Бәян

14.03.2018 3 (март), 2018

Китек күңел


Дәвамы

Бүлмәдә тәртипсезлек хуҗа. Мостаңгир күнегүләр ясап азаплана. Сәлимә кер үтүкли.
– Мостаңгир! – дип кычкырды Сәлимә.
– Кем тия? – дип сорады Мостаңгир.
– Ике куян койрыгын берьюлы тоткан кешене күргәнең бармы?
– Тотарга маташканнарын күргәнем бар.
– Күрмәсәң, күр. Әнә, шкаф астында идән ялтыраткыч, ике аягыңа икене ки. Менә сиңа рух күтәрер өчен музыка.
Сәлимә радионы ачты.
– Идәнне шомартасың – бер куян койрыгы. Физзарядка ясыйсың – икенче куян койрыгы.
– Гүзәл хатыннар акылга таман була, дип кайсы ахмагы әйткәндер. Каян килә ул сиңа хәйләкәрлек, дипломатия?
– Гади логика, үзең әйткәндәй, мантыйк фәне. Тимераякта шуганыңны күрәсем килде.
Дәртле музыка бүлмәне тутырды. Мостаңгир идән шомартырга тотынды.
Мостаңгир һаман уйлый.
«Шайтан алгыры, гашыйк булдым үз башыма, ахрысы…»
Сәлимә дә уйлый.
«Мин аны барыбер яратам!»
– Син гел бер урынны гына ялтыратасың түгелме соң? Бар әле, әнә тегендә аяк тимәгән җире калган.
– Чәйнегең чылтырый, – диде Мостаңгир.
– Ишетәм, – диде Сәлимә.
Сәлимә аш бүлмәсенә йөгерде.
– Сәлимәү!
– Әү.
– Ташла эшеңне! Бу приказ! Эшеңне ташла!
– Ни булды?
– Кемгәдер бүген егерме җиде тулган түгелме соң?
– Ай, Аллам, менә җүләр… Берәүләр утызга якынлаша, икенчеләр шуңа шатланып йөри.
Мостаңгир качырган урыныннан шәраб, тагын ниндидер уенчык чыгарды.
– Шешәсе миңа! Менә монысы утызга якынлашып килүчегә.
– Егерме җидесе тулган көнне ире яраткан хатынына кәҗә бүләк иткән.
Уенчык кәҗәнең башын селкетеп җибәрде дә Сәлимә балаларча сикереп куйды.
– Рәхмәт, Мостаңгир.
– Безнең сакал бигрәк тату Гали белән, менә кәҗә карап тора тәрәзәдән. Сакал аны печән белән кунак итә. Кәҗә аңа рәхмәт укый, Галиен селкетә.
– Хулиган!
– Тукай шигырьләрен яттан белгән кеше хулиган була алмый. Илле яшьлегеңә мин сиңа чын дөя бүләк итәм әле.
Сәлимә Мостаңгирны юри куа башлады, алар байтак вакыт шаярдылар.
Мостаңгир:
– Үтерәләр! – дип кычкыра.
Куышып аргач, алар табын янына утырдылар.
Мостаңгир шәраб алды сүзе әйтте:
– Иллене дә узып яшәсәк иде! Ура!
Сәлимә җитдиләнде. Ул:
– Амин берүк, Мостаңгир, – диде. – Чыннан да, иллегә чаклы синең белән тигез гомер кичерсәк иде… Әгәр дә без иллегә чаклы бергә яшибез икән, безнең арада төзәтә алмаслык хаталар булмый, дигән сүз.
Мостаңгир шәрабны татып бакты да әйтте:
– Шәрабы ла шәрабы. Тик кабарга гына әйбер юк.
Сәлимә, үпкәләгән бала сымак, иренен турсайтты:
– Мостаңгир, мыскыл итмә инде. Якшәмбе көнне дә җикмә мине. Кибетләргә чыгарга өлгермәдем… Борыч тел.
– Кем борыч телледер бит әле, – диде Мостаңгир.
– Сыр бар суыткычта, – дип кычкырды Сәлимә.
Мостаңгир суыткычны ачты:
– Сыр булганда, кеше ярлы буламыни? Һо, монда сыр бик аз калган… – диде.
– Авылдан килгән каз бар анда. Каклаган каз менә дигән закуска.
Мостаңгир казны алды.
«Каклаган каз… Дуңгыздан да яманрак күренә торган каз. Казкай, казкай, син гөнаһсыз ризык. Тик гаҗәп татлы аш ашаганда, кашыкка төшкән кыргаяк сыман син. Кем алып килде монда сине төн уртасында? Мин өйдә юкта. Менә бит күпме сораулар, казкай!»
Ул казны тиз генә эчкә тыгып куйды. Аның кәефе кырылган иде. Ул уйланып торды да шәраб салып эчте.
«Юк, мин үземне үзем тилертәм, ахрысы. Бу хатынга ышанмыйлармы соң? Мин тинтәк, көнче, аны да утка салам, үземне дә».
Сәлимә Мостаңгирны кочып алды да:
– Син мине сөясеңме? – диде.
