Повесть

21.04.2018 4 (апрель), 2018

Депрессия


Дәвамы

Әнә шул көннән башлап Кәбир Сәлимовта депрессия башланды. Бу тойгы бер иҗат кешесен дә урап үтми торгандыр. Язасың, язасың да табак-табак битләр тутырып, төшенкелеккә бирелеп туктап каласың. Нәрсә турында язам соң әле мин, кемгә кирәк минем язганнарым, ни мәгънә йөрәктән чыккан бу сүзләрдә? Берәрсе кызыксынып укырмы, фәһем алырмы, үзгәреп китәрме, шакшылыкны киметерме әсәрем, дип үз-үзеңне газапларга саласың. Моңа кадәр гениаль әсәрләр тудырган бөекләр кат-кат язганнар бит инде бу турыда, синең – бөҗәккә тиң затның, энә очы кадәрле булса да яңалыгың булырмы, хисләр тирәнлеге, уйлар балкышы күренерме, дип хәсрәткә каласың. Иҗат – мәкерле остаз. Ул синең күңелеңне яулый, йөрәгеңне буйсындыра, гомереңне сарыф итә, сәламәтлегеңне какшата, җелегеңне суыра. Бар булмышың белән буйсынганда гына нидер тудырырга мөмкинсең. Буш вакытларыңны, тормыш шатлыкларын, нәфесеңне, ихтыярыңны корбан итүеңне таләп итә. Һәм, беркөн килеп, син барысының да юкка гына булганын аңлыйсың, уйлаган уйларың сафсата гына, язган юлларың чүпкә тиң. Бу – авыр халәт. Яшә-яшә дә, эшлә-эшлә дә мәгънәсезлек өеме янында ялгызың басып кал. Әнә шундыйрак уйлар башын тинтерәтте Кәбир Сәлимовның да. Тыштан караганда, барысы да элеккечә иде. Бер журналда рәссам вазифасын башкаруны дәвам итте. Вакытында эшкә килде, вакытында өенә кайтты, иптәшләре белән аралашты, кибетләргә йөрде, срогы чыккан паспортын алыштырырга документлар җыештырды, оныгының ярышта катнашканын карарга барды. Эш урынында алда туган сорауларны редактор белән хәл итте. Барысына таныш булган, шул ук Сәлимов йөри иде кешеләр арасында, әмма автопилотта йөргән төсле хис итте ул үзен. Шулай да бер ял көнне күрше урамдагы подвалда урнашкан остаханәсенә барырга көч тапты. Табигый яктылык нуры үтеп кермәгән бу почмакны болганышлар чорында мең бәлаләр белән кулга төшергән иде Кәбир. Төрле фасон яктырткычлар җайлаштыргач, мастерскойга охшап китте тагын. Иң мөһиме – бүлмә җылытыла иде. Елның теләсә кайсы фасылында килеп, кулга пумала алырга мөмкинлек бар иде. Соңгы араларда онытылып китеп эшләгәне булмады аның. Йә күңелне кузгатырлык, төн йокыларын югалтырлык идея табылмады, тормыш мәшәкатьләре басты, ялкаулык форсат бирмәде. Керүгә, ишек катында тукталып калды ул. Пәрдәләр капланган, тузан сырган киндерләргә, моңаеп агач аякларында басып торган, үзе белән бергә картайган мольбертына күз йөгертте. Буяу исләре, тынчу һава борынына килеп бәрелде. Бүлмә уртасындагы урындыкка килеп утырып, тәмәкесен кабызды, шарт-шорт бармакларын шартлатты. Ниндидер фикер туып, ашкынып эшләргә килмәгән иде ул. Бары үз тормышының максатына әверелгән һөнәрне барлыйсы, ясаган картиналарын, сызгалаган эскизларын кабат күз алдыннан үткәрәсе килде. Без барыбыз да балачакта онытылып рәсем ясарга яратабыз. Кемнеңдер ипле генә килеп чыга төсле, кемдер ике сызыкны тоташтыра алмый. Әмма һәркемгә ләззәт бирә бу шөгыль, шатлык өләшә. Торабара бу һөнәрне үзләштерүчеләр сирәгәя, алар арасыннан иләктән иләнгәннәре генә рәссамлыкны гомерлек юлдашы итеп сайлый. Кәбир үз-үзен белештерә башлаганнан бирле рәсем ясап матавыкланды. Кулына нәрсә эләксә, шуның белән, кайда туры килсә, шунда рәсем төшерде, кулы кычытып кына торды. Мәктәптән чәлдергән акбур кисәге белән койма такталарына иптәшләрен кәкре борынлы, кап корсаклы итеп ясап көлдерә иде. Акшарланган мичкә күмер белән сызгалаганы өчен чыбык эләкте үзенә. Рәсем дәресләрен көтеп ала торган иде. Укытучысы да аны башкалардан аерып мактап бушый алмый иде. Стена гәзитләрен ул бизәде, иптәшләренә рәсемне ул ясап бирде, бәйрәмнәргә багышланган конкурсларда ул беренчелекне алды.

