Хикәя

14.04.2018 №12(декабрь),2016

Ул


Ул биредә шактый озак басып тора иде инде. Вак кына яңгыр сибәли, һава да салкынча. Ләкин аның моңа исе китми. Тау битендәге өрәңге янында шулай басып торырга ярата ул. Өрәңге инде карт, яфраклары да коелып беткән, шуңа да ябалдашы аны яңгырдан ышыклый алмый. Әмма урыны әйбәт. Моннан тау астында агып ятучы елга, аръяктагы үзәнлекләр яхшы күренә. Кояшлы җәй көннәрендә җиләс җил бирегә ерактагы болыннардан төрле үлән һәм чәчәкләрнең исен алып килә иде. Тик хәзер ямансу көз, пыскак яңгыр, шыксыз кырлар өстен соры пәрәвез урап алган сыман. Кисәк-кисәк кенә әшәке җил исеп куя.
Ләкин ул күптән инде мондый вак-төяккә игътибар итми иде. Тормыш зилзиләләре каккан кешене мондый җил генә куркыта аламыни… Тәкъдир аны гомере буена сынады. Туганнан бирле.
Ул үзе дә көз ахырында туган кеше. Әнисе шулай дигән иде. Туган көнен төгәл белүче юк, туу турында таныклыгын соңрак, гаиләгә килгән бәла-казалар басылгач кына алганнар.
Аның әтисе тирә-юньдә могтәбәр хәлфә иде. Яшьлегендә патша армиясендә хезмәт иткән, атаклы мәдрәсәдә белем алганнан соң, күпмедер вакыт авылда муллалык вазифасын башкарган. Хуҗалык эшенә дә бик оста булган ул, шуңа да гаиләсе мохтаҗлык күрмәгән. Андыйларны элек атлы-тунлы дияләр иде. Үз хезмәте белән казганып яшәргә килгән сала кешесендә ни булырга тиеш, ул да шуларга ия иде. Абзарда сыерлар мөгри, ат кешни, алма бакчасындагы оялары тирәсендә умарта кортлары гөжли.
Гаиләләре зур иде – ул заманнарда гадәтләнгәнчә, балалар бер-бер артлы туа торды. Әниләре мулла кызы, шәригать кануннары нигезендә тәрбияләнгән,белем алган. Аз сүзле, көчле холыклы: ул гүя туры сүзле, самими, кешегә ышанучан хәләлен тәгаен кысада тотар өчен яралган… Әйе, әтиләрендә хәйлә дигән нәрсәнең эзе дә юк иде шул.
Алар икесе дә балаларында Китапка хөрмәт тәрбияләделәр. Кече яшьтән үк һәрберсенең кулында китап булыр иде.
Егерменче еллар ахырында авыл танып булмаслык үзгәрде. Дөрес, үзгәреш инде ун еллар элек башланган иде. Ә хәзер авылга күмәкләштерү дигән афәт килеп керде.
Ул менә шул вакытта – егерме тугызынчы елның көзендә дөньяда пәйда булды. Шатлыктан күңеле ташкан әтисе аңа пәйгамбәребезнең исемен кушты. Тик туу турында таныклык алырга гына өлгермәде – малай туганның икенче көнендә үк авылның ярым исерек активистлары – гидайлар бәреп керде һәм аларның өен, ихатасын авыл ярлылары файдасына тартып алынуын белдерде. Болар аның мәдрәсәсендә әлифне таяк дип танырга өйрәнүчеләр иде. Көйләнгән хуҗалыкка гаиләсе ачтан үләргә җитешкән бер булдыксыз зимагур ия булды.
Мулланың гаиләсен, яңа туган улы белән бергә, өйләреннән куып чыгардылар һәм теге зимагурның кетәклек кадәр генә алачыгында яшәргә куштылар. Ләкин бер атнадан соң авылның рәтле кешеләре күтәрелеп чыкты, мулланы гаиләсе белән бергә кире үз өенә кайтарып куйдылар. Таланган малын да җыйнаштырып кайтардылар. Арбада төрле йорт кирәк-ярагы арасында биләүгә бәйләнгән төпчек тә бар иде.
Тик бу хәлләр алар күрәсе бәлаләрнең башы гына булган икән. Утызынчы еллар килде. Ул инде нәни чактан ук гаиләләре өстендә куерган кара болытларны шәйли башлаган иде. Әтисенең дус-ишләрен, фикердәшләрен алып китүләре турында хәбәрләр отыры ешайды, өйдә самими мөсәхабәләр торган саен сирәгәя барды, һәм менә 1936 елның декабрь төнендә аның да әтисен алып киттеләр. Аңа – әтисенең төпчек улына – ул чакта җиде яшь иде, һәм ул әтисен бүтән беркайчан да күрмәде.
Баштарак ул аны көтте әле, авылга керәсе юлга күзен алмый еш карап тора иде. Еллар үткәч, язмышына күнекте, әтисенең беркайчан да кайтмасына ул инде эчтән ышанды. Ә Ил көнен дә, төнен дә бер кешенең исемен туглады, мәдхияләр укыды. Малай әтисенең фаҗигасен дә, үзенең аянычлы язмышын да шул кешенең исеме белән бәйли белде һәм аңа булган нәфрәтен тагын да эчкәрәк яшерде. Иң төп дошманга уянган шул ачы да, чарасыз да нәфрәт башта аның тынын кыса, суларга мөмкинлек бирми иде, әмма бераздан ул аның белән яшәргә өйрәнде. Яшәргә кирәк иде.
