Хикәя

05.04.2018 4 (апрель), 2018

Хамматов куган чебен


Тормыш язган хикәяләр

Узган гасырның 70нче елларында, без мәктәптә укыганда, район газеталарында укучыларның мәкаләләрен чыгармыйлар иде. Безнең, азмы-күпме каләм кыштырдатучы малайларның, чыгарасы килә. Мин әмәлен таптым. Мәкаләне язам. Астына «В.Нуриев» дип кенә куям. Исемемне дә, ничәнче класста укыганымны да язмыйм. Мәкаләмне җибәрүем була, өч-дүрт көннән басылып та чыга.

Шулай дәртләнеп иҗат итеп йөргән көннәремнең берсендә хат алдым. Арчадан, «Коммунизмга» газетасы редакциясеннән. Конвертны ачып укыйм. «Иптәш Нуриев! Сезне журналистларның һәм хәбәрчеләрнең зона киңәшмәсенә чакырабыз. Киңәшмә районның Мәдәният йортында үтә», диелгән хатта. Көне һәм сәгате күрсәтелгән.

Шатлыгым эчемә сыймады. Авылдашларым – рәссам, хәбәрче, укытучым Үзбәк Яхин белән шулай ук рәссам Әнәс Исламовның Арчага район хәбәрчеләре слётына барып, ресторанда сыйланып, бүләкләр алып кайтуларын ишетеп, кызыгып калган идем. Үземә дә форсат чыкты.

Киттем Арчага. Барып җиттем. Район Мәдәният йорты кырмыска күче кебек кайный. Зур-зур абзыйлар, дәү-дәү кешеләр. Барысында да шәп кәчтүм, галстук. Кулларында йә портфель, йә папка. Минем кебек малай-шалайның исе-косы юк. Тукай әйтмешли, күгәрченнәр арасында үземне бер чәүкә кебек хис иттем. Чәүкә баласы. Шулай да, залга кереп, бер почмакка чүмәштем.

Башланды киңәшмә. Президиумда Хамматов (аның «Социалистик Татарстан» газетасының редакторы икәнен беләм), Пушкарёв (аның Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе дәүләт комитеты председателе икәнен соңыннан гына белдем) һәм обкомнан бер кеше. Чыгышларның эчтәлеге болайрак: газета-журналларда басылган һәр мәкалә марксистик-ленинчыл идеология белән сугарылган һәм тирән философик анализга ия булырга тиеш. Мин беттем генә инде. Мәктәптә көл, тимер-томыр, макулатура җыю турындагы мәкаләләремне мин ничек марксистик-ленинчыл идеология белән сугарыйм да ничек тирән философик анализ ясыйм? Ник килдем?

Ул арада президиум тирәсендә бер чебен пәйда булды. Өстәлдә лампалар янып тора, шуларның җылысына килгәндер инде. Хамматов ул чебенне газета белән куа башлады. Чебен Пушкарёвның маңгаена кунды. Ул таза, түгәрәк, кызыл битле иде, аның керфеге дә селкенмәде. Чебен обком кешесенә тимәде, курыкты. Яңадан Хамматовка очып килде. Тагын чебенгә һөҗүм. Бу минутларда мин үзем дә нәкъ шул чебен хәлендә идем. Хамматов аңа суккан саен, мин урындыкка сеңә барам, гүя, редактор, шушы киңәшмәне алып баручы, газета белән минем башка кундыра. Күрше абзый әйтә торган иде аны: «Газета сүзе белән кешене үстерергә дә, үтерергә дә була», – дип. Газетаның үзе белән – чебенне, сүзе белән кешене үтерергә була. Түзә алмадым, киңәшмәдән чыгып качтым. Чыгып барганда, район газетасы корреспонденты Ильяс абый Фәттахов очрады. Аның белән танышкан идек.

– Син моннан рухланып кайтып, тагын да шәбрәк язарга тиеш инде, – ди.

– Ильяс абый, мин бүтән бернәрсә дә язмыйм. Яза да алмыйм, – дип җавап бирдем.

Әмирхан Еники әйтмешли, озын сүзнең кыскасы: Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында СССР журналистларының соңгы алтынчы съездында мин, Татарстаннан сайланган җиде делегатның берсе булып, Шәмси Хәбибулла улы Хамматов белән янәшә утырдым.


Вакыйф Нуриевның «Мостаев җыры», «Мин Рейганны күрдем» дип исемләнгән хикәяләрен «Казан утлары» журналының 4 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: Вакыйф Нуриевның vk.com сәхифәсеннән