Тукай һәм татар әдәбияты

19.04.2018 4 (апрель), 2018

«Кеше бәясен халкы билгели…»


Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар

Очерк

Үзенең кем икәнен белмәгән инсан
ничаклы хиссез исә, үз милләтенең
тарихын белмәгән инсан да шул
нисбәттә хиссездер.
Һади Атласи

Адәм баласы җир йөзенә ни өчен туа, нигә яши, мәңгелеккә үзеннән соң ниләр калдырып китеп бара?
Мөгаен, бу сорау турында күпләр уйланадыр, һәркемнең үз җавабы үзенә дөрес тоеладыр…
Гаҗәеп заманда яшибез, хәтер җебе көннән-көн ныграк кыскарган, бар булмышыбызны бүгенге җырчылар, аларның нәрсә ашап, ничә сумлык эчке күлмәк киеп йоклавы, кайда нинди юл һәлакәте булуы турындагы мәгълүмат кыры урап алган тирәлектә көн итәбез. Әйтерсең, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән барлыкка килгән шушы олы җиһанда кемнәргәдер юл күрсәтерлек, үрнәк булырлык бер генә гамәл дә кылынмый. Әйтерсең, безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы, дип чаң суккан шагыйрь сүзләренә кушылып, дөньяны уятырга, яңартырга омтылган шәхесләребез бөтенләй юк… Хәер, болай дип кистереп әйтүемә үзем үк каршы килеп куям: шөкер, сирәк-мирәк булса да, андый фидакарьләр турында да сөйләп-язып торалар, тик, әллә күңел күзе сукыр, әллә ишетеп тә ишетмәгәнгә салышабыз – колак очыннан үткәрергә гадәтләнеп киләбез.
Ырынбур каласына юлыбыз төшкәч, атаклы татар меценатлары Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлардан бүгенгәчә тарихи ядкарь булып сакланып калган «Хөсәения» мәчетен, таш мәдрәсә биналарын күреп, сокланырга да, уфтанырга да өлгергәнемне хәтерлим әле. Нинди шәхесләр! Мәдрәсә утарын төзү өчен үз акчаларына заманына күрә бик кыйммәткә җир алып, нинди комплекс төзеп куялар! Һәр елны, мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт, миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә Истанбул, Каһирә, Дәмәшкъ, Бәйрут уку йортларында, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында белем ала!.. Ырынбурның икенче бер мактанычы, алтын приискалары хуҗасы Закир Рәмиевнең – Дәрдемәнд тәхәллүсе алган шагыйрьнең – әле башка өлкәдәге иганәчелеген телгә алмыйча, бөтен чыгымнарны күтәреп, үз наширлегендә «Шура» журналын, «Вакыт» газетасын чыгаруын гына искә төшерсәк тә, милләткә күрсәткән игелеген беркадәр күзалларга мөмкинлек бирер…
– Бүген юк инде, юк. Өстән кушкач, мәҗбүр иткәч ярдәм күрсәтүчеләр күп, тик XXI гасырда татар меценаты дип әйтерлек беркем юк инде, юк, – диешәбез.
– Кулында мал булганы халык өчен дип кыл кыймылдатырга ашыкмый, биш гомерлек яшәр кыланып, үз сандыгына җыя…
– Андыйлар татар тарихында Дәрдемәндләр булу-булмауны түгел, кем икәнен дә белмидер шул…
Ни оят, ул минутта без дә белми идек – милләттәшләребез арасында яңа гасырның игелекле шәхесләре барлыгы хакында белми идек.

