Хикәя

10.04.2018 №11(ноябрь),2016

Берәү генә калды…


Ахыры

Хатын юлның яртысын узып, ниһаять, күрше йорт ягына чыкты. Туктап, бераз хәл алып торды. Инде кузгалыйм дип, аягын кар көртеннән көч-хәл белән тартып чыгаруга, күзе кардагы эзләргә төште. Төнлә яуган йомшак кар өстендә ярылып ята иде бу эзләр. Каракүз эзләре дияр идең, авылда калган бердәнбер этне бүре алып киткән, диделәр. Урманда киек, авылда кош-корт, терлек-туар калмагач, бүреләр дә юкка чыккан иде. Шуларның берсе исән булып, мәет ашап тереклек итә икән. Зиратта туң җирне казып, үлгәннәрне күмәрлек хәле булган кешеләр юк инде авылда. Йорты-йорты белән кырылды халык. Мәетләр йә ягылмаган өйләрдә сәке өсләрендә, ә кайберләре карга күмелгән килеш яз җиткәнен көтеп ята. Теге мур кыргыры кеше ашаучы бүре мәетләрне кар астыннан казып алып китә, имеш…
Бүре! Тәгаен бүре эзе бу! Мәет исен сизеп йөриме? Хатын, йөрәге атылып чыгардай типкән килеш, ава-түнә, ниһаять, күрше өйнең ишеге төбенә килеп җитте. Кардан әрчи-әрчи, ишекне бераз ача алды. Чоланны үтеп, өй ишеге тоткасын эзләп тапты. Бик дулкынланып, эчкә узды… Килендәш апасы мич алдында аркасы белән диварга сөялеп утырган, күзе яртылаш йомык, йөзендә канәгатьләнүме, тынычланумы галәмәте… Хатын сәкедәге балаларны карап чыкты. Беткәннәр мескенкәйләр.
Ул казан астындагы көлнең бер кызарып, бер сүнеп, җемелдәп ятуын шәйләде. Димәк, күршесе күптән түгел генә балалары артыннан киткән… Шулчак кинәт җир астыннан килгән кебек тонык кына тавыш ишетелде:
– Әни, пештеме?
Хатын тиз генә барып бала өстенә иелде. Баланың йөзе зәңгәрләнеп тора, күзләре йомык, беленер-беленмәс кенә сулыш ала.
– Пешә, пешә, хәзер пешә, улым. Йокла. Син уянуга аш та пешәр.
И, килендәш! Иртәрәк тынычлангансың бит. Кече улыңның бу дөньяны ташлап китәсе килми бит әле, иртәләгәнсең!
Хатын кызу көл өстенә чыбыклар салды. Өреп-өреп утны дөрләтте. Бераздан «аш» тагын богырдый башлады. Хатынның бите буйлап саран күз яшьләре тәгәрәде. Үлемнән котылу юк, бер чара юк… Тышта зәмһәрир суык. Җил улыймы, әллә теге нәләт, кеше ашаучы бүре улыймы? Тукта, ишек алдында кар шыгырдый түгелме? Әйе, шыгырдый. Ыңгырашып, чолан ишеге дә ачылды. Бүре! Мәеткә килгән! Әнә өй ишеген кармалый. Хатын ике куллап кисәү агачын тотты. Бүре ишекне тартып җибәрде, ишек ачылып китте.
– Өйдә исәннәр бармы?
Шул тавышны ишетеп, киеренкелектән бушанып, хәлсез хатын кисәү агачын тоткан килеш авып та китте. Ишектән килеп кергән кеше элек алар авылында авыл советы рәисе булып торган иде.
– Менә Әмрикә җибәргән ризыклар килде. Бераз тернәкләнербез, шәт. Язга кадәр чыдарга кирәк, аннары үлән-мазар китәр, кузгалагы, балтырганы дигәндәй.
Абзый шулай сөйләнә-сөйләнә, капчыгыннан консервалар, төргәкләр чыгарды. Консерваның берсен пычагының очы белән тишеп тә бирде.
– Әмрикә сөте бу, куертылган сөт. Түлке балага башта әзләп кенә, җылы суга кушып кына бир, ашказанына капмасын!..


Хикәянең башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=9885

Фото: pixabay