Мостаңгир хатынының кулын кискен алып ташлады да әйтте:
– Синең бу соравыңа җавап бирмәсәң дә буламы? – диде. Сәлимә аптырап калды, ул үпкәләде бугай: – Була, нигә булмасын? – диде. – Гафу ит, бу бик ахмак сорау булды бугай шул.
– Кайсы вакытта сорыйсың бит!
Мостаңгир бер-бер артлы ике фужер шәраб эчеп куйды. Киеренке тынлык урнашты. «Сөямме соң мин Сәлимәне? Кызык… Нәрсә соң ул сөю? Ярату, яратмау ни? Билгеле, мин Сәлимәгә нәфрәтле түгел. Димәк, формаль яктан мин Сәлимәне яратам…
Аннан соң ишетелерлек итеп:
– Мин сине яратам, Сәлимә! – диде.
– Ни өчен?
– Ни өчен? Ник, нигә яратасың? Мин бу сорауны яратмыйм.
– Ни өчен?
– Ни өчен соравы үз эченә ришвәт, сәүдә мәгънәсен алган. Әгәр кеше «ни өчен сөясең?» дигән сорауга җавап бирә ала икән, ул сәүдәгәр, ул ришвәтче – взяточник.
– Кызык, кызык…
– Ни өчен сөясең? Җавап: «матурлыгы өчен, батырлыгы өчен, куәте өчен, даны өчен, машинасы булган өчен, дачасы, акчасы күп булганы өчен»гә кадәр барып җитәргә була.
– Ерунда, Мостаңгир.
– Ә үзең курка калдың: бу ни сөйли, бу бит хаклы, дип уйлыйсың.
– Ни сөйлисең син, чепуха бу, тузга язмаган сүз. Сафсата!
– Ихтимал, Сәлимә, ихтимал. Алайса, җавап бир: матур булмаган кешенең сөелергә хакы юкмыни?.. Даны булмаган кешенең яратылырга хокукы юкмы?.. Ярлы кешенең, фәкыйрь адәмнең сөяргә, сөелергә хакы юкмы? Берәү батыр да, матур да, бай да түгел, ә форсат аны батыр итә, дөнья шаулый аның турында. Элек аңа игътибар итмәгән кызлар хәзер аның артыннан өерелеп йөри башлый. Чөнки дан һәрвакыт акча белән янәшә йөрүчән була.
– Бу бит чын мәхәббәт түгел, бу дан-шөһрәт ярату гына. Бозык кешеләрнең яки тәҗрибәсез кызларның ялгышуы гына.
– Алайса, син чын мәхәббәт белән сәүдә, коммерция мәхәббәте арасындагы сызыкны күрсәтеп бир!.. (Ул үзен-үзе кыздыра бара иде.) Һәйне ни өчен Матильдасын яратты икән? Матурлыгы өченме?.. Ярый, матурлыгы өчендер, ә ул бозык кыздан башка матур кызлар беткәнме? Бөек шагыйрь үзенә тиң берәр башка затлы хатын таба алмаган булыр идеме? Үзен газапка салып, шагыйрь фахишә кызны сөя. Әллә аңа җиңел булгандырмы? Ир кешенең иң авырткан җире бар, ул да булса аның хатыны, аның сөйгәне. Әгәр дә бармак төртеп: әнә ул фахишәне сөя, дип мыскылласалар, ир кешегә аннан да зур хурлык юк. Димәк, эш матурлыкта гына түгел… Эш – Матильданың урам кызы булуында, Сәлимә.
– Тиле!
– Тиледер. Әмма Һәйне аны шул формада, шул эчтәлектә, шул килеш, шундый заманда яраткан. Ни өчен яраттың, дип сорасаң, Һәйне үзе җавап бирә алмаган булыр иде. Ләкин монда мең төрле сәбәп бар, социаль шартлар, мохит… мәхәббәтнең аңлатып булмый торган миллион төрле сәбәпләре бар. Бәлки, Матильда шул гәүдәсе, шул матурлыгы, шул беркатлылыгы белән бер бай кызы булса, Һәйне аңа игътибар итмәгән дә булыр иде.
– Мостаңгир, синең башың әллә нинди мәгънәсез чүп белән тулган… Моның белән син ни әйтмәкче буласың? Моның безгә ни катнашы бар? Сәер кеше син, җаным.
– Мин шул ук кеше, Сәлимә. Тик мин бүген күп сөйлим. Шул гына. Без, Сәлимә, стандарт уй-фикерләр белән яшәргә күнеккәнбез. Иске гадәтләр белән, иске кануннар белән… Ата-бабада булмаган инде ул хатын йортына ир төшү. Шуның аркасында күпме нервы, күпме күңелсезлек. Стандарттан чыксаң, сине фаҗига көтә, сүз, гайбәт көтә. Беләсеңме, минем турыда ни сөйлиләр? Мостаңгир бер карт хатынга йортка кергән, шул да булдымы ир кеше эше? Ата-бабасы булган кешеләр иде. Бу җебегән авыз булып чыкты, диләр… Яхшылык, матурлык өчен теләсә кем ярата аны, менә син гарип, фәкыйрь кешене яратып кара, аңа гашыйк булып кара. Әдәбият та, сәнгать тә рыцарьларга гына гашыйк булырга өйрәтә.
