Публицистика

27.03.2018

Бөек әдип


Максим Горькийның тууына 150 ел

«Бу – озын буйлы, ябык гәүдәле, салам чәчле, эре сөякле кешене кырда күрсәң – игенче, юлда күрсәң – кучер дип, итек тегүче яисә мөсафир түгелме дип тә уйларга мөмкинсең; тумышыннан ук рус кешесенең рәвеш-чагылышын үзендә туплаган халык ул».

Степан Свейг

Максим Горький – дөньяви бөек әдип. Аның гомер юлы четерекле вакыйгаларга шулкадәр бай, гыйбрәтле, әйтерсең, ул җир йөзендә яшәгән 68 ел эчендә өч гасырлык дәвер кичергән.

Ул 1868 елның 16 мартында Түбән Новгород шәһәрендә дөньяга килә. Яшьли ятим кала. Кырыс холыклы бабасы өендә аңа җылы итеп эндәшүче бердәнбер кеше – әбисе Акулина Муратова була. Караңгы тормышның сирәк эләккән якты истәлекләре булып, Алексей Пешковның урамда, шәһәр читендә, Идел ярында бергә уйнаган дуслары – Язь, Хаби, Чурка, Вяхирь, Кострома кушаматлы рус, татар, мукшы малайлары хәтерендә кала. Ә үзенең кушаматы – Башлык була.

Беркөнне аңа бабасы Василий Каширин болай ди: «Ну, Ляксей, ты – не медаль, на шее у меня не место тебе, а иди-ка ты в люди». Шулай итеп, Алексей Пешков 11 яшендә өйдән чыгып китә, ялланып, төрле эшләр башкара: ул – пароходта савыт-саба юучы, ул – магазинда әйбер ташучы, ул – икона ясау остаханәсендә өйрәнчек; аннары һөнәр мәктәбендә белем ала.

Алексей Пешков 1884 елда, университетка керү нияте белән, Казанга килеп төшә. Кирәк бит, нәкъ шул елда университетка түбән, ярлы катлаудан чыкканнарны һәм яһүдләрне алуны бик нык чикләргә дигән устав чыккан була, булачак даһи каршында затлы уку йортының саллы ишекләре ябыла. Менә шул дәвердән инде аның өчен «тормыш университеты» дигән хикмәтле дөнья ишекләре киереп ачыла. Эт тибенкесендә яшәп тә, ул нинди генә катлау кешеләре белән аралашмый. Һәрберсеннән кызык табып, мәгънә эзләп, күңеленә сала бара. Юкка гына ул, «мин тәнем белән – Түбән Новгородта, ә рухым белән Казанда тудым», дими.

Великоросс тәкәбберлеге, битарафлык аның табигатенә хас түгел. Казанның үзендә яшәп, татарларны искәрмичә каламы, әлбәттә, искәрә, күрә, ишетә, тоя һәм мондый юлларны язып калдыра:

«Китаптан туеп, моңсуланган чакларда Татар бистәсенә барасым килә иде. Анда ниндидер үзгә бер төрле, пөхтә тормыш кайный, анда эчкерсез, ягымлы, рус телен мәзәк итеп бозып сөйләшүче кешеләр яши; кичләрен биек манарадан мәзиннәре, моңлы көй сузып, мәчеткә чакыра. Минем уемча, татарларның яшәү рәвеше бөтенләй бүтәнчә корылган, мин белгән, миңа куаныч китермәгән тормыштан нык аерылып тора иде».

Семёнов пекарнясында эшләгәндә, Алексей Пешков лавка тотучы Андрей Деренков белән таныша. Аның шәхси китапханәсеннән гаҗәеп китаплар алып торып, төннәр буе укый. Ницше, Шопенгауэр, Гартман, Каро, Сёллиның философик хезмәтләрен өйрәнеп, аң-зиһенен чарлый. Андрей Деренков тирәсендә алдынгы карашлы студентлар кайнаша, ул, юмарт буларак, һәрберсенә ярдәм итә, акчасын кызганмый. Тәмам бөлеп, бурычка батканы билгеле булгач, аны полиция эзәрлекли башлый. Деренков Себер якларына качып китәргә мәҗбүр була.

