«Ак җилкән»

12.03.2018

Булганда — кадерен бел, югалткач — елама


Бәян
Дәвамы

Өченче бүлек

Яңа тормыш

***

Җитмәсә, телефоны да биргәнне күптән ашап бетергән икән!

Эштән өенә кайтып җиткәч, ишекнең бикле икәнен күрде, Алсуның кая киткәнен дә белми иде ул. Ярты сәгать көтте, бер сәгать, ике… Ниһаять, урам борылышыннан сумка күтәреп кайтучы Алсуны күрде.

— Гафу ит инде, — диде Алсу, ишек кырында чүгәләп утырган Илнарны күреп. — Кибеттән әйберләр алган идем менә.

Илнар торды да:

— Мин сине ике сәгать ярым көтәм инде! — дип, тавышын күтәрде.

— Гафу ит, — дип, аның хәленә керергә тырышты Алсу.

— Шуның хәтле озакка китәсе булгач, берәр кешегә ачкычны калдырып булмыймыни ул? — дип каршы чыкты Илнар.

— Мин нәрсә, үз көемә генә йөрдемме әллә, Илнар? — дип аптырады Алсу. — Нишләп шулай чебеннән фил ясыйсың? Башка вакытларда вокзалда сәгатьләр буе көтеп утыра идең бит әле. – Шулай диде дә. “Әйдә”, — дип аның җиңеннән тартты Алсу.

— Ул вакытта бар да башкача иде шул, — диде Илнар, өйгә керә-керә.

— Кайсы вакытта? Элек без язылышмаган чактамы? Ә хәзер инде миңа башкача карыйсың, шулаймы?

— Юк инде, — диде Илнар. — Кайчан сиңа алай дип әйткәнем бар әле?

— Ләкин сүзләреңнең мәгънәсе шуңа барып тоташа, — дип бүлдерде аны Алсу. — Нишләп «син миңа кирәк түгел» дип кенә әйтмисең?

Илнар аптырап калды. Аннары:

— Әгәр дә син мине киләчәктә дә шулай сүгәсең икән, — дип, елмаеп, Алсуны кочаклады, — мин сине менә шулай тотачакмын.

— Җибәр әле! — диде Алсу.

— Син өйләнешкәнгә кадәр дә шулай дигән идең, — дип көлде Илнар.

— Әлбәттә, чөнки мин үзгәрмәдем, синең кебек түгел инде.

Алсу стенага эленгән календарь янына килде дә, өстәлдә торган ручкасы белән, бүгенге датаны түгәрәккә алды.

— Нәрсә бу? — дип сорады Илнар.

— Син минем белән талашкан һәр көнне шулай билгеләп куячакмын, — дип җавап бирде Алсу.

— Нишләп? — дип көлде Илнар.

— Кияүдә булуның ничек куркыныч икәнен белер өчен.

— Әйе, бу — куркыныч. Кич белән син шулай сугыша башлыйсың, тырналган җирләремне күрсәтимме? — дип шаяртты Илнар.

Алсу, уңайсызланып:

— Ярар, җитте инде, — дип көлеп куйды.

***

Менә тагын иртә җитте. Илнар да, Алсу да бүген иртәрәк торганнар иде. Илнар кырынып утыра, ә Алсу, бөтен җирне туздырып, нәрсәдер эзли иде. Алсуның шулкадәр тырышканын күреп, Илнар:

— Алсу! — дип дәште.

— Нәрсә? — Алсу эзләвен дәвам итте.

— Мине эзлисеңме син анда? Мин монда, Алсу, мин монда, — дип кабатлады Илнар.

— Минем теге талисманым кайда икән? — дип ишетелер-ишетелмәс сорады Алсу.

— Эзләп торма, — дип белдерде Илнар. — Мин бит үзем дә синең муеныңа менеп утыра алам.

— Шаярма әле, — диде Алсу. — Исеңдә булса, син бүләк иткән идең бит. Кая яшердең син аны?

Илнар шул талисманны кесәсеннән алды да, Алсуга тагып: — Кайчан да булса син безнең туйны искә төшерергә тиеш бит инде, — дип көлде.

