Хикәя

17.04.2018 4 (апрель), 2018

Читтә


– Авызыңны яп. Карга кереп китмәсен.
Салих, борылып, карашын дустына күчергәнче, болдырдагы кыз инде кереп тә киткән иде.
– Күрәсең дә капланасың. Һәдияңә әйтергә дә күп сорамам…
Шундый ачы телле, үткен тешле инде ул Гайрәт. Тешләгән җиреннән өзәр. Инде тагын:
– Кара аны, малай, муеныңны сындырасың. Тарт, дим бит!..
Гайрәтнең боерыгы кабатлануга, Салих, аңына килгәндәй, бармагының әрнүен тойды. Ул кыз ягына караган арада шырпы кадалган икән. Шырпыны тартып алдым дигәндә, пылт итеп кан сытылып чыкты. Малай аны ялап алганын сизми дә калды. Әлбәттә, кан тозлы иде. Мондый вак мәшәкатьләрне әле генә тупсада басып торган кызкай күрәдер дигәндәй, әрнешен сиздермәскә тырышып, пычкысын тартты. «Дзин». Эскрипкә кылы зеңгелди диярсең. Агачы да еллар буе кибеп-корып, сөяккә калган иске бүрәнә шул. Инде пычкыны каршысында аңа кулдаш булып утын тураклап маташкан Гайрәт үзенә тартты. Күз кырые белән генә кыелып карады – кыз күренми иде шул. Тагын – «дзин»: Салих – үзенә, Гайрәт – үзенә, Салих – үзенә, Гайрәт – үзенә…
– Кереп китте бит инде!.. Пычкы тартуыңны бел!
Тартты Салих. Шулай сәгатьләр буена «дзин-дзин», «дзин-дзин». Туйдыра гынамы? Ашказанында әйләнгән ач тешле тегермән ташларыннан кая ди дөнья матурлыгы, кызлар матурлыгы турында да җырлыйсы килми. Көеп чыккан пычкы оныннан һава кызгандай итә. Гайрәт, гомумән, агач исен һәм тирес исен ярата. Ашау дигән нәрсәгә килгәндә, аны беразга гына булса да әнә шул кыз гына оныттырып куя. Әмма ул да, хәерчегә җил каршы, дигәндәй, күренеп өлгерми, күз ачып йомганчы керә дә китә, шайтан алгыры! Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә, аларның атлары гел генә җигелгән. Кем әйтмешли, кая кашык, кая катык, кая катламаларың?
Туралган түмәрләрнең оны иренеп кенә кузла астына куелган таска коела. Тасның төбе тишек. Пычкы онын шулай кузла астына куелган таска җыю галәмәтен беренче тапкыр күргән Салих үзләрен яллаган Сәфәргали абзыйларыннан, аптырап:
– Нигә алай итәсез? – дип сорамый булдыра алмады. – Пычкы чүбен болай итеп бер генә дә җыйганнары юк бит…
– Это – калория, – диде теге, бик белемле кыяфәт белән. – Мин аны ягып, өйне җылытачакмын. Золасыннан щёлочь ясаячакмын. Пычкы золасыннан алынган щёлочь бельёны исключительно яхшы агарта, ди хатын…
Бу сүзләрнең күбесен аңламаган малайлар аның белән килештеләр. Кирәк тек кирәк. Аларга нәрсә? Кушкач – җыярлар. Әнә, күкне дә бит идән юган мунчала кебек лачкылдык авыр кара болытлар биләп алган. Гүя ул бүселеп җыларга гына тора. Бу болытлар менә хәзер, менә хәзер беренче туңнарны көтеп сыкранган җиргә яңгырмы, кар беләнме ишелер. Агачның нәселенә, яшенә карап, таска коелган он төрле төстә: сөт аклыгыннан башлап эче бозылган саен кызара бара. Череп бушакланган саен, оны күп, пычкы өне тыгылып кыза. Тирә-якны агач оныннан аңкыган хуш ис баса. Агач катылана төшсә, онның күләме кими. Ничек кенә булмасын, төрле төстәге пычкы онының таска эләкмәгән өлеше аяк астында ноябрь салкыннарын, беренче кышкы чебеннәрнең чеметүен көтеп кипкән, башын югалтып, коры тамырда гына калган бәбкә үләнен һәм малайларның ботинка башларын үзенчә бизәргә тырыша. Ял көннәрендә авыллары белән ике арада чабатада йөрсәләр дә, алар, чагыштырмача хәлле нәсел балалары буларак, Кыргызда ботинка киеп форсить иткән булалар. Дөрес, авылдашлары Галимулла карт әйткәненчә, «плинни нимесләр» ясаган бу аяк савытларының тулы хокуклы ботинка диярлек җирләре дә юк: өслекләре – картон, аслык-табанлыклары – каты эрзин. Һичкайчан тузарлык түгел, түзәрлек кенә булсын. Җәен тирләтә, кышын өшетә. Аякларыңны бер өшетсәң, җылытам димә. Алар чабаталарын, иң кадерле байлыклары итеп, карауат асларында саклый. Кибеп коргаксып, алар шимбә төштән соң юлга сигнал көтеп ята…