Кирәк бит, ярты гасырдан соң калкып чыгып, ул Максим Горькийга хат белән мөрәҗәгать итә. Андрей Деренков язмышына большевиклар «лишенец» дигән мөһер сугып, яшәрлеген калдырмаган булалар. 1936 елда Максим Горький Деренков яшәгән төбәкнең партия өлкә комитеты секретаре Р.П.Эйхе исеменә хат юллый. Деренковның заманында сәяси тоткыннарга, студент хәрәкәтенә ярдәм иткәнлеген тәфсилләп яза, җитмештән узган өлкән кешегә мәрхәмәт күрсәтүләрен үтенә. Шуннан соң Деренковка пенсия билгеләнә, Горькийга рәхмәтле булып, ул Анжеро-Суджен районында йөз яшькәчә җитеп, 1953 елда дөнья куя.

Алексей Пешков, бер яктан, марксистик әдәбият, икенче яктан, дин, философия, тарих белән кызыксына. Кызыксына, дию генә аз. Тирәннән өйрәнә, канына, вөҗүденә сеңдереп үзләштерә. Бу чорда дөнья философиясенә караган китаплар Европадан күпләп керә, русчага тәрҗемә ителә. Укырга – ирек. Нинди генә сораулар бимазаламый яшь буынны. Мин ни өчен яшим? Аллаһ – мин «бар», дисәм – бар, мин «юк», дисәм – юкмы? Яшәү мәгънәсе нидә? Әнә шундый мең-мең сорау кайный яшьләр җыелган җирдә; «сүз акробатикасы»на бирелеп, күңел чоңгылларына артык тирән төшеп, чыга алмыйча азаплану зыялылыкка омтылган, уйланучан яшьләр өчен хас була ул заманда.

Бәргәләнгән җанын тынычландыруны Алексей Пешков җиңел хәл итмәкче була. Револьвер сатып ала да, караңгы төшкәч (1887 елның 12 декабре), Казансу ярына килә. Текә яр, кыргый куаклыклар. Җәсәдемне кар сулары ияртеп аска төшерер дә, олы сулар агызып алып китәр, дип уйлый ул. Язмыш дигәнең кайчакта кечкенә генә очраклылыктан тора шул. Әгәр ул төнне Алексей Пешков, яр буена килешли, песи баласы белән сөйләшеп утырган каравылчы агайны искәреп тукталмаган булса, суыктан калтыранган песине жәлләп, толып эченә алып җылыт син аны, дип каравылчыга әйтмәгән булса… тын гына үтеп китәр иде шулай… үлеменә таба… шартлау тавышына каравылчы игътибар да итмәгән булыр иде… Әле генә сүз каткан егет киткән тарафтан ату тавышы яңгырагач, каравылчы йөгереп бара, хәлнең мөшкел икәнен күреп, тиз генә үз постына кайтып полиция чакырта, извозчик яллап, ярымһушсыз егетне хастаханәгә кадәр озатыша бара. Үпкәсенә ядрә тигән егетнең палатасына да килеп йөри әле. Шулай итеп, татар агае – Мостафа Юнысовның гадәти-ярдәмчел холкы булачак әдипнең гомерен саклап калуда хәлиткеч роль уйный.

Шунысы кызыклы: атаклы җырчы булачак Фёдор Шаляпин белән Алексей Пешков бер үк чорда, бер үк урамнардан йөргәннәр, яшәгән җирләре дә бик якын булган, әмма бер-берсен күреп белмәгәннәр. Икесе бер үк көнне опера театрына килеп, хорга җырчы булып керергә имтихан тотканнар. Шаляпин «яраксыз» дип табыла, ә Горькийны хорга алалар. Тавышы хәйран көчле була егетнең. Ходай Тәгалә, шушындый сәнгать юлыннан китмәсен тагын, дип, аның язмышына «төзәтмә» керткән ахрысы. Бервакыт, вагонга йөк төяп бетергәч, Алексей Пешков, өскә менеп, йөкне торыпша белән капларга керешә, шул мәлдә көчле җил кубарылып, егетне торыпшасы-ние белән вагон өстеннән алып ата. Егет муен турысы белән рельска төшеп бәрелә. Шунда аның тавыш җепселләренә зыян килә. Менә ни өчен, замандашлары язганча, Максим Горькийның тавышы тонык, руслар әйтмешли, «саңгырау» булып калган икән.

Шулай итеп, «Казан ятимнәре» – тормыш төбеннән, ярлылыктан калыккан, охшаш язмышлы ике даһи – Шаляпин һәм Горький, танылган шәхесләр булгач кына танышып, дус булып китәләр.