Илнар эшкә киткәч, Алсу янына Илнарның дус кызы килде. Көне буе рәхәтләнеп сөйләштеләр алар. Алсу гомер буе эчмәгән кофесын ясарга булды. Икешәр шикәр салды да, бер стаканны шул кызга бирде, икенчесен үзенә алды. Шулчакта ишек ачылган тавыш ишетелде. Илнарның эштән кайткан вакыты.

— Менә, кайтты синең дустың, — диде Алсу. — Карап тор, хәзер гауга куптарачак.

— Юк, — дип каршы килде ул кыз. — Мин Илнар алай итәр дип уйламыйм.

— Тукта, бер минут кына көт әле, — дип көлде Алсу.

Илнар боларның янына килде дә теге кыз белән дә исәнләште, Алсуга да сәлам бирде. Шуннан соң Алсуның кулыннан стаканын алды да, икенче бүлмәгә кереп китте. Алсу аптырап калды.

— Күрәсеңме, бернәрсә дә булмады, — дип елмайды кызый Алсуга.

— Көт инде, Гөлназ, егерме генә секунд, — дип, Алсу чәчен җыя башлады.

— Син үзең башларга җыенмыйсыңдыр бит? — дип сорады Гөлназ.

— Юк, — Алсу  чәчен җыюын дәвам итте. — Унбиш…

— Көтәм, — дип белдерде Гөлназ.

— Биш…

— Алсу! — Илнарның кычкырганы ишетелде.

— Күрдеңме? — дип көлеп җибәрде Алсу, аңа Гөлназ да кушылды.

— Минем визиткаларым кайда ул, Алсу? — дип, кызлар торган бүлмәгә чыкты Илнар.

Алсу календарь янына килде дә бүгенге датаны билгеләп куйды. Ул мескен ап-ак календарь кап-карага әйләнеп беткән иде инде.

— Нишләп син аларны һәрвакыт каядыр куясың? — дип сорады Илнар.

Алсу түзмәде, кычкырып көлеп җибәрде.

— Сиңа кызык, — диде Илнар. — Ә миңа — юк. — Алсу Илнарны кочаклап алды.

Икенче көн иртән үк Алсуны эшенә дәшкәннәр иде. Бер малайны машина бәрдергән икән. Шуңа медицина ярдәме күрсәтергә ашыкты ул. Малайның әнисе бик борчылды, нәрсә эшләргә белмәде, елап та алды. Ул ананың кыяфәтен күреп, Алсу үзе дә әздән генә елап җибәрмәде.

Малайны коткарып, эшләре беткәч, Алсу өенә йөгерде. Өй янында Илнарны күреп, аны кочаклап алды ул.

— Кочакла мине, нык итеп кочакла, — диде Алсу.

— Алсу, нәрсә булды? — дип елмайды Илнар.

— Юк, бернәрсә булмады, — дип, күзен йомды Алсу.

— Алсу, — диде Илнар, урамдагы кешеләргә карап, — безгә карап торалар.

— Булсын.

— Урам уртасында кочаклашып тору бик үк…

Алсу аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Илнарның күзенә карап, шунда ук җавабын әйтте.

— Нәрсә? Мине кочаклау сиңа оятмыни?

— Ярар, Алсу, әйдә, өйгә керәбез.

— Җитте, — дип, Илнарны җибәрде Алсу. — Син миннән хәлләремне дә сорамыйсың! Бүген нәрсә кичергәнемне дә белмисең!

Алсу өенә кереп китте. Илнар да аның артыннан иярде.

— Ярар, гафу ит мине, — дип елмаерга тырышты Илнар. — Мин каян белим инде сиңа бүген нәрсә булганын? — дип йомшак кына әйтте ул, кулларын Алсуның җилкәсенә куеп.

— Ал кулларыңны, — дип боерды Алсу. — Җитте инде! — Алсу тәрәзә янына килеп басты.

— Элек син минем хәлләремне тавышымнан ук аңлый идең, — дип сөйләп китте Алсу. — «Нишләп моңсуланасың?» — мине күрү белән шулай дип сорый идең. «Өеңдә нәрсәдер булдымыни?», «Әниең белән ачуланыштыңмыни?»… Хәлләремне генә белер өчен дә син миңа көненә ике тапкыр шалтырата идең. Исеңдәме?!

— Әлбәттә, исемдә, — Илнар Алсуның җилкәсенә башын куйды.

