Яңа исемнәр

03.04.2018

Киләчәккә атап


Фантастик хикәя

– Бүген, ниһаять, хыялларыбыз чынга ашты, – дип, керә-керешкә сүз башлады җитәкче. Аның кәефе шәплеге килеш-килбәтеннән үк күренеп тора: костюм төймәләрен ычкындырган, галстугының төсе үзгәргән. Хәтта йөзендә елмаюга охшаш чалымнарны да күрергә була. Эшчеләр аның мондый вакытын күптән хәтерләми: «төксе чырай» дигән кушамат тагылып, мең кат раслап куелган… Менә бит ничек – дөньядагы иң усал һәм явыз күренгән адәм дә, үз дигәненә ирешкәч, елмая белә икән! – Ниһаять, машина ясалып бетте, – диде ул. Әлбәттә, сүзнең нәрсә турында барганлыгы бүлмәдә утыручыларга яхшы аңлашыла. Кайчандыр янгын аркасында юкка чыккан канун кәгазен яңадан булдырганнар, димәк. – Без күпме тир түктек, яңадан элеккеге рәхәт вакытларны кайтарырга тырыштык. Ә менә бүген, бүген … – дип, бармагын өскә күтәреп дәвам итте ул, хисләренә буылып, тын алырга да онытты бугай, бераз дәшми торды. – Әлеге сынауда катнашу өчен, үз эшенә бирелгән, җаваплы һәм ышанычлы батыр кирәк. Йә, кемне җибәрәбез?

Өстәл араларында кечкенә бөҗәкләр шикелле тезелешеп утырган соры костюмнар кымшанмады да хәтта. Җитәкченең күзләре кысылды, озын бармаклары түземсез рәвештә биешә башлады. Ул, тавышын югары күтәреп, түрәләргә хас булган боеру белән тагын бер кат кабатлады.

– Кайсыгыз бара, дим? Сез нәрсә, барыгыз да авызыгызга су капкан кебек утырасыз?! Безнең тарих өчен, юк, бөтен дөнья өчен иң зур эш эшләвегезне күз алдыгызга китерәсезме?! Соң, сезне бит, аннары кулдан кулга гына йөртәчәкләр, бу адәм безнең киләчәгебезне саклап калган, дип риваятьләр чыгарып, оныкларына сөйләячәкләр. Тьфү, куркаклар! Бөтенегезне эштән куам!..

Ул бу сүзләрне котырынган үгез шикелле мышнап, ярсый-ярсый сөйләде. Йөзе бүртеп, яңа пешкән бөрлегәнгә охшап калды.

– Кирамны җибәрергә кирәк! – Бүлмә эченнән яңгыраган тавыш аны бераз тынычланырга мәҗбүр итте.

Бүлмәгә яктылык кереп җитә алмаганлыктан, сорылык бөтен почмакны биләгән – ул юри бу кешеләрнең йөзләрен яшерергә тырыша булса кирәк. Шуңа күрә аннан кемне дә булса аерып алу да авыр. Кыңгыр эш кылып йөрүчеләр дә үз ниятләрен караңгы төшкәч тормышка ашыралар бит. Кеше-кара ялгыш күреп калмасын, танымасын дип. Ә яктыргач бернәрсә дә булмаган төсле елмаеп йөриләр. Караңгыда кешенең чын асылын белергә була. Җитәкче, чыдый алмыйча:

– Бас! – дип кычкырды.

Өстендәге костюмы капчык кебек асылынып торган ябык гәүдәле бер ир-ат әкрен генә урыныннан торды.

– Синме инде ул Кирам? – дип сорады, ә үзе шундук: «Әйләнеп кайта алмаса да кызганыч түгел икән, эшен генә эшләсен», дип уйлап өлгерде.

– Мин булам, – дип җавап кайтарды аягүрә баскан адәм.

– Күпме хезмәт итәсең инде бездә?

– Унынчы ел китте, әфәндем.

– Яхшы, яхшы… – дип, уйлаган кыяфәт чыгарды җитәкче. Үзе янында торган булышчысының колагына нидер әйтеп алды. Тегесе, шул минут эчендә, бу адәм турында язылган мәгълүмат дәфтәрен аның кулына китереп тә тоттырды.

– Хмм, ярар, ярар… – диде ул, язулы битләрне актарган булып. – Әзерлән, бүген кояш күкнең уртасына җиткәч тә юлга чыгарсың. Кара аны, синең бары тик бер генә мөмкинлегең бар. Әгәр шуны кулдан ычкындырсаң, башың белән хушлашырга әзер бул, – диде катгый гына. Аннары сынаулы караш белән күзен сикертеп: – Безнең нинди кагыйдәләр бар әле? – дип сорады.

