Бәян

11.03.2018 3 (март), 2018

Китек күңел


Дәвамы

Мостаңгир кайтып керде. Өйдә хәрәкәт күренмәде.
– Кү-кү… – дип күкелдәде Мостаңгир. – Бу нинди игътибарсызлык? Берәү дә мине каршы алмый. Мостаңгир хатынын эзли башлады. Күзе өстәлдәге язуга төште. «Мостаңгир, чәй куя тор, мин кибеткә киттем, хәзер кайтам. Сәлимәң!..» диелгән иде анда.
Мостаңгир чәйнеккә су алып, утка куйды. Ут аның уйларын кузгатты:
«Мәхәббәтемне болай табармын, дип уйламаган идем. Әкияттәге кебек, мин суга бата башлаган бер чибәр кызны коткарам, аннан соң ул кыз миңа гашыйк була. Яки караңгы почмакта юлбасарлар тырнагыннан бер кызны коткарам, ул кыз зур гына кешенең кызы булып чыга, ул кыз миңа гашыйк була. Мин дә аны яратам, тормыш ал да гөл бара… Бу әллә ничек булды шунда».
Ишектән Сәлимә керде дә кычкырды:
– Мостаңгир, азык-төлекне кабул итеп ал!
Мостаңгир, йөгереп килеп, Сәлимә кулындагы әйберләрне алды.
– Менә мин яраткан сыр! – диде ул, товарларны карый-карый. – Рәхмәт!
Сәлимә, өс киемнәрен сала-сала:
– Карының ачкандыр инде синең, балакай, – диде.
Мостаңгир ашамлыкларны аш бүлмәсенә алып китте:
– Тук дип ялганламас идем, – диде ул. – Син пешергән аштан соң завод ашханәсендәге ризыкны кабасы да килми.
– Көнозын ач йөрдеңме? – диде ханым.
– Тук йөрдем дип ялганламас идем.
– Җүләр баш! Түзәр хәлең калмаса, чәй эчеп алыйк булмаса.
– Сәлимә! – диде Мостаңгир, серле итеп.
– Әү! – диде Сәлимә.
– Мин фатир алдым бит бүген, – диде Мостаңгир.
– Нинди фатир? – диде Сәлимә.
– Законный фатир, яңа йорттан, бер бүлмә.
– Котлыйм. Кайчан күченергә уйлыйсың?
– Нигә мин генә? Кайчан күченәбез, диген.
– Сүзеңне уйлап сөйлә, Мостаңгир, соңыннан үкенерлек булмасын.
– Үткәннәргә үкенгән кеше – арты белән күлгә чумган үрдәк. Бу якшәмбе машинага заказ бирдем. Башта моннан ташыйбыз, аннан теге түтәйләргә барып, Мостаңгир карт буйдакның алам-саламын алабыз.
– Нигә алай? Ике бүлмәле фатир ташлап, кайсы тинтәге бер бүлмәгә күченә инде? Балта биреп шөшле алдым, алдаладым татарны!
– Заводка якын бит.
– Әйтерсең лә моннан ерак.
– Шулай да тегендә уңайрак бит, Сәлимә.
– Шулайдыр инде, анда завод, шау-шу, һава сөрем белән тулган. Монда уңайсыз бит, Идел дә борын төбендә, яшеллек тә күп, һавасы да чиста, урыны да тыныч…
– Татар гадәте… Борынгыдан ук ир кеше хатын йортына төшмәгән.
Сәлимә көләргә тотынды.
– Их, син, Мостаңгир-хан! Алайса, йортка керәсең килмәгәнгә генә шул тар бүлмәгә күчәргә уйладыңмы? Ата-бабаларның ул гадәтләрен мин кагыйдә итә алмыйм.
– Ярый, мин ордерны фатирга мохтаҗ кешегә бирермен. Сөенерләр.
– Без вакытлыча гына торырга җыенмыйбыздыр бит?
– Ә?
– Мин әйтәм, без вакытлыча гына өйләнешергә уйламыйбыздыр бит, дим.
