Повесть

11.04.2018 №4 (апрель),2017

Соң түгел!


Дәвамы
Әни

Авария урыны әллә каян күренеп тора иде: көрән «Киа» белән энесенең «Форд»ы, сөзешергә җыенган ике тәкәдәй, капма-каршы килеп, юл уртасында хәрәкәткә аркылы туктап калганнар. Һәркайсы үз полосасында.
Ике яктан килгән автомобильләр, акрынаеп, юл читенә чыгып, урап үтәләр.
– Туганкаем! – дип, кычкырып елап җибәрде Әминә. – Күрәчәкләрең шушында булды микәнни?
Акрын гына кар ява иде.
Акрын яуса да, бозлы асфальт өстенә бер-ике бармак калынлыгында кар катламы ятып өлгергән – погонлы кешеләр юлдагы карны себерә.
– Туганым кая? – дип үрсәләнде хатын, машинадан төшеп, як-якка каранып.
– «Ашыгыч ярдәм» алып киткәндер, – диде аның янына килеп баскан ире.
Ул теге кешеләрнең берсе янына йөгереп барды.
– «Форд»ның водителе мондамы?
– Алып киттеләр инде аларны…
– Кая алып киттеләр?! Хәле ничек?! Туганым исәнме?
– Сез кем буласыз?
– Апасы! Йә, әйтегез инде, зинһар! – Хатын ЮХИДИ хезмәткәренең җиңенә ябышты.
– Исән. Тик хәле авыр.
– Районгамы?
– Әйе.
– Тагын кемнәр?
– «Киа»ның водителе, аның хатыны – үлгәннәр. Әминә, һушы алынып, ире янына йөгерде. – Газиз, эшләр харап, киттек дәваханәгә!
– Ашыкма, – диде ире. – Авария урынын карарга кирәк. Каенишне реанимациягә салганнардыр, янына барыбер кертмәячәкләр.
– Газиз, анда ике кеше үлгән!!!
– Да-а… Болай ук булгач, ашыкмыйк әле без. Авария урынын әйбәтләп күздән кичерик.
Хәләле һәрвакыттагыча дөрес сөйли иде. Ләкин, аңы белән моны аңласа да, Әминә энесе белән әнисен уйлап бәргәләнде. Әнисенә бу хәлләр турында ничек хәбәр итәр? Ничекләр итеп аның күзенә карар?
Икәүләп шул якка киттеләр. Хатын әле генә яхшылап карый алды, баягы кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре икән. Алар үзләре себергән асфальттан нидер эзли.
Кырылган-фәлән урын юкмы икән дип эзләнәләрдер, дигән нәтиҗә ясады Газиз. Әминә, якынрак килеп, һәм «Форд» астында караеп яткан эзләрне шәйләп алды. Эзләр полосага аркылы рәвештә иде.
– Ник алай? – диде аптырап. Гомере буе физика укыткан ире, бераз уйланып торгач:
– Арткы тәгәрмәч эзләре. Нәкъ шулай булырга тиеш! – диде.
Хатын бу хакта уйлый алмады, җаны көйде. Һушсыз яткан энесен күз алдына китерде, әнисен уйлап җаны көйде. Иренә:
– Мин башкача монда кала алмыйм, әни янына кайтырга кирәк, – диде дә машиналарына таба атлады.
– Алайса, мин булса да калыйм, – диде ире.
– Мондый чакта һәлакәт урыныннан китәргә ярамый. Ә син бар, әби янына кайт! Тик кайтырлык хәлдәсеңме соң? – Мондый чакта үзеңне уйлап буламыни! – диде хатын, әрнеп. – Мин берике сәгатьтән урап килергә тырышырмын. Термос белән чәй алырмын. Тик син өши күрмә, берәрсенең машинасына кереп җылынырга тырыш.
Машинасын куалап, сыкранулы уйларга уралып, туган авылына ашыкты Әминә.

