Драма

24.03.2018 3 (март), 2018

Тәрәзәдә һаман ут яна


Дәвамы

V

Лениза фатиры. Тимур, аз-аз кабып, виски эчеп утыра. Ишек кыңгыравы зеңгелди. Тимур ишекне ача, бусагада Хафиз пәйда була.

Хафиз. Хәерле көн.
Тимур. Хәерле көн.
Хафиз. Мин отвёрткамны онытып калдырганмын.
Тимур. Уз әйдә.
Хафиз (түргә узып). Лениза өйдә түгелмени?
Тимур. Хәния апага күзлек алырга киттеләр.
Хафиз (идәннән отвёртканы алып). Менә ул.
Тимур. Стеллажны оста корып куйгансың. Виски эчәсеңме?
Хафиз. Бераз мөмкин. (Отвёртканы курткасының түш кесәсенә тыгып куя.)
Тимур (виски салып). Утыр. (Эчәләр.)
Хафиз. Хәния апа Ленизаның кеме ул?
Тимур. Кеме дип әйтим. Өен җыештыручы, ашарына пешерүче.
Хафиз. Улы авариядә һәлак булган икән.
Тимур. Әйе, Рәкыйп харап булды. Ленизаның егете иде ул. Лениза исән калды, ә Рәкыйп… Шулай язгандыр инде… (Стаканнарга виски сала.)
Хафиз (як-ягына каранып). Монда кергәч, мин башка дөньяга эләккән кебек булам.
Тимур. Сиңа ничә яшь?
Хафиз. Бер айдан егерме биш тула.
Тимур. Хатыныңа?
Хафиз. Апрельдә егерме өч тулды.
Тимур. Һи, бигрәк яшьләр әле сез. Балагыз бармы соң әле?
Хафиз. Әлегә юк. Тырышабыз, кем әйтмешли.
Тимур. Булыр, булыр. Күптән өйләнештегезме соң?
Хафиз. Ел ярым булды инде. Башта Чаллыда яшәдек, минем әти-әни белән… Хатыным Казан кызы, монда килергә күндерде. Әти-әниләре дә монда… (Авыр сулап куя.) Авыр… Казан тормышына күнегә алмыйм. Акча юк… Филүсә белән дә мөнәсәбәтләр әллә нинди. Өйләнешкәнче әйбәт иде… Тормышның мәгънәсе нәрсәдә икәнне аңламыйм.
Тимур. Ничего, балагыз тугач, мәгънәсе табылыр. (Виски йотып куя.) Хезмәт хакы күпме аласың?
Хафиз. Аз чыга инде. Айга егерме мең тирәсе.
Тимур. Минем сиңа бер тәкъдимем бар. Миңа эшкә кер.
Хафиз. Нинди эшкә, кем булып?
Тимур. Ленизаның картиналарына рамкалар ясаучы кирәк. Син булдыра ала торган эш дип уйлыйм.
Хафиз (җанланып). Чын әйтәсезме? Бик шатланып керәм!
Тимур. Дөрес, рамкалар ясау эшеңнең бер өлеше генә булачак. Минем фирмада грузчик эше күбрәк. Тегендә-монда әйбер ташырга да кирәк булачак.
Хафиз. Риза мин, риза. Тик… Лениза нәрсә әйтер бит.
Тимур. Лениза үзе синең белән сөйләшергә кушты. Синең телефоныңны бирде, бүген кичкә таба сиңа шалтыратырга җыенган идем.
Хафиз. Чынлапмы?!
Тимур. Нишләп хезмәт хакы күпме булыр дип сорамыйсың?..
Хафиз (канатланып). Күпме булса да риза мин! Мондый картиналарга рамкалар ясау үзе бәхет бит әле ул…
Тимур. Маладис икәнсең. (Елмая.) Утыз мең кулга алачаксың.
Хафиз. Рәхмәт.
Тимур. Безнең мастерской шәһәр читендә. Рамкаларны үз фатирыңда да ясый аласың инде, анда барып йөргәнче. Ә башка эшләрне башкарырга алдан хәбәр итә торган булырмын.
Хафиз. Фатирымда әле әйберләр, җиһазлар урнаштырылмаган. Берничә көн вакыт кирәк.
Тимур. Ярар. (Картиналарга ишарәләп.) Боларына, Лениза рөхсәт итсә, монда ясый торырсың.
Хафиз (шатлыктан сикереп тора). Рәхмәт! (Утырып, стакандагы вискины эчеп бетерә.)

