Повесть

05.04.2018 4 (апрель), 2018

Соң түгел!


Дәвамы
Апа

– Апа, машина җимерек! Авария! Мин «КамАЗ» артыннан гына бардым бит!
Иртән торып, чәй эчәргә җыенып йөргән Әминә, энесенең телефоннан әйткән бу сүзләрен ишетеп, эсселе-суыклы булып китте. Йөрәгенә чыра кадалдымыни!
Кат-кат шалтыратты, телефон белән бергә өзелеп-өзелеп чакырды, ялынды, ялварды, тик энесе телефонны алмады. Авария урынына барырга кирәк бит! Тик кая? Кемгә шалтыратырга?
Киленнәренең, Гөлчәчәкнең номерын җыйды. Анысы соңгы арада үпкәләбрәк тора иде, алырмы? Алды. Йокылы тавышы канәгатьсез иде:
– Таң тишегеннән ни булды?
– Гөлчәчәк, Әдип шалтыратты. Ул авариягә эләккән!
– Булдырган икән!
– Кая киткән иде соң ул? Тауаргамыни?
– Әйттем мин аңа, көндез чыгарсың, минем дә барасы бар, дидем…
– Әдип кая китте дип сорыйм, Гөлчәчәк! Авария урынына хәзер үк барырга кирәк. Бәлки, аңа ярдәм кирәктер!
– Тукта, ә ник ул сиңа шалтырата, ә ник миңа түгел?
– Гөлчәчәк, тауарга киткән идеме ул?
– Ну, әйе, шунда барырга тиеш иде… Ул бит миннән сорап тормый. Үзе белә дә үзе эшли.
Әминә киленен башкача тыңлап тормады. Ирен уятып, күңелсез хәбәрне җиткерде дә, юлга ашыктылар. Кызлары алар белән барырга теләгән иде дә, аны ияртмәделәр, ул институтына лекциягә китте.
Аралашырга, сөйләшергә яратучы Әминә үзе көйгәләгрәк булса да, ире Газиз – аның капма-каршысы. Бер сүз әйткәнче, җиде кат уйлый торган заттан. Юл буе диярлек хатын аһ-ваһ килеп сөйләнеп барды. Озын калын гәүдәле, күзлекле ире исә ара-тирә генә сүз кыстырырга өлгерә иде.
– Инде исән була гына күрсен! Инде, Аллам, башкае исән-сау котылсын бу бәлаләрдән! Барып күрмичә, әнигә шалтыратмый торам инде, телефоннан әйтсәм, йөрәге ярылыр! Без – без инде, ә энем – аның төпчеге, иң яраткан баласы бит. Бу Әдипне дә әйтәм, таң караңгысы белән чыгып китмәсә инде. Әткәйгә охшап, бигрәк каудар! Ул бит әле, машина җимерелде, ди, үзен сөйләми! Ичмасам, көне буранлы, өшеп, сызланып, юл буенда ята микән, машинасыннан чыга алмый кысылып калды микән?
– Олы юл бит, әнисе, – диде ире. – Полиция, «Ашыгыч ярдәм» килгәндер.
– Тизрәк барып җитәргә кирәк! Бәлки, өлгерербез, берәр ничек ярдәм итә алырбыз!
– Син минем ярты ел элек кенә машина белән әйләнеп, юл читенә очканны оныттыңмы? – диде Газиз, кашын җыерып. – Андый чакта беркем дә ярдәм итә алмый ул. Бернәрсәне дә үзгәртә алмыйсың. Буласы була да куя. Ходай ярдәменнән ташламасын, диген!
– Әйе шул! – дип, авызы белән учын каплады Әминә. – Ул чакта сине, үзең әйтмешли, фәрештәләрең саклагандыр инде, маңгаең гына күгәргән иде бит! Бу ни хәл бу! Соңгы арада гел кирегә дә кирегә! Бер проблемадан котылмыйсың, яңасы калкып чыга.