Үз һөнәрен яраткан укытучы, малайның осталыгын хәленнән килгән кадәр үстерергә тырышты, вакыт табып, өстәмә шөгыльләнде. Рәссамнар турында укырга китаплар бирде. Йотлыгып укыды андый китапларны Кәбир, могҗизага тиң язмышларын уйлап әсәрләнде. Шулай да буламы икәнни, дип шаклар катты авыл баласы. Мәсәлән, теге ике грек рәссамының үзара ярышы турында гыйбарә ташка басылгандай хәтеренә бикләнеп калды. Билгеле көнгә үз рәсемнәрен кешеләр хөкеменә китергән ул бөек затларны өнендә күргәндәй булды. Исемнәре хәтерендә калмады. Әмма беренче афиналы үз рәсемен күргәзмәгә куйгач, очар кошлар тукталып, киндердәге җимешләргә ябырылган. Хәтта кошларны саташтырган чын иҗат. Икенчесе үз рәсемен китергәч, иптәше, түземсезләнеп, аннан рәсемне каплап торган пәрдәне ачуын үтенгән. Баксаң, шул пәрдә буяулардан ясалган булган, имеш. Бу юлы инде рәссам тикле рәссам чынбарлыкны ясалмалык белән бутаган. Менә нинди рәссамнар булган дөньяда! Кәбирнең дә тизрәк үсеп җитеп, аларга тиң булмаса да, шулар төсле маһир буласы килә иде. Укыды ул, яхшы укыды, комсызланып үз һөнәренең серләрен үзләштерде. Әйтергә кирәк, урта куллылардан күпкә өстенрәк рәссам булып җитеште. Аерылып торган үз стиле, үз техникасы бар иде аның. Әмма, әмма…