Алсу аны этеп җибәрде. Тагын сөйләвен дәвам итте. Шуннан соң гына Илнар да үз сүзен әйтте:

— Кайчан үсәсең инде? Син студент кыз түгел бит инде, Алсу! Хәзер мин синең өчен җавап бирәм! Ә син — минем өчен.

— Нәрсә, хәзер туйдан соң кешеләр бер-берсен яратудан туктыйлармы әллә? — дип, Илнарга таба борылды Алсу.

***

Алсу автобуста эшенә бара иде. Кәефе юк иде аның. Күпмедер ара баргач, автобус туктады. Ишекләр ачылды. Һәм шуннан Алсуның әнисе белән апасы килеп керделәр. Аларны күреп, Алсуның күзенә яшьләр кил де.

Алар да Алсуны күрделәр. Аңа каршы якка утырдылар. Алсу да алар янына күчеп утырды. Күз яшьләре белән әнисенә карап торды ул.

— Карама миңа, — диде әнисе. — Бер генә тапкыр булса да безнең белән кызыксынганың булдымы соң синең: исәнме без, әллә инде юкмы? — дип ярсыды ана күңеле.

Алсу башын әнисенең күкрәгенә куйды да елап җибәрде.

— Әни, алай дип әйтмә, — диде ул. — Сезне көн саен уйлыйм мин, көн саен. Мин сезгә шалтыраткан идем дә.

— Син кереп тә чыга ала идең бит.

— Ничек? Үзегез бит, миңа өйдән куып чыгарган вакытта, кайтма, дип әйткән идегез.

— Әтиеңнең шундый кирелеге безнең бөтенебезне дә юкка чыгарачак, — дип әйтте әнисе. — Аның авырып китүенә карамастан.

— Нәрсә булды аңа? — дип аптырап сорады Алсу.

— Мин бит врач түгел, — дип җавап бирде әнисе. Алия кесәсеннән анализларны алды да Алсуга бирде.

Алсу аларны күрү белән нәрсә булганын аңлады.

— Бу — рак, әни! Минем аны күрәсем килә.

— Аның белән күрешсәң, бик яхшы булыр иде, — дип, каршы килмәде аңа әнисе. — Без синең янга дип килә идек инде. Ләкин күрешкәнне әйтмәссең инде аңа.

Өенә кайткач, Алсу иренә әнисе белән апасын очратуын, әтисенең авыру икәнен — барысын да сөйләп бирде. Барырга кирәк икәнен дә аңлатты. Ләкин Илнар каршы килде — Алсуларга барасы килмәде аның. Шулай итеп, көн арты көн үтә торды. Алсу үзе генә бармады. Төгәл бер атна үткәч кенә юлга чыктылар. Көн уртасына барып җиттеләр. Урам буйлап барганда күрше апасы очрап:

— Ашык, кызым, ашык! Бәла килде, — диде.

Бу сүзләрнең ни аңлатканын тиз төшенде Алсу белән Илнар. Йөгереп керсәләр, ни күрсеннәр: өй тулы халык, бүлмәнең нәкъ уртасында Алсуның кәфен ябылган әтисе ята иде.

Алсу тиз генә йөгереп килде дә, чүгәләп утырды. Ни эшләргә, нәрсә дияргә белмәде ул. Әтисе янында апасы, әнисе утыралар иде.

Алсу әтисен сыйпамакчы иде, ләкин әнисе, Алсуның кулын тотып:

— Кагыласы булма аңа, — дип тыныч тавыш белән әйтте. — Аның җанына бу ошамас. Бер кеше дә үзенең ата-анасына син китергән хәтле хәсрәт китермәгәндер. Алып кит моннан үзеңнең иреңне. Бүтән безнең йортка әйләнеп кайтасы булма!

Алсу әнисенең алдына тезләнде.

— Әни, — дип кычкырып елады ул. — Әни!..

Әнисе берни дә әйтмәде, кулын да кымшатмады. Алсу янында утырган апасын, Алияне кочаклап алды. Мескен кыз елавын дәвам итте. <…>

Руслан Рәүпов


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=41417
  2. http://kazanutlary.ru/?p=41752
  3. http://kazanutlary.ru/?p=41838

Фото: newpackfon.ru