Хикәя

16.03.2018

Китмә, әти!


Хикәя
Дәвамы

Теге көнне дә шулай көткән иде Рәйханә, озак итеп, бөтен сабырын эченә җыеп көткән иде Әкрәмнең эштән кайтканын. Ире кайтканда, инде балалар күптән йоклаган. Өйдә тын, җылы. Балаларның мыш-мыш тын алып йоклаганнары ишетелеп тора. Тик Рәйханә генә, лампасын кыса төшеп, каз канатлары, тәпиләре салып пешергән умач ашын бөтенләй суынып бетмәсен дип, учак көлен буталап, утын көйрәтеп торды. Андый чакта бит ул күңелгә бер генә дә яхшы уй килми. Инде әллә ниләр уйлап бетердем генә дигәндә, «дыңк» итеп өй ишеге ачылып китте дә, Әкрәмнән дә ашыгыбрак, башлап өйгә салкын керде. Ноябрь салкыны, «кыенсынып», ишек төбендә таралмыйча бераз торганнан соң, акрынлап түргә узды.
— Ай Аллам, бигрәк озакладың бүген, — диде Рәйханә, иренә аш бүлә-бүлә. — Мәүлет, сине көтеп, әле яңа йоклап китте.
Әкрәм ашыкмый гына чишенде. Рәйханәнең әйткәненә ни җөпләп, ни каршы килеп җавап кайтармады. Хатыны комганнан җылы су салып торганда да дәшмәде. Бит-кулларын сөрткәч, түр якка кереп, балаларына озак кына карап торды. Аннан башларыннан сыйпап, өсләренә юрганнарын яхшылап япты да чыгып ашарга утырды.
— Берәр хәл булмагандыр бит эштә? — диде Рәйханә, Әкрәмнең дәшми утыруына аптырап.
— Рәйханә, мин синнән аерылам. Синнән сыер исе килә, — диде Әкрәм, ашын ашап бетергәч. Һәм ашыкмый гына торып киенде дә, тыныч булырга тырышып, өйдән чыгып китте.
Рәйханә, аякларының хәле китеп, мичкә сөялде, бераздан әкрен генә идәнгә чүкте. Башта еламады. Бераздан күкле-яшелле тавышлар чыгарып ыңгырашты да дөньясын онытып үксеп җибәрде. Елап арыгач, тиле кеше төсле үзен-үзе белештермичә, шашып көләргә тотынды. Тавышка Сөембикә уянып, куркып елап җибәрде.
— Шушы сабыйларым хакына сабырлык бир, Ходай, — дип, Рәйханә көчкә генә торды да, сөйрәлеп, балалары янына кереп ятты.
Әкрәм яшь киленне әтисенең энесе Зөфәр абыйларына төшерде. Төшерде дип, никах укыттылар да кичтән әзрәк мәҗлес кебек нәрсә ясадылар. Урамда чәпәк-чәпәк җепшек кар ява. Әйтерсең, табигать көзнең елак, пычрак көнен әз генә булса да агартырга, яктыртырга тырыша.
Ир бирмәк — җан бирмәк, дип белми әйтмәгәннәр шул. Рәйханә иренең бу хыянәтенә бик әрнеде. Үзен никадәр генә кулга алырга тырышса да, ире дүрт-биш йорт аша гына, яшь хатын алып, туй үткәреп ятканда, түземе бетте. Кечкенә Мәүлетен киендерде дә, йөгерә-атлый, яшь килен төшкән өйгә китте. Ул барып җиткәндә, ир-атлар ишегалдында тәмәке тартып торалар иде. Шатлыктан авызын җыя алмаган «яшь кияү» бик мавыгып нәрсәдер сөйли. Рәйханә, ирен күргәч, бермәлгә туктап калды:
— Улым, бар, әнә әтиең сине көтеп тора, — дип, әкрен генә аркасыннан этеп җибәрде. Үзе аяк астындагы пычракны да, кара чәчләренә сыланган юеш карны да тоймыйча өенә йөгерде. Бите буйлап тәгәрәгән яшьләре ирен читен көйдереп алды.
Буш өйдә елап утырган кызын күргәч, Рәйханәнең җаны бөтенләй чайпалып түгелде. Баласын кысып-кысып кочаклаган килеш:
— Шушы балаларым хакына телемне каргыштан саклый күр, — диде. Әнисенең җылы куенын сизүгә, бала елаудан туктаса да, җанының өшүенә — җылы, йөрәк әрнүенә дәва таба алмады Рәйханә.
Әнисе этеп җибәргәч, Мәүлет Зөфәр бабаларына йөгерде. Ишегалды тулы җыелып торган ир-атларны күреп, малай куркып калды. Күзенә төшкән бүреген күтәребрәк куйды да, бишмәт җиңенә борынын сөрткәч, җилкапкага асылынып, ирләр арасыннан әтисен эзли башлады. Әнә ич аның әтисе — иң матуры, иң әйбәте.
— Әти, мин монда. Күрәсеңме? — диде Мәүлет, һаман саен күзенә төшеп интектергән бүреген югары этеп.
Ишегалдындагы сөйләшү-көлешү шып тукталды. Әкрәм улын көтмәгән иде, нәрсә дияргә дә белмичә аптырап калды.
— Кер, улым, кер. Нишләп анда гына торасың, — диде Зөфәр бабасы.
Мәүлет, йөгереп килеп, әтисенең аягыннан кочаклап алды. Әкрәм дә, иелә төшеп, көрәктәй зур куллары белән улының ябык иңбашыннан кочып, үзенә таба тартты. Малай үзенең бөтен тәне белән әтисе аягының калтыранып куйганын тойды. Үзе дә дерелдәп:
— Әти, әллә син дә өшисеңме, — диде һәм күтәрелеп әтисенә карады. Әкрәм дә карашын аска, малаена юнәлтте. Малай, гөнаһсыз күзләрен зур итеп ачып, әтисенә карап тора иде. Әкрәм бугазына тыгылган төенне авырлык белән йотып җибәрде дә, «әйе» дигән ишарә ясап, башын селкеп куйды. Үзеннән ниндидер әчкелтем ят ис килсә дә, әтисе белән шулай басып тору рәхәт иде малайга. Ирләр азга гына тукталып алдылар да, берни булмагандай, сүзләрен дәвам иттеләр. Шулвакыт ишек ачылып, өйдән Зәйнәп тавышы ишетелде.
— Тарта-тарта өзеп чыгармагыз инде. Әйдәгез, сезне көтәбез.
Ирләр тәмәкеләрен тиз-тиз генә суыргаладылар да, аяк астына салып таптагач, өйгә кереп киттеләр. Әкрәм, нишләргә белмичә, иелеп, җирдән бер йомарлам кар алды да эреп суы чыкканчы учына кысты. Аннан: — Улым, — диде. Бераз дәшми торганнан соң, янәдән:
— Улым, мә шәкәр, — дип, Мәүлеткә карамый гына, учындагы кар йомарламын сузды. Зәйнәп, ишектән башын гына тыгып:
— Нәрсә һаман керми торасың? Сине генә көтәбез бит инде, — диде. Әйтерсең, Әкрәм янында Мәүлет бөтенләй юк.
— Бар, кер. Хәзер мин дә керәм, утырыша торыгыз, — диде Әкрәм, Зәйнәпкә борылмый гына.
Мәүлет, күзенә төшеп интектергән бүреген кулына салып тотты да, күзләрен зур ачып, әтисе биргән кар йомарламына гаҗәпләнеп карап торды.
— Әти, шәкәр түгел бит бу, — диде малай, авызын ерып. Әтисен шаярта дип уйлады. — Шәкәр мондый буламыни?
