Уены–чыны бергә

16.03.2018 3 (март), 2018

Утыз өч һәм бер


Чордашлары арасыннан беренче булып Батулла «Жигули» маркалы машина сатып ала. Моны күргәч, Аяз Гыйләҗев көнләшүен яшерә алмаган:
– Слушай-парин, менә мин утыз өч пьеса язып, илнең җитмеш ике театрында куйдырдым, ә машина алалмадым, – дигән.
– Машина алыр өчен, Аяз ага, утыз өчне үк язарга кирәкми, «Кичер мине,әнкәй!» кебек бер пьеса язу да җитә, – дигән Батулла.


Фото: elitat.ru