Бәян

19.03.2018 3 (март), 2018

Китек күңел


Дәвамы

Мостаңгир кайтты. Аны хатыны Сәлимә:
– Бик соң, кайда булдың? – дип каршы алды.
Бу сорау Мостаңгирның болай да киеренке сеңерләренә китереп сукты.
– Синең ни эшең? – диде ул, тупас рәвештә.
Сәлимә сүзсез генә ирен чишендерде.
– Нигә җавап бирмисең? – диде исерек ир. – Инде минем белән сөйләшергә дә җирәнәсеңмени? Кайда булдың, имеш, синең какое дело до этого? Актык акчамны эчәммени? Синең киемнәреңне сатып эчәммени?.. Нигә эндәшмисең? Нигә син ирең белән сөйләшмисең?
Сәлимә авыр көрсенде дә кайнар тыны белән:
– Үзгәрдең син, Мостаңгир, – диде.
Сәлимәнең тавышында аяныч та, ирен кызгану да, ачыну да, хәтта кимсенү-үкенү дә бар иде. Мостаңгир кинәт айнып киткәндәй булды. Аның куллары сәлперәеп төште. Әле генә ажгырып торган ир, кыйнап ташланган, йончылган кеше сыман, бөкшәеп калды. Сәлимә читкә китеп үкси башлады. Бу елау куркудан түгел, гарьлектән дә түгел. Ни өчен елаганын ул үзе дә белми. Бу елау шат бәхетне каплап килә торган билгесез кара болытның котылгысыз якынаюын сизенеп елаудыр. Мостаңгир, нишләргә белмичә, Сәлимәнең елаганын озак кына тыңлап утырды. Ни өчендер Мостаңгиргә җиңел булып китте. Ә-ә, менә нәрсә кирәк булган икән аңа. Сәлимәнең җылавы кирәк булган. Күз яше кирәк булган. Хатын елый, димәк, монда ир хуҗа. Мостаңгир, канәгать көлемсерәп, урынына барып ятты. Сәлимә сирәк-сирәк кенә сулкылдый. Мостаңгир тагын торып утырды. Ул Сәлимә белән сөйләшергә, татуланырга тели иде. Ләкин сүз башларга кыюлыгы җитми. Үзләре янәшә утыралар, араларында – упкын. Сәлимә торып китте, Мостаңгир тугры маэмай кебек аңа иярде, Сәлимә утырды, Мостаңгир да янәшә утырды. Кыюлыгы җитеп, Мостаңгир хатынын кочты. Сәлимә аның күкрәгенә капланды.
Икенче көнне Мостаңгирның башы диңки иде… Теле чатнап ярылган…
Күңеле болгана…
– Кая, баш төзәтергә нәрсә бар соң? – дип, шешәләрне әвеш-тәвеш китереп, бераз аракы эчте. – Чукынмасмы дөньясы… – диде ул, баш төзәтеп алгач. – Китәргә кирәк хатын йортыннан, җүнле ир хатынга йортка керми. Аерылышырга кирәк. Башка чибәрләр дә бетмәгән. Иргә чыкмаган яшь кызлар бетәсеме, үз цехыңда гына да никадәр. (Ул шыңшый башлады.) Башкалар да-ай бетмәгә-ән… Бетерәдер хәсрәтле уйларны…
Сәлимә байтактан Мостаңгирның кыланышын күзәтеп тора иде.
– Эчәсеңме? – диде ханым.
– Ә син күзәтәсеңме? – диде ире.
– Күзәтәм.
– Мин дә эчәм… Ире эчә Сәлимәнең, ире әлкәш Сәлимәнең… Хатыны интегә инде шул әлкәш белән, хәзер Мостаңгирның хезмәт хакын да үзенә бирмиләр, хатыны килеп ала, ха-ха-ха… Заманалар үзгәрде. Ире прогульщик, театрга йөрми, китап укымый… Урык-сурык кына эшли. Гел сыра мичкәсе янында… Менә хәзер мин сәрхушләрнең хәлен аңладым, карчык… Качып эчүе рәхәт икән ләбаса. Романтика!
Сәлимә Мостаңгирга аерым урын әзерләде.
Мостаңгир хатынының урын җәйгәнен айкала-чайкала карап торды да әйтте:
– Мостаңгирның хатыны ирен янына яткырмый икән… – диде. – Алар аерым йоклый икән…
Шулай итеп, алар беренче тапкыр аерым йокладылар. Әмма аларның күңеле, теләге бергә иде.

