Юбилейлар

26.03.2018 3 (март), 2018

Сокланам! Шаклар катам!


РАБИТ БАТУЛЛАГА 80 ЯШЬ

Татарстан китап нәшриятының ел саен бастырып чыгара торган китаплары арасына балалар өчен язылган «Исемем минем Дүрткүз» дигән әсәре белән Батуллин килеп керә. Бу 1966 ел була.

Күп тә үтми, Батуллинның «Исемем минем Дүрткүз»енә һәм әүвәлге башка әсәрләренә халык язучысы Нурихан Фәттахның: «Яшерен-батырын түгел, Роберт Батулланың теле коры, төссез. Аның үз ритмы, үз стиле сизелми. Әлегә аның теле тәрҗемә телен хәтерләтә… Димәк, яшь язучының беренче китабы бик үк уңышлы булып чыкмаган… Автор тәнкыйтькә колак салыр һәм киләчәктә, һичшиксез, уйлабрак, тырышыбрак язар дип өметләнергә кирәк», – дигән сыманрак бәясе килеп чыга. Бу – 1967 ел.
Шуннан соң Батуллинның «Каникуллар дәвам итә» (1967), «Могҗизалы тамаша» (1968), «Куян баласы Наян» дигән әкиятләре (1970), «Тылсымлы Әбугалисина» (1967), «Кичер мине, әнкәй», (1973) дигән һәм тагын башка әсәрләре дөнья күрә.
«Батулла татар әдәбиятында бүген беркем дә шөгыльләнми торган жанрда иҗат итә. Ул балалар өчен әкиятләр яза. Баланың әдәбият белән, гомумән, китап белән танышуын әкияттән башлаганын һәм шигъри фантазиясен үстерүдә, баланың характерын тәрбияләүдә әкиятнең әһәмияте чиксез зур икәнен искә төшерсәк, Батулланың бу изге эше турында мактаудан башка берни әйтеп булмый», дип, Нурихан Фаттах инде бу автор турында башкачарак фикер йөртә (1972 ел).
Монда инде Нурихан Батулланың эшли торган жанры белән бергә телен дә мактый дип аңларга кирәк. Шушы урында халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең: «Талантлы әкиятче Батулланың диапазоны киң, мөмкинлеге зур, әдәбиятыбызда аңа көндәшләр юк, димәк, яз да яз гына», – дигән бәясен китерү дә бик муафыйк булыр.
Әлеге чорлардан башлап, чыгып килгән әсәрләре белән Батуллин инде мактала башлый. Академия театры сәхнәсендә аның «Өчәү юлга чыктык» әсәре дөнья күрә. Курчак театрында «Пәһлеваннар иле» дигән әсәре уйнала башлый. Соңгысының режиссёры да – Батуллин үзе.
«Батуллинның «Тылсымчы Әбугалисина» пьесасы курчак театрлары өчен язылган классик әсәрләр таләбенә тулысы белән җавап бирә», – дип язып, Сергей Образцов авторның курчак театрлары өчен тәгаенләнгән әсәрләренә тулы бәя бирә (1967).
Әйе, Рабит Батулла 70 китап язган язучы гына түгел, театрлар сәхнәсендә уйналган, матбугатта басылып чыккан 23 пьеса авторы гына да түгел, Коръән хәтле Коръәнне татарчага тәрҗемә итеп, аны ун басма итеп дөньяга чыгарган, аннан башка да 12 китап тәрҗемә итеп, үзебезнең иң хөрмәтле язучыларыбыз турында җыентыклар төзегән әдип тә, телевидение режиссёры да (1963-1965), режиссёрпедагог та (1969-1974), Курчак театрының баш режиссёры да, Курчак театрында баш режиссёр булып эшләгәндә (1975-1977), күп кенә язучыларыбыздан үз телебездә пьесалар (гел рус телендәге әсәрләр генә куелган чакта!) яздыруга ирешкән шәхес тә, Драма һәм комедия театрының баш режиссёры да! Ул бит әле «Тукай», «Бичаракай» дигән киносценарий, Әлфия Авзаловага, Рудольф Нуриевка һәм тагын башкаларга багышланган киносценарийлар язучы да, телеэкраннарга 1200 тапкыр чыгып, «Кичке әкиятләр», «Батулла дәресләре» алып барган, тарихыбыз, мәшһүр әһелләребез турында бетмәс-төкәнмәс тапшырулар оештырган кеше дә. Барысын да уйлыйуйлый, гомерем буена аның тынгысыз эшчәнлегенә, эшләмәгән эшенең юклыгына шаклар ката-ката, барысына да ничекләр җитешүенә аптырый-аптырый, шулар хакында белергә теләп, үзенә кайбер сораулар бирмәкче булдым.

