Бәян

18.04.2018 4 (апрель), 2018

Зиннәтулла хәзрәт


Зиннәтулла, гадәтенчә, китап-дәфтәрләрен өстәл өстенә салды да, күзлеген киеп, кулына каләмен тотты. Бу көннәрдә «Туктамыш хан» дастанын күчереп язу белән мәшгуль иде. Өлкәнәюе сәбәпле, мосафирлыкны ташлаганнан соң, үзенең күп вакытын ныклап торып язу-сызу эшләренә багышлады ул. Шөкер, комачаулаучы юк. Кара өйнең бер почмагын үзенә бүлеп алды да көнен шунда уздыра.
Хәзерендә ул гади бер мәчет карты. Муллалыкны улы Кәшфелкәбиргә тапшырды. Шуның белән вакыт кысынкылыгы да бетте. Аллаһыга мең рәхмәт, гомер дә, сәламәтлек тә бирде, җитмеш сигез яшьтә дә үзен әйбәт хис итә. Карт кеше тузган кием кебек – каян тартсаң, шуннан ертыла, дигән мәкаль аңа кагылмый.
Бүген исә каләме әйтерсең лә бозга катып калды. Кәгазьгә әле бер кәлимәсүз төшермәде. Ул – уйлар әсирлегендә. Моның сәбәбе дә бик җитди иде. Аңа оныгы Габдуллаҗанның Казанга кайтуы турында хәбәр җиткерделәр. Солдатка каралу мәшәкатьләреннән соң, туган-үскән якларыннан да урап китмәкче, имеш.
Аерылышканнарына да шактый вакыт шул инде.
Унөч ел!
Шушы унөч елны ул энә өстендә үткәргәндәй үткәрде. Ник дисәң, оныгы алдында үзен үтә дә гаепле саный иде. Соңгы вакытта төшенә дә керә башлады. Гел бер халәт-кыяфәттә. Баштанаяк озын кара хөлләгә төренгән, төмсә чырай, кинәле күз. Үзе ләм-мим. Карашы гына киртәдән чыккан, үткен пәкедәй кыеп алырга тора.
Тәү кемгә кайтыр Габдуллаҗан, бабасынамы, бүтәннәргәме? Менә шунда ачыклана да инде үпкә тоту-тотмавы. Мәктүпләрендә ул аны өстен куя иде куюын.
Зиннәтулла оныгының соңгы хатын кулына алды. Үзенә кагылышлы өзеген кычкырып укыды: «Сез ки… картларның иң яхшы күңеллесе булган бабабыз Зиннәтуллага, хөрмәтле һәм кадерле әбигә… бик күптин-күп сәламнәребезне җибәреп ирештердем».
Зиннәтулланың юравы рас килмәде. Габдуллаҗан иң әүвәл Кушлавычка сугылды. Сыкраныбрак булса да, ул оныгының бу гамәлен хуплады. Ни әйтсәң дә, Кушлавычта җиһанга аваз салган бала ич ул. Кушлавыч – аның кендек каны тамган изге җир.

