Хикәя

31.03.2018

Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы


– А-а-а…
Нишли ул, нишли ул, йә? Дивана түгел, диген син аны! Акыл йөрәкне шулай сүгә, ә йөрәк кысылганнан кысыла бара. Ул шулкадәр авырта ки, хәтта сулыш алулары читен. Бетәм дигәндә генә ачыргаланып кычкырып җибәргәч, тын юллары ачылып киткәндәй була.
Болай түгел иде бит әле. Намаз укыгач, җибәрә торган иде. Ә бүген… Бүген кышның кыл уртасында тәрәзәләрне киереп ачып һава алмаштыру да, хәтта өй алдыннан йомшак карга яланаяк йөгереп чыгу да булышмады. Хәмдиянең, кара төн җитеп, авыл йокыга талгач, яланаякка гына киз итекләрен элеп, кырга чыгудан һәм өскә менә-менә авам дип торган йолдызларга карап, тавышы карлыкканчы илереп елаудан башка чарасы калмады.
– Нур-ис-л-а-а-а-м!
Яшьлегендә ләззәт белән пышылдаган бу исемгә бүген бер тамчы хәсрәт, бер тамчы үкенү хисе кушылган инде. Тып-тып-тып… Күз яшьләре түгел, гүя хәтер күзәнәкләре тама. Менә ул яргаланып беткән кулларындагы хәтер тамчыларына бага. Ә алар йолдызларның саран нурларында берничә тәлгәш бәхет мизгелен искә төшерә. Хатынга шул берничә тәлгәш тә бик җиткән, ул инде тынычланган иде. Хәзер кар ерып, авыл читендәге йортына кайтасы да, ястык-мендәрләре өстенә авасы. Ул инде орлыгын койган башак сыман буш иде.
Тукта. Чү, ни бу? Хәмдиягә бер мизгелгә дөнья тавышлары тынып калган сыман тоелды. Ул төсе уңган шәле астыннан бүселеп чыккан чәчен рәтләштергәләп куйды да, елаудан шешенеп авырайган күз кабакларын күтәреп, күккә бакты. Аннан тирән сулыш алып елмаеп җибәрде. Җаны күкләрдә, Нурисламы белән кавышырга томырылганда да, тәне рәхәт кенә оеп, йөзендә елмаю эленеп калган иде инде аның. Хатынның иреннәре ул исемне пышылдарлык хәлдә түгел, аны җаны кабатлый һәм бөтерелә-бөтерелә күккә аша иде. Ул белә: Нурисламы да шул ук халәттә, ул да, күккә багып, аңа исеме белән дәшә, аңа ялвара иде.

***

– Кире!
Ноутының экранына төбәлгән кыз шул сүзне генә кысып чыгара алды. Аның йөзе чытылган, кечкенә генә куллары йодрыкка төйнәлгән иде.
– Кара инде моны! Үзе онлайнда, үзе ник бер сүз язсын!
Аһ, бу социаль челтәрләр! Дөньяның төрле почмакларында яшәгән адәм балаларын, тоткан да интернет пәрәвезе белән чолгап алып, компьютер экраннарына беректереп куйган. Күпме гашыйк җан бер җылы сүз, һич югы бер смайлик килеп төшкәнен көтеп таң аттыра. Бу Хәмдияләр чорындагы кебек капка төпләрендә утыру, йолдызлар яңгыры астында күзгә багып аңлашу түгел шул инде. Хәмдияләр белән бергә аларның чоры да, зиратка карап, соңгы көннәрен үткәрә. Аннан өч аршын җир, тар ләхет, бәләкәй генә туфрак өеме кала.
Айзирәкне интернет белән чирлеләр рәтенә кертеп булмый үзе. Киресенчә, ул шундый сырхауларга ярдәм итүчеләр сафында. Коллегасы Витёк белән суицид дип шашканнарның төркемнәрен ачыклап, тормыш мәгънәсен җуйган кешеләргә ярдәм итә ул. Ә бит тормыш чыннан да ямьле! Чөнки аның Булаты бар. Тик менә ничәнче көн инде киребеткән Булат ник бер сүз язсын! Ичмасам, телефон трубкасын да алмый.
– Ярар, син дә бер кайтып төшәрсең әле. Тик ул чагында мин булмам!
Кыз шулай диде дә ноутын шапылдатып ябып куйды.
– Йокларга кирәк. Иртәгә яфрак бәйрәме түгел.
Әнисеннән кечкенәдән ишетеп үскән шул сүзләрне кабатлап, кыз юыну бүлмәсенә кереп китте. Иртәгә тагын җитәкчесе белән тарткалашасы була. Аны тарихчы дуслары Алтайга экспедициягә чакыра. Тик менә мөхәррире җибәрми. Янәсе, журналны озакка фотографсыз калдырып булмый. Харап икән, хәзер этендә дә, бетендә дә фотоаппарат.
Айзирәк юк дип журнал чыкмыйча калмас иде әле. Айзирәк яткач та күңеленнән җитәкчесе белән бәхәсләште әле.

