Повесть

17.04.2018 4 (апрель), 2018

Соң түгел!


Дәвамы
Гаеп

Өч атнадан Әдипне дәваханәдән чыгардылар. Аягындагы гипс алынмаган иде әле. Сөяк картрак булган саен, гипсны да шулкадәр озаграк тоталар бит. Сынган урын сулкылдап-әрнеп сызлый, тик моңа игътибар итәргә вакыты юк, башын авырдан-авыр уйлар баскан. Реанимациядә аңына килү белән сораган тәүге соравы каршыга чыккан машина пассажирлары хакында булды. Аларның үлүен, хатын кешенең авырлы булуын белгәч, кояшлы көннәр айсыз, очсызкырыйсыз төнгә әверелде. Дәваханәдән чыгу белән, әти-әниләре, туганнары янына барырга ниятләде.
Кайткан көнне үк ике як күршесе хәл белергә керделәр. Аларның күзләрендә сүзсез сорау иде. Таныш сорау иде ул. Хастахәнәгә хәл белешергә килүчеләрнең күзеннән дә сикереп төшәрдәй булып тора иде ул өнсез сорау. «Әдип, син кеше таптаттыңмыни? – ди иде бу күзләр. – Нишләп? Ник? Синме бу? Тумаган баланың гомерен өздеңме? Нишләдең син?»
Бу сораулар кычкырып әйтелмәде, тик алар һавада очты, алар аны изде, кул-аякларын богаулады. Һәм ул үзенең вафат булган кешеләрнең якыннары янына бара алмасын аңлады. Алар бу сорауны йөзенә бәреп сораячак. Әдип үзе дә белмәгән җавапны таләп итәчәкләр… Ташбака йә әкәм-төкәм үзенең кабырчыгына яшеренгән кебек, ул өенә, ихатасына качты, посты. Әйе, бу куркаклык иде, тик берни дә эшләп булмый, ул башкача булдыра алмый иде.
Ул урамга да аяк басмый башлады. Култык таягына таянып, аксаклап, көненә өч тапкыр абзарга мал карашырга гына чыга. Улы Шамил бәләкәйрәк, буыны ныгып җитмәгән, аңа авырлык килмәсен дип тырышуы. Таягы бозда таеп китеп, егылып, аягын янә авырттырды. Ярый, сынмады, тик температурасы күтәрелеп китте.
Тәне кызышып, тәненнән дә бигрәк җаны көеп яткан көннәрнең берсендә, авариягә бер ай дигәндә, тикшерүчедән повестка килеп төште. Почтальон сузган кәгазьгә кул куеп алып калды, тик барырга көче дә, хәле дә юк иде, бара алмады. Ә өч көннән аларның турына ят машина килеп туктады. Богаулавын-богауламадылар, ләкин тикшерүчегә утыртып алып барып, сорау алып, протоколга кул куйдырып, яшәгән урыныннан беркая да чыкмау турындагы распискага кул куйдырып кайтардылар. Булат Гайсин кузгаткан җинаять эшендә Әдип Карамов гаепләнүче сыйфатында иде.
Ул тикшерүченең сорауларын тәүдә юньләп аңлап та бетермәде. Тәне ут булып яна, башы чатнап авырта, үзе гүя томан эчендә.
– Барысы да ап-ачык бит: үз гаебегезне таныгыз да протоколга кул куегыз…
– Юк, мин гаепле түгел.
– «КамАЗ»ны үтәргә теләп, каршы полосага чыккансыз. Юл үргә таба һәм буранлап тору сәбәпле, каршыга килгән «Киа»ны күрми калгансыз!