– Тик кенә өйдә ятсаң, бер проблема да булмас иде, – диде ире. – Без үзебез бит, койрык астына нашатырь кыстыргандай, чабабыз да чабабыз.
– Анысы шулай инде, – дип ризалашты хәләл җефете. – Егерме ел эчендә күченүләр генә дә дүрт тапкыр булды, ике йорт салдык, ничә эш урыны алыштырдык! Энем дә – безнең сыңар. Алар безгә караганда да тынгысызрак яши. Авылда тормыш көтүе авыррак шул, мәшәкатьлерәк!
– Шәһәрдә дә җиңел димәс идем, – дип куйды ире, уйчан гына.

***

Әминә тынып калды. Әле Газиз белмәгән нәрсәләр дә күп. Ире белән никадәр яхшы яшәмәсеннәр, аңа сөйләргә ярамаган серләр дә бар. Газиз «авыр» дип зарлана, ә аның урынында булып караса, ул моннан биш ел элек кичергәннәрне кичерсә, ни дияр иде икән?
Хатын, сулга борылыбрак, иренә күз ташлады. Җанга якын йөз, газиз чалымнар, газиз сын… Исеме дә җисеменә туры килеп тора. Студент елларыннан ук гаилә кордылар. Шул еллардан башлап мәхәббәт йолдызлары елдан-ел яктырак яна кебек.
Иреннән дә ныграк аңа үзенең әнисе, туганнары гына кадерлерәктер, мөгаен! Арадан Әдип бигрәк якын. Аның кебек кеше дөньяда юк. Аларның гаиләсендә бу – кечкенәдән билгеле аксиома. Энесе кебек сөйкемле, аның кебек игелекле, җор сүзле, туган җанлы башка берәү дә юк!
Әйе, биш ел үтте. Тик иренә һаман бернәрсә дә сөйләмәде. Кан басымым югары, дип зарланды. Вакыт-вакыт дәваханәгә кереп ятуларын «профилактика өчен» дип аңлатты. Никадәр көчле авырганын сөйләмәс тә инде, мөгаен. Үзе белән алып китәр бу серне.
Белсә, Газизне югалтырмын дип курыкты хатын. Авыру хатын кемгә кирәк? Сәламәт, чәчәк кебек хатыннарны да ташлап китәләр! Көтеп кунагың килмәсә, авырып хатының үлмәсә, яман, дигән мәкаль дә чыгарган бит әнә безнең халык…
Бик каты авырып киткән иде шул ул чакта. Хәле кыл өстендә калган иде. Чирнең тамыр җәйгәнен сизми калган. Көннәрдән бер көнне дәрес уртасында өянәге тотты. Унберенчеләрдә БДИ биремнәрен тикшерәләр иде. Кискен, көчле авыртудан аңын җуеп, такта янында дивар буйлап, кискән агачтай, ишелгән дә төшкән. Бу хәлнең юньлегә түгел икәнлеген белә иде, педагогия институтына кергәнче, бер ел медучилищеда укыган иде ул. Ә шулай да… өмет бит. Яшь табибәнең, яман шеш булмавына сөенегез, дигәнен гүя томан аша гына ишетте. Җитди операция ясатырга кирәк иде. Авыруының җитди икәнен эшендә дә белдермәде. Чыш-пыш китүеннән, жәлләүләреннән курыкты. Гел көлеп, шаярып йөрүче, бөтен эшне бик җитез, бик җиңел генә башкара торган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әминә Гаязовна булып каласы килде.
Чираттагы больничныйны алып, республиканың үзәк дәваханәсенә китте. Аңа тиешле операцияне иң алдынгы ысул белән Мәскәүдә генә ясый алалар икән. Уфада ясаткан очракта, пычак астына өч тапкыр ятарга кирәк булачак. Мәскәүгә юлламаны бер кеше генә бирә ала икән. Бу кеше кабинетына бер сәгатькә соңга калып килде. Ишек төбендә ике хатын, бер ир көттеләр. Өчесенең дә гаиләләре, балалары бар. Өчесенең дә яшисе, бик яшисе килә. Табиб, практикант кызлар белән шаярыша-шаярыша, бүлмәсенә керде.