***

– Нур-ис-л-а-а-м!
Таң әтәче кычкырып, җаннары тәннәренә атылганда, күктә хатынның иңрәве эленеп калды…
Тагын шул төш! Онытылган иде бит инде.
Айзирәк бу төшне беренче тапкыр күргәндә, әллә ни әһәмият бирмәде. Изге урыннар, космик энергия турында әллә ничә фәнни хезмәт укыган кешенең төшенә ни кермәс?! Менә хәзер генә ул аның сәерлегенә һәм үз халәтенең гайре табигыйлегенә төшенде. Тән камыр кебек йомшак, аны җыеп алып булмый, кул-аяклар оеган кебек тыңлаусыз иде. Айзирәк көч-хәл белән торды да, эшенә җыенды. Ә инде фатир ишеген тышкы яктан яптыңмы, кала ыгы-зыгысы сине шундый бөтереп ала ки, анда төшең түгел, иртән нәрсә ашаганың да онытыла. Ул да онытты, төннәрнең берендә янә шул төшне күргәнче, Нурислам турында уйламады да.
– Миңа психологка барырга кирәк!
Чираттагы тапкыр Нурислам белән саташкач, Айзирәк үзенә ярдәм кирәклегенә төшенде. Бу юлы ул төшендә картайган һәм Нурисламга китәр көннәрем дә күп калмады, сине көтеп кыз әби булып картайдым, дип сөйләде. Ул инде күкләргә ашмый, бәлки йолдызларга карап, сагышын тарата иде.
– Ә үлеп китсәм? – Айзирәк шушы уеннан корт чаккандай сикереп торды да тиз-тиз киенеп чыгып китте.
Менә шундый чакта күкрәгенә капланып еларга Булаты да юк бит, ичмасам. Тәмле-татлы сүзләр язып, күңелен биләп алды да суга төшкәндәй юк булды. Ә бит ул бергә укыган китаплар турында сөйләшүләрен, автор белән риза булмыйча, Тотыш белән Аппакны кавыштырырга тырышуларын сагына, бик сагына. Хәер, сөйләшү дигәне дә күпертү инде аның. Алар бит күрешеп сөйләшмәделәр дә, нибары интернет аша хат алыштылар. Аралашулары да кешечә түгел, төнге уникедән соң башлана иде. Интернет аша телефон номерларын алыштылар, бер тапкыр сөйләштеләр дә. Егетнең тавышы матур, ышанычлы кебек иде.
– Бәлки аңа минем тавышым ошамагандыр?
Айзирәк бу сорауны баш миендә көнгә ничә тапкыр әйләндерә һәм, алдан карышса да, хәзер инде чыннан да ошамагандыр, дигән нәтиҗәгә килгән иде. Депрессия. Психолог аңа шундый диагноз куйды. Замананың иң киң таралган чире инде бу. Аны билгеләр өчен, анализ биреп торасы да юк. Акча түләп, психолог катына гына үтәсе. Ә бит беренче сеанстан соң да җиңелрәк булырга тиеш иде. Ул исә өенә кайтырга һәм йокларга курка башлады. Һәр көнне үзеңне картайган, бөкрәйгән килеш күр дә, мин үләм, Нурислам, кил инде, дип ялвар инде! Исеме Булат та түгел бит, ичмасам. Айзирәк күңеле белән төшендә үз язмышын күрмәвен сизә, әмма бу төшнең ни өчен башта сирәк, аннан һәр көнне керүен аңламый иде. Бәлки ул кемгәдер ярдәм итәргә тиештер? Ә бит чыннан да! Бу уй аны уятып җибәргәндәй булды. Җитте, башка психолог катына бармаска! Юкса табиб дигәне кырын карый һәм, үскәнем, минем бик әйбәт психиатр коллегам бар, дип юхалана башлады. Мин һәр көнне үземне кыз әби килеш төштә күрәм, мин тиздән үләм, дип сөйләнеп йөрсәң, сары йортка бикләп куярга да күп сорамаслар!
Витя аны аңлады булса кирәк. Язучы дусты, суицид белән көрәштәше хиромантия һәм тагын шуның ише нәрсәләр белән дә кызыксына бит әле. Дөресрәге, шушы нәрсәләр ярдәмендә акча эшләргә тырыша иде. Кыз коллегасының мавыгуыннан көлә, аңа ышанучы беркатлыларга гаҗәпләнә иде. Әмма беркайчан да үзенең Витя, нишлим, дип ярдәм сораячагын башына да китермәде. Ә бит астралның сүзендә хаклык бар. Кемдер аннан ярдәм сорарга мөмкин. Ләкин кем? Ичмасам, ул бит әбинең исемен дә белми. Шул гомер нишләп аны үзе дип кабул иткәндер инде.

***

Чираттагы суицид өчен беткән авылны сайлаганнар. Айзирәкләр муеннарына таш бәйләгән ике егет белән бер кыз янына бик вакытлы килеп җитте. Алар мондый очракта нинди сүзләр әйтергә кирәклеген белә, тәҗрибәләре бар. Бу юлы да коткарырлар. Тик шулай да мәгънә эзләгән бу яшьләр, аны табалмыйча, яңадан җан кыю юлын эзләмәсләр дип кем әйтә ала? Менә алар, боҗра ясап, дәшми генә басып торалар. Теге өчәү салкын күз карашын җирдә тәгәрәп яткан ташларга төбәгән. Кыз телгә килде: «Сез бит минем матурлык бозылмый, дидегез, ә алар йөзең чалшая, сиңа кызганып түгел, җирәнеп караячак, ди. Миңа андый эффект кирәкми…»
Аның сүзләрен азан тавышы өзде. Кирәк бит, кыйшайган-чалшайган иясез йортлар арасында яши торганнары булса, нибары бишәү булыр. Ә контор бинасына охшаган мәчеттә азан әйтәләр!
– Әйдәгез, мәчеткә!
Айзирәкне башта аңламадылар булса кирәк. Аннан барыбер каядыр барырга кирәк бит инде дигәндәй, аңа иярделәр. Мәчеттә аларны ап-ак сакаллы карт каршы алды.
– Классно!
Әле генә җанын кыярга маташкан кыз бала, мулланың күкрәгенә җиткән апак сакалын күздән кичереп сокланганда, күзләре баягыдай калайлы түгел, анда гамь бар иде. Джинс чалбарлы биш кешенең мулла артыннан аңлар-аңламас дога сүзләрен кабатларга тырышулары, тигезле-тигезсез сәҗдәгә китүләре читтән караучыларга, бәлкем, көлке тоелыр. Әмма болар әллә нишләде. Алар үзләре дә аңлатып бирә алмастай хис кичерделәр.
– Рәхмәт, бабай!
– Иманыгыз нык булсын, балакайлар!
– Бабай, исемегез ничек соң сезнең?
– Нурислам.
Айзирәк тораташтай катып калды. Төшләрендә нәкъ шушы күзләрне күреп саташты түгелме соң ул?! Шушы бөрлегәндәй кара, сынап караучан күзләр инде. Таптым мин аны, таптым! <…>


Хикәянең ахыры алдагы көннәрдә урнаштырылачак. Сайтыбызны күзәтеп барыгыз.

«Казан утлары» журналының 3нче санында (2014) басылды.

Фото: istockphoto