Шигърият

13.03.2018 3 (март), 2018

Үс, күтәрел, исән халык!


Йолкып атсам, чәнчи, диеп,
Үткәннең һәр гөлчәчәген,
Бөтенлектән мәхрүм калып,
Корыр кебек киләчәгем.

Үткәннәрнең орлыгында, –
Туфрагында, зурлыгында, –
Күрәчәгем, күкләр язган.
…Батмас өчен хурлык татып,
Аныклансын хаклык, ялган…

…Үзебезне акларгамы –
Үткән чорны гаепләдек?
Гарасатын кузгаттык та
Аста калып гарипләндек.

Бүгенгегә – бүгенге юл,
Фикер-кояш кирәген дә
Аңла, дигән кисәтүле
Мәсләк яши йөрәгемдә.

…Карашыңда янсын чыраг!
Күтәрел син, исән халык,
Чордан чорга югарырак!
Син – баһадир, мәгърур Алып.
Торсын дөнья, таңнар калып.

Хак очкыны бөек җанны,
Юк, кысмасын, әзер калып.
Дошман аска тартканда да,
Үткәннәрдән гыйбрәт алып,
Үс, күтәрел, исән халык!

Үс, күтәрел, исән халык!..


Фото: «Казан утлары» архивыннан