Әминәне кабул иткәндә, игътибарсыз гына, исем өчен генә аның авыру тарихын актаргалаган булды.
Һәм юллама бирүдән баш тартты.
– Аңлагыз, минем савыгасым, савыгып чыккач, әле озак еллар эшлисем килә! – дип ялварды Әминә, салкын күзләргә карап.
Салкын күзле табиб исә:
– Безнең коллегалар да мәскәүлеләрдән ким түгел! – диде һәм, сүз бетте дигәндәй, халатын сала башлады.
Хатын, арып-талып, фатирына кайтып керде. Ире эштә, кызы әле укудан кайтмаган. Хәле юк, башы әйләнә. Кан басымы күтәрелдеме – җилкәдән, күзләрдән авырттырып, укшыта. Сумкасыннан дару алып эчте дә душка керде. Бүгенге бөтен газаплы кичерешләрне, өметләнү, өмет өзелүләрне юып төшерергә теләгәндәй, бик озак җылы агым астында басып торды. Аннан юрган астына чумды. Бәләкәй чагындагы шикелле, башыннан ук капланып ятты да тынып калды. Тыелгысыз үкси башлады. Күзеннән яшь чыкмады, алар елый-елый кипкән иде инде, ахры. «И Аллам, ник болар барысы да төш түгел?! – дип, әрнеп сыкранды. – Нишлим соң, нишлим? Ни хәл итим? Ни өчен нәкъ миңа шундый газаплар? Берәрсен рәнҗеттемме, кемгәдер зыян эшләдемме әллә?
Хатын үткән айларны-елларны, балачагын, студент чакларын күз алдыннан үткәрде. Аннан эш… Мәктәп, балалар, имтиханнар, төннәр буе дәрескә әзерләнүләр… Юк, бер баланы да, коллегаларын да рәнҗетергә, аяк чалырга тырышмады кебек. Дөрес, кешедән ким булмаска омтылды. Үзенә, бары тик үзенең акылына, эчке тоемлавына таянды. Намус белән эшләде. Шәһәр мәктәбендә дә менә дигән укытты, соңгы ике елда мәгариф бүлегендә эшләде, яхшы эшләгәнен күреп, тарих фәненнән методист итеп чакырдылар. Аннан районга күченергә туры килде – янә мәктәпкә эшкә керде. Дөрес, бер коллективта да ул үз кеше булып китә алмады. Аңа һәрвакыт сагаеп карадылар. Түрәләр үз кәнәфие өчен курыкты, ялкаулар исә беркайчан да уңганрак коллегаларын өнәп бетерми. Ә аның табигате шулай – берәр эшкә тотынса, аны идеаль итеп үк булмаса да, идеалга якын итеп эшләргә тырыша. Көчме? Көч-энергия әллә каян килә иде. Күктәнме, Ходайданмы. Ире дә аптырап бетә иде – үзең гәүдәгә орчык чаклы гына, үзең шундый бөтерчек кебек, ди.
Тик менә хәзер, киресенчә, көч дигәнең, бармаклар арасыннан аккан ком сыман, бертуктаусыз агыла да агыла, тотып тыям, туктатам, димә…
Әминә, юрганын ачып ыргытып, сикереп торды да көзге янына килде. Көзгедән аңа ябык, саргая төшкән, бите җилсенгән, маңгаен, ирен читләрен җептәй нәзек усал сырлар ермачлый башлаган ханым карап тора иде. Шундый арыган, алҗыган ул! Сабырлыгы сынган… Тик күзләре генә бирешмәгән, алар утлы күмер кебек янып ялтырый!
