Хикәя

25.03.2018 №6 (июнь), 2017

Үтерелгән мәхәббәт кайтавазы

,


Дәвамы

Фотода биленә кадәр шәрә Нияз сары чәчле, купальник кигән бер кызны кочаклап басып тора иде. Ләззәттән кысылган күзләр… Үбешергә ашкынган иреннәр… Ниязның җилкәсенә назлы гына салынган кул…
Рәмзия егылып китә язды.
– Сезгә кыенмы? – дип, урыныннан торды тикшерүче. – Бәлки су кирәктер?
– Юк, юк! Борчылмагыз! – дип, кулларын болгый-болгый баш тартты Рәмзия. – Хәзер узар! Узар! Күпмедер вакытка бүлмәдә тынлык урнашты.
– Юкка ул Әхмәтов белән бәйләнешкә кергән, – дип, беренче булып сүз катты Кучер. – Бәлки, сез белмисездер дә әле: ул егет ике тапкыр өйләнгән һәм сөяркәләрен перчатка сыман гына алыштырган. Мондый кеше янында бәлагә юлыгу берни тормый.
Тикшерүче сүзен дәвам итте, ләкин Рәмзия аны тыңламый иде инде. Көнләшүдән, рәнҗүдән, бер-берсен алыштырган күңелсез хатирәләрдән йөрәге телгәләнә иде. Ниязның репетицияләрдән соң кайтуы, концертлар булганда өйдә озак вакыт күренмәве, арып кайттым дип еш зарланулары, Фиргатнең аларда кунакта чагында аңа төбәлгән азгын күз карашлары – барысын да исенә төшерде Рәмзия.
Аның хыялында төзелгән тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт сарае, балалар мәйданчыгында комнан өелгән йорт сыман, күз алдында ишелеп төште һәм моны туктату мөмкин түгел иде.
Каш астыннан гына тикшерүчегә карап:
– Сез миннән ни ишетергә телисез? – дип, тонык, үзенә дә чит тоелган тавыш белән сорады Рәмзия. – Фиргатнең мондагы тормыш белән канәгать булмавын, илнең үсешен тоткарлаучы жулик бюрократларны сүгүен, иҗат иреге, чит илдә эшләү турында хыяллануын, ә Ниязның тыныч кына аның белән килешүен. Шуларны ишетергә теләгән идегезме?
– Менә бит, бик әйбәт! – дип җанланды тикшерүче. – Ниһаять, зиһенегез тавышына колак салдыгыз! – Рәмзия каршысына берничә чиста кәгазь китереп куйды. – Хәзер барысын да тәфсилләп, кайда, кайчан һәм әңгәмәдә катнашкан кешеләрне искә алып, үз кулыгыз белән кәгазьгә теркәп куегыз. Менә күрерсез, сезгә җиңелрәк булачак, башка беркем борчымас та. Рәмзия берсүзсез башын какты да, ручка алып, язарга кереште.
Бер бит язып, икенчесенә керешкәч, ул кинәт туктап уйга калды.
Кучер моны күреп, ваза белән сары ромашкалар утыртылган өстәл янына килде һәм бераз тын торгач, фикерләрен шигырь юллары белән җиткерергә уйлады:

Күрмә, дустым, ләззәт сары төстә,
фараз кылма сары чәчәкләр белән.
Алар сиңа әйтмәс, әйтмәс һич тә,
нигә йөрәгеңдә мәхәббәт сүнгән.