– Хөрмәтле дускаем, Батуллакаем, син бит әле, «Мәдәни җомга»да бергә эшләп йөргән чакларыбызда, йөрәккәйләрең чыгымчылагач Алманияләргә китеп йөргән кеше идең, юкка гына булмагандыр бит ул?

– Юкка гына түгел иде шул: 1996 ел иде бу. Йөрәгем сулыш ала алмый башлады. Алманиядәге Һамбург шәһәренең йөрәк институты хастаханәсендә атаклы Кальмар дигән профессор йөрәгемә гамәлият ясады. Гадәттән тыш озакка сузылса да, гамәлият, Аллаһы Тәгалә кушып, уңышлы чыкты. Тәнемдә бер метр да утыз сигез сантиметр яра җөе бар. Йөрәктә – тугыз җөй. Дүрт тамырны йөрәккә аяктан күчереп куйдылар. Минем йөрәк капкачы («аортальный клапан» дип атала ул) тимердән ясалган.
Кальмар ул мадъяр кешесе иде. Нишләптер ул мине якын күрде. Мадъярлар борынгы заманда безнең яклардан күчеп киткәннәр бит, бәлки, шуңадыр, бәлки, татар булганыма күрәдер…
Моңа инде хәзер егерме бер ел булды. Унҗиде елын бик рәхәт яшәдем. Баштагы өч ел буена Кальмар куйган режимны бозмыйча тоттым. Хәзер дә, егерме ел буена, ул кушкан бер даруны, канны сыеклата торганын, көн саен эчәм.

– Афәрин, Батуллин, тәртибеңне моннан соң да шулай бозмыйча яши күр!

– Яшьтәшләремә караганда, пенсиягә иртәрәк чыктым инде. Үлем белән каракаршы очрашкач, эшнең, вакытның кадерен белә башладым. Иркенрәк яшәлгән, заягарак узган вакытларның бурычын түләр вакыт җитте дип уйладым. (Ул чакта ике хикәя язганмын да шуның белән язучы булдым дип уйлаганмын…) Һәм йөрәгемне сипләткәннән соң, өстемдә торган бурычымны, уңга-сулга карамыйча, җиң сызганып, рухланып түләргә керештем. Иң күп язуым шуннан соңгы вакытка туры килә.
Телгә игътибар итә башладым. Татар мәктәбендә укыганга күрә, телебезнең нигезе эләккән инде миңа. Шулай да башта, яза башлаганда, игътибарсызрак булганмын, гәзит теле белән язсаң да, ярый дип уйлаганмын. Телгә игътибар итәргә кирәклеген әйтеп, миңа киңәш бирүче кешеләр Зоммер Гыйләҗев белән Равил Фәйзуллин булды. Рәхмәт аларга!

– Ә ничек игътибар итәргә телгә?

– Телне баетыр өчен, китап укырга, бигрәк тә элекке китапларны күбрәк укырга кирәк. Күбрәк уку гына түгел, кулыңа карандаш тотып уку шарт. Мин, үземә кулланырга дип, борынгы сүзләрне язып алам. Әсәргә керткәндә исә, ул сүзләрне астөшермә итеп бирмим, җөмлә агышында аңлашылырлык итеп кулланам.

– Коръәнне тәрҗемә итү кайчан башыңа килде? Аны кайчан эшли башладың?

– 1996 елны, Һамбургтан кайткач, Коръәнне тәрҗемә итә башладым. Режимны үземә каты куйдым: сәгать өчтә торам, тәүлегенә унбиш сәгать эшлим. Бу инде бөтенләй тәнәфессез эшләү дигән сүз түгел: берәү дә килә дә алмый, һава суларга чыгарга да ярамый, дигән сүз түгел, әлбәттә.

– Көндәлек эшкә норма куеламы? Кат-кат язасыңмы, бер генә катмы? Кулдан язасыңмы, компьютердамы?

– Көндәлек эшкә норма шул унбиш сәгатьтән үзе килеп чыга инде. Шома килеп чыкса – бер кат, кытыршы булса, кат-кат языла. Компьютерда язам.

– Коръән кайчан басыла башлады?

– Беренче басма, Аллаһының рәхмәте белән, 2000 елда чыкты. Инде унынчы басмасы дөнья күрде! Кирәксенә халык! Мин Коръәнне радиодан да тулысынча укыдым бит!

– Афәрин, Батуллин, яшә!

