Бәян

07.03.2018 3 (март), 2018

Китек күңел


Тышта буран тагын да ныграк котыра. Бүлмәдә салкынча. Сәлимә бөрешеп утыра. Ул җәймә бөркәнеп уйга талган.
Сәлимәнең уйлары да буранның рәхимсез улавын арттыра кебек.
«Әгәр килмәсә? Ихласлыгымны аңламаса? Көтәргә кирәк. Вакыт хәл итәр. Бер көн, өч көн көтәргә. Әгәр дә мин аңа бер кич юаныр өчен генә кирәк булганмын икән – фаҗига. Әгәр дә ул мине үз итеп ярата икән – җаным-тәнем, барлык хисем, бөтен тырышлыгым белән мин аныкы!.. Көн дә үтте, төн дә үтте… Шимбә көн башланды бит инде… Ул һаман юк…»
Шулчак ишек артында тавыш ишетелде.
– Сәлимә сеңлем, газета-журналларыңны ал! – диде гәзит-журнал ташучы хатын.
Сәлимә, ишекне ачып, бер кочак газета-журналлар күтәреп керде. Тагын ишек шакыдылар. Сәлимә дерт итеп китте дә ишек катына йөгерде.
Тышта тагын тавыш яңгырды.
– Сәлимә апа, сөт китердем, чыгып ал, – диде сөт ташучы кыз.
Сәлимә бер шешә сөт күтәреп өстәл янына килде. Аннан соң көзгедәге үз сурәтенә бакты. Радионы борып җибәрде. Ләкин бу эшләр аңа кирәк түгел. Ул эче пошканнан гына, вакыт уздыру өчен генә эшли иде боларны.
Сәлимәнең эчке тавышы үз-үзен битәрли иде.
«Җүләр дә инде син, Сәлимә. Тинтәк хатын син… Килер димсең?»
Сәлимә эчке тавышына үзе җавап кайтарды.
– Белмим, өздереп кенә әйтә алмыйм. Күңелем ышана.
Сәлимәнең эчке тавышы:
«Күңел, күңел! Китек күңелле хатын син, Сәлимә», диде.
– Күңеле тулган хатын мин. Җылыйсым килә.
Сәлимәнең эчке тавышы:
«Тулган күңел – китек күңел. Килмәсә Мостаңгирың?»
– Килмәсә – яман булыр… Күңелем һаман тулган булыр…
Сәлимә тагын урынына барып утырды. Ул инде Мостаңгирның килүенә ышанмый иде. Сәлимәне йокымсырау томаны басты. Сәлимә төш күрә иде. Әллә каян гына Хамис килеп чыкты.
Хамис ни өчендер артык кычкыра иде:
– Сәлимә, харап итмә мине дә, үзеңне дә… Ни булды соң сиңа? Ни булды соң миңа?
Сәлимә дә ни өчендер каты тавыш белән сөйләшә.
– Безгә аерылышырга кирәк, Хамис! – дип кычкыра.
– Аңламыйм мин сине, Сәлимәкәй, аңламыйм, – диде Хамис, аны иңбашларыннан каты тотып. – Кире кайт, кире кайт!
Сәлимә ачыргаланып кычкыра:
– Кайтмыйм, кайтмыйм…
– Мин сине бәйләп алып кайтачакмын! – диде Хамис.
– Кит, Хамис, кит, җибәр мине.
Хамис юк булды, томан эченнән Идрис килеп чыкты. Ни өчендер Идрис Сәлимәгә туры карамыйча гына, гаепле кеше сыман сөйли иде.
– Гафу ит, Сәлимә, мин синең ирең була алмыйм! Мин сиңа өйләнә алмыйм.
Сәлимә Идрисне кызганды шикелле, ул аны юаткан сыман әйтте.
– Нигә гаепле кеше сыман син йөзеңне миннән яшерәсең, Идрис? Минем алда синең гаебең юк бит, Идрис… Мин сине өйлән, дип кыстамыйм да… Нигә туры карамыйсың, Идрис?
Идрис ике учы белән битен каплады.
– Син бит, Сәлимә, миннән дүрт яшькә олы… Әниләр риза булмас…
Сәлимә, үгетче апа сыман, егеткә эндәште:
– Идрис, син бит мине яратасың. Юк, син миңа яратам дип әйтмәдең. Хатын-кыз үзен яраткан кешенең карашын укый белә ул… Мин бит сиңа бик тә ошыйм, олырак булсам да ошыйм бит мин сиңа… Мине дусларың белән таныштырганда, синең күзеңдә һәрвакыт горурлык, мактану чаткылары күренә торган иде… Синең карашың: күрәсезме, Идрис абзагыз нинди кызлар белән генә йөри, ди иде бит… Син мине сөясең бит…
Идрис аянычтан, ачынудан җанын кая куярга белми иде:
– Сөям, Сәлимә! – дип кычкырды ул. – Син күңелемнең буш урынын тутырдың. Ләкин мин сиңа өйләнә алмыйм…
– Ихтыярың, Идрис… – диде Сәлимә. – Мин сиңа тагылмыйм. Син начар кеше түгел… Мин сиңа тугры хатын була алыр идем. Үзеңне яраткан кешенең тормышын бизәү үзе бәхет булыр иде. Син мәхәббәтеңнән качасың… Кире кайтырсың, ләкин соң булыр.