Кәүсә киселеп, пычкы тешләре теге очтан тышка ялтырап тишелеп чыкмады микән дип күзләрең күгәрә башлый. Ә бу кайгы – ашказанындагы тегермән ташы тавышларын да оныттыра торган төп кайгы. Нишләтәсең, кышкылыкка утын кистерүче хуҗалары хәстәрләгән бу агач ифрат дәрәҗәдә нәселсез, дөресрәге, төрле нәселле иске бура булып чыкты. Агачлар арасында очраклы рәвештә елга буеннан кайткан һәм йокылы-уяулы хәлендә җырлап киселгән кызыл зирек, урманнан төшкән йомшак, ак тәнле юкәдән башлап, чынлап та таш-сөяккә әйләнгән һәм пычкы теше кагылу белән зеңгелдәп урамны яңгыраткан имән, усак, каен бүрәнәләргә кадәр бар иде. Соңгылары кайчандыр, барысы бердәм бураны тәшкил итеп, килешеп яшәгәннәр дә, гүя ниргәдән ычкынып, сүтелгәч, «мин дә мин!» дип, нәкъ үз кавемебез кебек, үзара кычкырыша, бәхәсләшә башлаганнар. Кайчакта пычкы теше бүрәнәләргә башын яшереп кереп качкан, дибырсантлар кебек, шунда посып яшәп яткан кадакларга тап килеп, ачы тимер, эскрипкәнең кылы өзелгән тавыш чыгара, бу чакларда кадак ялтырап агара, малайларның йөзләре карая, йөрәк кыллары да аһ итеп өзелгәндәй була. Өзелерсең дә. Пычкыны үткерләү, ягъни тешәү, җиңел эш түгел. Моның өчен мачтыр булырга кирәк. Пычкыны бот араларына кыстырып кына «акылга китереп» булмый. Моның өчен корычны яратырга, аның телен аңларга, зарларын сөйләтергә кирәк. Аннан тыш җылап торган түгел, җырлап торган корыч игәүләр, тешне теши торган струмин – ярыклы кыскыч кирәк. Шатлыкка, Гайрәтнең, ялланып, чит авылларда бура бурап йөргән агасы Зәригать нәкъ менә шундый мачтыр да инде. Аның юл капчыгында барысы да бар. Әмма ул, әгәр син ихластан да ачыгавыз булып, агачтагы кадакка пычкыңны каптыргансың, тешләрен җимерттергәнсең икән, бәлаңне үз өстеңә ал, абзаң көн саен килеп йөри алмый, атнасына бер тапкыр, үтеп китешли, иреннәрен кысып кына, син җимерткән тешләрне теши, сафка бастыра…
Хәер, Салих белән Гайрәт тә читтән килеп ялланган ялчылар инде: чынбарлыкта, алар ялчы түгел, ялчы булып ялланган кичәге кулак балалары. Аларның бабаларын, бу якларда атаклы Рәхимкол нәселенең уналты тармагын, утызынчы елларда башка-баш кисеп, тураклап, кайсын кайда озатып бетергәннәр иде. Әмма алар үзләренең якыннан-якын туган икәнлекләрен белми, бераз гына белсә-сизенсә дә, белмәс дәрәҗәдә хәбәрсез иде, чөнки аларның «сыйнфый дошман» буларак куркытылган аналары бу хакта бөтенләй дә эндәшми-тындашмый иде. Алар кем – моннан егерме чакрымда яткан авыл балалары, кем – быел Кыргыз урта мәктәбенең сигезенче сыйныфында гыйлем эсти башлаган укучылар, кем – дәресләреннән соң шулай Кыргыз «ыслушшилары»на кышкылыкка утын тураклау белән мәшгульләр. Хәер, бу өченче тапкыр ялланулары. Берсендә германнан күзе кызып кайткан әфисәр бу якларда күрелмәгән алма бакчасы өчен чокырлар казытты. Алмаларын ашарга насыйп итәр микән? Сугыш ятимнәре, әниләренә бераз гына булса җиңелгә төшәр, дип, менә