***

Сәлимә Мостаңгир торганчы өй җыештырып, ашарга әзерләп өлгергән иде инде. Мостаңгир да, һични булмагандай, кәефле иде. Ул киерелде сузылды, тәмам уянып җитте.
– Яңа ел килеп җитте бит, Мостаңгир, – диде Сәлимә.
Мостаңгир җылы юрган астында рәхәт чигүен дәвам итте.
– Беркая да барасым килми, – диде ул, иркә баладай. – Өйдә генә утырыйк.
Сәлимәнең күңеле дә Мостаңгирның күңел кылларына тәңгәл корылган иде.
– Тел очымнан алып әйттең, – диде Сәлимә. – Икәү генә каршыларбыз… – Аннан соң кычкырды: – Чәй әзер, Мостаңгир әфәнде! – диде.
Мостаңгир ятак киемнәреннән генә юрган астыннан чыкты да әллә каян бер төргәк чыгарып хатынына сузды.
– Яңа ел котлы булсын, Сәлимә! – диде ул.
Сәлимә төргәкне сүтте дә «аһ» итте.
– Әнекәйләрем, калфак!
Мостаңгир театраль хәрәкәтләр белән, иелә-бөгелә тәгъзим ясап, баш иде дә әйтте:
– Ошбу энҗеле калфак безләрнең әнкәсе Васбиҗиһан карчыкның мирасы булыр имди. Васбиҗиһан вафат булганда, углы Мостаңгирга: «Балам, өйләнгәч, хатыныңа бүләк итәрсең. Бу калфак сигез буын хатын кызның башында булган. Әманәтем шул: хатының синең белән бәхетле булсын!» – дип әйтеп калдырды. Сәлимә ханым, алыгыз, әнкәмнең васыятенә тугры калыгыз!
Сәлимә калфакны чәченә тагып карады. Көзге каршысына килеп тикшерде һәм бик канәгать калды. Мостаңгир шешә ачты. Кадеһләрне чәкәштергән чакта ишек кыңгыравы чылтырады.
Сәлимәнең тәне куырылып килде. Яңа елны гына көтеп торган бер юлаучы килә!
Мостаңгир ишекне ачты. Бусагада егет белән кыз күренде.
– Гафу итегез, – диде кыз. – Сәлимә апа шушында торамы?
Мостаңгир иңбашы аркылы гына Сәлимәгә кычкырды:
– Карчыгым, кунаклар!
Сәлимә, алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә, ишек янына килде.
– Исәнмесез, Сәлимә апа, – диде кыз. – Сез мине танымыйсыздыр инде. Мин Иштирәктән.
– Үтегез! – диде Сәлимә.
Кунаклар эчкә узды.
– Мостаңгир, булыш, – диде Сәлимә.
Мостаңгир егет кулындагы төргәкне алып, урындыкка куйды. Сәлимә кызны чишендерә башлады.
– Бик вакытлы килдегез, – диде хуҗабикә. – Табын янына узыгыз!
Егет, төргәген чишеп, Сәлимәгә чәчәк сузды.
– Гөлчирә белән икебез дә Яңа ел белән котлыйбыз сезне! – диде егет.
– Бу минем ирем Сәмит була, – диде Иштирәк кызы.
– Алайса, ике бәйрәм, – диде Мостаңгир.
Кыз тарсынып тормый, сөйли дә сөйли:
– Без бер техникумда укыйбыз. Сәлимә апа, мин сезне хәтерлим әле. Сез малайлар шикелле, атка атланып йөри идегез авылда.
Барысы да көлде.
– Булды, андый хәлләр булды… – диде Сәлимә. – Мин абыйның атын кардунга менгерә торган идем.
Өстәл тирәли утырдылар.
– Мин Гыйлаҗетдин кызы Гөлчирә булам.
– Ә-ә, шулайдыр дип уйлаган идем, – диде Сәлимә. – Нәкъ Гайшә апага охшагансың.
– Мине әнигә дә, әтигә дә охшаталар.
– Син бит әле менә болай гына идең… Инде кияүгә чыгарга да өлгергәнсең.
Мостаңгир тезгенне үз кулына алырга булды, ахрысы. Чәркәләргә эчемлек салып чыкты да алкыш күтәрде:
– Әйдәгез әле, Яңа ел хөрмәтенә! Котлы булсын Яңа ел!
– Танышу хөрмәтенә! – дип өстәде Сәлимә. – Яшь гаилә хөрмәтенә!
– Кайда укыйсыз? – диде хуҗабай.