Идрис Сәлимәдән ояла иде булса кирәк; ул ханымга яны белән торган килеш:
– Сәлимә… – диде. – Сине бит миңа кадәр кемнәрдер сөйгән, кемнәрдер үпкән, ләззәтләнгән, син дә алардан ләззәт кичкәнсең… Хуш! Беләм, тегеләй дә, болай да миңа газап.
Идрис юкка чыкты. Аның урынында тагын бер шәүлә пәйда булды.
– Кем син? – диде ханым.
Шәүлә әйтте:
– Бу мин, Сергей, – диде.
– Ә-ә, Серёжа, синмени? – диде ул, томан эчендәге шәүлә ачыклана төшкәч. – Нигә килдең? Мин сиңа әйттем, кабат күрешмәбез, дидем.
– Өйләнгәнемне әйтергә килдем, – диде шәүлә.
– Ишеттем.
– Матур яшибез болай.
– Теге чакта: синнән башка яши алмыйм, язылышыйк, дип ялварган идең.
– Хәтта еладым да… Ләкин боларның берсе дә ялган түгел иде.
– Ышанам, Серёжа. Син эчкерсез кеше, син хатын-кызның кадерен беләсең…
– Соң, нигә миңа чыкмадың?
– Бераз гына күңелем тартса да, мин синеке идем. Ләкин мин башка өчен, син башка өчен яралтылган.
– Соң бит, ни… әйтсәң дә, без бит…
– Ятак мөнәсәбәтләребез безне бәйли алмый, бары тик аера гына, Серёжа.
– Соң бит, Сәлимә…
– Йә Аллам, син дә бичара кеше икәнсең, Сергей. Синең белән минем өчен ни әһәмияте бар аның? Үткән ялгышларга салават.
– Ни өчен соң?
– Белмим! Белмим!
Сергей юкка чыкты. Суыткыч гүли. Гүелдәү дөньяны тутыра. Галәмне гарасат тавышы каплый. Таулар ишелә. Йортлар, манаралар упкынга җимерелеп төшә. Җир шары урталай ярыла. Котылгысыз, дәһшәтле Кыямәт башлана. Сәлимә шушы дәһшәт арасында берүзе.
– Кая соң кешеләр? Кешеләр кайда-а? – дип илерә. – Нишләп мин ялгызым гына? Ичмасам, Идрис, Сергей да юк… Идри-ис… Серёжа-а…
Тузан, төтен, томан давылында талгын гына булып чырайлар, йөзләр күренеп-күренеп китә. Кайсылары айгылдый-айгылдый көлә. Кемнәрдер үкереп елый. Кемдер Сәлимәгә бармагы белән төртә дә оятсыз сүзләр кычкыра:
– Син әхлаксыз хатын, бер төнең ничә доллар тора-а? Ха-ха-ха… Син бозык хатын! – дип үкерә. Сәлимә, җанын кая куярга белми, ары ыргыла, бире ыргыла.
– Син минем ирем Хамис бит… Хамис, син нигә мине мыскыллыйсың? Ха-ами-ис… Хамис та китте… Берәү дә мине килеп коткармасмы икәнни? Упкынга очам… Коткарыгы-ыз… Аста җәһәннәм, коточкыч тәмуг… Төш бит бу… Төш кенә бит бу… Уянырга кирәк, уянырга… Мин ялгыш ятканмын, шуңа күрә бастырылам, саташам гына мин… Уянырга кирәк, берәрсе төртеп уятсын иде. Мин уянам, кычкырам, кычкырам да үз тавышыма уяна-ам… А-а-а… Кем бар анда-а? Кем ба-ар?
Мостаңгир керде. Сәлимә Мостаңгирны да төшемдә күрәм, дип уйлый иде.
– Мостаңгир! Син мине алдамадыңмыни? Нигә болай озак көттердең соң? – дип сөеклесен сораулар белән күмеп ташлады.
Мостаңгир ханымны кочты, күкрәгенә кысты да:
– Сәлимә, саташасың, – диде. – Саташасың, Сәлимә.
Мостаңгир Сәлимәне селкетергә тотынды. Сәлимә күзен уды. Ул Мостаңгирны шытырдатып кочаклады, аннан үкси башлады. Куркыныч төшнең бетүенә сөенеп елыймы, көткән кешесенең килүенә куаныпмы, Сәлимә үзе дә белми. Ул Мостаңгирны шытырдатып кыскан да сулкылдап елый, Мостаңгир аны иркәләп юата:
– Булды… булды… мин монда бит… Тынычлан, Сәлимә… Менә шулай…
Эфирда музыка. Сәлимә тынычлана төште, төзәтенде, чәй әзерли башлады. Сөйләшмичә генә чәй эчәләр.
– Син мине гафу ит, Сәлимә, килә алмадым… Эштәге хәлләр… Бүген дә көнозын шуның белән йөрдем.
Сәлимә Мостаңгирны тагын кочаклады. Бу – аларның бәхетле мизгелләре иде.
Мөнәсәбәтләр ачыкланды, бергә тора башладылар.
Аларның мөнәсәбәте чыннан да ихлас иде. Икесе дә эчкерсез, икесе дә кешелекле…
Шулай көннәр уза торды. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=41736

Фото: pixabay.com