***

Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибеп йөри иде Заһидә апа. Көннәр язга таба тартканны сизеп, чәчәккә бөреләнгәннәр. Мондый чакта аларны, көн дә булмаса да, ике-өч көнгә бер судан өзмәскә кирәк.
Үзе акрын гына, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый:
Исле гөлем исле була,
Чәчәкләр аткан чакта ла.
Шул чәчәкләргә карыйм мин,
Сезне сагынган чакта…
Менә бу купшы, сортлы, җете кызыл чәчәк атучы яранны кызы Әминә Уфадан кайтарып биргән иде. Ул бу яранны кызының үзенә охшата: Әминә дә бит, кызурак холыклы, гөлт итеп кабынып китүчән, үзен-үзе жәлләми, балкып, бар дөньяга чәчелергә әзер.
Уртада тыйнак кына елмайган ап-ак чәчәклесе – уртанчысы, Әлифәсе. Ул электән үк тыйнак, акыллы булды, әрли башласаң да елмаеп кына, башын кырын салып кына торыр иде. Күрше авыл егетенә кияүгә чыкты да төшкән җиренә таш булып батты. Ире белән дә шул тыныч холкы аркасында тавыш-тынсыз яши инде.
Ә бу алсу яран – төпчеге, Әдибе. Тирә-якка тармакланып үскән, биш-алты чәчәге бар, тагын өч-дүрткә бөреләнгән. Суны да күп сибәргә кирәк. Улы да шулай тынгысыз, ул да шулай гел игътибар сорый бит…
Гөлләрем кебек иркәләп кенә үстердем бит сезне, дип, уенда балалары белән сөйләште әни кеше. Гөлләремә карап кына торган кебек, сезне көн-төн уйлап яшәдем. Сезнең өчен көеп, сезнең өчен янып үтте гомерем.
Моннан ун ел элек ире үлеп киткәч, канаты каерылган кош сыман моңаеп калды ул. Тик бирешмәде. Дөньяга үзе төптән җигелде, балалары ярдәм итте. Берләшеп, бер йодрык булып, җил-бураннарга бергәләп каршы тордылар. Ананың, балалар дип, таңы атты, балалар дип, кояшы баеды.
Менә бүген дә иртән улы таң сарысыннан юлга кузгалды. Заһидә аның яңа машинасының тавышын, шунда ук хәтерендә калдырып, җыр откандай отып алган иде. Тәрәзәдән үрелеп карап, юл догаларын укып калды. Калкулыкка менеп югалган Уфа юлы өйнең түр як тәрәзәсеннән бик әйбәт күренә. Исән йөрсен, балакай, фәрештәләр сакласын үзен!
Аннан бәлеш салырга уйлады. Әдип җомга көн Уфага барса, әнисе яраткан кара икмәкне алып, кайтышлый аңа керми узмый торган иде. Суыткычтан ит алып, микродулкынлы мичкә эретергә куйды. Харап уңайлы ул мич. Әминәсе алып кайтып биргәч, башта өйрәнә алмый интеккән иде, хәзер ит эретергә булса да шуны кабыза, аш-боткасын да шуңарда гына җылытып ала. Суганын, бәрәңгесен әрчеде. Хатын-кыз үпкәләсә, ашау ягын кыса торган, килен әллә пешерә, әллә юк – кая әле, сыйласын улын тәмле бәлеш белән. Әдип ул ач йөрмәс, тик шулай да өй ашына җитми бит!
Өй эченә ит бәлешенең авыз суларын китерерлек тәмле исе тарала башлаганда, урамда таныш машина күренде. Бәрәч, кызы, Әминәсе кайткан түгелме соң? Көн буе диярлек ике күзе урам як тәрәзәдә булган Заһидә аптырауга төште: шалтыратмаган иде бит, ник болай иртә кайтырга булган икән?
Каршы алырга чыгарга киенеп бетүгә, бәгырь кисәге йөгереп кереп тә җиткән.
– Әни, ни хәлдә? Исән-сау тордыңмы? – дип кочаклап алды.