***

«Таттелеком» акционерлык җәмгыяте турында бөтенләй бернәрсә белмим дип әйтүем түгел. Хәзер тормышыбызны интернетсыз, кәрәзле элемтәсез, телевизорсыз күз алдына да китерә алмыйбыз, үзебезнең телефоннар да, кабельле телевидение дә бу компаниянең «Летай» операторы «күзенә карап тора». Яңа медиапроектлар да колакка байтак чалына, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән уртак булган проектлардан «Ышаныч» телефоны, кәрәзле элемтә өчен «Азан» тарифы планы, «Летай» абонентларының кабель телевидениесендә эфирга чыккан «Азан» радиосы, «Хозур ТВ» мөселман телевидениесе турында да хәбәрдарбыз.
Болар барысы да заман таләбенә буйсынып барлыкка килгән инновацион элемтә чаралары, компаниянең бөтен филиалларын күздә тотсак, анда эшләүче биш меңләп кешенең уртак тырышлыгы, уртак хезмәте. Әмма укучы мине гафу итсен: бу язмада сүзем җир өстеннән, җир астыннан сузылган чыбыклар аша араларны тоташтырган элемтә хакында түгел, үткәнне һәм бүгенгене, киләчәкне бербөтен итеп ялгаган җепләр турында булыр.
Елларга исем кушу матур бер гадәткә әйләнеп килә: бер-бер артлы Тукай елы, Лобачевский елы узып китте, быел менә Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Шул уңайдан республиканың бөтен район-авылларында әллә никадәр әдәбият-сәнгать чаралары уздырылды, архив материаллары барланды, тарихи һәйкәлләр сафка басты. Бу гамәлләрнең барысы да нәкъ менә «Таттелеком» оешмасы иҗади төркеме, аның җитәкчелеге тарафыннан тормышка ашырылган икәнлеген бик күпләр беләдер дип уйламыйм. «Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер» дигән мәкальне (тәрҗемәче Фатих Кутлу фикеренчә, аның дөрес варианты – игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ, ягъни Аллаһ белер) күздә тотып микән, компаниянең генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин үзләре башкарган эшләр турында шәрран ярып йөрүчеләрдән түгел. Җитәкченең сүзе бер һәм кыска: «Мин моны мактану өчен эшләмим». Хәер, сүзләргә караганда, җәмәгатьчелек күзе алдында тарихи хәтеребез булып калыккан гамәлләр ачыграк сөйли түгелме?..
Казан каласына килгән күпләрне иң тәүдә Совет мәйданы, борылыштагы тукталышта «Таттелеком» оешмасының өч катлы бинасы һәм әдәбият-сәнгать әһелләренең аны каймалап алган портретлары каршы ала. Әнә, быел үзенең тууына 140 ел тулганын искәртеп, Гаяз Исхакый карап тора, «миңа чыннан да 190 яшьме?» дип, Толстой бераз аптыраулы төбәлгән… Каләм ияләренә мондый игътибарны Баку урамнарында күреп, сокланып кайтканым бар иде: Үзәк китапханәнең, Әдәбият музееның тышкы яктан шундый сурәтләр һәм сыннар белән бизәлүе аһ иттерсә дә, табигый тоелды. Ә менә Казаныбызда элемтә оешмасы урнашкан йортның үзе бер сәнгать учагыдай балкып утыруы гаҗәпкә калдырды: студент елларыбызда санаулы минутка гына булса да авыл белән тоташтырган, әткәй-әнкәйләрнең җанга якын тавышын ишеттереп, күзкерфекләрне чылаткан, телефон трубкасында шул тавышны ишеткән мәлдә тап-тар кабиналары да җиһанның үзе кебек киң тоелган бу бина әллә соң берәр әдәби йә булмаса тарихи үзәккә әйләнгәнме? Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр бит…
Монда чын-чынлап сәнгать җанлы элемтәчеләр эшләгәненә төшенү өчен, ераккарак китеп карарга кирәк икән. Чакрымнар гизеп кенә түгел, чорлар, гасырлар аша үрелеп карарга, милләтебезнең данлы да, зарлы да үткәненә, йөз күрке булырдай шәхесләренә борылып карарга кирәк. Гамил Афзалның: «Төп астында тирән тамырлар. / Шул тамырдан безне танырлар», – дигән шигъри юллары бар. Шигырьдәгечә, тамырларыбызны барларга кирәк.
Компаниянең генераль директоры ярдәмчесе, тарихи-географик фондның башкарма директоры Рөстәм Зәкуанов – үзе дә шагыйрь кеше, аның Тукайлар, Туфаннар белән «җенләнүен» аңлап була, ә менә Лотфулла Нурислам улы – гомеренең күп еллары хәрби хезмәттә үткән җитәкче – ни өчен әле тора салып нәкъ менә тарихи мирас белән кызыксынасы, аны саклау, халкыбызга кайтару турында уйланасы иткән?