Урам яктан тынлы оркестр уйнаганы ишетелде. Бу – матәм маршы иде. Икесе дә тәрәзә янына килеп бастылар.
– Кемнедер җирләргә алып баралар. – диде Мостаңгир. – Берәүләр ял итә, берәүләр кабергә бара. Яшь кыз, ахрысы.
– Баш очында иреме, егетеме…
– Яратышканнардыр. Мәхәббәт булгандыр. Хәзер юк ул мәхәббәт.
– Нигә булмасын? Аны ире һаман ярата торгандыр.
– Аны түгел, Сәлимә. Табутта ятучыны түгел. Мәеткә карата мәхәббәт була алмый. Некрофиллар гына мәеткә гашыйк.
– Анысы ни-нәрсә тагын?
– Шундый ирләр була, алар хатын-кызлар мәетенә кызыгалар.
– Фу!
– Аның җанын ярата иде ул. Ә җан ярату ул – абстракция. Символ, абсурд. Хәтер. Томанлы хыял. Һич шигем юк, алар чын мәхәббәт белән бәйләнгән булгандыр. Ләкин кайда соң ул мәхәббәт? Кыз үлде. Ул инде кеше түгел, ул – мәет. Кайчандыр егет сөйгән кызның калыбы гына. Димәк ки, егет кызның тәненә караганда рухын күбрәк яраткан. Үтәр берничә ел, вакыйгалар егет аңыннан бу кыз сурәтен юып бетерер. Егет көнкүреш мәшәкатьләренә кереп батар. Икенче мәхәббәт монысын кысырыклап чыгарыр. Чөнки абстракт мәхәббәткә караганда, реаль мәхәббәт куәтлерәк.
– Җитте, Мостаңгир.
– Килешмисеңмени, Сәлимә?
– Белмим. Сине тыңлавы имәнгеч.
– Нишләмәк кирәк, бер очракта кешеләр, чынбарлыктан качып, иллюзияләр белән яшәүне хуплый. Икенчеләре кырыс чынбарлыкның кара ягын гына күрә алалар.
– Синең кәефең юк бүген, Мостаңгир. Ни сәбәптер, бүген син усал.
– Сәбәп бар, Сәлимә.
– Нәрсә сәбәп?
– Каклаган каз!
– Нинди каз? – диде Сәлимә, көлә-көлә.
– Мин шаярмыйм, Сәлимә! Менә бу каһәр суккан казны китерүче миңа каршы очрады баскычта. Аның исеме – Михаил! Ул синең күптәнге танышың. Кичер мине, Сәлимәкәй, сөям сине, үлеп яратам, ләкин бу сөюнең ләззәтенә караганда михнәте күбрәк… Шикләнәм, үрсәләнәм.
– Мостаңгир, ни сөйлисең син?.. Зинһар, кабат бер сүз дә әйтмә.
Мостаңгир: «Сиңа җиңел… Син миннән шикләнмисең…
Сиңа җиңел… Син – хатын… Син төгәл беләсең… булдымы хыянәт, юкмы?»
Һәм ул кычкырып әйтте:
– Ә мин белмим, белмим, сөйдем сине, ә кайда соң бәхет? Кайда соң ул тыныч гаилә тормышы, бер-береңне аңлап яшәү? Булдымы хыянәт, юкмы?
Сәлимә ике учы белән битен каплады. Мостаңгир шешә авызыннан шәраб эчә иде.
Сәлимәнең уйлары: «Бу хәлләрдән соң Мостаңгир бөтенләй үзгәрде. Үткен сүзле, сау-сәламәт кеше боекланды, аның каш арасында җыерчыклар хасил булды. Мостаңгирны көнләшү, икеләнү, ышанмау корты эчтән әкрен генә кимерә башлады. Ул эштә дә сүлпәнләнде. Янып-көеп, завод өчен үләрдәй булып йөри торган Мостаңгир ваемсыз, битараф бер кешегә әверелде. Инде ул хәзер атлыгып өйгә кайтмый. Кайда булса да тоткарлану өчен, сыныкка сылтау табарга тырыша. Ә сыныкка сылтау һәр сәгать, һәр очрак, һәр почмак саен табыла да тора. Бу үзгәреш, бу киеренке хәлләр мине дә йончытты. Нишлим соң? Гафу үтенимме? Ни өчен? Минем гаебем нидә?.. Үтәр әле, тора-бара бар да җайланыр, дидем».
Чыннан да, аларның арасы көйсезләнде, җайсызланды. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=41736
  2. http://kazanutlary.ru/?p=41802
  3. http://kazanutlary.ru/?p=41878

Фото: yandex.ru