Сәхнә караңгылана. Сәхнә яктырганда, Хафиз рамкалар ясый. Хәния коелган чүпне соскыга җыеп йөри.

Хәния. Ленизага рәхмәт яусын инде. Ул булмаса нишләр идем. Үз анасы кебек күрә мине.
Хафиз. Әти-әнисе кайда соң аның?
Хәния. Аның әтисе җилле кеше, аерылып башка хатынга өйләнде дә, Сочида яшәп яталар. Әнисе, Мәскәүдәге банк хезмәткәренә чыгып, башкалага китте. Лениза берсе белән дә аралашмый.
Хафиз. Лениза нишләп кияүгә чыкмый?
Хәния. Чыгар әле. (Кәефе кырыла.) Улым Рәкыйп белән өйләнешергә җыеналар иде алар. Менә бит нәрсә килеп чыкты.
Хафиз. Гафу ит, Хәния апа, мин белмәдем.
Хәния (авыр сулап). Алар бит икесе бергә эләктеләр авариягә. Лениза реанимацияләрдә ятты, исән калды, улым исән калырлык түгел иде шул. Лениза миңа үз кызым шикелле. Минем бүтән беркемем дә юк. Ирем илле ике яшендә вафат булды, бердәнбер улымнан да мәхрүм калдым. Син эшлә, эшлә. (Пауза.)

Лениза кайтып керә.