* * *

Габдуллаҗан, Кушлавычта берничә көн кунак булганнан соң, Югары Масрага, Фаиза апайларына килде.
Җизнәсе Җәләлетдин хәзрәт аның кыяфәтен хуп күрмәде, дәһригә чыгарды. Исәнлек-саулык белешүгә үк чәнчеп аласы итте.
– Хәзер шәкертләр чәч алдырмыймыни, урыс пубына әйләнеп беткәнсең бит, – диде, җитү чәчен ошатмыйча. Кыска кәзәкиенә, балагы төшерелгән озын тар чалбарына, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резиналы ботинкасына да бәйләнергә исәбе бар иде дә, хәләле ботыннан чеметеп алды: «Тсс!» – янәсе…
– Тсс…
Габдуллаҗанның мондый тузан кунып беткән кадими дин әһелләрен күргәне бар иде инде, исе китмәде, ияк астыннан гына елмайгандай итте дә:
– Хәзрәт-җизни, мин бит хәзер шәкерт түгел, шагыйрь, – диде, – китаплар язам, сезгә дә бүләк итәрмен.
– Безнең китабыбыз – Коръән-Кәрим, башкасы намуафыйк, – дип, Җәләлетдин каенишенең ниятенә шундук киртә салды.
– Күзләребез дә күрми, – дип өстәде Фаиза абыстай, аклангандай.
Картлар картлар инде, тискәрелеккә ясап куйган кебек. Ә авылның яшьләрен ошатты Габдуллаҗан. Дәрткә дәрман алып, яңалыкка омтылалар икән, мәчет күләгәсендә басылып яшәмиләр. Уйныйлар да, җырлыйлар да, бииләр дә…
Югыйсә, Югары Масра Өчиле кебек үк аз җирле ярлы авыллардан санала. Шулай да халык югалып калмаган, җаен тапкан, көзен барлы-юклы игеннәрен җыеп алу белән, читкә – Җаек, Агыйдел-Чулман тарафларына чыгып китәләр икән. Кем нәрсәгә маһир, кайсы итек баса, кайсы тегү тегә, кайберләре кырык тартмачы булып сату итә…
Йөргән таш шомара бит ул, масралылар да дөнья күреп, тәҗрибә туплап, иң мөһиме, ирек дигән тылсымлы һава тәмен татып, җәсарәт алып кайталар. Хикмәт тә нәкъ менә шул канатсыз акчарлакларда икән.
Хәйран калырлык хәл, Кушлавычта әле агач яфраклары да коелып бетмәгән иде, ә Масрада кешеләр инде бүрек кигән. Көзге көнне керәле дә чыгалы, дип бик дөрес әйткәннәр. Ара-тирә кар да төшкәли. Халык каз өмәсенә тотынган. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә уен, көн дә сый.
Өмә чираты Җәләлетдиннәр күршесенә дә килеп җитте. Көнозын ыгызыгы. Каз йолкучы кызлар инде, әнә, ишегалдына чыкты, гөрләшепме-гөрләшәләр. Берсе бөтерчекнең бөтерчеге, бер басасы урынга биш баса. Чибәр дә, каһәр. Түп-түгәрәк ап-ак йөзле, кап-кара күзле, чем-кара кашлы, йомырка күмәчедәй пешкән. Габдуллаҗанның үткен карашы хәтта кыска-кыска гына итләч бармакларын да абайлап алды. Тач, шәкертләр хыялындагы матурлык өлгесе.
Чибәркәй кунак егетенең посып кына читән аша үзен күзәтүен сизеп алган иде булса кирәк, шундук такмагын да очырды.

Аргы яктан берәү килә –
Кара кәчтүн, ак яка;
Кара кәчтүн, ак якага
Исебез китми пука.

– Сәрбиназ, син инде бигрәк, кала егетләре нәзберек бит алар, үпкәләве бар, – дип, иптәш кызы дустын битәрләгәндәй итенде.

Абзый, сине бай, диләр,
Җиккән атың тай, диләр.
Байлык белән бик мактанма,
Кесә ягың сай, диләр.

Кызлар, көянтәләренә каз түшкәсе асып, көлешә-көлешә, инеш буена төшеп киттеләр.
Сәрбиназ өмәгә яңа гына басылган нәфис кара киез ката киеп килгән икән. Көнләшсеннәр, янәсе.
Кичтән, кипсен өченгә, аяк киемнәрен мичкә куеп калдыралар. Ә яшь килен иртән-иртүк тыштан салам көлтәсе алып керә дә, мичне бушатып, ягып та җибәрә.
Ниһаять, кызлар да уяна. Өй җылы, таба чыжылдый, кәеф күтәренке. Каз тәбикмәге дә телеңне йотарлык. Тик кызларның гына иркенләп юанырга вакыты юк, алар янә чакырулы. Иң беренче Сәрбиназ урыныннан кузгала.
Кузгалуын-кузгала, сыңар катасы гына ут булган да су булган. Идән ярыкларына кадәр капшап чыгалар, мактаулы ката гына табылмый.
– Мичне кабат җентекләбрәк карагыз әле, – ди пошаманга төшкән хуҗабикә.
Һәм килен көл арасыннан янып, чукмарга әйләнгән ката калдыгын тартып чыгармасынмы.
Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга тарала. Габдуллаҗанга да тәкәббер вә наян сылукайга җавап сүзе әйтү җае табыла.
Шагыйрьнең җавабы шигырь инде, әлбәттә.

Сөеп кигән кара катаң
Янды мәллә, җанашым?
Кара ката хәсрәтеннән
Тамды мәллә күз яшең?
Кара катаңның төтене
Очкан кыйбла хутына.
Раббым Аллам, кадыйр мәүлям,
Салган кайгы утына.
Кимә, җаным, пар аякка
Сыңар ката – килешми,
Һич кайгырма, бастырып ал, –
Басып бирер Земский1.


1 Авылның итек басучысына, зур корсаклы булганы өчен, «Земский түрә» кушаматын такканнар.

Бәянны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=43277
  2. http://kazanutlary.ru/?p=43370
  3. http://kazanutlary.ru/?p=43504

ДӘВАМЫ БАР. БӘЯННЫ ТУЛАЕМ «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2018) УКЫГЫЗ.