Кәбир, авыр кузгалып, рәсемнәрен барлап китте. Еллар буе кузгатылмаган киндерләрнең тузанын җиңе белән сөрткәләп, озын бер тормыш юлын хәтерендә яңартты. Менә бу почмакта әле аның студент елларында көн белән төнне ялгап ясаган рәсемнәре. Яшь чакта без барыбыз да максималист булабыз шул. Йә күккә ашарга кирәк безгә, йә барысын кире кагып, иблиснең үзен илаһилаштырырга. Йа Хода, нинди чирләр белән генә чирләп бетмәде ул чакларда булачак рәссам? Берара төрле …измнар саташтырды аны. Фовизм, кубизм, футуризм, экспрессионизм, абстракционизм юнәлешләрендә эшлим дип җенләнде. Малевич, Кандинский, Шагал, Дали исемнәрен теленнән төшермәде. Хәтта сирәкләр ишеткән реди-мейд, энвайромент, кинетизм, хеппенинг агымнарын да үз итте. Тормыш чагылышы төсләрдә, тапларда, сызыкларда, чынбарлыкны деформацияләүдә булырга тиеш, дип, очраган берсенә исбатларга тырышты. Менә бу киндерләрдәге өчпочмаклар, бишпочмаклар, хисапсыз түгәрәкләр, аркылы-торкылы сызыклар, гарипгорабага тартым адәм сыннары, зәңгәр куллы, яшел гәүдәле, йорт куяныныкы төсле кызыл күзле адәмнәр – шул чорның шаһитлары. Бераздан капма-каршы фикерләр өстенлек алды рәсемнәрендә. Анысы гиперреализм дип атала, имеш. Фотолардагы төгәллек белән портретларында тәфсилләп һәр чәч бөртеген, йөзендәге нечкә капиллярларны, күз алмасындагы сизелер-сизелмәс кан тамырларын ясау чын сәнгать була дип кабул итте. Романтизм, рококо, барокко, модерн, готика, наив сәнгать – барысы да күңелен кузгаттылар аның, үз артларыннан әйдәделәр. Вакытлар үтү белән, санап чыкканнарның барысыннан да ваз кичте Кәбир. Әмма бу хыялланулар зур мәктәп булды, күп нәрсәләргә өйрәттеләр аны. Кайчандыр ашкынып язган рәсемнәренә игътибар белән карап торды ул. Моннан күп еллар элек үз-үзен аямый тырышкан шул егеткә карата хөрмәт хисе иде күңелендә. Әйдә, эшләгән эшләре җитлекмәгән дә булсын, хаталары күзгә ташланып торсыннар, ләкин самими беркатлылык, язганына ышану, дәрт бөркелә иде рәсемнәрдән. Алгарак китеп, Ленин портреты янында тукталып калды. Әйе, әйе, кайчандыр үтә кызыл рәсемнәрне дә шактый ясады бит ул. Теге чакларда, илне пыран-заран китереп таркатканда, бар вөҗүде белән кабул итмәгән иде ул үзгәртеп коруларны. Кемнәрдер Горбачёвның һәр әйткән сүзен дога урынына кабатлап йөргәндә, яңа, бәхетле тормышка тиенәбез, дип сикереп төшеп шатланганда, бу эйфория аңа кагылмады, ул теше-тырнагы белән каршы торды. Яшьлеге белән, уендагы булганын ачыктан- ачык әйтеп бирә иде Кәбир. Тирә-яктагылар аны адым саен тотып сүктеләр, тиранлыкны яклыйсың, дип гаеп тактылар, юка баш, аңламыйсың яңа карашларны, дип көлделәр. Әмма кибет киштәләре бушап калгач, еллар буе кешеләргә эш хакы түләми башлагач, карточкалар көненә калгач, тындылар тагын. Үзгәрешләрнең материаль җирлеге (ә башкалар нәкъ шул ягын күзалладылар. Капиталистлар булып яши башлыйбыз, дип рәхәт кичерделәр. Чын-чынлап вөҗдан иреге һәм башкалар турында уйлаганнар бармак белән санарлык кына булгандыр), артык кузгатмады күңелен Кәбирнең. «Илдә чыпчык үлми, ничек тә җан асрарга булыр»ына иманы камил иде аның. Аннан соң, теләсә нинди гөнаһларны җилкәсенә йөкләргә әзер, тик байлыкка табыну ул чакларда юк иде аның хасиятендә. Ә менә кыска гына вакыт эчендә гасырлар буе бөртекләп җыелган, сакланган рухи кыйммәтләрне яңа реформаторларның аяк астына салып таптаулары җен ачуларын чыгарды. Шуңа да ул чакларда социалистик дәүләтнең чын-чынлап кыйммәтләре чагылыш тапты рәсемнәрендә. Ул, әлбәттә, совет чорының рәссамнарына ияреп иҗат итмәде, тапталган юл сайламады, үз сукмагын ярды. Палех юнәлешендә ясалган, совет тормышын данлаган рәсемнәре тиз арада тарала башлады. Кызык эзләп, тырым-тыракай килгән Рәсәйне иңләгән чит ил туристларының күңеленә бу картиналар хуш килде. Бай коллекционерлар, исәпләшеп тормый, күпләп алдылар серле, ят җәмгыятьне, кыргый милләтләрне чагылдырган ул рәсемнәрне. Модага кергән иде Рәсәй экзотикасы. Матрёшкалар, будённовкалар, пионер галстуклары, орден-медальләр йөкләп озатылды көнбатышка, океан артына. Ярый әле акчага кызыгып китеп, конвейер оештырудан вакытында тукталып кала алды Кәбир, читкә тайпылганын төшенде. Ил дефолт кичереп, кризиска чумса, яшь рәссам рухи төшенкелек чоңгылына тарыды. Ярты еллап ул кулына пумала ала алмады, күзенә ниндидер рәсем чалынып калса, күңеле болгана торган булды. Иҗат… иҗат, дип сөйләнгәннәрне ишетсә, тән тем пературасы күтәрелде, чирлегә әйләнде. Бушлык иде аның башында, котып салкынлыгы биләде күңелен, башка бервакытта да кулына каләм, сангина, пумала, күмер, стек алмас төсле иде. Кемнәр иҗатка якын – бу халәт аларга яхшы таныштыр. Гадәттә, бу тойгы яңа әсәреңне тәмамлаганнан соң туа. Башта әле тәмамлаганыңа сөенеп болытларда йөрисең, кемнәрдер белән шатлыгыңны уртаклашасың, аеруча уңышлы булган урыннарына кат-кат кайтасың, ниләрнедер төзәтәсең, өстисең, үзгәртәсең, сабый бала урынына күреп, кулыңнан төшермисең. Менә синең хезмәт җимешең башкалар кулына күчә, хушлашу мизгелләре уза. Син тагын ак кәгазь бите каршында ялгыз каласың. Атна үтә, ай тәмамлана, утырып язар фикерең юк, сюжет башыңа килми, сүзләр табылмый. Бераздан курку керә күңелгә, әллә янып көл булдымы хисләр, корыдымы илһам чишмәсе? «Язасыңмы әле? Нәрсә турыда язасың?» – дип кызыксына очраган берсе. Син көр тавыш белән: «Гөрләп бара эшләр», – дип җаваплыйсың, бар тешләреңне күрсәтеп елмаясың. Еллар үтү белән, әлбәттә, ул тешләрнең саны сирәгәя, күпләре тимер тешләргә алышына. Ни хәл итмәк кирәк, булганы белән бәйрәм, ә сер бирергә ярамый. Шуннан инде холыксызлык башлана, якыннарыңның теңкәсенә тияргә тотынасың. Йә ашка тозны әз (күп!) салганнар, йә кызың артык кыска итәк кигән, йә улың аркылыны буйга алып салмый икән. Беткәнмени сәбәп бәйләнәсе килгән кешегә. Төн йокылары кача, әллә нинди сәер уйлар килә башлый, кинәт булмаган чирләр баш калкыта. Югары көчләргә илһам сорап ялварасың, кырык төрле фикерләр арасында адашып, баш тубал була. Һәм менә бөтенләй уйламаган вакытта, йә мунчада аркаңны мунчала белән ышкыганда, йә булмаса түземсезләнеп кибеттә чиратта торганда, тайгак юлда таеп егылганда, ниндидер сүзләр тезмәсе ишетелеп калгандай була. Әлегә ул зәгыйфь, син әле бу сүзләр тезмәсенең мәгънәсен дә төшенеп бетермисең, башымы, азагымы икәне дә сер булып кала бирә. Күренер-күренмәс җепләр тоташа шулай башка үлчәмнәр белән. Бөтенләй ят күренешләр төсмерләнә, яныңдагы кешеләрне аптыратып, кем беләндер сөйләшә башлыйсың, акыл ягы чамалырак адәм сыман ихахайлап көлеп җибәрәсең. Кыскасы, дөньяга ямь керә, яшиселәр килә башлый.