— Шәкәр, шәкәр, улым. Бар, өйгә кайт инде. Әниең югалтыр үзеңне. Шәкәр ул, вакыты белән, шундый да булгалый шул, улым, — диде дә, ашыга-ашыга, кунаклар янына кереп китте.
— Кит, анаңны саткан нәрсә. Хайван икәнсең. Бала бит ул, — дип, Зөфәр ачудан төкереп куйды.
Мәүлетнең «әти, әйдә өйгә кайтыйк инде», дигәнен Әкрәм ишетмәде. Малаеның тавышы шапылдап ябылган ишеккә кысылып калды.
— Бар, улым, әниең янына. Әниеңнән яза күрмә, — дип, Зөфәр Мәүлетнең аркасыннан сыйпады да өйләренә таба йөгергән малайның артыннан озак кына карап торды.
— И-и-и бала, бала. Рәхәт булуын булмас инде дә, Алла ташламасын. Алла ташламаса — бүре ашамас. Дуңгызны коңгыз итеп булмый шул. Ни әйтеп тә тыңламады бит. Менә сиңа мә-ә-ә. Ирләр алдана торган заман килде. Ахырзаман инде бу, — дип авыр көрсенеп, абзарга таба атлады.
Мәүлет мыш-мыш килеп өйләренә кергәндә, әнисе мич төбенә тәгәрәткән бәрәңгеләрне агач коштабакка алып маташа иде.
— Улым, шул гомер нишләп тордың анда? Туңып беттеңме? — диде Рәйханә почмак яктан. — Әтиеңне күрдеңме соң?
— Күрдем. Әйдә өйгә кайтыйк дигән идем дә, ишетмәде, Зөфәр бабайларга кереп китте, — диде Мәүлет, бишмәте белән бүреген сандык өстенә генә ташлап. Рәйханә кабыклы бәрәңге өстенә су бөркеп, киндер тастымал каплады да өстәлгә китереп куйды. Самавыр инде күптән пар бөркеп, тулы гаиләнең өстәл янына җыелганын көтеп, моңсу гына җырлап утыра иде.
— Әйдә, улым, утыр. Илдә чыпчык үлми, ничек тә түзәрбез, Алла бирсә, — дип, кечкенә Сөембикәне алдына алып, өстәл артына утырды. «Түз, Рәйханә. Синең бит ике балаң бар», диде ул үз-үзенә һәм саркып кан чыкканчы иреннәрен тешләде. Икенче көнне Әкрәм Зәйнәпне өйләренә алып кайтты. Кичкә инде бер өй икегә бүленгән иде. Рәйханә күршедәге чуваш авылы Юкаудан ике оста чакыртып, түр як өйнең бер тәрәзәсен ишек итте дә язмышы белән килешеп яши башлады. Көндәшкә дә сер бирмәде, иренә дә елап бармады. Үзен кызганучыларга ачуы килсә дә, дәшми сабыр итте. Гайбәтчеләр тәмләп аларны чәйнәгәндә дә, йөрәген учына кысып түзде. «Ил авызын томаларга илле ыштан да җитми», дигән сүзне элеккеләр белми әйтмәгәндер дип, сер бирмәскә тырышты. Шуңа, сүз куып, кеше сүзен дөресләп йөрүне кирәк санамады Рәйханә.
Авыл сөйләде. Рәхәт итеп, тәмләп. Тик озак түгел. Бер урамлы авылда барысы да апачык, уч төбендәге кебек күренеп тора. Бар да күренгәч, кызыгы тиз бетә. Җандагысы гына күренә торган түгел. Авызыңны биктә тота белсәң, әтәч булып кычкырмый. Ә Рәйханә тота белә. Ул бит әни белән түгел, җиңги белән үскән кыз.
— Әни, бер җыр җырлап күрсәтимме? — диде Мәүлет, беркөнне әнисе эштән кайтып капкадан керүгә. Һәм Рәйханәнең, җырла, дигәнен дә көтеп тормыйча, такмаклап та китте.