– Безнең авылда Зиннәт бабай «духалегә» генә дип өйләнгән, диләр. «Духале»се «вакытлыча» дигән сүздер инде. Менә шул Духале Зиннәт бабай сиксән яшенә чаклы гомер кичергән духалегә генә алган карчыгы белән. Әллә ничә угыл, әллә ничә кыз үстергәннәр. Икенче карт Сәфәр абзый әллә унбиш хатынга җитте. Һәр өйләнгән саен, гомерлеккә дип ант итә, мескен. Ике атнадан соң тагын аерылышалар.
Мостаңгир телефон тәгәрмәчен әйләндерә башлады. Ике-өч гудоктан соң, теге башта телефон трүбкәсен алдылар.
– Рәсүл! – диде Мостаңгир.
– Мин! – дигән аваз ишетелде трүбкәдә.
– Бу мин әле, – диде Мостаңгир.
– Ишетәм, Мостаңгир.
– Карале, миңа дигән ордерны Сибай абзыйга яз!
– Кайсы Сибай ул?
– Бәрәкалла, Гайнуллин Сибайны белмәскә син. Сигезенче цехта.
– Ә-ә, аңладым. Нигә алай кинәт борылыш?
– Шулай, минем ордерны Сибай абзыйга язып бир.
– Кичәгенәк, фатир кирәк, дип кыдырып йөргән идең.
– Кичә кирәк ие, бүген кирәк түгел. Берүк корреспондентлар чакырып китерә күрмә тагы! Берәү акча янчыгы тапкан да иясенә кайтарган. Берәү үз теләге белән ордерын икенче кешегә яздырган. Фатир кирәк булса, алган булыр идем. Сибай абзыйга карап тормас идем. Кыскасы, ордерны төзәт! Приказ!
– Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр, алайса. Каян алдың фатир, әллә йортка кердеңме?
Трүбкәдә кычкырып көлгән тавыш ишетелде. Мостаңгир телефон трүбкәсен ташлады.
– Ыржайган, тиле! – диде ул, телефонга ымлап.
Сәлимә Мостаңгирны арка ягыннан килеп кочаклады.
Сәлимәнең эчке тавышы әйтә:
«Каян белмәк кирәк, менә без бик якын… Ничә ел узар, унмы, егермеме, әллә бер ел да тормабызмы? Әгәр дә дистәләрчә ел буена яратып-яратып та тормыш үзенең рәхимсез шартларын куйса, мәхәббәтебез чәлпәрәмә килсә?»
Ә Мостаңгирның эчке тавышы сөйли:
«Ул минем хатыным, иң-иң якын кешем. Вакытлар үтү белән үкенмәмме соң мин? Ничек булыр икән биш-алты елдан соң? Аеры-чөере, бер-беребезне яратмый торган кешеләр булмабызмы? Гүзәл гаилә кора алырбызмы? Әллә бик күп гаиләләр шикелле этле-мәчеле торырбызмы? Хисләр тузса? Болай уйласаң, гомергә дә өйләнә алмассың. Тефү-тефү, мин аны яратам, калганы турында бүгеннән баш ватасы юк!»
Мостаңгир, хатынының кочагыннан чыгып, шампан шәрабын ачты. Сәлимә иренең шешәне ничек итеп оста ачуына сокланып карап тора иде.
– Кайчан өйрәндең син шампанское ачарга? – диде хуҗабикә. – Атмады да, түгелмәде дә.
Мостаңгирның кәефе яхшы иде. Ул әйтте:
– Каты кыссаң, тавыш йә каты чыга, йә гел чыкмый, – диде. – Мин артык кысып газын чыгардым. Чәркәләр тулы шампан шәрабы. Бөрчекләре чемердәп өскә калка.
Чәркәләр зыңгылдап чәкәште. Илаһи төн аларны үзенең ләззәтле кармавычлары белән чорнап алды.

***

Көннәрдән бер көнне Сәлимә ятарга әзерләнә иде.
Ишек кыңгыравы чылтырады.
– Хәзер, хәзер… – дип кычкырды Сәлимә. Ишектә бер ир кеше күренде.
– Саумы, Сәлимә! – дип исәнләште әлеге кеше.
Сәлимә бу кешене күреп бер дә шатланмады.
– Ә-ә, синмени әле бу? – диде, канәгатьсез генә.
Ир кеше өй эчен карашы белән тикшереп чыкты да әйтте:
– У-у, син йокларга яткан идеңмени? – диде. – Керергә рөхсәттер бит? Комачауламаганмындыр бит? Сәлимә сорауны җавапсыз калдырды. Ир кеше түргәрәк узды.
– Менә сиңа бүләк, – диде төнге кунак. – Каклаган каз.
– Каян килеп? – диде Сәлимә.
Ир кеше әрсез рәвештә фатир буйлап йөренә башлады.
– Журналистның хезмәте шулай инде аның… Сезнең авылда командировкада булдым… Нәфисә апага фатирга керттеләр… Әнә, Нәфисә апа сиңа каклаган каз җибәрде…
– Рәхмәт, – диде хуҗабикә, кырыс кына.
Сәлимә казны бер кырга этеп куйды. Ир кеше рөхсәтсез-нисез чишенә башлады.
– Син Нәфисә апаңа бик тә охшагансың икән… – диде журналист һәм, кемнедер эзләгәндәй, бүлмәне тикшереп чыкты, шикләнерлек нәрсә тапмагач, креслога утырды. – Йә, нихәлдә яшисең, Сәлимә? Сине күптәннән күргән юк. Вакыт булмады. Командировкалар… Син гел баштан чыкмыйсың. Кәефең юк мәллә, әллә берәрсен көтәсеңме?
Сәлимәнең чыдамы төкәнгән иде инде:
– Миша! – диде ул катгыян. – Мин кияүгә чыктым.
Ир кешегә бу көтелмәгән яңалык иде булса кирәк, ул каш уйнатып әйтә куйды:
– Чынлапмы? – диде.
– Чынлап, күптән инде, – диде Сәлимә.
– Менә сиңа! – диде Миша. – Ә мин ашыга-ашыга киләм тагын… Ирең…
– Мәскәүдә.
– Командировкадамыни?
– Ие.
– Алай икән…
Сәлимә һаман ишек катыннан китми. Тегенең чыгып киткәнен көтә.
– Тәбриклим, бәхетле булыгыз.
Сәлимә җавапсыз.
– Нигә бик иртә яттың? Телевизорда КВН бара…
Миша, хуҗа кебек, телевизорны кабызды.
– Михаил! Мин КВНнар белән кызыксынмыйм.
Михаил нәрсә эшләргә белми аптырап калды, ләкин ул китәргә ашыкмый иде.
– Хәтереңдәме, шушындый бер кичтә без синең белән икәүдән-икәү генә, чәй эчә-эчә, телевизор карап утырган идек?
– Үткән эшкә салават!
– Оһо, шулай укмыни? Ярый, мин бит туганыңның әманәтен тапшырырга гына дип кергән кеше… Алай кугач, чыгам, чыгам… Китмә, китмә, сандугач, син китәсең мин калам…
Төнге кунак ашыкмый гына киенә башлады. Җаен туры китереп, ул Сәлимәнең кулын тотты, кочакламакчы булды. Сәлимә кискен рәвештә аннан читкә тартылды.
– Шундый суыкта дустыңны урамга куасыңмы? Миһербанлы бәндәләр бу буранда этен дә куып чыгармый. – Син, Михай, үзең акыллы гына кеше, шулай да син примитив. Күңелең белән башка бозык ирләрдән әлләни ерак китә алмагансың икән. Бәя күтәрергә тырышмаганымны күреп торасың. Һаман мескенләнәсең, этләшәсең, ә бәлки: кал Михаил, ирем бүген кайтмый әле, дип әйтүемне көтәсеңдер?!
Михаил, беренче күргәндәй, Сәлимәгә җитди карады һәм аңлады.
– Ярый, алайса, бигайбә, Сәлимә! – дип чыгып китте.
Аның артыннан ишекне ябып, Сәлимә бүлмәгә узды. Утны сүндерде. Ләкин озак та узмый ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Сәлимә ишек янына килде.
