Бәян

04.04.2018 №1 (ГЫЙНВАР), 2016

Тузгытылган күч


Дәвамы

IV

…Фердинанд Исхаков Шәкүрнең кисеп ташлаган тырнагына да тормады. Эш кешеләренең вакытын алып, туктаусыз мораль укыды. Гәзитләргә карандаш белән сызып-сызып җыйган тезмәләрне туплап, кешеләргә акыл өйрәтте… Аның иртәнге сүзе кичкә ярамады, гамәле башлаган эшне чуалтты. Ә торабара таңнан эреле-ваклы җитәкчеләр җыела торган идарә нарядына килүдән дә туктап, хезмәт көнен планлаштыруны бөтенләй дә ярдәмчесе Хариска тапшырды. Түрә, янәсе! Аның каравы, кесәсендәге мөһерен бик еш финанс кәгазьләренә чәпәп, колхоз акчасын үзенчә тотарга өйрәнде. Челән кебек адәмдә бик тиз корсак бүртеп чыкты. Үзенә Чардаклыда ике катлы коттедж салу, «иномарка» алу хәлләренә дә күз йомдылар. Партия утырышларында берничә кат тәнкыйтьләделәр дә үзен. Дашкин әмеренә буйсынып, председатель колхоз миллионнарын районның тишек-тошыкларын каплауга, хәерчелеккә төшкән хуҗалыкларны өстерәүгә сарыф итә башлады бит. Җавабы да әзер икән: партия берәү меңнәр өчен, меңнәр берәү өчен, дип үзара ярдәмләшеп яши, янәсе. Беренче каршында демагог рәисне, аның лозунгын фаш итеп кара?! Дашкин үзенекен кыерсытырга бирми. Атканың бумеранг булып үз башыңа гына кайтачак…
Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. «Ленин юлы»нда элекке булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж җыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? Һәм бер иртәдә, нарядка килеп, Исхаков әйтеп салмасынмы:
— Иптәшләр, көзгә без сыер фермасын бетерәбез. Илдә иткә кытлык, сатып акчасын банкка салырбыз, ә язын нәселле сыерлар кайтартып, ферманы яңартырбыз. Әйбәт идея бит бу. Шулай без берьюлы ике куян атабыз, иптәшләр!
Утырыштагылар шактый вакыт эндәшми тордылар.
— Фердинанд Әгъзамыч, сез бу сүзегезне уйлап әйттегезме? — диде парторг. — Күрше өлкәләрдән салам ташучылар бар. Безгә дә шул мөмкинлекне карарга иде!
— Уйланасы уйланган, Шакиров. Мин Дашкин белән киңәшләштем, хуплый, — рәис калын күзлеге аша Рәүфкә чекерәеп бакты.
— Ә, шулаймыни? Сөйләштегезмени, хәл иттегезмени? — дип үртәде аны парторг.
— Сез, абзыйлар, нәселле сыерның күпмерәк торганын беләсезме соң? — Хәбәрдән йөзе кызарып чыккан ферма мөдире Харис сикереп үк торды һәм үзе үк әйтеп тә салды: — Машина бәясе! Каян табарбыз шул сумманы?
Фердинанд каушамады:
— Без районга ярдәм иттек бит. Алар да булышмый калмас. Моңа иптәш Дашкин ышандырды мине. Юкка хафаланасыз, тәүлегенә һәркайсы берәр пот сөт бирә торган сыерлар фермасын яңарту — реаль күренеш, иптәшләр. Хәзерге җитәкчелек тормышка йөз белән тора. Курыкмыйк!
Икенче көнне иртән идарәгә савучылар төркеме килеп тавыш куптарды. Сүзне сул бите янгын вакытында көйгән Дания башлады.
— Шәкүр абый, сыерларны саклыйм, дип утка керде. Син бетерәсеңме малларны? Үгез үлсә ит, арба ватылса утынмы сиңа? — дип, ул утлы күзләре белән Фердинандка кадалды. — Сүзебез шундый: берәр сыерга тотынып карагыз, бөтенебез эштән туктаячак!
Менә шуннан китте, китте… Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, савучы хатыннар куптарган бола — рәис белән колхозчылар бәрелешен «Ленин юлы» идарәчеләренең күргәннәре юк иде.