Кашларын күтәреп һәм вазадан бер чәчәк алып:
– Тик… Тик кем белгән. Бәлки, шагыйрь хаклы да түгелдер, – диде ул.
Чәчәкне кулында әйләндергәләп һәм бер-бер артлы таҗларын йолкып, тикшерүче ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләнә башлады:
– Ярата, яратмый, ярата, яратмый…
Соңгы таҗны йолкыгач, «яратмый» дигән нәтиҗә ясады.
Кучер, кызганган кыяфәт чыгарып, берни булмагандай өстәл артына килеп утырды, ә Рәмзия янә үз эшенә кереште.
Язып бетереп, кәгазьләрен тикшерүчегә тапшыргач, әле генә башкарган эшенең дөреслегендә шикләнепме, Рәмзия кучерның күзләренә карады да:
– Аның белән хәзер нәрсә булачак? – дип сорап куйды.
– Белмим, – дип, арган сыман, коры тавыш белән җавап кайтарды тикшерүче. – Моны Махсус Киңәшмә хәл итәчәк. Мәсьәлә җитди, әлбәттә, ләкин… – Ул туры килерлек сүзләр эзләгән арада бераз дәшми торды. – Ләкин теләге булса, ирегез хөкемне җиңеләйтә алыр иде. Гаебен таныса. Әмма чынбарлыкта исә ул тәкәббер, үзсүзле һәм барысын да кире кага. Бу аңа файда китерми, киресенчә, эшне катлауландыра гына. – Ул Рәмзиянең күзләренә ничектер сынау белән текәлде. – Туктагыз әле, ә бәлки сезгә очрашу оештырыргадыр? Аңа тәэсир итә алыр идегез…
– Кирәкми! – дип, ныклы һәм кискен рәвештә җавап кайтарды Рәмзия.
Тикшерүче гаҗәпкә калды.
– Сезне ничек аңларга? Аңардан баш тартасызмы?
– Әйе, баш тартам, – диде Рәмзия.
Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды.
Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? Юк, әлбәттә.
Әйе, аны борчымадылар, өенә килеп йөрмәделәр, тикшерүче, оперативниклар үз яннарына чакыртмады, башка сәяси тоткыннарның хатыннары кебек салкын, кырыс Себергә җибәрмәделәр. Әмма ирләре исән чакта да тол калып, Себер якларында гомер итүче хатыннарның өзгәләнүеннән бер дә ким түгел иде аның хәле.
Әгәр бер көнне дус кызы, элеккеге сыйныфташыннан хат алмаган булса, газаплануының нәрсәгә китерәчәге билгесез иде. Дусты аңа үзе авырган чакта яшь хатын-кыз белән яшәп алган ире турында язган иде, аерылышканнар икән… «Кылганнарың өчен үкенмә. Ирләр табигатьләре буенча эгоист һәм кабахәтләр. Без аларга вакытлыча гына кирәк, соңыннан, барысын да онытып, ярык тагарак янында калдырып китәчәкләр…»
Хатның рухи тынычсызлык вакытында язылганлыгы көн кебек ачык иде, әмма Рәмзияне ул күпмедер дәрәҗәдә тынычландырды, фикерләрен җыйнап, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте. Аның әле тагын ике ел укыйсы бар иде. Читтән торып уку бүлегенә күчкәч, яхшы эшкә урнашты һәм уңайлы фатирга хуҗа булды ул. Ике тапкыр кияүгә чыкты, дөрес, икесендә дә бәхетсез булды һәм башка гаилә тормышын җайларга теләк белдермәде. Шулай, башкалар эшенә кысылмыйча, тыныч кына ялгызлыкта гомер итте.
Ә Нияз? Хөкем ителгән якларга җибәрелгәннән соң, Рәмзиягә аңардан бер хәбәр дә килмәде. Тик янына Казаннан ерак түгел генә яшәүче иренең туганы, каенанасының ике туган абыйсы килеп киткән иде. Ул Рәмзияне, прокуратурага дөресен сөйләп, хат язарга үгетләде. Әмма әле дә үпкә, күңелсез хатирәләр әсирлегендә яшәгән Рәмзия аның ялваруын кире какты. Иренең туганы исә, яшь аралаш Рәмзияне каһәрләп, кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Соңрак Рәмзиягә төрле хәбәрләр килде: имеш, Нияз төрмәдә авыр чирдән үлгән, имеш, Фиргат белән качу оештырганы өчен атып үтергәннәр үзен.