– Беренче кагыйдә: берәү белән дә сөйләшмәскә!

Икенче: беренче кагыйдәне истә тотарга!

Өченчесе: алда әйтелгән ике кагыйдәне онытмаска!

– Ярый… Менә ул – син барачак авыл. Без шәһәр сакчыларында шик уятырга тиеш түгел. Андагы кешеләр турында мәгълүмат һәм ышанычлык кенәгәсе. Шуның буенча канун саклана торган бүлмәгә керерсең, – дип, Кирамга бер- берсе өстенә өелгән кәгазь битләре тоттырды.

– Барысы да аңлашылды, әфәндем, – диде ул.

– Барыгыз, таралыгыз. Ә син, кара аны, – диде ир-ат, әлеге дә баягы бармагы белән янап. Әйтерсең, ул бармакта дөньяның бөтен куәте җыелган.

Насыйр, башкалар шикелле үк, күтәрелеп карарга базмыйча, бүлмәдән чыгып китте. Аның инде яшьлеге узып, чәчләре агарырга да өлгергән. Һе, унынчы ел китте дигән була бит, ә аннан: «Насыйр абзый, син бездә ничә ел хезмәт куясың инде?» – дип ник берсе сорасын. Ә ул: «Егерменче ел китте инде, акыллым», – дип җавап кайтарыр иде. Шактый гомер, шушы сорылык эчендә, әллә никадәр тау итеп өярлек эш эшләп үтте, тик аларның берсе дә «рәхмәт» дигән сүз белән булса да үлчәнмәде. Кушканны башкарды, каршы дәшмәде, түзде, чыдады, аның саен җилкәдәге авыр йөк артып, бөкресе барлыкка килде. Үткәндәге хата-ялгышлар шулай вакыт-вакыт җанны бимазалап ала да, беркая да юкка чыкмыйча, җилкәгә менеп утыра иделәр. Югыйсә әле алай карт та түгел үзе, 55 яшь бит инде ул – ирләрнең иң җитлеккән, уңыш җыя торган мәле булырга тиеш. Йа Хода, үзең генә беләсең минем хәлләремне, кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, дип уйлады ул.

Кирам белән алар дуслар иде. Ничек дус дип, күрешкәндә бер-ике сүз әйтешәләр иде инде. Шуның белән бетте-китте, вәссәлам. Монда алай аралашу дигән әйбер юк, кирәк түгел, вакытны юкка сарыф итү, янәсе. Тьфү, аның вакытына! Гомер буе кеше кушканны эшләп йөрү – менә монысы инде чынлап та ыштан туздыру. Насыйр картның үз-үзенә ачуы килде, җебек авыз, бер сүз дә каршы әйтә алмый торган бөҗәк, дип тиргәде ул үзен. Аннары яныннан гына узып баручы Кирамны күреп алды. Аның кәефе киткән: кашларын җыерып, җил-җил каядыр ашыга. Насыйр аның артыннан иярде.

– Синең эшләр хутта, – диде ул.

Кирам күтәрелеп карады да туктамый гына юлын дәвам итте.

– Бик хөрмәтле кеше булачаксың инде болай булгач! Әнә хәзердән үк безнең шикеллеләргә ләм-мим! – дигән сүзләр белән битәрләп ул Кирам артыннан җитешергә тырыша иде.

– Ник минем арттан йөрисең? Әйе, шундый яхшы эш инде. Пычагыма кирәк миңа, үткәнгә кайтып, үз гомерем белән саубуллашу, – диде Кирам, кинәт туктап.

– Ничек инде саубуллашу? Син бит анда барып кына кайтасың, – дип гаҗәпләнде карт.

– Бер тәүлек. Бары тик 24 сәгатькә генә көйләнгән ул, аңлыйсыңмы?! Әгәр җитешмәсәм, әнә, ишетеп тордың, нәрсә әйткәнен, – диде ул. Аның күзләрендә гаҗизлек хөкем сөрә иде. Ул Насыйр шикелле карт түгел, яңа гына өйләнде дә бугай. Тиздән, бәлки, Алла кушса, балаларын да сөяргә насыйп булыр. 24 сәгать – бер көн ди бит. Һи!

– Кара әле, кая җибәрәләр соң сине? Нинди җиргә? – дип кызыксынды карт.

– Менә, монда язылган, диделәр. Хәзер… – Кирам кәгазь актара башлады. – «Мор-та-за» дигән авыл. Күргәнем, ишеткәнем дә юк! – дип, тагын каш җыерды.

Насыйр: «Мортаза, Мортаза», дип кабатлады аның артыннан. Бик якын, таныш исем. Кая ишеткәне бар соң аның бу исемне?! Йа Хода, юк, ул түгелдер! Картның аяк буыннары тотмас булып, ул якындагы эскәмиягә килеп утырды. «Мортаза бит, Мортаза», диде ул кабат. Бу бит… Аннары, Кирамның сорауларына да карамый, бүлмәсенә ашыкты. Әлеге сүзләрдән соң аның җаны кузгалгандай булды, мүкләнеп беткән йөрәк үзен сиздереп бер кат кагып алды. Ничә еллар үз гәүдәсендә йөртергә тиеш булган соры костюмын салып, урындыкка элеп куйганнан соң, хуҗасына көлеп карап торган тукыманы шелтәлисе, тормышы шундый булганга тиргисе килде, бар гаеп шунда гына, имеш, ул гына аны монда богаулар белән бәйләп тота, янәсе. Аннары стенада эленеп торган кечкенә генә көзгегә күз салды. Насыйр урынына анда бөтенләй башка, җыерчыклы һәм сарырак йөзле, берән-сәрән чәч бөртекләре тырпайган карт карап тора иде. Уфтансаң да, уфтанмасаң да юк. «Юк, юк», дип мыгырданды ул авыз эченнән. Йөзе агарынган, куллары берөзлексез калтырый иде. Ул, аякларын көчкә кузгатып, календарьдагы язуны карады: 2062 елны күрсәтә, нәрсәдер санады, арлы-бирле йөренде дә, мин кайтырга тиеш, дип, кергәннән соң әле ябылып та өлгермәгән ишек аша янәдән чыгып йөгерде. Шыгырдый-шыгырдый чайкалып калган ишек аны озатып калды.

Кирам үз кабинетында ниндидер кәгазьләрне карап, сызгалап утыра иде.

– Кирам, – диде Насыйр, шакып та тормастан бүлмәгә бәреп кереп, аннары сулуын басарга бер-ике кат комсызланып һава йотты. – Кирам, син бит анда барасы килми, дигән идең, шулаймы? Әйдә, үзем барам, – дип әйтеп тә салды.

Шундый ук соры костюм урыныннан күтәрелде дә:

– Син? – диде, мыскыллы елмаеп. – Соң син бит анда барып та җитә алмыйсың. Өстәвенә, мине «теге» үтерә аннары. Эштән куылуымны телисеңмени?

– Кирам, соң мин бит сиңа яхшылык кына теләп.

– Үземнең өлешне сиңа бирер хәлем юк!

– Үзең бит яңарак кына зарланып тордың?

– Торса соң, зарланырмын да, синең эшең булмасын анда! – дип, Кирам бөтен ачуын картка җибәрде.

Насыйр бу тормышта бөтен нәрсәне дә күрдем, күпне беләм дип уйлый иде, ялгышкан, күрәсең. Ничек үсенде бит, ә, ничек тоткан була үзен! Яңа гына маңка малай кебек, «эшләп бир», дип арттан ялынып йөрүләрен оныткан ахры. Әмма бирешәсе килми иде. Күпме еллар үз хокукларын куллана алмаган кешегә бу очрак, теге дөньяга киткәнче, Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бүләк дип кабул ителергә тиеш иде. Тик йокламаска, үҗәт булырга кирәк.

– Кирам, үтенәм, минем сиңа кылган яхшылыкларым хакына, бер генә үтенечен үтә карт кешенең, – дип ялынды ул үзенә сынаулы караш белән карап торучы ир-атка. Горурлык хисе чеметеп алса да, бер катка гына түзәргә була әле.

– Тәәк… Барам, дисең инде алайса? – дип елмайды ул.

Картның күңеленә җылы кереп киткәндәй булды. Кырт кисмәде, димәк, ниндидер өмет бар әле.

– Барам, барам, – дип кабатлады.

– Ярар, бүлмәңә чык, чакырырлар, – диде ул. Насыйр, тиз үзгәргән фикергә ышанырга да ышанмаска да белмичә, торган урынында катып калды, сөенечтән йөзләре яктырып китте.

– Рәхмәт, рәхмәт… Тазалык белән гомер итәргә язсын сиңа! – дип, Кирамның кулларын үбәргә тотынды.

– Ярый, бар, кит инде моннан. Бөтен эшләремнән бүлдең.

Насыйр тизрәк кирәк-яракны җыярга, әзерләнә торырга кирәк, дип бүлмәсенә ашыкты. Коридор борылышында очраган ике кеше аңа комачаулык итте, әздән генә маңгайга-маңгай бәрелешми калдылар.

– Алдыңа карап йөре, күзең чыккан мәллә! – дип кычкырды берсе.

– Гафу итегез, күрмәдем, – дип мыгырданды Насыйр. Аның эшчеләр күтәреп килә торган зур гына биштәргә күзе төште. Гади генә сумка түгеллеге аермачык күренеп тора.

Ул алар артыннан тагын Кирам бүлмәсенә таба атлады.

Ишекләре ябылып бетмәгән, сүзләр бик яхшы ишетелә. Әнә Кирам, телефоныннан кем беләндер сөйләшә-сөйләшә, портфеленә тыгызлап кәгазь тутыра. Тукта, яңа гына Насыйрга вәгъдә биреп, сәяхәткә үзе җыенып ята түгелме соң? Карт, мондый астыртынлыкка чыдый алмыйча, бүлмәгә атылып кереп тә китте, тик ялгыш адым ясавын аңлаганда соң иде инде. Кирам аны күргәч тә, бернинди шик уятмастан, үзен тыныч тотарга тырышып:

– Насыйр карт, син һаман китмәдеңмени әле? – диде.

– Ю-юк, – дип сузды карт. Үзе, нәрсәдер эшләргә кирәклекне белеп, башыннан мең төрле ысулны әйләндерде. – Сине-е анда чакыралар, теге, – дип өстәде.

Әлбәттә, ялганлады, ләкин нәтиҗәсе булды бит: Кирам чыгып китте. Бу гадәтне еш кына «яман», дип атыйлар, балаларны да «алдарга ярамый» дип үстергән булалар. Ялганчылар! Дөньясы үзе шуңа корылган икән, синең белән минем генә яхшылыкка карап торамы соң? Алдарга кирәк, алайса бөтенләй сытып китәчәкләр.

Ничек тә сумканы кулга төшерергә кирәк. Каһәр суккан, бу икесе кулларыннан да җибәрми басып торалар. Әһә, әнә шкафта һәрнәрсәне чишә ала торган тылсымлы сыеклык тора. Насыйр, елмайган булып, пыяла савыттагы эчемлекне өстәлгә китереп утыртты, аннары, күз кысып, кечкенә генә шундый ук пыяла савытларга агыза да башлады. Тегеләр, башта ул якка карамаска тырышсалар да, ахыр чиктә биштәрле сумканы урындыкка куеп, өстәл янына килеп утырдылар. Насыйрга шул гына кирәк тә иде инде. Болар чираттагыга үрелгәндә, шыпырт кына яннарыннан тайды да сумканы аркасына асты. Ниндидер төймәләр белән урап алынган бу җайланманың ул, ихтимал, бер- ниен дә аңламый иде, «Аллага тапшырдык», дип, башкаларыннан зуррак булып аерылып торган кызыл төймәгә басты. Аннары, янындагы портфельне эләктереп, чытырдатып күзләрен йомды.

– Кая карыйсыз! Тотыгыз каракны, бетерә башны! – дип кычкырып калган Кирам сүзләре дә һавада эреп юк булды. Мондагы тормыш куркыныч бер төш шикелле артта калды.

24 сәгать

…2042 ел. Насыйр карт күпме еллардан соң кабаттан авылына әйләнеп кайтты. Шул гомер билгесезлек, дөресрәге, юклык билгесе булып хезмәт иткән бу җир почмагы яшел хәтфә үләннәре, сокландыргыч табигате, чишмәсе белән һаман да үз көенә яшәп ята икән әле. Насыйр аның исе, тавышы, тәменә кадәр тойды. Бөтен үпкәләрен әлеге һава белән тутырасы килеп, бик озак һәм тирән итеп сулыш алды. Кайтты бит ул, ни булса да, барыбер әйләнеп кайтты!

Авыл, бер караганда, шул ук булып күренсә дә, игътибар белән җентекләп күзәтә башласаң, бөтенләй үзгә шикелле. Кайчандыр шаулап торган урам юлларында хәзер җил генә тузан туздырып йөри, гаскәр төсле тезелеп киткән йортлар күзләрне камаштыра, капка төбендә бәбкәләренә якын китермәс өчен ыслап торган ата казы да, аны саклап утыручы әбиләр дә юк. Төзек тә, ләкин шул ук вакытта күңел кайтаргыч җимерек тә кебек. Насыйр карт бу күренешкә гаять гаҗәпләнеп, шаккатып карап торды. Аңына килгәч тә, кул сәгатенә күз салып, тиз-тиз авылның түбән очына, зират урнашкан якка юнәлде. Аның йөрәге яңа гына яши башлаган сыман тибәргә тотынды. Карт үзендә җан барлыгына ышанмый да башлаган иде инде, ә хәзер, кара, ничек үзен белдереп, шашынып суга. Менә каршыда капкасы җимерелеп беткән зират. Кызык, бөтен авыл төзек, биниһая зур йортлар белән әйләндереп алынган, ә шушы кечкенә генә зират капкасын рәтләп куючы юк…

Яңа гына барлыкка килгән кабер янында кешеләр басып тора. Аларның ни өчен җыелганын да, җир куенына тапшырылган кешенең кем икәнен дә Насыйр белә, ләкин җаны-тәне белән ризалашырга теләмичә тарткалаша иде. Инде менә җилкәдәге йөкне бераз гына булса да җиңеләйтәм, җаныма тынычлык табам дип уйлаганда, янә соңга калды. Дөньядагы иң газиз кешесенең күзләренә тутырып бер карый һәм соңгы кат аның әйткән сүзләрен ишетми калды. Кабаттан. Ах, моннан да үкенечле нәрсә юктыр. Картның аяклары хәлсезләнеп, тезләре җиргә тиде. Ул куллары белән кара туфракны актара, чокый башлады. Ләкин аның астында яткан гәүдә күпкә тирәнрәк яшерелгән иде шул. Хәле беткәч, кабергә башын куеп, сабый бала шикелле үкси-үкси еларга тотынды. Соңладым, инде менә күрәм дип уйлагач, хатамны төзәтерлек җай чыккач та соңга калдым, дип өзгәләнде ул… Кичер, кичер мине, газиз әнкәем. Синең тугры юлдан язган углың каберең янына яңа гына, ничә еллар үткәч кенә кайтып төште. Хәзер каршыңда баш иеп, тез чүккән килеш гафу сорый, үзе китергән кайгы-хәсрәтләрен, ачы күз яшьләреңне әз генә булса да юмакчы була. Алар юа алмаслык булсалар да, рәнҗемәвеңне, кичерүеңне үтенә, дип, эченнән өзгәләнгән картның күз яшьләре кабер туфрагы өстенә сеңеп, юкка чыгып бара иде. Елый иде, ничә еллар яшереп яткан бу сагышын, мәхәббәтен, юанычын әнкәсе каберенә түгә иде ул. <…>


Кинәнеп очар өчен!

Бүгенге көндә Алинә Галиева Казан (Идел буе) федераль университетында татар филологиясе һәм журналистикасы белгечлеге буенча өченче курста укый, шигырь, проза, драма әсәрләре иҗат итә. Ул «Илһамлы каләм», «Илһам», «Иделем акчарлагы» конкурсларында һәрдаим җиңү яулап килә.

«Иделем акчарлагы» дигәннән… Инде менә егерме елга якын берөзлексез дәвам иткән бу мәртәбәле конкурсны башкалабыздагы «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Афәрин аларга! Заманында әлеге конкурста Гран-при яулаган «акчарлак»лардан Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшиннар хәзер инде әдәбиятыбыз күгендәге үз биеклеген таба баралар.

Яңа буын «акчарлагы» Алинә Галиева исә (төсмерләсәгез, Олимпия йолдызыбыз Алинә Заһитова аңа тач охшаган!) өч ел рәттән конкурсның шигырь, драма, проза һәм балалар әдәбияты номинацияләрендә уңышка ирешә. Мәсәлән, сезнең хөкемегезгә тапшырылган менә бу хикәясе узган елгы конкурста беренче урынны алган иде. Афәрин дими, ни дисең?!

Жюриның даими әгъзасы буларак, янә шунысын әйтә алам: яшь әһле каләм ияләре бирегә фәкать бүләк вә урын алыр өчен генә килмиләр. Әлбәттә ки, лауреат, яки Гран-прига лаек та булып куйсаң, бермә-бер куаныч инде анысы. Алар, кинәнеп очар өчен, «Иделем акчарлагы»нда канат ныгыталар һәм аларны әдәбиятыбызның киләчәге-күге түземсезлек белән көтә дә!

Марат ЗАКИР


Хикәяне тулаем «Казан утлары» журналының 4 нче санында (2018) укыгыз.

Фото: Алинә Галиеваның фотосы «Казан утлары» архивыннан;
төп фото: pixabay