Менә шул көнне үк парторгка райкомга барып, рәисне төшерү мәсьәләсен куярга һәм авылда җыелыш ясарга кирәк булгандыр, әмма җөрьәт итмәде Шакиров. Исхаковны Дашкинның яклаячагы көн кебек ачык иде… Берничә көннән өстән, республиканың хөкүмәт башлыгы Сарбаевтан да, корылык сәбәпле, хәлсез хуҗалыкларның эре малларын пычак аша үткәрергә кирәк, дигән күрсәтмә килде…
Әлеге елда Чардаклы районы хөкүмәткә ит тапшыру планын ике тапкырга арттырып үтәп, беренче секретарь Эдуард Дашкин данга күмелде, ә «Ленин юлы» колхозчылары ярык тагарак алдында торып калды. Ферманы яңарту турында сүз дә юк. Колхоз кассасында җилләр исә. Ә Дашкинның, кыш узмас борын, Чардаклыдан эзе суынды. Шундый булдыклы фирка вәкилен төпкелдә тоталармы соң? Аны министрлыкка эшкә алдылар. Бетте, кем әйтмешли, эре мөгезле терлек. Сыер фермасының хуҗалыкта никадәр мөһим акча чыганагы булуына тик шул вакытта төшенделәр. Айлык хезмәт хакын өләшү, машиналарга ягулык-май сатып алу сөтлебикәләр исәбенә булган икән… Хезмәтләре өчен акча түләмәгәч, халык колхоздан кача башлады. Ирләр Туктагулдагы нефть промыселенә агылды, хатын-кыз исә Чупайда ачылган кирпеч заводына юл тотты…
Берничә елдан колхоз тәмам бурычка батып, банкротлыкка төште. Борис Ельцин заманында мондый хәлгә тарыган хуҗалыкларның язмышы билгеле инде. Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ өргән кебек, авылга кыямәт килде. Багучы Хашия карчык дөрес юраган шул. Туктаусыз бәлаләр яуды, фаҗигаләр килде авыл үзәгенә басып, үзе дә белми, каядыр, нәрсәгәдер кешеләрне өндәп кул изәгән Ленинлы Дөм-дөмгә.
…Көзнең болытлар эленеп торган сүрән бер көнендә, октябрьнең алтысында, Рәүф Шакиров, соңгы елларда шактый бирешеп, башын чал чәчләр каплаган чандыр ир, кулына җиңелчә киндер букча алды да, авыл читендәге зиратка юнәлде.
Бүген Шәкүрнең туган көне… Моны онытып яисә бутап буламы соң? Нәкъ 23 ел элек иде бу. Яушевны Хезмәт Героена тәкъдим итү өчен документлар әзерләнгәндә, партком секретаре председательнең туу көнен ачыклады. «Әйдәле, Шәкүр абый, клубта кичә ясап, туган көнеңне үткәрик. Илле яшь бит!»
— Яле, кычытмаганны кашыма! — диде гадәтенчә кырыс итеп рәис. — Әллә ничаклы расхуд була, аннары кешеләр тегене-моны сөйли башлый… Теләге булган килсен, тавык суйдырырмын да, берәр чәркә төшереп, бәйрәм ясарбыз соң.
— Алайса, өйдә чиләнгәнче, юньле адәмнәр кебек пикникка чыгыйк. Нәрсә, эш беткән диярлек, идарәгә ял бирерсең. Райондагы кайбер абзыйларны чакыру да зыян итмәс. Карале, Шәкүр кычкырышырга гына түгел, сый-хөрмәт күрсәтергә дә бик әвәс икән, дисеннәр…
— Әйдә, алай бик теләгең булса, яланда оештыр соң берәр нәрсә, — дип рәис кулын селтәде.
Ык буендагы аулак аланда менә дигән мәҗлес үткәрделәр. Авылның мәртәбәле кешеләрен, эреле-ваклы җитәкчеләрен әйткән дә юк, райүзәктән дә төялешеп килделәр бит. Хәтта Беренче үзе дә хозурланып, зур чәчәкле кулъяулыгын кулына тотып сөртенә-сөртенә, рәиснең туган көн бәйрәмендә катнашты. Кукушкинның юбилярны татар телендә котлавына хәйран калдылар.