Сәмит хуҗаның соравына җавап бирергә алынган иде дә тончыкты. Кыз аның аркасын төя башлады. Үзе көлә.
– Без кулинарныйда, – диде кыз.
– Алайса, тәмле әйберләр белән өстәлегез тулы була икән.
– Сәмит баллы әйберләр ашамый… Сәмит, сиңа ипи алып биримме?.. Без укып бетерүгә, район үзәгендә кулинарный цех ачыла. Икәүләшеп шунда кайтабыз, Алла боерса… И-и, Сәмит, син әйтми утырасың тагын… онытып торам икән… Туган апагыз, Сәлимә апа, сезгә Яңа ел бүләге җибәрде. Инде узган атнаны ук алып килгән идек, юри бүгенгә саклап тордык… Сәмит…
Сәмит ишек янындагы урындыкка куелган төенчекне алып килде. Аның кулыннан төргәкне алып, кыз Сәлимәгә тоттырды.
Кыз өзлексез сөйләнә:
– Туган апагыз әйтә: Сәлимә белән Мостаңгир кияү каклаган каз ярата, ди… Мин әйтәм, Сәлимә апа ач түгел, дим. Казанга ит төяп йөрергә… Барыбер биреп җибәрде.
– Рәхмәт, Гөлчирә сеңлем, – диде Сәлимә. – Хәзер без аны… Мәле, Мостаңгир, туракла әле казны… Ике канаты безгә – кызларга. Тәпиләре сезгә – егетләргә.
Кыз белән Сәлимә көлде. Сәмит тә елмайган булды. Мостаңгир төкселәнде.
Бераздан егет белән кыз кузгалды.
– Ярый, Сәлимә апа, Мостаңгир җизни, без киттек, – диде Гөлчирә. – Сәмит!
Сәмит ишек катында иде инде.
Сәлимә:
– Нигә алай бик тиз? – диде. – Утырырга иде инде бераз.
– Без шулай, Сәлимә апа, – диде Гөлчирә. – Төне буе кунактан кунакка йөрергә булдык Сәмит белән. Үзебез кунак чакырмадык, безне дә кунакка чакырмадылар. Менә шулай итеп, бүген таң атканчы танышларны әйләнеп чыгарга исәп. Ату бәйрәм саен гел общежитие, җыелышып эчәләр дә сугышалар. Кызыгы юк. Болай кызык ичмасам. Хушыгыз!
Кунаклар китте. Сәлимә аларны озата чыкты. Ишекне ябып, өстәл янына килеп, һични уйламыйча, каз турый башлады. Бер кисәк итне Мостаңгирга сузды.
Урамда Яңа ел каршылаучылар шаулаша. Күршеләрдә музыка. Мостаңгир дәшмичә генә Сәлимә сузган кисәкне алды. Икесе дә чәркәләрен күтәрделәр.
– Яңа ел белән котлыйм сине, Мостаңгир! – диде Сәлимә.
– Мин дә сине тәбриклим! – диде Мостаңгир, төксе генә.
Шәраб тулы чәркәләр тияр-тимәс кенә чәкәште.
Һавага ыргытылган пычкы тавышыдай пыяла зыңгылдады.
Ләкин аларның берсе дә шәрабка ирен тигезмәде.
Сәлимә белән Мостаңгир икесе ике якта. Үпкәләшкәннәрме? Икесе дә сүзсез. Урамда шатлык, бүлмәдә киеренке тынлык.
Сүзне Сәлимә башлады.
– Күпме шулай үзеңне газапларга була инде? Үзеңне дә, мине дә… Мин хәтта сәбәбен дә белмим, чамаламыйм да хәтта… Ни өчен син үзеңне эчтән талыйсың, син эчтән таланганга, минем йөрәк сыза. Ичмасам, сәбәбен әйт, ачыктан-ачык сөйләшик. Бәлки, минем гаебем бардыр, бәлки, синеке…
Мостаңгир хатынына карамыйча гына әйтте:
– Синең белән күпме яшибез, мин сине белмим.
Сәлимә гаҗәпсенеп иренә карады.
– Ничек инде син мине белмисең? Мин синең каршыңда, мин синең яныңда, мин синең белән бер юрган астында…
– Мин синең узганыңны, синең ни уйлаганыңны белмим.
