Яңа исемнәр

25.03.2018 3 (март), 2018

Ерак киттем


Ерак киттем, ахры, үз-үземнән –
Ап-ак карда килә ауныйсым!
Күккә куеп нәни учларымны,
Аклыгын карларның аулыйсым.

Ерак киттем, ахры, үз эшемнән –
Көзге җилләр талкый җанымны.
Шигъри тәлгәшләрне тезгән чакта,
«Сан дөньясы» били хушымны…

Ерак киттем, ахры, кешеләрдән –
Җылылыкка сусап таң калам!
Сөйләшәм дә төнге тынлык белән,
Йөрәгемә талгын моң салам.

Ерак киттем, ахры, үз-үземнән –
Кайтыр юлым эзләп йөрим менә…
Язмыш кына риза түгел бер дә,
Карлы яңгыр булып миннән көлә!


Анимация: blog.sina