Әйе, бик күп күз яше түкте ул үз вакытында, төрле авырулары артты, чәченә чал кунды, әмма картлыгына таба үз хәле белән килешеп, сабыр, тыныч булырга өйрәнде һәм үткәнен сирәгрәк искә ала башлады. Ә менә үткәне… Үткәне аны җибәрергә теләмәде, күрәсең…
Хат алганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна төне буе керфек какмады, таң атканчы, үзенең яраткан иске, бу юлы тар һәм уңайсыз тоелган караватында боргаланды.
Иртән, юынып-киенеп, ашыкмыйча гына аш ашап, прокуратурага җыена башлады. Кирәкле әйберләрен таба алмыйча, киемнәрен алыштыра-алыштыра, бик озак әзерләнде.
Ахыр чиктә, тантаналы чараларга барганда гына кия торган, кайчандыр зифа буй-сыныннан сакланып калган гади кара костюмында тукталды.
Фатирыннан чыгып киткәнче көзге яныннан китмәде. Ярыйсы гына икән әле. Шул ук чиста, яшь җыерчык баскан ак йөз, тирән уйга баткан игътибарлы яшел күзләр, бераз чытлыкланып өскә күтәрелгән нәфис борын, төсен һәм формасын җуймаган алсу иреннәр. Чәчләре генә… Яшьлектә куе, бөдрә, коңгырт-сары төстә булган чәчләр ак бәс белән капланган…
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин урта буйлы, чәче агара башлаган, соры күзле, бөтен килеш-килбәтеннән акыл һәм интеллигентлык сирпеп торган ир-ат иде. Орден планкалары, форма кителендәге погоннарга беркетелгән өч зур йолдыз тәҗрибә һәм хөрмәт итәрлек хезмәтен дә күрсәтеп тора иде. Килергә тиешле хатын-кыз турында алдан ук хәбәр итеп өлгергәннәр иде булса кирәк, ул, баскычтан Рәмзия Рөстәмовнаны каршы алып, аны кичекмәстән үз кабинетына чакырды.
Кабинетка керүгә, Рәмзия Рөстәмовна кояш нурларына коенган иркен бүлмәдә зәвык белән сайланган җиһазлар һәм пәрдәләр аз гына каплаган чиста, ялтырап торган пыялалы киң тәрәзәләргә игътибар итте.
– Әйбәт сезнең монда, – дип, комплимент ясамый калмады ул.
– Рәхим итеп утырыгыз һәм үзегезне өегездәге сыман хис итегез! – дип, Рәмзия Рөстәмовнаның мактавына елмаю белән җавап бирде кабинет хуҗасы. – Кешеләр бездән нигәдер шүрлиләр, кырыс, дөньядан читләшкән кара йөзләргә тиңлиләр. Әмма без калганнар кебек үк. Яктылык, җылылык һәм матурлык яратабыз…
Рәхмәтуллинның өстәлендә төрле калынлыктагы төпләнгән һәм бер-берсе өстенә куелган делолар ята иде.
Ул берсен алып каршысына куйды һәм кәгазь тасма кыстырылган урыннан ачып укый башлады.
– Саттаров Нияз Хәкимулла улы. Сезнең элеккеге ирегез бит? – дип, күзләрен күтәрмичә генә сорады ул.
– Әйе, ул минем элеккеге ирем, – дип, күкрәгендә тынычсызланып тибә башлаган йөрәген тоеп, җавап бирде Рәмзия Рөстәмовна. – Тик… Ул бит инде күптән…
– Әйе, әйе, Рәмзия Рөстәмовна, – без беләбез, – дип, ханымны тынычландырырга ашыкты Рәхмәтуллин, – ирегезнең инде күптән фани дөньядан киткәнен беләбез һәм сезне яраларыгызны әрнетү өчен чакырмадык. Эш шунда ки: хәзерге вакытта без 40-50нче елларда НКВДның Махсус Киңәшмәсе тарафыннан каралган эшләрне тикшерәбез һәм нахакка хөкем ителгән кешеләрне акларга тырышабыз. Сезнең элеккеге ирегезгә килгәндә, әлеге мәсьәләне чишелгән дип санарга була. Ул реабилитацияләнергә тиеш, юкса без сезне борчып тормас та идек… – якында гына яткан папкадан прокурор ярдәмчесе бер документ тартып чыгарды. – Баязитов Ленар Фәйзи улы… Бу кешене беләсезме?