– Минем узганым да сер түгел, Мостаңгир. Мин сиңа тол хатын буларак чыктым. Сине алдамадым, мин мулла кызы да, фәрештә дә түгел. Минем сиңа чаклы да башка ирләр белән мөнәсәбәтләрем булгалады. Иремнән аерылгач, әлбәттә. Ләкин алар узды, китте, көл булып, тузан булып очты. Аларның ни катнашы бар синең белән миңа? Син мине һәр кешедән көнлисең. Берәр ир минем белән елмаеп күрешсә, син: «Әһә, бу минем хатынның элеккеге сөяркәсе түгелме икән?» – дип кара көясең. Теге журналист авылдан алып килгән күчтәнәч казны кертеп чыкты, ул да сиңа минем сөяркәм кебек күренде… Әйе, шулайдыр. Синең хатының азгын, туймас җенесле бер авызлыксыз хатын. Зур борынлы ир күрүгә, итәген сала торган юмарт тәэминат бүлеге мөдирәсе! Ирләрнең барысы да минем белән йоклап чыккандыр… Хәтта йоклап чыккан булсам да, мин бит сиңа хыянәт итмим, сиңа кадәр булганнарның сиңа тырнак очы хәтле дә кагылышы юк, юк! Аңлыйсыңмы син, утын пүләне? Неужели инде мин хәзер сине белмәгән, күрмәгән чакта йөргән егетләрем өчен төннәр буе көнчел нотыкларыңны тыңлап чыгарга тиеш? Минем ни гаебем бар?
– Гаебең бар, димим…
– Гаебем булмагач, нигә син мине җәзалыйсың?
– Миңа караңгы, синең әллә нинди серләрең бар кебек. Мин сине өзелеп яратам, мин сине чыдый алмыйча сөям, сөйгәнемә күрә газапланам.
– Син мине газаплыйсың!
– Ә син газапланма. Минем кара көнләшү вакытларын сабыр гына үткәзеп җибәр.
– Көнләшү өянәгең килгән саен, мин чыгып кача алмыйм бит инде, аннан тагын син, кайда булдың, дип теңкәмә тиеп бетәчәксең. Инде бу иремнән уңдым, Аллага шөкер, дип яшәп ятканда гына, монысы да көнчел булып чыкты.
– Бәгыремне таламасын өчен, миңа бар да ачык булырга тиеш. Син миңа беренче иреңнән ник аерылганың турында сөйләмәдең.
– Сөйләдем! Барысын да сөйләдем.
– Эчми иде, тартмый иде, яхшы кеше иде, әниләр дә аны бик хөрмәт итә иде, дидең, дөрес. Шундый яхшы кешедән хатын китәмени? Дөрес түгел! Син нидер яшерәсең.
– Эчә иде, кыйный иде, гүләйт итә иде, әти-әниләрне дә рәнҗетә иде. Ул бик кабахәт кеше иде, аннан да җүнсезрәк ирне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмассың! Күңелең булдымы?
– Юу-ук, ул эчми, ул сине кыйнамый да иде. Син нидер яшерәсең, Сәлимәкәй!
– Җанымны актарасың син минем… Борынгы аллалар дөньядагы бөтен начарлыкларны җыеп, бер сандыкка салганнар да, сакларга дип, Пандора исемле гүзәл хатынга тапшырганнар. Бу сандыкны ачарга ярамый, ачсаң, дөнья харап булачак, дип кисәткәннәр. Артык кызыксынучан Пандора беркөнне сандыкны ачкан, сандыктан хөсетлек, көнчелек, алдашу, астыртынлык, әхлаксызлык кебек кабахәтлекләр чыгып качкан. Кылганына үкенеп, Пандора сандыкның капкачын тиз генә япкан. Ләкин барлык әшәкелекләр дә чыгып өлгергән, сандыкта бары тик Өмет кенә калган. Син дә артык кызыксынучан булып чыктың. Мин сиңа сөйләрмен, ләкин ул сиңа җиңеллек китермәячәк, сине тагын да шикчәнгә әверелдерәчәк. Хатын-кызның сере булырга тиеш, син ул серне ачарга омтылма, үкенерсең! <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=41736
  2. http://kazanutlary.ru/?p=41802
  3. http://kazanutlary.ru/?p=41878
  4. http://kazanutlary.ru/?p=41997

Бәянны тулаем «Казан утлары» журналының 3нче санында (2018) укыгыз.

Фото: gecce