпе янына барып җиттем, әти юк. «Әти! Әти! Син кайда?!» – дип бар көчемә кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Югыйсә шушында гына калган иде бит. Куркудан тәнем калтырана башлады.
Нишләп мине ташлап китте икән? Бу урманнан хәзер ничек чыгарга? Күз алдына китерегез, ул чагында миңа сигез яшь чамасы. Шуңа менеп, үземнең кай төштә икәнемне күрергә дип бер зур усак агачы янына килдем. Карасам, усак агачы төбендә әти ята, янында балтасы, киндер капчыгы, үзе яланбаш. Әти үлгән! «Әти, әти, нәрсә булды, нишләп үлдең», — дип җылый-җылый әтине акрын гына селкетә башладым. Әти кымшанмый да! Янында күпме утырганмындыр, анысын хәтерләмим, бары тик күздән бертуктаусыз яшь ага, инде нишләргә белмичә: «Ярдәм итегез! Ярдәм итегез, әти үлгән!» – дип җан ачысы белән кычкырганым гына хәтеремдә. Бервакыт акрын гына әтинең күзе ачыла башлады, ул: «Улым, су китер», – диде. Мин чокырга, тау астына төшеп киттем. Башымдагы фуражканың төбенә әрекмән яфраклары салып, әтигә су алып мендем. Әти эчте дә калган су белән битен юып төшерде. Минем аптырап җылап торганны күргәч: «Улым, мин бит үлемнән калдым, — диде. — Әнә, күрәсеңме, усак агачында шөпшә оясы булган, мин аны умарта күче дип торам. Балта белән бер-ике мәртәбә суккан идем, шунда бик зур кара шөпшә муенымны чакты. Башыма агач белән китереп суктылармыни. Аңымны югалтып аудым. Мин үтергән шөпшә шунда булырга тиеш». Чыннан да, әтинең эшләпәсе янында үлгән шөпшә ята. Андый шөпшәне үз гомеремдә күргәнем булмады, бармак озынлыгы, сары-кара төстә, карарга куркыныч. Ишеткәнегез булдымы икән, җиде еллык шөпшә чакса, кеше һәлак була диләр бит. Әти акыртын гына торды, кулына балтасын алды, миңа зелпе тамырларын күтәрергә кушты. Без аны киндер капчыкка җыя идек. Берзаман әтинең бөтен бите шеште, күз күрмәс булды. Көч-хәл белән өйгә кайтып егылды. Болай да бер үпкәсе булмаган кеше бит — шактый азапланып ятты. Шөкер, әни төрле авырулардан дәвалый иде, монда да әти исән-сау калды.

Чия чияләнгәндә

Мин җәй буе урманда ни очраса, шуны җыям. Шулай бер көнне Мөдәррис әйтә, Буралы урманында, Тырыш янында чия бар диләр, әйдә шунда барыйк, ди. Безнең авылга алты-җиде чакрым булыр. Әйтүе булды, киттек Мөдәррис белән чия җыярга. Чыннан да, урыны-урыны белән зур-зур чиялекләр очрый, биек түгел, булса шул билдән булыр. Бервакытны карыйм, каршымда кып-кызыл эре-эре чияләр үсеп утыра, Мөдәррис килеп җиткәнче дип тиз-тиз җыя башладым. Берзаман аяк ниндидер йомшак әйбергә тиеп китте. Карасам, еланнар чия төбендә уралып яталар, куркуымнан әллә кая сикердем. Нишләргә, шундый эре, кызыл чияләрне җыймасаң, әрәм була бит, бер таяк сындырып алдым да еланнарны куам. Ысылдыйлар, ләкин качалар тагын. Күрәсең, еланнардан куркып башкалар ул чиялеккә кермәгәннәрдер. Мөдәррис килгәнче ярты чиләккә якын чия җыйдым. Шулай итеп, кичкә хәтле бер чиләк чия җыйдык, авылга көтү кайтканда гына кайтып җиттек. Иртәгә тагын барырга сүз куештык. Шулай итеп, көн саен чиягә китәм. Шактый җыелды бит. Әни аны кар базына төшереп куя. Вареньесын эшләр идек, шикәр юк. Беркөнне Мөдәррис: «Әйдә, Әлмәткә чия сатарга барабыз, анда аның стаканы бер тәңкә», — диде. Миңа