– Ленар абыйнымы? – дип сөенгәндәй итте Рәмзия Рөстәмовна. – Әйе, әлбәттә. Ул Ниязның туганы, әнисенең ике туган абыйсы. Нияз төрмәдә әле исән чагында миңа бер килгән иде ул.
– Менә шул Ниязның туганы безгә гариза язды. Ул безнең очрашуны тели. Карт каяндыр сезнең тикшерү вакытында башта Ниязның гаепсез булуын исбат итүегезне, аннан соң ирегезнең Әхмәтов белән бергә эш итүләрен раслаганыгызны һәм шул сәбәпле Ниязның хөкем ителүен белгән. – Рәхмәтуллин кыска пауза ясады. – Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, Саттаров гаепле түгел. Ул реабилитацияләнергә тиеш, һәм нәрсә генә әйтсәгез дә, фикеребез үзгәрмәячәк. Тик өлкән яшьтәге авыру картның теләген генә үтәргә, гаризасына ачык аңлаешлы җавап язарга тиешбез.
– Аңлыйм, аңлыйм. – Рәмзия Рөстәмовна, сумкасыннан кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте. – Нәрсә әйтә алам соң мин? Акылсыз, куркак бер кыз булганмын инде. Ул чакта бөтенләй буталанып беткән идем. Листовкалар, пистолет, чит илгә качу турында сөйли башлагач, котым очты, башым эшләми башлады.
– Нинди листовка булсын инде ул! – Рәхмәтуллин елмаеп куйды. – Кул белән күчерелгән, азгын чиновниклар турында язылган Салтыков-Щедрин хикәясеннән өзек. Пистолет та иске һәм ватык булган. Әхмәтов аны кайдандыр тимер-томыр чүплегеннән алгандыр, мөгаен. Бу делога шул вакыттагы законнар күзлегеннән карасаң, аны гаепләүнең иң җитди сәбәпләре: ясалма батырлык, төрле дәлилләнмәгән, уйланмыйча гына әйтелгән гыйбарәләр, көнчыгыш мәдәниятен чамасыз мактау гына… Ул заманда очраклы рәвештә ишетеп калган гайбәтне яисә анекдотны башкаларга сөйләгән өчен дә җинаять эше кузгатылырга мөмкин булган. Ә монда җәннәткә тиң буржуаз тормыш турында хыяллар. – Рәхмәтуллин беразга тынып калды. – Хөр фикерле кешеләр! Хыялыйлар! Һәм бу, беренче чиратта, Әхтәмовка кагыла. Ә сезнең ирегез… Ул гадел, намуслы егет булган, ә игелеклелеге, артык ышанучанлыгы аны харап иткән.
– Гадел, намуслы булган, дидегез… – Рәмзия Рөстәмовна шөбһә тулы яшьле күзләре белән тикшерүчегә текәлде. – Мин дә шулай уйлаган идем. Әмма делода башка фактлар бар иде!
– Нинди фактлар? – дип аңламый торды Рәхмәтуллин, әмма кинәт, нәрсәнедер исенә төшереп, ияген тотты. – Ә, әйе! Сез тикшерүче күрсәткән фоторәсемне күз алдында тотасыздыр, мөгаен.
Ул өстәлдә яткан дело эченнән бер конверт чыгарды, ә анда – саргайган рәсем иде.
– Менә бу, беләсегез килсә, сәнгать әсәре! – диде тикшерүче, ачуы килеп. Сүз уңаеннан, безнең криминалист һәм психологлар аны җентекләп тикшерде. Бу сурәт чынлыкта – фикция. <…>

Рәзилә ХӘЙРЕТДИНОВА тәрҗемәсе


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=28004
Ахырын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Хикәя «Казан утлары» журналының 6нчы санында (2017) басылды.

Фото: pixabay