Ятимлек – бик авыр бәхетсезлек, ләкин «халык дошманының улы» дигән тамганы йөртү шул бәхетсезлектән дә аянычлырак. Әлеге кара мөһер аны гомере буена эзәрлекләде. Шәхес культын гаепләделәр, янәсе «җепшекләнде», аннары «торгынлык» дип аталган еллар килде, ләкин ул һаман үзенә ышанып бетмәүләрен сизде, үзенең аерым, үзгә булуын аңлап газапланды. Ә яшәргә кирәк иде – ул институт тәмамлады, диссертация яклады. Озак вакытлар архивларда, китапханәләрдә утырып, темасының төбенә төшеп, зур хезмәт бәрабәренә яклады. Тик гаҗәп хәл – аның уңышына көнләшкән, шөһрәтенә эче пошкан берәр кем даими рәвештә тормышында пәйда була иде. Төп дошманының шәүләсеннән ул гүяки арына алмый: әләк һәм яла, хыянәт, битарафлык аның һәрвакыттагы юлдашлары, алар элеккечә… Бер генә аерма бар – хәзер алып китеп атып үтермиләр, тик киң сулыш белән яшәргә дә ирек бирмиләр.
Әмма ничек булса да яшәргә кирәк иде…
Озак еллар үткәч, «үзгәртеп кору» дигән нәрсә башлангач, ул әтисенең 1937 елның февраль башында атып үтерелгәнен белде. Шул турыда рәсми кәгазьне кулга алгач, ул сулкылдап елап җибәрде. Күз яше белән бергә күңелгә гомер дәвамында җыелган өмет, әрнү, кызгану хисләре дә сулкылдап-сулкылдап дөньяга чыкты, һәм гаҗәпләнүенә күрә ул күңелендә җиңеллек тойды. Аллага шөкер, әтисен озак җәзаламаганнар, җәлладлар аяк астында ул бер генә ай интеккән. Бу да бер юану. Аннары тагын бер нәрсә күңеленә тынычлык өстәде – әтисе үз гаебен дә танымаган, бүтәннәргә дә яла якмаган. Әтисе соңгы мизгеленә кадәр кеше булып калган икән!
Күңелендә зур фаҗига йөртсә дә, ул тормышта үз урынын таба алды. Матур гаилә корды, акыллы һәм чибәр хатыны белән ике бала үстерделәр.
Алар да инде тормышта үз урыннарын тапты. Әйе, шөкерана кыласы гына… Шулай да бер уй аңа беркайчан да тынгы бирмәде – утыз җиденче ел булмаса, аның язмышы нинди юлдан китәр иде икән?
Әтисе төшкә еш керә иде. Нәкъ шул килеш – җиде яшьтә истә калганча… Кайчакта ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә утыра ул, кайчакта аны да итәгенә ала, мыегы белән аның яңагын кытыклап сабагын сораша. Ә бер тапкыр, төшендә, әтисе борынгы бер җыр җырлады… аннары йөзен сөлге белән каплап елап җибәрде. Бакый дөньяда да нинди сагыш җанын борчыды икән? Әллә хушлаштымы ул кем беләндер…
Соңгы елларда әтисе төшкә еш керә башлады шул. Йөзе һәрвакыт якты, күзләре якын итеп карый. Ул үзе берни дә әйтми, ләкин аңардан бөркелгән ниндидер сәмави нур улына да күчә – ул күчкән бакый дөнья инде алай ук куркытмый, һәм бу дөньяның гаделсезлекләренә каршы көрәшәсе килү теләге дә кими бара…
Ул карт өрәңге янында шактый озак басып торды. Шул вакыт ул моннан ерак түгел шәһәр мәйданында кемнәрнеңдер әвеш-тәвеш килүен күреп алды. Ак япма капланган бер нәрсә янында кайнашалар. Кайсыларының кулында чәчәкләр. Әнә нәни оркестр да килде. Бөек көрәшләргә өндәгән музыка яңгырады. Кешеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Әмма әле бик нык күренәләр. Нидер сөйлиләр, кулларын селкиләр. Менә, ниһаять, кайсыдыр ак тукыманы тартып төшерде.
Бу – ул иде. Гафу ителмәслек гамәлләр кылган Ерткыч, әлмисакка тикле каргалган Бәндә – аның төп дошманы. Шул ук әз генә кысылган күзләр, шадра йөз, дәү борын астында кабарып торган мыек…
Төп дошманын кул сузымында гына күреп, ул бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп куйды. Бөтен асылын биләгән нәфрәткә лаек әлеге сурәт белән күзгә-күз калыр өченме күпме гомер сөрелгән, күпме вакыйгалар кичерелгән?.. Вакыт аерым кешеләрнең аһ-зарына да, фаҗигасенә дә искиткеч битараф. Яраларны вакыт төзәтә, диләр. Төзәтә. Тик ул яра эзләре әрнүдән дә, сызлаудан да туктамый.
Шәһәргә акрын гына эңгер төште. Тагын да салкынайтты. Кара-соры болытлар куерып күк гөмбәзенә тупланды, буазланып кабарды, һәм бераздан һавада эре кар бөртекләре бөтерелә башлады.
Мәйдан тиз арада бушап калды. Анда кайнашкан кешеләр шималь җиленнән качып өйләренә таралды.
Алар гына икәү урыннарыннан кузгалмады. Кар бөртекләре аларның бронза йөзләренә битараф кына төшүләрен белде. Аларның кеше хисләрендә, кичерешләрендә эшләре юк – җиргә төшәр вакытлары җиткән, бары шул гына. Иртәнгә инде кечкенә шәһәр кар көртләре астында калыр, ике бронза һәйкәл генә кар өстендә калкып торыр…

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе


Фото: oboi