Лениза. Эш барамы?
Хафиз. Бара.
Хәния. Курчак кебек булгансың, кызым.
Лениза. Парикмахерым шәп минем.
Хәния. Нәрсә пешерим?
Лениза. Әлегә чәй куй әле.
Хәния (кызны аркасыннан сөеп). Рәхмәт сиңа бүләкләрең өчен, балакаем.
Лениза. Туган көнеңә шундый бүләкләр дә алмаммыни инде?!
Хәния. Инде миңа тоткан расходларың…
Лениза. Әй ярар инде, Хәния апа. Чит кеше сыман сөйләшмә. (Хәния китә.) Хәния апа юкка да куана – бәхетле кеше!
Хафиз. Мин дә үземне бәхетле кеше дип саный башладым.
Лениза. Нәрсә, хатының балага уздымы әллә?
Хафиз. Юк. Сезгә эшкә урнашуым бәхет түгелмени…
Лениза. Бик куанма әле – Тимур каты җитәкче. Беләсең килсә, Тимур минем дә нәчәлнигем. Ул сине каты җигәчәк әле – әзер тор. Авыр булса, китәрсең.
Хафиз. Юк. Лениза, китмим. (Текәлеп карап тора.) Мин һаман ышанып җитә алмыйм әле.
Лениза. Йә, йә, син дә Хәния апа кебек юк кына нәрсәгә дә куанасың икән. (Елмая.) Син ясаган рамкалар миңа ошый. Тимур да мактый.
Хафиз. Һи, рамка нәрсә ул. Менә син ясаган картиналар чыннан да искиткеч.
Лениза. Бер акыл иясе: «Картинаның мәгънәсе аның рамкасында», – дигән.
Хафиз. Шаярып әйткәндер ул.
Лениза. Сәнгать ул – һәрвакыт чикләнү, дип әйтергә теләгән ул. Чиге булган нәрсә генә матурлыкка ия. Чикләнгән формасы булмаса, бернәрсә дә матурлыкка ия булалмый. Чикле форманы карап сокланырга исә дистанция кирәк. Күзеңә төртелеп торган нәрсәнең дә гүзәллеген абайлау мөмкин түгел.
Хафиз (ихластан сокланып). Бер гүзәл кызга шулкадәр күп байлык бирелгән – сәләт, акыл, чибәрлек…
Лениза (көлемсерәп). Күз тигезәсең инде.
Хафиз. Минем күзем каты түгел. Ниһаять, мин тормышымда яктылык күрдем.
Лениза. Кайтып, хатыныңа шулай дип әйтә күрмә.
Хафиз. Өйләнешер алдыннан без озак очрашып йөрдек, яшәдек… Шуңадыр, никахлашкач, араларыбыз җылы түгелдер. Аның гел мине тарткалап-эткәләп торуы да шуннан.
Лениза. Яратмыйсың син хатыныңны. Күзләреңнән күренә.
Хафиз (картиналарга күз салып). Синең һәрбер картинаңда сер бар, аларны карап туймаслык. Ләкин мин аларда миллилек күрмим. Син бит татар кызы. Милли сәнгатьне үстерү турында да уйларга кирәк, минемчә. Бу сүзем өчен гафу ит.
Лениза. Төне буе тешең сызласа, милләт кирәк түгел, стоматолог кирәк. Кая гына барсам да, татар телендә сүз катсам, мине беркем дә аңламый. Кешегә ярдәме тимәсә, ул телнең ник кирәге бар.
Хафиз (шаккатып). Синнән мондый сүз ишетү сәер. Туган тел турында алай әйтергә ярамый. Изге төшенчә ул.
Лениза. Изге төшенчәләр кешегә өмет бирә. Ә синең туган телең нинди өмет бирә?
Хәния (сүзгә кушылып). Мин дә гел әйтәм инде аңа. Татар аһәңе аңкыган сурәтләр дә яса инде, мәйтәм. Бальзак әйтмешли, сәнгать – милләт киеме.
Лениза. Син дә, Хәния апа, кайвакыт артык акыллыланып китәсең. Шәрә тән матуррак булырга мөмкин. Гомумән, кием алдый бит ул…
Хәния. Менә сөйләш син моның белән. Ленизаның фикерен үзгәртү мөмкин түгел. Әйдәгез, чәй әзер.
Лениза. Хәния апа, син ял ит инде, бер тик тормыйсың, гел аяк өсте.
Хәния. Арырлык әллә ни кырмадым мин. Кибеткә барып кайтыйм әле, көнбагыш мае бетеп килә. (Чыгып китә.)
Лениза. Син минем фикерләрдән куырылып киттең шикелле.
Хафиз. Юк, син нинди генә фикер әйтсәң дә, минем өчен кадерле, әһәмиятле. Син иң куркыныч сүзләрне әйтсәң дә, гүзәллегең беркая китмәс. Синең һәр фикерең белән килешергә кирәктер, мөгаен. Чөнки гади кешеләр күрмәгәнне күрәсең, башкалар аңламаганны аңлыйсың. Гомумән, дөньяның асылын аңлыйсыңдыр син.
Лениза. Ниндидер сәләтең булу әле ул күп нәрсәне аңлау түгел. Гап-гади сорауларга җавап табылмый. Менә берәр кешенең портретын ясасаң, шул кадәр охшаган, дип таң калалар. Ә ул кешенең үзе белән сокланучы юк. Сурәтнең оригиналга охшаганлыгын яраталар, ә ул кешенең үзен күралмаулары ихтимал. Картинадагы агачка сокланып карыйлар, ә урамда үсеп утырган оригиналга беркемнең исе китми. Сәер бит. Нишләп алай?..
Хафиз. Тагын шуңа игътибар иттем: синең картиналар чынбарлыктан ерак. Алар тетрәндерә, ләкин тормышчанлык белән түгел, ниндидер башка төрле тылсым белән.
Лениза. Чынбарлыкка якынайган, тормышчан сәнгать үлемгә дучар. Моны күптән аңлаганнар инде. Чәй эчәсеңме?
Хафиз. Юк, рәхмәт.
Лениза. Алайса, син бар, кайт инде. Мин эшләп алам.
Хафиз (боегып). Өйгә кайтасым килми.
Лениза. Кайтырга кирәк. Кайвакыт яшисе дә килми, ә бит яшәргә кирәк. Хатының белән аерылышыгыз. Мәхәббәт сүнгәч, киләчәккә ничек юл тотмак кирәк. Гомерләр алда бит әле.
Хафиз. Фатир өчен ике миллионны аның әтисе бирде.
Лениза (шкаф тартмасыннан ике миллион акча алып). Мә сиңа ике миллион.
Хафиз (гаҗәпләнеп торганнан соң, акчаны алып). Акчаны алып торам, әмма әле аерылырга ашыкмыйм.
Лениза. Үзеңә кара. (Эшкә тотына. Хафиз чыгып китә.)

VI

Хафизлар фатиры. Хафиз картиналар өчен урын әзерли. Филүсә карап утыра.

Филүсә (зарланып). Өйгә берничә сәгать йокларга гына кайтып йөрдең кайчаннан бирле. Ә хәзер инде монда столярная мастерская ясыйсыңмы?
Хафиз. Мин бит көн саен аның фатирында булмадым. Бер офистан икенчесенә әйберләр ташыдык, маляр буларак та эшләргә туры килде. Күрәсеңме, куллардагы буяуны һаман юып бетереп булмый. Өйдә эшләү җайлырак.

Шул вакытны фатирга Тимур җитәкчелегендә эшчеләр картиналар һәм инструментлар ташый башлыйлар. Филүсә елар дәрәҗәгә җитеп утыра. Бераздан Лениза керә.