Еллар узгач, Парижда яшәгәндә, Фёдор Шаляпин болай дип яза: «Мин белемле кешеләрне хөрмәт итәм. Горький искиткеч белемле иде. Аны галимнәр, философлар, тарихчылар, рәссамнар, инженерлар, зоологлар, тагын әллә кемнәр даирәсендә күргәнем булды. Һәрчакта да Горький белән үз өлкәсенә караган темага сөйләшкәндә, бу компетентлы шәхесләр аңарда үз тиңдәшен күрә иделәр. Горький дөньяның бик кечкенәсеннән алып зур нәрсәләргә кадәр бай мәгълүматка ия иде. Мисал өчен, әгәр мин Горькийдан балан чыпчыкларының яшәү рәвешен сорасам, Алексей Максимович бу кош турында шундый бөртекләп сөйләр иде, мең ел буена яшәгән балан чыпчыкларының барчасын җыйсаң да, үзләре хакында болай ук төгәл әйтә алмаслар иде».

Яшьлегендә Алексей Пешков босяк булып ил гизә, «халык урманын ерып», кайларга гына барып чыкмый: Кавказ, Кырым, Бессарабия, Украина далалары… Әйтерсең, ул язачак әсәрләренә язмышлар аланыннан нектар туплап йөри. Ниләр генә күрми, ниләр генә кичерми чуар, күпмилләтле, могҗизалы, акылга сыймас шаукымлы-кырыс Рәсәй киңлекләрендә.

Менә бер генә мисал: Херсон өлкәсенең Кандыбовка (Кандыбино) авылына килеп кергәч, шаккатып кала: урамга халык җыелган, җигүле арбада – кул-аягы бәйләнгән яп-ялангач хатын-кыз. Җирән чәчле ярсыган адәм аны чыбыркы белән туктаусыз яра. Хыянәт иткән хатынын шундый җәзага тарткан икән бу. Халык арасыннан ник берсе ярдәмгә килсен. Алексей Пешков, гаделсезлеккә каршы торучан аяусыз егет буларак, әлеге хатынны коткарырга дип ташлана. Мужиклар аны, урап алып, таптап-изеп ташлыйлар. Кабыргалары сынган, тынсыз калган егетнең гәүдәсен авыл читендәге пычракка илтеп ташлыйлар. Җылы, дымык мәтеле җир егетнең тәненә көчен кайтара. Исән кала. Бу хәлдән тетрәнүе шулкадәр көчле була, савыкканнан соң да әле озак вакытлар кулына каләм ала алмый, сынган рухы дәвага озак бирешми.

Утызынчы елларда Кандыбовка авылы кешеләре Максим Горькийга хат язалар. Кичерүен сорыйлар. Теге җирән чәчле кансыз адәмнең Сильвестр Гайченко икәнен әйтәләр. Шулай итеп, ике арада җылы хатлар алышу китә. Авыл халкы тарафыннан Максим Горькийга үзәк мәйданда бронза бюст куела.

Аның баштагы чорга караган язмалары төрле газеталарда Иегудиил Хламида исеме белән басыла. «Макар Чудра» хикәясен 1892 елда беренче тапкыр Максим Горький псевдонимы белән чыгара. Аннары бер-бер артлы пьесалар, повестьлар языла башлый.

1901 елда Максим Горькийны Император фәннәр академиясенең шәрәфле академигы итеп сайларга ниятлиләр. Әмма аның дәүләткә каршы язган рекламацияләрен, кулга алынуын, Түбән Новгородтан куылып, полиция күзәтүе астында яшәвен искә алып, патша Николай Икенче академиянең бу карарын раслап кул куймый. Патшага протест, Горькийга теләктәшлек йөзеннән, Чехов белән Короленко да шәрәфле академик исемен алудан баш тарталар.

Максим Горький төшенкелеккә бирелми, киресенчә, рухи ныгый гына бара. XX гасыр башында рус әдәбияты галәмендә моңарчы күрелмәгән талант иясе, уе белән дә, буе белән дә, хезмәте белән дә, сәләте белән дә – чын баһадир калка. Көтмәгәндә, халыкның үзеннән чыккан бу мәһабәт кыя гарасатлы иҗаты белән күпләрне сискәндерә, сокландыра, куркыта, аптырата, көнләштерә. Көнләшү шаукымы хәтта Лев Толстойның үзен дә читләтеп узмый…  <…>


Мәкаләне тулаем «Казан утлары» журналының 3нче санында (2018) укыгыз.

Картина: citifox.ru