шушы бик тә саваплы, ул гынамы, хәтта ки ярыйсы гына акчалы – кубик метрын берәр тәңкәдән! – эш башкарып, үзләрен бик бәхетле зат – эш бетергән кеше итеп тоялар. Алар кубометрны үзләренчә киная белән «күп метр-чүп метр», дип тә йөртәләр. Ә күпмерәк була соң ул «күп метр-чүп метр»? Иңе – бер метр. Буе – бер метр. Биеклеге – бер метр. Менә шушы аралыкка сыя торган утын түмәрләре бер кубик метр дип атала. Кулларына төшкән акчаданмы, әллә аларның башкаларны җылытырга тырышуларыннан киләме ул бәхет – малайлар, дөресрәге, борыннарына ис кергән ундүрт-унбиш яшьлек үсмерләр, бу хакта уйлап та карамый гына түгел, уйлауны күз алдына да китермиләр. Аларга, туган авылларыннан чыгып, «читтә» яшәгән ике дуска, ач тамагым – тыныч колагым, рәхәт, күңелләре көр – шунысы мөһим. Әлеге сәгатьтә Кыргызның чираттагы, инде өченче «ыслушши»ына утын кисеп яталар. Ярмыйлар да, вакламыйлар да. Тураклыйлар гына. Һәм курчак итеп өеп куялар. Шулай кушылган. Тормышны үз адымнары, үз карышлары белән генә үлчәп, үз авылларына, ата-инәләренә хас булган гамәлләрне башкалардан да таләп итеп яшәгән беркатлы авыл балалары, карашларын йорт болдырыннан төшермичә, «менә-менә өйләренә чакырырлар, менә-менә ашатырлар, бәлеш-гөбәдиясе булмаса да, ипи катысы белән булса да чәй эчерерләр», дип күзләрен күгәрткән ялчылар, үз өметләренә ирешә алмагач, «ыслушши»лар кеше түгел икән, дигән карарга килгәннәр иде.
Әмма өметләрен өзмәгән иделәр. Бигрәк тә бу кешегә яллангач, өметләре аеруча үсә төште. Бигрәк тә Салихның. Аның ничек кенә булса да үзләрен тыштан эчкә чакыртасы, әлеге өйгә керәсе, шуннан файдаланып, бу кызны якыннан күрәсе килә иде. Әмма. Сугыш бетүгә ун ел булуга карамастан, аягыннан салмаган армия итекләрендәге тузанны өреп төшергәннән, бәрхет чүпрәк белән ялтыратканнан, гимнастёркасын иңеннән аркылы төшкән йолдызлы әфисәр каешы белән буып ныгытканнан соң гына болдырына чыгып баса торган Соргылт абзый – сугышта полк хисапчысы булган бухгалтер, майор, имеш. Татар икән. Сәфәргали. Сәфәргали Сондыков (хатыны аңа йә «Серёжа!», йә «Сундуков!» дип кенә эндәшә). Сәфәргали исә моңа авызын күтәреп бер сүз әйтми.
Малайларның тәҗрибәсе шуны раслый: «ыслушши»лар арасында кеше диярлекләре күп булмаса да, татар дигәннәре байтак очрый. Монысы «Сбербанк» нәчәнниге икән. «Сбербанк» сүзен беренче ишеткән малайлар сыйныф җитәкчесе Әкълимә апаларыннан белештеләр. «Сбербанк» – ул акча саклый торган урын, ди. Кыска гына итеп әйткәндә, акча капчыгының сакчысы булып чыга. Моны белеп алгач, җегетләрнең күңел апарасы күперепме-күперде: бүген аларның кушаяклы кузла дырылдатуларының соңгы, бишенче көне, Алла боерса, утыннарын кисеп бетерсәләр, Соргылт абзыйлары кичләтеп кайтып керсә, сөйләшенгән биш кубик метрыннан чыгып исәпләгәндә, бу акча капчыгы булган абзыйга галифе кесәсеннән кыршылып беткән биш тәңкә урынына сайрап торган ун тәңкә чыгарып бирү нәрсә тора инде?! Әгәр кискән утыннары алты, җиде кубометр булып чыкса, менә улаячак аларның бүреләре! Бу хакта хыяллана, түләүне арттырганнан-арттыра төшеп, өметләрен үстерә барып, түләтәсе хаклары илле тәңкәгә кадәр барып төртелгәч, һәм ул утын өеме тәмам акча өеменә әверелгәч, һәм ялчылар хыялый йөк башына менеп утыргач, алар моның мотлак шулай килеп чыгачагына тәмам ышанып беткәннәр иде. Шуның белән бергә кайгылары