– Юк, мин аермачык хәтерлим: «КамАЗ» артыннан гына бардым. Үргә таба иде бит. Обгонга чыгарга уйламадым да. Көрән «Киа» үзе минем каршыга килеп керде!
– Карамов, уйлап карагыз әле: «Киа» ни өчен сезнең полосага чыгарга тиеш?
– Мин анысын белмим. Тик ул көтмәгәндә кинәт кенә алга килеп керде. «КамАЗ» тәгәрмәчләре кар тузгыта иде бит, бәлки, күрмәгәндер?
– Ник? Аның алдында бит юл ап-ачык! Ә сезнең алда – «КамАЗ»!
– Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым! – дип, янә кабатлады Әдип.
– Ә сез гел алга гына карап бардыгызмы?
– Әйе.
– Бары тик алга гынамы?
Әдип ык-мык килде.
– Көзге аша артка да күз салдым.
– Арттан нинди дә булса автомобиль килә идеме?
– Юк.
– Сез артка караган арада, рульне йомшартып, каршы полосага чыгуыгыз мөмкин идеме?
– Белмим…
– Во, шул-шул! Ә шулкадәр ышаныч белән сөйлисез! Бәлки, сез идарәне югалткансыздыр?
Ул тынып кала… Инде ул үзен әллә ялгышаммы дип икеләнә башлады. Менә бит тикшерүче дә аны гаепли, күршеләр, кешеләр, хәтта Гөлчәчәк тә аны гаепле дип уйлый. Әллә наркозлардан хәтеренә зыян килдеме? Инде йөзенчеме, меңенчеме тапкыр, хәтерен камчылап, ул көнне күз алдыннан үткәрә. Ләкин ул бит аермачык белә: алдындагы «КамАЗ»ны узу уенда да юк иде! Аның бит беркайчан да рульдә алай хәвефле йөргәне булмады. Җитмәсә, өр-яңа машина белән!
Болар хакында тикшерүчегә сөйли, әмма Булат Гайсин кымшанмас кыя сыман.
– Нәкъ менә машина яңа булганга, үз-үзегезгә ышанып, обгонга чыккансыз да инде, Карамов! Йә, гаебегезне таныгыз да кул куегыз! Тикшерү ягына бассагыз, моны онытмагыз, судта искә алыначак, срок киметеләчәк!
– Срок?!
– Әйе, срок! Бала-чага булып кыланмагыз. Үзегез дә моны бик яхшы беләсез.
– Юк, мин белмәдем… – дип, авыз эчендә ботка пешерде Әдип. Тик күрә: Булат Гайсин аның сыңар сүзенә дә ышанмый. Һәм ул сорарга ашыга:
– Миңа ничә ел бирергә мөмкиннәр, гражданин тикшерүче?
– Сигез! Гаебегезне танысагыз, ышандыра алам, бу срок күпкә киметеләчәк!
Әдип башын иде. Берни дә дәшмәде.
– Онытмагыз, авария нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелгән! Ул янә бер сүз дә әйтә алмады. – Йә, Карамов, таныйсызмы гаебегезне? Әдип башын күтәрде. Булат Гайсинның күзенә туп-туры итеп карады һәм керфек тә какмый:
– Юк! Минем гаебем юк! – диде.
Тикшерүченең, сиздермәскә тырышса да, ачуы кайный. Түзә алмый, торып, әрле-бирле йөренә башлый. Аннан янә урынына килеп утыра. Һәм боздай караш, боздай тавыш белән:
– Мин сезнең файдага тырышып карадым, гражданин Карамов! – ди. – Ләкин сез мин сузган ярдәм кулын кире кактыгыз. Бу – сезнең хокукыгыз… Сез бүгеннән башлап авылыгыздан беркая да чыгып китмәскә, телефоныгызны сүндермәскә тиеш буласыз. Теләсә нинди вакытта сорау алырга чакыртырга мөмкинбез.