Кәбир дә әкренләп язылып китте вакытлы чирләреннән, икенче омтылышлар туды, көненә кырык фигыльгә кереп үзгәргән тормыш үз эченә бөтерде аны. Хисапсыз картиналар арасында йөри бирде Кәбир. Соңрак язылганнары күпкә аерылып торалар иде яшьлек эшләреннән. Әлбәттә, осталыгы арткан, техникага сүз тидерерлек түгел, әмма бертөрле җансызлык, конъюнктурага ярарга тырышу, агым уңаена йөзү чагыла иде аларыннан. Ксилографияләрендә «лубок»ка иярү, шәрекъ алымнары, полихром рельеф өлешләре еш кулланылган. Күпчелеккә буйсынып, обоймада сакланып калыр өчен язылган картиналар иде болары. Берсүзсез буйсынганга, әйдәп баручы художниклар белән бер сүздә булганга, аның иҗатын кабул иттеләр, хәтта югары бәяләделәр дә. Берничә эшен музейлар сатып алды. Яхшы кәгазьдә саллы альбомы басылып чыкты, күргәзмәләрдә эшләре түрдә булды, заказлар табылып торды. Аны үз кеше итеп кабул иттеләр. Мондый карашны тыныч кичерде Кәбир. Күңеле белән эшләгән эшләреннән разый булмаса да, тыныч кына яшәргә, низаглардан читтә торырга, матди яктан авырлыклар кичермәскә мөмкинлек бирә иде бу халәт. Рәсемнәр арасында күңелен биреп, яратып язганнары да бар иде. Зур булмаган фанера кисәгенә майлы буяулар белән ясалган сукыр малайның портреты аңа якын иде. Җәмил исемле малайны яхшы танып белә иде ул. Ятим калган бала эт типкесендә, чыбык очы туганнарында көн күрде. Усаллыклары хәттин ашкан ир белән хатын бу ятимне бушка ашатып ятабыз дип, гомер һәр капкан кабымын санап тордылар. Авыл җире өчен шактый пенсия алалар иде үзләре сукыр гарипкә. Ләкин шул баланың бәбәкләрен түшәмгә терәп, көннәр буе өйдә утырганына шартлар чиккә җиттеләр ирле-хатынлы. Ниһаять, аждаһага тиң хуҗабикә шөгыль уйлап тапты мескен балага. Тау башында иде аларның өйләре. Сукыр малай тау астындагы чишмәдән су ташырга тиеш булды. Сыңар бидрә тотып, кулындагы таягы белән басар урынын кармалап, абынасөртенә көннәр буе су ташый иде ул. Әллә кирәк булган ул су хуҗаларга, әллә юри мәҗбүр иткәннәр, ни булса да – коеп яңгыр яуса да, көрткә күмеп буран уласа да Җәмил һич туктамый тау төшеп, тау менә иде. Авыл халкы сабыйны жәлләп, хуҗаларны ипкә салырга тырышып карадылар. Аларның үз сүзләре сүз иде, төкереп тә бирмәделәр кемнеңдер үгетләренә. Кәбир шул тирәдәрәк туып-үскәнгә, авылга кайткан саен, су ташыган Җәмилгә юлыга иде. Кайткан саен малайга берәр күчтәнәч кыстырып кайтырга өйрәнде ул. Бидрәсен юлга куйдырып, күчтәнәчен тегенең кулына тоттыра, хәлләрен сораша иде. Ни гаҗәп, малай үзенең авыр хезмәтен гадәти бер хәл итеп тоя иде.