Минем фикеремчә, Коръән сүрәләренең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән һәр халыкның баласы үз телендә генә аңлый ала. Коръәннең сиксән телгә тәрҗемә ителеп чыгуы шул фикерне расламыймы? Димәк, Коръәннең татарчага тәрҗемәсенә дә зур ихтыяҗ бар! Алланың изге сүзе, рухи бөеклеге, илаһилыгы ана телебездә дә гарәп телендәге кебек тәэсирле булырга тиеш…
Яңа, чын мәгънәсендәге тәрҗемә, төп нөсхәгә якын тәрҗемә атаклы татар язучысы Рабит Батулла тарафыннан башкарылган. Аның теле – хәзерге татар әдәби теле.
Коръәнне татарчага тәрҗемә итү үз телебезгә дә йогынты ясамый калмас, дини төшенчәләр генә түгел, фәлсәфи, сәяси, иҗтимагый терминнар да активлашачак, артачак һәм ана телебезнең үз стиленә кайту юллары да ачылачак дип уйлыйм. Ун меңнән артык алынма сүз һәм гыйбарәләр арасында туксан биш проценты дөньяви төшенчәләрне белдерә. Мисал өчен әйтик, «иман», «вөҗдан», «рух», «намус», «җәннәт», «фикер», «дөнья», «гафу», «гыйлем» һәм башка байтак сүзләр һәм абстракт төшенчәләр ана телебезгә Коръәннән килеп кергән, телебезне баеткан. Мәсәлән, телебездәге «Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең – ботак тишеге» дигән мәкаль шикелле гыйбарәләр дә Коръән теленнән кергән һәм кешенең рухи дөньясының әһәмиятен күрсәткән.
Рабит Батулла иҗатында тарихи әсәрләр зур урын алып тора – Тукайга, Кәбир Бәкергә, Аксак Тимергә һ.б. багышланганнары, «Сөембикә» романы, «Тузга язмаган хәлләр», «Урыннары җәннәттә булсын» дигәннәре һәм башкалар… Әлеге әсәрләр турында авторның үзе белән сөйләшеп алыйк.

– Рабит, халкыбыз тарихында зур урын алып торган шәхесләребездән Рудольф Нуриев турындагы әсәреңне, «Илбашы»н ничек яздың?

– Әлеге шәхесләр турында мин язмасам, кем язар, мин язарга тиеш, – дип яздым. Бу әсәрләрне мин үзебезне, татарны күрсәтер өчен яздым. Нуриев турында… Аның турында чит илләрдә чыккан китапларны укыдым. Каләм белән. Читтәгеләр аны бию остасы итеп кенә күрсәтәләр. Ул бит безнең милләтебезнең горурлыгы. Һәм ул Америкада чыккан автобиографик китабында үзенең ниндирәк татар икәнен тәфсилләп сурәтләп язган. Һәм аның турындагы китабымда мин аны нәкъ менә милли итәргә тырыштым. Шулай итеп, «Бию җене кагылган егет» дигән роман язылды.

– Ә Шәймиев турында күп язылды инде, димәдеңме соң?

– Монысын бит Илфак Ибраһимов оештырды. Ул Минтимер Шәриповичка, 80 яшегезгә китап языйк, дип тәкъдим иткән, үгетләгән. Батулла яза дигәч, Илбашы риза булган. Минтимер Шәрипович бөтен язганнарны укып барды. Беренче нөсхәм бөтенләй ярамады. Калганнарын өлешләп-өлешләп, берсен дә калдырмыйча укыды. Бик эшлекле тәкъдимнәр, кирәкле төзәтүләр кертте. Менә шулай итеп эшләнде бу әдәби һәм документаль әсәр.

– Югарыдагыларның аның хакындагы искиткеч зур бәяләмә-фикерләрен Минтимер Шәрипович үзе җыйганмы, син җыйдыңмы?

– Аларны мин җыйдым. Актанышта, Минзәләдә, Зәйдә, Сарманда бу әсәрне тәкъдим итү чаралары булды инде, Питрәч, Буа, Арчаларда әле булачак…

– Сезнең тормышыгыз куелган юлдан бер мизгелгә дә читкә тайпылмыйча, мультфильмнардагы шикелле тәгәрәп кенә барадыр сыман тоела миңа. Улларыгыз да шундый тәртипледер, шундый тыңлаулыдыр, бернинди мәшәкать-мазар тудырмыйлардыр сыман. Алар чыгып киткәч, сагынасыздыр, юксынасыздыр үзләрен…

– Минем гаиләм – дәүләт. Президенты – мин. Хатын – финанс министры. Нурбәк – полицейский. Байбулат – халык.