***

Гөлчәчәк аны дүрт күз белән көтеп торган иде. Телевизор карап утырган җиреннән сикереп торып, ишек төбенә ашыкты.
– Нәрсә диделәр? – диде ул, өметләнү катыш кызыксынулы тавыш белән. Әдип култык таяклары белән бусагадан көч-хәл атлап керүгә, тиз генә табурет китереп куйды.
– Эшләр начар! – Ире, табуреткага утырып, сыңар пимасын салды. – Эшләр начар, әнисе! Мине гаепле итмәкчеләр.
Хатынының йөзе үзгәреп китте.
– Ә кредит?! Машинасыз да калдык, болай булгач, страховка да булмаячакмы?
– Кредит кредит әле, әнисе, баш исән булса, кайгырма, мал табылыр ул. Мине утыртып куярга мөмкиннәр!
– Күпмегә!
– Сигез елга!
Гөлчәчәк, учлары белән битен каплады. Аннан тиз-тиз, пулемёттан аткан сыман, ачуын тыя алмыйча, сөйли башлады:
– Үләм! Тереләй суйдың мине болай булгач! Әйттем, көт мине, төш җиткәч барырбыз, дидем! Ашыккан ашка пешкән, ди. Ни пычагыма таң тишегеннән чыгып чаптың?! Үзең пешергән ботканы үзең аша менә хәзер! Мин синең кредитларыңны түләргә җыенмыйм! Их, үтте бит гомеркәем кем белән! Әрәм генә булды бит җиләк кебек чакларым! Ул ике баланы мин ничек үстерим?!
– Әнисе, тукта әле, кызма! Син мине бүгеннән үк утыртып куярга җыендыңмыни? Тикшерү бетмәгән, Гайсинның сүзе суд карары түгел бит әле.
– Карга күзен карга чукымый. Алар бер сүзне сөйли инде ул, шуны белмисеңмени кырык яшькә җитеп!
– Мин адвокат яллыйм!
– Ха-ха-ха! – Хатыны кычкырып көлә башлады. – Ха-ха-ха, берне түгел, йөзне ялла, кем ышансын ди сиңа? Бөтен авыл сөйли бит, урамнан үтәр хәл юк, ирең өч кешенең башына җиткән, диләр. – Көлү елауга күчте: – Балаларның мәктәпкә барып күренерлеге юк, әтиегез кеше үтергәнмени, дип сорыйлар, ди.
– Гөлчәчәк, мин бит гаепле түгел!
– Син моны абзардагы тавыкларга чыгып сөйлә инде, яме, ышанса, алар ышанырлар!
– Тукта, син дә миңа ышанмыйсыңмыни?
– «Ышанмыйсыңмыни!» Конечно, ышанмыйм!
– Их, син, син дә мине аңламагач…
– Ә син мине аңладыңмы? Миңа кыен чакта минем хәлемә кердеңме? Кая хәлгә керү, башымнан көлдең!
– Нәрсә сөйлисең син, Гөлчәчәк! Нинди көлү ул? Кайчан?
– Миңа чокыр казып куюың? Сөяркәләрең?
Әдип йөзен чытты. Әллә саташа инде бичәсе?
– Әйттем бит инде: беркемем дә юк синнән башка, дип! Каян керде ул уй сиңа, аптырыйм!
– Ә чокыр?
– Кем уйлаган сине анда төшәр дип?
– Вот-вот, уйламыйсың шул. Уйларга кирәк шул! Ярар, вакытың күп булыр хәзер уйланырга!
– Гөлчәчәк! Син чынлап сөйлисеңме бу сүзләрне?
Ир, тәү күргәндәй, хатынына текәлде. Алыштырып куйганнармыни аны!
– Юк, уйныйм. Син әйтмешли, шаяртам гына! Менә миңа шаярта торган көннәр килде! Үзең казыган чокырга үзең төштең, җаныем!
Ул киенде дә ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Әниләренә киткәндер. Соңгы елларда, көн аралаш булмаса да, атнасына берничә көне анда үтә бит аның, дип уйлады Әдип. Ишек төбеннән торып, чишенми-нитми караватына барып ауды. Шунда гына тәненең януын, авыз эченең кибүен тойды. Гөлчәчәкнең усал сүзләре турында уйланырлык та хәле калмаган иде аның. Торып, дару эчәргә кирәк, дип уйлады, тик тора алмады, яткан урынында тирән йокыга талды. <…>


Повестьны башыннан укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=43081
  2. http://kazanutlary.ru/?p=43226
  3. http://kazanutlary.ru/?p=43303
  4. http://kazanutlary.ru/?p=43405
  5. http://kazanutlary.ru/?p=43512

ДӘВАМЫ БАР. ӘСӘРНЕ ТУЛАЕМ «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2018) УКЫГЫЗ.

Фото: pixabay.com