– Менә бүген тугызынчы чиләк менгезәм, – дигәндә, горурлык чаткылары чагылып кала иде сүзләрендә. – Ә өченче көн кирегә төшәргә туры килде. Яңгырдан соң иде бит, чатанлап китеп, тайдым да егылдым, ха-ха-ха… – дип көлә иде, мәрәкәгә алып. Малай атлаган адымнарын гел санап йөри иде. Якты дөньяда ни барын күрмәгәч, әллә бар кешеләр дә иртәдән кичкә кадәр су ташыйлар, яшәү шул була дип уйлагандыр, кем белә? Кәбир төрле сыйфатларда очраткалады аны һәм беркөнне никтер исенә төшереп, картинаны илһамланып өч сәгать эчендә язды. Чын-чынлап көчле картина иде ул. Йөрәкләрне тетрәтерлек, күңелләрдә мәрхәмәт, игелек, изге хисләр уятырлык. Язды да ерактарак почмакка алып та куйды. Кемгә кирәк синең гарипне чагылдырган картинаң? Сатып алучы табылмаячак. Берәр кеше үзенең кыйммәтле җиһазлар белән шыплап тутырылган затлы фатирының стенасына күзләренең агы синең тарафка төбәлгән малайның рәсемен элеп куярга теләрме? Җәмгыятебез дә элек-электән зәгыйфьләрне юкка санады, аларны исәптән төшереп куйды. Без үзебез дә аларны ким затлар итеп күрәбез, йөз-фигыльләреннән чирканабыз, каршы очрый калсалар, читкә тайпылабыз. Ядкарь итеп алып карарга гына. Ул малай үткән елны әлеге чишмәгә төшеп, тончыгып үлгән, дип сөйләделәр Кәбиргә.

Шул ук почмактан бер кочак картиналарны алгарак тартып чыгарды да рәссам, үзе дә сизмәстән ыңгырашып куйды. Бу рәсемнәрдә «ню» стилендә язылган шәрә хатын-кыз сыннары иде. <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=43634
Кәрим Кара повестеның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay