Яңа исемнәр

12.03.2018 3 (март), 2018

Әтисез


Күңелгә канатлар иңдереп
Югалдың!
Мин нәни.
Үкседем!
Җилләргә уралып, куркудан –
Ни оча – ни йөри белмәдем!

Әтисез! Караңгы бар галәм.
Кояшны балачак күрмәде.
Өй тулы шәмнәрем югыйсә,
Янмады, яктылык элмәде.

Сәерлек!
Йотлыгып, дөньяның
Битараф һавасын иснәвем!
Үкенеч!
Шатлыктан чын итеп,
Чыр итеп, көлә дә белмәвем!

Сәерлек!
Ышанып ир-затка,
Мәхәббәт утында көюем.
Рәнҗетеп кимсенгән күңелнең
Һаман да яшәүне сөюе.

Канундыр! Яз килеп эреткәч,
Ышыксыз пыяла чатнавы.
Чатнадым!
Ярылдым! Йөрәктә
Һаман да пыяла ваклары…

Күп еллар әтисез.
Ни гаҗәп!
Җаныма бер дәва тапмавым.
Бер сүздән мөлдерәп бүген дә
Ялгызым күпме кар таптадым.


Алинә Хисамиева – 1986 елда Азнакай шәһәрендә туган. Азнакай татар-төрек гимназиясен, Әлмәт дәүләт нефть институтын, Казан дәүләт технология университетының аспирантурасын тәмамлый. Бүгенге көндә «Азнакайнефть» идарәсендә икътисадчы булып эшли. Шигырьләре «Балаларга бүләккә», «Яшь дулкын», «Илһам чишмәләре» китапларында; «Сабантуй», «Тормыш кыры», «Мәйдан», «Маяк» газета-журналларында, 2007 елда «Кызлар күңеле» китабында басылган. Институтта уку дәверендә С.Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә лаек була.


Авторный фотосы: «Казан утлары» архивыннан
Төп фото: playcast.ru