Лениза. Исәнмесез. (Фатир эченә күз сала.) Урын җитәрлек икән монда.
Тимур. Хафиз, әйдә синең белән теге картинаны алып керик әле. (Тимур белән Хафиз чыгып китәләр.)
Филүсә (торып). Сезмени инде рәссам?
Лениза (коры гына). Син ничәнче мәктәптә укыдың?
Филүсә (аптырап). Сезгә нигә минем кайсы мәктәптә укуым?
Лениза. Ә сиңа нигә минем кем булуым?
Филүсә (еламсырап). Болай да тормышыбызны рәтли алмый идек, шушы гына җитмәгәние.
Лениза. Нишләп аның белән яшисең соң син?
Филүсә. Нишлик соң?
Лениза. Аерылыгыз.
Филүсә. Сез бик җиңел, битараф карыйсыз ахрысы тормышка.
Лениза. Бергә яшәү читен булгач, аерым-аерым яшәү хет ничек карасаң да яхшырактыр, минемчә.

Тимур белән Хафиз зур картина күтәреп керәләр.

Тимур (як-ягына каранып). Инструментларың җитәрлек синең. Нәрсә кирәк – шундук шалтырат.
Хафиз. Ярар.
Тимур. Киттек. (Тимур, Лениза, эшчеләр чыгып китәләр.)
Филүсә (әкрен генә фатирда хасил булган картиналарны карап йөри). Шомлы картиналар… Һәрберсеннән кемдер карап тора кебек… Куркам мин… (Кинәт Хафизга борыла.) Хәзер фатирыбызда тәүлек әйләнә ут янып торачакмы?
Хафиз. Әйе.
Филүсә. Ут өчен кем түли?
Хафиз. Паровоз алдыннан чапма инде. Квитанция килмәде бит әле.
Филүсә. Бәлки, син миннән туйгансыңдыр? Шуңа бу эшкә кереп, монда остаханә ясарга уйлыйсыңдыр?..
Хафиз (җикереп). Филүсә! Җитте! Синең үзеңнән башланды бу вакыйга. Үзең каршы йорттагы утка эчең пошты, куркам, дидең. Син кыбырсымасаң, мин анда кермәгән булыр идем, анда кем яшәгәнен белмәс идем.
Филүсә. Тормышыбызны корып җибәрәсе урынга, сәер эшкә тотынасыңмы?
Хафиз. Сиңа барыбер түгелмени – кайда ничек акча эшләвем?! Өйләнешкәннән бирле һәр көнең мине битәрләү белән башлана һәм мине ачулану белән тәмамлана.
Филүсә. Өйләнәсең калмаганмы әллә?
Хафиз. Гел үз киреңне генә сукалама инде. Чаллыдан монда синең сүзне тыңлап күчтем, синең көйгә генә биим бит инде. Тагын ни җитми?
Филүсә. Минем көйгә биеп, нәрсә кырдың соң әле син?
Хафиз (кул селтәп). Булды, җитте, туйдым!
Филүсә (усал елмаеп). Миннәнме?
Хафиз. Филүсә!
Филүсә. Ярый, мин әниләргә кайтып китәм. Фатирны нишләтәбез, бүләбезме?
Хафиз. Фатир миңа калсын. Менә сиңа ике миллион акча, әтиеңә тапшыр. (Кесәсеннән ике миллион сум алып Филүсәгә суза.) Расчёт.
Филүсә (акчаны алып). Каян алдың бу кадәре акча?
Хафиз. Мин хәзер акчалы эштә эшлим. (Филүсә чыгып китә.)

Тимур керә.

Тимур. Телефонымны онытып калдырганмын. (Өстәлдән телефонын ала.) Нишләп сөмсерең коелган?
Хафиз. Фатирымда гел ут янып торырга тиешме?
Тимур. Ник?
Хафиз. Картиналарга тәүлек әйләнә электр уты кирәктер бит.
Тимур. Юк, картиналарга ут кирәкми.
Хафиз. Нишләп Лениза утын бер дә сүндерми соң?
Тимур. Алар егете белән авариягә эләктеләр. Егете һәлак булды, Лениза исән калды. Алар шул фатирдан чыгып киткәндә, утны сүндерергә оныткан булганнар. Моны Лениза инде бүлнистән чыгып кайткач күрә. Шуннан соң утны беркайчан да сүндерми. (Чыгып китә.) <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=41929
  2. http://kazanutlary.ru/?p=42329

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: fotokonkurs