да бермә-бер артты. Акча кайгысыз йөрми, кайда акча, шунда кайгы икән. Абзалары бу кадәр дә акча бирсә, аны кәгазь акчадамы, әллә тимер акчадамы бирер? Тышка чыгарып бирерме, әллә өйләренә чакырыпмы? Түр башында кунак итепме, әллә салкын суын да эчермәстәнме? Бу кадәр акчаны кайларга гына тыгып бетерерләр? Ипи, ак күмәч, шикәр… Кая ди алар гына! Кәчтүн! Яңа җылы бишмәт! Аякка итек! Киез итек!.. Инәләренә күлмәклек!.. Шулай булачак та!.. Югыйсә, бар тирә-як шушы максатка хезмәт итә иде: Соргылт абзыйның марҗа хатыны да, чәчләрен ике якка үреп, күбәләкләп бәйләгән фәрештә рәвешендәге теге кызлары да. Ул, әлбәттә, аларның кызы булырга тиеш. Исеме дә ачыкланды. Катя, Катюша, Катерина. Екатерина Сәфәргалиевна. Менә кызык! Бер күрүдә үк ошатты аны Салих. Гел генә шуның ягына борыла баш дигәнең. Әмма аны, үзе якында, тупса аша гына булса да, якыннан күрү мөмкинлеге юкка тиң. Шуңа да ул якындагы кызның ерактагы ялкынында яна. Беренчедән, кызкай тышка сирәк чыга. Йөзен-чыраен юньләп күреп булмый. Ул Салих ягына карамый да. Салих үзе карарга теләсә, Гайрәт борылырга ирек бирми. Хет ят та үл. Җитмәсә, авылда калган Һәдиясенә әләкләү белән яный. Фаҗига. Трагедия. Куркыткан гына була инде. Көнләшә, кәнишне. Юк, көнләшми. Болай гына әйтә. Шулай да… «Кызның күңеле кырыкта» дигәндәй, егетләрнеке ничәдә икән? Болдырга арты белән торып утын кискән Салих, Катяны чыкканы саен күрергә теләп, Гайрәткә кулны алыштыру турында тәкъдим ясагач, теге, бик шикле елмаеп, урынын бирмәде. Имеш, кул уңае түгел. Ничек кул уңае булмасын? Сулагай-фәлән дә түгел. Гади итеп кенә әйткәндә, урынын бирми. Этләшә. Болай булганда, Катяны беренче булып ул күреп ала. Үзенең дә күзе төшкәнме? Яшерә генәме?
Хуҗа хатынның марҗа булып чыгуы туган ояларында бернинди әрҗә-марҗа күрмәгән-ишетмәгән малайларның уй-теләкләрен тагын да көчәйтеп-узындырып җибәрде. Шулай булмыйча тагын. Сәфәргали абзыйлары туган якларында күренмәгән табыш итеп каяндыр Житомир тарафларыннан алып кайткач, уңганлыгы ягыннан татар хатыннарына биргесездер инде ул. Әмма!.. Син заманнарның туры килеп кабатлануын кара! Алар күптән түгел Мәҗит Гафуриның «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» дигән хикәясен өйрәнгән иделәр. Язучы әйткән шәһәрдәге кебек, аларның Кыргыз дигән зур авылында да, «солы катыш үскән бодай кебек, татар һәм урыслары катыш торалар» икән. Андагы хикәядә базардан утын илтешкән Шәрифкә марҗа хатын акчаның көткәненнән артыгын бирә. Үзенә бай кыяфәтләре кереп киткән көнлекче ул акчаның «унике тиененә лафкадан ике кадак икмәк белән бер кап шырпы, өч мыскал чәй алып кайта». Гафуриның Шәрифе кичергән уйлар дәрестән соң, йөрәк майларын талатып, көн саен утын туракларга барган малайларны авыз суларын корыткан дәрәҗәдә газаплады. «Бу кяфер кырык тиен бирмәс микән? Бирер, бирер, бу утын сажиннан күп артык бит, юк инде, кырык тиен генә бирсен, шул да җитәр», – дип, Гайрәтнең язучы сүзләрен кабатлап бетүенә, Салих хикәянең дәвамын шул ук язучы сүзләре белән артыннан: «Күптәннән бирле ит ашаган юк иде, берәр егерме тиенлек ит алып кайтсам, егерме тиен кала. Егерме тиеннең биш тиен көмешенә токмачка он алсам, аннан да биш-ун тиен артып кала, унбиш тиенгә биш кадак икмәк алып кайтсам..» – дип ямап куя да, өметсез шайтан кебек шаркылдап көләләр…