Тәрәзә төбендәге гөлләргә күзе төште. Үзендә алар кайгысы юк, бүтәннәрнең кулы җитмәгән. Иң нәзбереге – озын, киң яфраклы, суны күп «эчә» торган кытай розасы бөтенләй сулып, шиңеп төшкән.
Мин дә шулай шиңәрменме? Өч тапкыр пычак астына ятып, исән котыла алырмынмы? Корыган гөлне савыты-ние белән чыгарып түккән кебек, аны да өеннән алып чыгып китеп, кабергә күмәрләрме? Әллә дәваханәдә өзелерме гомере? Бу уйлардан күңеле йомшарып, ике бөртек күз яше тәгәрәде. Кибеп бетмәгәннәр икән әле…
Ул, идәнгә чүгеп, келәмгә тезләнде. Куллары, аяклары, үзләреннән-үзләре әтисенең әнисе Хәмдия карчык намаз укыгандагыдай рәвеш алдылар. Әбисе бик укымышлы карчык иде, гозерең булса, Аллаһы Тәгаләгә сәҗдә кылып сора, адәм баласының Аллаһка иң якын вакыты шул, дия иде.
Гел өстә, югарыда йөрергә күнеккән баш түбән иелде, гел елмаерга гадәтләнгән иреннәр ялварып дерелдәде, көләч күзләр йомылып, догага оеды…
– Аллаһым, Раббым, – диде пышылдап Әминә. – Котылу юлын күрсәтче миңа! Минем үләсем килми! Минем кызымны кем карар, кем туй ясар? Мин үлсәм, бу чәчәк кебек дөньям кемгә калыр? Мин бит күпме көч түктем бу дөньяда. Минем белемем, минем белгәннәрем шулай тиз юкка чыгармыни? Мин бит әле күпме балаларны укыта алам! – Күзеннән, ни гаҗәп, чишмә кебек яшьләр саркыла башлады. Яшь агу белән күңеленә дә җиңеллек өркелгән сыман тоелды. – Чирне дә, шифаны да Син бирәсең, шифа бирсәңче минем тәнемә! Савыгасым килә, Син кушкан юллардан гына йөрер идем, тыйганнарыңнан тыелыр идем…
Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады. Ире кайткандыр, вакыт соң. Әминә яшьләрен тиз-тиз халат итәге белән корытты, барып ишекне ачты һәм, берни булмагандай: «Кадерлем, кайттыңмы?» – дип, үрелеп, ирнең яңагыннан үбеп алды.
Иртәгәсенә ул томография кабинетының шәфкать туташына шалтыратырга уйлады. Батып барган кеше саламга да ябыша бит. Беркөн, кабинетка килеп кергәндә, чечен кызы Зараның телефоннан кем беләндер Мәскәүдәге клиника турында сөйләшүен ишетеп калган иде. Шалтыратты, хәлен аңлатты. Буш итмәм, җаныкаем, дип ялынды. Әйе, кара көнгә дип җыйган маясы бар, терелтсеннәр генә, берни дә жәл түгел. Кешелекле кеше булып чыкты Зара, аның үтенечен кире какмады, шундук кирәкле телефон номерын да табып бирде. Кияүгә чыгып, Уфага күчкәнче, Зара ике ел шунда эшләп алган булган икән. Әминә ул номерга курка-курка гына шалтыратты. Куркуы юкка булган: алдагы атнага ук аны клиникага чакырдылар.
Үтте кара көннәр. Операция ясатты, тиешле дәвалау курсларын алды. Шөкер, эшләп йөри. Каралып, тикшерелеп тора, хәле зарланырлык түгел.
Инде менә энесе аңа чарасыз калып шалтырата! Әминә, керфекләре чыланганын иренә сиздермәскә тырышып, башын түбән иде. Их, дөнья, беркемнең дә гамь казаны буш түгел!.. <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=43081
Повестьның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: ivona