Көн әбиләр чуагына хас кояшлы, җылы булды. Кайберәүләр хәтта елгада коенып та алдылар. Табын ресторанныкыннан һич ким булмады. Сырасын, кымызын, хәмерен дә ящик-ящик китергәннәр иде…
Бәйрәм итеп әй кинәнде эш башында торган кавем! Шәкүрнең чәркә тотып мәҗлес алдында ниләр сөйләвен дә бик ачык хәтерли әле зиратка атлаган чал ир.
— Иптәшләр, котлыйсыз — рәхмәт! Исәнлек телисез — янә дә сезгә рәхмәт! Исәнлек-саулык председатель кешегә бик тә кирәк шул. Эше тавык чүпләп бетермәле түгел бит аның. Ту тегесе, ту монысы килеп чыга. Шулай да мине көндәлек мәшәкатькә батып, тома сукыр хәлгә төшкән бәндә дип тә уйламагыз. Мин бик еш авылыбызны уйлыйм. Үсә, матурая бит, егетләр, Дөм-дөм! Әле кайчан гына салам башлы ызбалар, читән йортлар иде бездә. Ә хәзер һәркемдә бишпочмаклы, калай башлы зиннәтле өй, уты гөлт иткән. Ә тиздән, Ходай язса, газын-суын үткәрербез, урамнарга асфальт җәярбез. Яшьләр авылда «ду» тузып эшләр, күңел ачар, гөрләр әле безнең Дөм-дөм! Әйдәгез, матур тормыш, имин киләчәгебез хакына тотып куйыйк әле, егетләр!
…Рәүф кара гранит ташына мәрхүмнең исем-шәрифләре алтын хәрефләр белән язылган чардуган каршына килеп чүгәләде.
— Исәнме, Шәкүр абый, туган көнең белән! — Кисәк үз акылы үз теленә хәйран калды. «Шәкүр абый!» диде бит. Югыйсә, күптән инде үзе мәрхүм яшеннән узган ласа. Бабай булып бара. Зиратта исәннәр вакыты көчсез, юрист әйтмешли, статуссыз була, күрәсең. Узган вакыт дилбегәсен әрвахлар үз кулларыннан ычкындырмый кана…
Ул, шулай уйлана-уйлана пакет эчендә казынып, кулына стакан алды. — Синең исәнлеккә, Шәкүр абый! Герой рәис хөрмәтенә! — Һәм ул стаканын каплап, тозлы кыяр кабып куйды. — Мәрхүм белән күрешүгә килүнең йоласы шундый, гаеп итмә! Хәзер татары ни, урысы ни — толерантлар бит. Мөфти мәчеттә урысча вәгазь укый, поплар, колбасаны боздылар дип, елкы итенә ябырыла… Хәер, бу шайтан суын тотмасаң да, гомер буе «Ата коммун» кушаматын йөрткәч, барыбер мине суфыйлар рәтенә куймаслар. Бер башлагач, гөнаһ фәрештәсе, әйдә, дәфтәрен азакка чаклы тутырсын инде. Әйе, савап җыям дип, кайберәүләр сыман җан атмадым шул. Бу гөнаһлы дөньяда изге булам дисәң, урманда качып яшәргә кирәк. Ә кеше белән эшләгәндә, адәмнәр башыннан йөргәндә, кайда савап, кайда гөнаһ, шайтан үзе дә аермас… Синең анда, Шәкүр абый, хәлләр ничектер, ә мин турысын әйтәм, оҗмах дип юанмыйм. Зөбанилар утка тотып, акырта-бакырта чистартмый булмаслар. Ә барыбер дә мәхшәр коесыннан бер котылып, эх, шул оҗмахны күрсәм иде, дигән теләк бар, Шәкүр абый! — Рәүф тәмәке кабызды. Төтен суыра-суыра, сүзен дәвам итте. — Хәзер син миңа: «Йә, сөйләп җибәр, комиссар, колхоздагы хәлләр ничек анда?!» диярсең. Әйе, сөйләрмен. Тик, Шәкүр абый, мин байтактан комиссар түгел инде. Парткомнарны күптән туздырдылар бит. Син белмәгән Ельцин коммунистлар фиркасының Рәсәйдәге хакимлеген закон белән үк тыйды. Гаҗәпме? Ә без синең белән райком ишекләрен ачып кергәндә, ләхәүләләр укый идек…