– Кем бар анда? – диде Сәлимә.
– Бу мин, Сәлимә! – дигән тавыш ишетелде.
– Мостаңгир?
Сәлимә, чылбырларын чылтыратып, ишекне ачты. Ишектә шактый туңган Мостаңгир күренде.
– Нигә бик гаҗәпсендең? – диде мөсафир. – Көтмәгән идеңмени?
– Син сишәмбе көнне кайтырга тиеш идең бит, – диде Сәлимә.
– Күрәм, хатыным мин кайтканга сөенми.
– Җүләр! Чишен! Хәзер чәй куям.
Мостаңгир бүлмәне караштырып чыкты, Сәлимә җәһәт кенә кухняга кереп китте. Мостаңгир урындыктагы казны күреп, кулына алды.
Аш бүлмәсеннән Сәлимә тавышы яңгырады:
– Юлларың уңдымы соң?
– Уңды… уңганнары, уңмаганнары уңмады…
– Мин сораганны таптыңмы соң?
– Таптым!
Мостаңгир һаман каз белән мәшгуль иде.
– Син яңа гына кайттыңмыни? – диде Мостаңгир.
– Юк, көне буе өйдә утырдым. Нигә алай дисең?
– Бу нәрсә соң? – Аш бүлмәсеннән Сәлимә чыкты. – Әле яңа гына урамнан кергәндәй шакыраеп каткан.
– Ә-ә, каклаган каз. Авылдан апа җибәргән. Күчтәнәч. Әле генә кертеп чыктылар.
Мостаңгир казны урынына куйды. Ашыкмыйча гына тәмәке кабызды. Сәлимә казны кунага салып турый башлады.
– Мм, таман тозланган! – диде ханым. – Авыз ит, Мостаңгир?
– Ашыйсым килми.
– Син каклаган каз ярата идең бит. Мактый-мактый ашый идең.
Мостаңгир дәшмичә генә диванга сузылып ятты. Сәлимә дә эшне аңлый, ни әйтергә белми аптырап утырды. Соңыннан ул да ятты. Киеренке тынлык урнашты.
Мостаңгирның уйлары шактый киеренке иде.
«Теге ир безнең ишектән чыктымы, әллә башка кешеләрдәнме? Йөзе таныш кебек күренде. Сәлимә белән кинодан кайтканда очрап, исәнләшкән кеше түгелме соң ул? Теге исәнләшкәч, Сәлимә күрмәмешкә сабышкан кебек тоелды. Бу йортта торамы икәнни ул? Тагын бу каклаган казы… Менә сиңа бәхетле тыныч тормыш… Вак җанлы бәндә кебек ышанмаска, шикләнергә, сөйгәнеңнең артыннан шымчыдай күзәтергә, сагаларга өйрәтә микәнни соң ул ярату?»
Сәлимәнең дә зиһенендә уйлар кайнаша иде.
«Кәефсез кайтты… Башка чакта бер-ике көн күрешми торсак, еллар буе күрешмәгән кебек атылып, шатланып кайтып керә иде. Бүген ни булган? Әллә юри иртә кайттымы ул командировкадан? Мине башкалар белән тоту өчен? Көнләшүме бу? Димәк, ул миңа ышанмый. Ул гомерлеккә үзен хәсрәткә салачак. Ул хәсрәттә булса, миңа ни ямь? Көчле мәхәббәт иллюзия генәме икән соң ул?»
Мостаңгир йоклаганга сабышып ятса да, аның күзенә йокы эленми иде.
«Ичмасам, бер сүз әйтсен иде… Ятты да йоклады. Иркәләсен иде, юатсын иде, аклансын иде». Сәлимә борсалана.
«Куйган чәемне дә эчмәде, ичмасам, болайга борылып ятсын иде. Ятты да йоклады…»
Мостаңгир:
«Шайтан белсен, нигә шулкадәр, йөрәгем авыртканчы ярата торганмындыр мин аны… Башка хатын-кызлардан аерылып торган җире дә юк… Яраттыра белә…»
Сәлимә тәвәккәлләргә булды:
«Ни булса да булыр, борылам да шытырдатып кочаклыйм».
Алар ярсып кочаклаштылар: ул үз теләгәнен башкарды.
– Кичер, Сәлимә, – диде Мостаңгир.
– Җүләркәем, – диде Сәлимә.
Бу йортка бу төндә мәхәббәт фәрештәсе иңде. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=41736
  2. http://kazanutlary.ru/?p=41802

Фото: pixabay.com