Боларның марҗалары беркайда да эшләми бугай. Базарга да йөрми. Аның каравы, караңгыда капшангандай итеп, буаз базар сумкасын күтәргән, телен аркасына әйләндереп салып ахмалларга төшкән Соргылт Абзый үзе кайтып керә. Аның башы да, күзе дә юк кебек. Гүя эшендә торгызып калдырган. Гафуриның марҗасы гасыр башында тышкы салкында сурәтләнгән булса, ул инде хәзер, гасыр уртасында, күптән татарның җылы өенә хуҗабикә булып кергән икән. Аларның иреннәрендәге иннек буяулары куллары тигән җиргә буялып кала икән. Алай гына булса, ни дияр идең. Исем-фамилияләрен, туганнарын тартып алды. Хатын үзе чыгып та азапланмый. Малайлар, дөресрәге, Салих кына, аны ике генә тапкыр күз кырые белән күреп өлгерде. Анысында да ай күрде – кояш алды. Тегеләр җыештырынып маташканда, өйләрен җилләткәнме, кинәт урам ягындагы ачык тәрәзәдән ап-ак пәрдә, үтәли җилдән кабарып, тышка томырылып чыкты һәм ак болыт сымак тулгана башлады. Кешегә ярдәм итү, пәрдәне эләктереп алып, эчкә сузганда, бер уңайдан Катеринасын күрә алу уе белән ялтакайланып йөгереп барган Салихның тәрәзәдән чыгып өзгәләнгән пәрдәне кулына эләктерергә тырышып сузылуы булды, эчтән:
– Не лезь! У тя руки грязные! – дип кычкырдылар, ана каз тавышы белән гаңгылдап.
– Нәрсә диде ул сиңа? – дип сорады Гайрәт, дусты килеп пычкысын тарта башлагач.
– Герәзний, диде! – дип ачынып җавап бирде дустына Салих, аннан өстәп куйды. – Сиңа кысылмаска кушты.
Алар бер-берсе белән шулай егетләрчә кырыс мөнәсәбәттә. Хуҗаларча өндәмә белән эчтән кем кычкырды икән? Катямы, әллә әнисеме? Катя түгелдер. Аның Катясының тавышы андый каты бәгырьле булмас. Шулай да малай эчтән ишетелгән бу гөрбиян боерыкка нык кына рәнҗеде. Туган авылыннан беренче тапкыр читкә чыккан, инде чын-чынында инәләреннән аерылып читтә яшәгән, әле ят җирләрне яд иткәнче, өйрәнеп киткәнче иртәсен дә, кичен дә Кыргыз дигән зур авылның чит агачларын, кешеләрен, мәктәптәге укучы-укытучыларын гына түгел, хәтта ки йортлар, таш урамнар, райкомның беренче тапкыр күргән ике катлы бинасын, төнге уникедән иртәнге алтыга кадәр дөп-дөп килеп электр уты биреп утырган дизель станциясен дә күзләренә кадалган ят шырпы итеп кабул иткән ике яшь колынчакның берсенә җитә калды. Ул, үзенә «герәзний» кушаматы алган малай, елап җибәрердәй булып яшькәзгән карашы белән дустына карады – биредә аның кебек үк чит вә ят булган Гайрәт тә яңа шартларга тизрәк илегәсе килә, әмма илегә генә алмый газаплана, шулай да аның күз чокыры коры, ул еламый иде! Әйе, алар өчен беренче тапкыр күргән электр яктысы да якты түгел, караңгы иде. Пакустан килгән бу ике үсмер, ике таш мускуллы җырчы, кайчакларында, сагынуларын кая куярга белмичә, кеше ишетмәс җирдә тамырланып, җырлап җибәрергә дә күп сорамый иде:

Чит-чит, дидем,
читкә киттем,
Чит иде теләкләрем,
Инде хәзер читтә яшим,
Өзелә үзәкләрем…

Авыр хезмәт, йөрәк маеңны учыңда талкып, пычкы тарту аларга шушындый да ятсыну-юксынуны беразга булса да оныттырып тора иде, Ходаем! Шунысы сәер: алар туган якларындагы кешеләрне түгел, нишләптер аның җир-суын, үзләре аунап үскән елга буйларын, җиләк җыйган урман-аланнарын, ат куналарына йөргән тау кырлачларын – гомумиләштереп әйткәндә, табигатен сагыналар иде… <…>


Хикәя кыскартылып урнаштырылды. Дәвамын «Казан утлары» журналының 4 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: pixabay