Алай… Парторг булмагач, кем инде син хәзер, барыбер гади бер колхозчыга әйләнмәгәнсең бит? дип сорарсың инде, Шәкүр абый. Юк, мин бу әверелештән һич оялмас идем. Тик колхоз да тәмам бетте бит, таралды. Хас тузгытылган күч булдык!.. Умарта күче, дим. Моны әйтергә дә оят. Тик син корган, төзегәннән бернәрсә калмады хәзер. Кешеләр дә таралды. Дөм-дөм буп-буш. Нигездә калганы кулы нәрсәгә ята, нинди һөнәр белә, шуның белән тамак туйдыра. Әй, сиңа җиңел, син һаман герой! Дөм-дөмнең соңгы могиканы булып каласың, Шәкүр абый. Ә без… без кемнәр?
Рәүф янә иелеп букчасында әвәрә килеп алды, хәмерле стаканын күтәрде.
— Әй, Шәкүр абый, син колхоз дип җан аттың. Утка кердең. Гафу ит безне, саклый алмадык шул син корган, төзегәннәрне. Оятсыз, затсыз сатлык кешеләр кулына күчте колхоз җыйган байлык. Инде кичер, кичерә күр, Шәкүр абый, безнең ваемсызлыкны! Горбачёв та, Ельцин да түгел, шулай ук Дашкин, Фердинанд та түгел, тик үз ваемсызлыгыбыз белән һәлакәткә китердек, таркаттык илне. Безгә хезмәт кешесе өчен дип кан койган буыннар каршында оят, Шәкүр абый, беләсеңме шуны!..
Чал ир стаканын кисәк эчеп куйды да эчтән сулкылдап күзләрен каплады… Элекке «Ленин юлы» колхозының соңгы могиканы Шәкүр Яушевның чардуганы каршында менә шулай нечкәреп күңел бушатты ул.
Ә Дөм-дөмдә, пыскып булса да, тормыш дәвам итә әле.
Бигрәк тә көтү кергәндә, мал-туарны барлаганда, әби-чәбиләр, бабайлар капка алдындагы эскәмияләргә утырышып гәп сатканда, авыл җанлана. Тик элек күбрәк кеше тикшергән, килен-малайлардан зарланган булсалар, хәзер боларның телләрендә гел югары сәясәт хәлләре:
— Бу миңле-тамгалы патшаны әйтәм, пристрое белән адәм мәсхәрәсенә төшерде бит безне. Нинди зур, шәп мәмләкәт идек. Хәзер дөнья хәерчесенә әйләндек тә куйдык.
— Аны бит, ахирәтләр, хатыны Рәисә бик каты котырткан икән. Әмирикләр менә болай яшиләр, инглиз белән француз менә шулай шәп итеп тора. Немец тә һәйбәт көн күрә. Без дә тотыйк та шуларга ияреп яшәргә тотыныйк, дип иркәйгә тукыган икән.
— Хатын сүзенә карап йөрсәң, төпсез коега төшкәнеңне дә сизмәссең…
— Коесын белмим, ә базга төште инде, Фәйзерахман кордаш. Шул Горбачёвны әйтәм, туган көне булган икән. Мәскәүдә үзенә сәлам бирүче түрә дә табылмаган. Англиягә үк качкан ди.
— Ельцинны да халык бик каргый…
— Каргамыйча соң, кодагый. Мин капитализм корам, миңа калхузлар кирәкми, миңа фермерлар кирәк, дип бар дөньябызны болгатты.
— Туктагыз әле, әбиләр! Ник таякны гел бер якка гына бөгәсез? Калхузлар әллә күпме крестияннең башына җитте. Кулак, имеш! Болганса да, әле беркемне казаматка бикләгәннәре юк, Ходайга шөкер. Җир бар, ирек бар. Тот та син дә фермер бул! Ялкау бездә хәзер халык. Бөтен хикмәт шунда гына.
— Хикмәт монда гына түгел, Галимҗан. Бездәге дөнья — куласа ул, әйләнә дә китереп бер баса! Моннан соң Ходай хакимнәргә акыл, халыкка сабырлык бирсен инде. Намазга басып шуны гына сорарга кала безгә.
— Карагыз әле, теге сатыла торган кәнсәләрне алмаганнармы әле? Һаман да хуҗа чыкмыймы үзенә? Кемнең генә һиммәте җитәр шуңа, байтак сумма торадыр ул.


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=13899
  2. http://kazanutlary.ru/?p=42622

Бәянны тулаем укырга:
№1 (гыйнвар), 2016
№2 (февраль), 2016

Фото: agriculture