Дәүләт теле – ана теле, икенче тел – рус теле, ана телен белмәсә генә.
Президент Фәрман чыгара: бусаганы атлап керүгә – ана теле генә!

Якын-тирәдә татар мәктәбе булмау сәбәпле, ике бала да урыс мәктәбендә укыды. Икесе дә – татарча уйлый, татарча сөйли, татарча яза. Бала чактан ук малайларның икесе дә татарга хезмәт итә башлады.
Ялта. «Сөембикә варислары» дигән фестиваль. Бөтендөнья татарларының балалары катнашында сәнгать фестивале. Шунда Байбулат, нәфис сүз остасы номинациясендә Х.Такташ шигырьләрен укып, Гран-прига лаек булды. Олы улым Нурбәк «Татар халык биюләре» номинациясендә Гран-при алды. Бүгенге көндә – профессиональ кинорежиссёр («Мәскәү кино мәктәбе»ндә укыды). Хәзер булачак мөселман киносы җыенында кинорежиссёр буларак катнаша – диплом фильмы белән. Бу фильм Ялтада, «Кинотавр»да приз алды.
Нурбәкнең балет сәнгатенә кереп китүе дә бик табигый булды, кечкенәдән тартылды. Гаиләбез белән театрларның барлык спектакльләренә йөри идек. Байбулат бию сәнгатен аеруча да яратты. Ул хәтта кеше карамыйча ташлап чыгып киткән спектакльләрне дә ахырына хәтле карап бетерә торган иде. Үзе теләп, халык биюе буенча белем алды ул. Аннары, конкурста җиңеп, Кытайга укырга китте. Шәп иттереп кытайча өйрәнеп кайтыр, дип өметләнгән идем, кытай телен белүчеләр бик кирәк бит безгә, ә ул анда кино төшерү эше буенча бик каты мавыга башлаган. Каникулга кайткач, Мәскәүдә шул эш буенча конкурста катнашкан. Хәзер әйтә инде, әти, конкурста җиңсәм, Мәскәүдә калам, җиңмәсәм, Кытайдагы укуымны дәвам иттерәм, ди. Хәерле булсын инде, алар икесе дә бик мөстәкыйль кешеләр, үзләре теләгәнчә булсын, дибез.
Әниләре йомшак булды. Укыганда «2»ле алсалар да, шелтәләмәде, «чыбык», «чыбыркы» күрмәделәр. Мәктәптә дә, училищеда да абруй казандылар. Әхлаклы булып үстеләр. Өйдән чыгып киткәндә дә, әниләре «тәртипле, итагатьле булыгыз», дип озата иде. Әлбәттә, берәр җиргә кунакка-мазарга җыенсалар, «күчтәнәч алырга онытмагыз», дип озата иде. Тәрбия шулдыр инде ул. Үзебезнең яныбыздан чыгып киткәч, балаларыбызны сагынабыз, юксынабыз, борчылабыз. Бик тынгысыз заманда яшибез, куркыныч бит. Алла үзе сакласын инде!
Нурбәк хәзер Яшьләр театрында баш балетмейстер, балаларны, яшьләрне биергә өйрәтә. Үзе дә чыгышлар ясый. Финляндиядәге Дениз Бәдретдин дигән композитор үзенең концертын оештырды, бер-ике бию биеп кит әле, дип, шул концертына Нурбәкне чакырган, биеп кайтты.
Мин аларга егерме биш яшькә хәтле тәмәке тартмыйсыз, аракы эчмисез, өйләнмисез, дигән фәрман чыгардым. Һәм алар икесе дә шул законны тоттылар.
Нурбәк өйләнде инде. Туран исемле оныгыбыз бар.

«Җәмәгать эше өчен яну көчле Батуллада… Батулла кушканны күндәм рәвештә үтәп-башкарып утыручы түгел. Ул – янып, бирелеп, фидакарьләрчә эшләргә яратылган шәхес, бүтәннәрне үзе белән әйдәргә, аларның да йөрәкләрен үзенеке кебек яндырырга алынган кеше. Тынгысызлык, бирелгәнлек, иманлылык хас аңа. Батулла – безнең буынның бер бизәге, арабызда аның булуы – үзе бер зур куаныч», – дип язды әдип турында Халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Әлеге фикерләргә кушылып, Рабит Батуллага саулык-сәламәтлек телик!


Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез Саимә Ибраһимова үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез!

Фото: «Казан утлары» архивыннан