шул җитә калды: «Әни, мин Әлмәткә чия сатарга барам», — дидем. «Юк, улым, утыз чакрым җиргә чияңне ничек күтәреп барырсың?» – диде әни. «Бер чиләген биштәргә салып аркага асам, бер чиләкне кулда тотам, юлда машина очрар әле. Әлмәттә абый янында кунам, мин бит үзем генә түгел, Мөдәррис белән». Бик ялына торгач, әни түзмәде, риза булды. Иртән-иртүк, көтү куганда чыгып киттек. Минзәләбаш авылы безгә биш-алты чакрымнар, килеп җиттек, ул хәтле арымадык та. Күрәсең, әйбер ташып тән күнеккән булгандыр. Минзәләбаштан Кәшер авылына хәтле самосвал машинасында утырып бардык. Аннан соң бурильщиклар автобусына утырдык, шулай итеп исән-сау Әлмәткә килеп җиттек. Әлмәтнең Горький клубы янында мин чия сатарга утырдым. Мөдәррис исә туганнарына китте. Килеп утыруым булды, бала-чага сырып алды, тәмле микән, кабып карыйк дип чиямне акрын гына ашый да башладылар. Күреп торам, болар минем чиямне ашап бетерәчәк! Шулвакыт таза гына бер апа тегеләрне минем яннан куып җибәрде. Чиямне сатып бетергәнче янымда торды. «Рәхмәт, апа!» дип, чия биргән идем, алмады. Күрәсең, мине ятим бала дип уйлагандыр инде. Чөнки яланаяк, яланбаш, өстә бары күлмәк-ыштан гына. Йөз дә алтмыш тугыз сумлык чия саттым. Абыем Нурулла Әлмәттә шофёр булып эшли иде. Аның янына кунарга киттем. Абый кешеләрдә фатирда тора, көчкә эзләп таптым үзен. «Йә ничек, чияңне сатып бетердеңме?» Абыйга бер стакан чия дә калмаган, сатып бетергәнмен. «Менә йөз алтмыш тугыз сумлык чия саттым, кара, күпме акча эшләдем. Иртәгә шикәр, чәй, күмәч алам», – дип акчаны бүлгәләп ята идем, абый әйтә: «Акчаң күп, әйдә, бер шешә вино алыйм, соңыннан бирермен», – ди. Бер дә бирәсе килмәсә дә, әйдә, миннән күчтәнәч булсын дип бирдем инде. Йокларга ятуым булды, стенадан минем өскә әллә нәрсә коела башлады. Утны яндырып карасак, бөтен җиремне кандала сырып алган. Тышка чыгып утырдым инде. Уянып китсәм, кояш чыккан. Абый белән саубуллашып, кибеткә чыгып киттем. Ике чиләккә дә ап-ак ипи, чәй, шикәр тутырып, Мөдәррис белән кайтырга чыктык. Бәхеткә каршы самосвал очрады. Минзәләбашка кайта икән. Әлмәтне чыгуыбыз булды, коеп яңгыр ява башлады, бөтен өс-баш манма су булды. Машина көчкә-көчкә кайта, юлдан чыкса, беттең. Минзәләбаш күперен чыкканда, машина сөрлегеп китте, Мөдәррис белән Минзәлә суына сикердек. Күтәрелеп карасак, машинаның бер тәгәрмәче генә эләгеп тора. Куркуыбыздан суны ерып ярның икенче ягына чыктык. Ничек исән калганыбызны хәзер дә аңлый алмыйм, күлмәк, чалбар ертылган, тән сыдырылган, кан тамып тора. Шулай да биштәрдәге чиләк тә, кулымдагы чиләк тә исән, ычкындырмаганмын. Әмма ап-ак ипи дә, чәй белән шикәр дә су белән буталып бетте. Мөдәррис мине тынычландырырга тырыша: «Борчылма, хәзер кибә ул, су чиста бит», — ди. Чыннан да, кояш чыккач, киемнәребез кибә башлады, ак ипи белән шикәр дә бераз җилләгән сыман булды. Көчкә авылга кайтып җиттек. Өйгә кайткач, әни минем хәлне күреп: «Юк, балакаем, моннан соң беркая да әйбер сатарга йөрмисең, ризалыгым юк!» – диде.  <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=22832
Ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 Фото: «Казан утлары» журналы архивыннан