Кара каз да ап-ак була,
Кылналарда коенгач.
Безнең әти кайтыр әле,
Зәйнәбеннән туенгач.

Рәйханә тиз генә алъяпкыч итәге белән улының авызын каплады. Үзе якягына каранып, улына иелде:
— Балам, бүтән җырлый күрмә бу җырны, ярыймы. Әшәке җыр бу, — диде дә, улына күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, кысып кочаклаган килеш берара җибәрми торды.
— Кайсысы өйрәтте, улым, бу әшәке җырны? — диде ул, тураеп як-ягына күз салгач.
— Өйрәтмәде, үзем чыгардым. Кислата Сәгыйдә апа, әтиең Зәйнәбеннән туенгач кайтыр әле, ди бит. Шуңа тизрәк кайтсын дип җырладым инде мин. Ә ул кайчан Зәйнәбеннән туена, әни? Кайта бит ул, әйеме? Әни, ә син ник елыйсың?
— Еламыйм, улым, еламыйм. Күзгә чүп эләкте, шуны гына сөрттем. Әйдә, өйгә керик, ашыйсың да килеп беткәндер. Син бүтән җырлама, улым, бу җырны, яме, — диде Рәйханә тагын бер кат. Аннан, Сөембикә кайда соң әле, дип сөйләнә-сөйләнә, малае артыннан өенә кереп китте.
Балалар шул. Сөембикәсе барысын аңлап бетермәсә дә, әтиләренең үзләре белән булмавын Мәүлет бик авыр кичерде. Бигрәк тә кичләрен. Йокларга яткач, әтисе аяклары белән кыстырып ята иде аны. Ә ул әтисенең колак яфрагын тоткан килеш оеп йоклап китә торган иде. Рәйханә әтиләре хакында сөйләмәде, ләкин авылда «яхшы күңелле» кешеләр аз түгел. Аңламаган нәрсәләрен малайга алар әйтеп кайтара тордылар. Андыйларга Мәүлет җавап кайтара алмаса да, Рәйханә сер бирмәде.
Бер тапкыр Нәүбәһар абыстай белән чәчүлек орлык чистартып кайталар иде. Сүз иярә сүз чыгып, Нәүбәһар абыстай:
— И-и-и жәллим дә үзеңне, Рәйханә, — дип сүз башлаган иде, Рәйханә, ике сөйләргә урын калдырмаслык итеп:
— Мине жәлләргә кирәкми, Нәүбәһар абыстай. Дүрт саным сәламәт, балаларым исән-сау, Аллага шөкер. Кеше ирен тартып алмадым. Ходаем шушы көнемнән аермасын. Күңелләргә күрә Ходай көнне бирә ул. Менә Зәйнәпне жәлләсеннәр. Мин аларның икесенең берсен дә каргамыйм, ә менә балаларымның яше тотар. Зәйнәп шуңардан курыксын, — диде, улының теге көнне җырлаган җырын исенә төшереп. Әйтүен генә шулай дип әйтте Рәйханә. Төннәр буе ялгызы мендәр тешләп елаганда, Ходайдан ничек сабырлыклар сораганын үзе генә белә. Вакытвакыт көндәшенең чәченә барып ябышудан үзен чак кына тыеп кала иде. Шулай да беркөнне түзеп кала алмады, сабыр савыты тулып ташыды. Рәйханә эштән кайтып кергәндә, Зәйнәп төз лапас астында җырлый-җырлый сыер савып утыра иде. Чыжылдап чиләккә сузылган сөт тавышы белән Рәйханәнең капкадан кергәнен абайламый калды.
— Иремне алдың, инде балаларымның ризыгына кул сузасыңмы, — диде дә сыер савып утырган Зәйнәпнең артына «лырт» иттереп типте. Сыер, күшәвеннән туктамый гына, читкә тайпылды, сөтле чиләк исә, елак тавыш чыгарып, утынлыкка тәгәрәде. Кипкән сыер «беленнәр»ен ак сөт җәймәсе каплады. Зәйнәп, җәһәт кенә сикереп торды да, бер сүз дә әйтмичә, карак мәче кебек бакча ягына йөгерде. Курыкканы йөзенә чыккан иде аның.
Рәйханә, хәле китеп, аркасы белән абзар капкасына сөялде. Башындагы яулыгын сыпырып төшереп, куллары белән битен каплады. «Тәүбә, тәүбә… әстәгъфирулла», дип пышылдады иреннәре. Ике хатын сугышса, мәңге җәннәт чырае күрмәс, ди торган иде мәрхүмә әбисе. Ходаем, үзең сабырлык бир… Ул Зәйнәпкә карата башка кул да озайтмады, телен дә теш артына кысты. Тизәккә тисәң, исе чыга. Ник кирәк?! Шулай да бәрәңге боламыгы булмады: балаларын да, үзен дә якларга, сакларга көч тапты.
— Әкрәм бит сыер исен яратмый. Син инде бүтән сыер тирәсендә буталма, Зәйнәп, — диде дә, Рәйханә битенә төшкән чәчләрен тыны белән өреп, куллары белән сыпырып җибәрде. Һәм, башын арткарак чөеп, горур гына өенә кереп китте. <…>


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=13905

Фото: sevastopol.su