Барысы да очраклы рәвештә генә килеп чыкканмы? Әллә, 2010 елда Иске Казан җирлегендә «Сәләт» лагерена җыелган балалар янына килгәч, андагы күптән инде яңарту көткән музейны күргәч, колагына шушы туфракта сөякләре яткан бабаларыбызның сыктау авазы ишетелгәнме? Үзен култыклаган хатыны Венера Абдулловнаның: «Шушы балалар өчен берәр нәрсә эшлә инде, үз халкың алдында оят түгелме?» – дип төрттереп куюы сискәндереп җибәргәнме? Озак та үтми, Камай авылы янындагы яланнарга мари урманнарыннан бүрәнә арты бүрәнә кайтартыла башлый, кирмәнне яңарту буенча эш кайнарга тотына. Бөтен тирә-як ел буе бер генә минутка да тынып тормаган балта тавышына күнегеп беткәндә генә, әйләнә буенча озынлыгы 500 метрдан артып киткән борынгы кирмән пәйда була, музей-тыюлык танымаслык булып үзгәрә.
Үзең тотынган эшнең нәтиҗәсен, аннан да битәр, кешеләргә сөенеч һәм файда китергәнен күрү тагын, тагын игелекле эшләргә этәрә. Арча ягы – татар халкына берсеннән-берсе асыл ир-егетләр бүләк иткән төбәк. Үзе дә шуннан, Симетбаш авылыннан булган Лотфулла әфәнденең туган туфракка рәхмәте якташларының затлы исемен мәңгеләштерүдә чагыла. Халыкның хәтере бик озын да, шул ук вакытта, ни кызганыч… бик кыска да. Тарихны оныттырам, дисә, сәясәт кылычының бер селтәнүе җитә: телеңнән, китабыңнан, әдәбиятыңнан, мәктәбеңнән аерылдыңмы, димәк, үткәнеңнән дә, киләчәгеңнән дә аерылдың дигән сүз. Тамырларның кая тоташканын ташка уелган, мәчет манарасы булып калыккан, чишмә булып саркып чыккан истәлекләр саклап калса инде…
Татар халкы – Тукайлы халык. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасен иҗатында чагылдырырга өлгергән олуг шагыйрьне, үзе үк әйткәнчә, маңгаеннан сыйпап, шул ук милләте үстергән, Арчаның Кушлавычы, Өчилесе, Кырлае, өзелергә торган гомер җебен ялгап, яшәү суты биргән. Кырлайның Сәгъди абый йортында уздырган ике елы булачак шагыйрьнең тамагын ашар икмәккә, ә күңелен җыр-шигырь атлы хикмәткә тиендергән. Әлеге йорт күптәннән музей буларак сакланып калса да, соңгы елларда кунаклар күзенә күрсәтерлек кыяфәттә булмый. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, «Таттелеком» оешмасы киң колачлы эшкә алына. Беренчедән, республикада 2016 елны Тукай елы дип игълан итеп, олысынкечесен шагыйрьнең шәхесенә һәм иҗатына тагын да якынайта. Икенчедән, Сәгъдетдин Салиховның әле кайчан гына боегып, җиргә чүгеп барган йорт тирәсе танымаслык булып яңартыла: биредә теләсә кайсы илдән килгән кунакны көлеп каршы алырлык затлы әдәбиархитектура паркы сафка баса. Шүрәле, Су анасы, Былтыр кебек онытылмас образлар, скульптурага әверелеп, шигъри дөньяга дәшә; әнә, бер-берсе белән җитәкләшкән Апуш һәм Сәгъди абый да, менә-менә телгә килеп, язмышлар хакында бәян итәр кебек… Ишегалдында «Апуш коесы» дип балкып утырган коеның да, йөзьяшәр наратның да нәни Апуш турында үз хатирәләре бардыр… Кайчандыр бәрәңге бакчасында нәни малайның аяк йөзен яралаган көрәк күзгә чалынмаса да, хәзер инде хәтер утарына әйләнгән бакча үзе йөрәк өзгеч бу хәлләрне онытмагандыр әле…
«Үлгәннәрнең каберен бел» дигән гыйбарәне искәртеп, зиратта Сәгъди абзыйның мәңгелек урыны үзе бер һәйкәл булып күренә.
Болар барысы да – «Таттелеком» иҗади төркеменең фидакарь хезмәте, тарихи чыганакларда, архивларда эзләнүләре. Кемдер кушканга, өстән төшкән боерыкка буйсынып эшләнгән гамәлләр түгел бу, күңел таләп иткәнгә, рухи кыйммәтләрнең һәм саваплы эшләрнең асыл бәясен аңлаганга, йөрәк фәрманын ишеткәнгә башкарылган хезмәтләр. <…>


Очерк кыскартылып урнаштырылды. Ахырын «Казан утлары» журналының 4 нче санында укыгыз.

Фото: «Казан утлары» архивыннан