Ананың йөрәге жу итеп китте. Нәрсәдер булган! Кызының, елмаерга тырышса да, калтыранган иреннәрен күрү, калтыранып чыккан кыюсыз тавышын ишетү белән үк, ниндидер бәхетсезлек булганын бар җаны-тәне белән тоеп алды.
Менә нәрсәгә булган икән! Бүген төнлә күргән төшен хәтерләде. Әдибе, бер ат чанасы бүрәнә төяп, авыл очына таба китте. Бүрәнә күрдеңме, яхшыга түгел инде ул!
Әнисенең йөзе үзгәреп китүен күрү белән үк, Әминә башка түзеп тора алмасын аңлады.
– Әни, Әдип исән! – диде тизрәк. – Тик ул авариягә эләккән!
– Балакаем! – дип, сыкранулы аһылдап, ана диванга утырды.
– Аяк-куллары исәнме? Күз-башы?
– Исән, әни, исән. Ул бит үзе шалтыратты миңа!
– Ник үзе кайтмады соң, балам?
– Аны дәваханәгә алып киткәннәр, әни.
– Бәй, нишләп торабыз, әйдә, Әдип янына барыйк! – дип, Заһидә, духовка миченнән бәлешне ала башлады.
– Менә аңа дип бәлеш салган идем, әле генә пешеп чыкты!..
– Анда безне кертмәсләр әле, әни. Мин шалтыратып белештем, әлегә бернәрсә дә кирәкми, иртәгә генә килерсез, диделәр.
– Бәрелгән машинадагы кеше исәнме? – дип, сагаеп сорады ана.
Әминә тынып калды. Тик җавап көтеп аңа төбәлгән әнисенә нидер ялганлаудан файда юк иде – ул болай да барысын да белә иде кебек!
– Рульдәге ир белән аның хатыны үлгәннәр, әни! – диде, башын түбән иеп.
Заһидә, һушы алынып, чигенә төшеп, диванга барып утырды. Йөзе ап-ак булды. Иреннәре, ияге дерелди башлады, куллары калтыранып, тезендәге күлмәк итәген бертуктаусыз сыпырдылар.
– Йа Рабби! – дип, тынып калды. – Күрәчәкләребез бар икән! Кемнәрнең газиз балалары икән?! Йа Раббым, минем улымны, гаебе булса, кичер! Аңа исәнлек бир, сабырлык бир!
Әминә үз күзләренә үзе ышанмады – бер мизгел эчендә әнисенең ак яулык читеннән күренеп торган чигә чәчләре ап-ак булдылар!
– Әни! – дип, өзгәләнеп, аны барып кочаклады Әминә. – Әни, синең чәчләрең… агара…
Ә ул бу сүзләрне гүя ишетми дә иде. Кашлары җыерылган, маңгаендагы җыерчыклары тирәнәйгән. Көтмәгәндә ишелеп төшкән тау кебек хәсрәттән тагын да кечерәеп, бөрешеп калган иде. Менә калтыранган куллар югары күтәрелде. Кипшенгән, дерелдәгән иреннәр дога сүзләре пышылдады:
– И Раббым, аларны Җәннәт ияләре ит, ата-аналарына, туганнарына, якыннарына сабырлык бир…
Хатын, тунын салып, тиз генә чәй куеп җибәрде. Дарулар тартмасын алып, ампула-шприцлар, кан басымын үлчи торган аппаратны алды. Әнисенә дә, үзенә дә укол кадарга кирәк булыр.
Ул да түгел, ишегалдында аяк тавышы ишетелде. Күрше апа икән. Аның коты очкан йөзен күрү белән, Әминә хәбәрнең кешеләргә таралуын аңлап алды. Һәм бүген беренче тапкыр аз гына булса да күңелен юатырдай уй сызылып үтте: ярый әле кайтып өлгерде, ярый әле әнисенә әкренләп кенә үзе җиткерә алды кайгылы хәбәрне… Аннан күрше авылда яшәгән Әлифә сеңлесенә шалтыратты. Мондый кайгылы вакытта әниләрен берүзен генә калдыру ярамас. Ишекне кайгы каккан чакларда балаңның, туганыңның, якын кешеңнең яныңда гына булуы да зур терәк ул! <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=43081
  2. http://kazanutlary.ru/?p=43226
  3. http://kazanutlary.ru/?p=43303
Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: k-istine